Мәдәни җомга

Микулай фаҗигасе

Бервакыт Әминә, Гаишә, Сөембикә исемле милли курчаклар ясаучы Эльза Хөснетдинова сатып алучылар арасында әбиләрнең күп булуы турында әйткән иде.

Онык­ларына  алсалар бер хәл, татар әбиләренең күбесе милли уенчык­ларны үзләре өчен сората икән. Эльзаның курчаклары турында язма газетабызда басылып чыгып, олы яшьтәге берничә укучыбыз “курчаклар әнисе”нең телефонын сорап шалтыраткач, бу хәлгә үзебез дә инандык.   Олпат яшьтәге апаларыбызның курчаклар уенына кайтырга теләүләре  башта сәер тоелса, аннары сәбәпләре аңлашыла башлады. Бездә ир-атлар хатын-кызларга караганда фани дөньядан иртәрәк китә, курчакка кызыккан әбекәйләрнең гомер юлдашлары да бакыйлыкка күчкән булуы мөмкин. Балалары, оныклары үз тормышлары белән яши. Татар апа-әбиләре ялгыз гомер кичерә, димәк.  Эльзаның курчаклары исә «Минем исемем Әминә, синең исемең ничек?», дип сөйләшә, Коръән аятьләрен укый белә, татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыра, җырлый, «Туган тел» шигырен сөйли.  «Печән базары» кебек милли фестивальләрдә башка осталарның курчакларын да бик яратып алалар, аеруча Татарстанда читтә татар сүзе ишетергә зар-интизар булып яшәүчеләр курчакларга кызыга. Шуңа күрә курчакларны җитештерү дә һаман киңәя бара. 

Уенчыкларга  милли код салынган, аларның киемнәре, алка-беләзекләре, башкарган җырлары җанга якын һәм  урыслашкан шәһәрләрдә, чит-ят милләтләр арасында яшәүче әбекәйләребез курчакта бала чакларын, яшьлекләрен, гөрләп торган татар авылларын исләренә төшерердәй дус, сердәш табарга тели түгелме? 

Мансур Гыйләҗевнең авылда берүзе яшәп калган һәм теле кипмәсен өчен, агачтан әти-әнисе, хатыны, күршесенә охшатып ясаган курчаклар белән сөйләшүче татар керәшене Микулай турында пьесасы буш җирдә тумаган, димәк. Без бүген барыбыз да курчак уйнаучы Микулай хәлендә. Моннан берникадәр вакыт алда пьеса Әлмәт театрында сәхнәләштерелгән иде. Күптән түгел исә аны рәссам Булат Гыйльванов, балетмейстер Илдус Биктаһиров, этно-фольклор буенча консультант Геннадий Макаров, ут  рәссамы Илшат Сәяхов белән берлектә Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында баш режиссер Ренат Әюпов куйды. 

Монодрама жанрында куелган спектакльдә вакыйгаларны бер генә артист – Олег Фазылҗанов, икенче составта Фәнис Кәлимуллин бәян итә. Безгә Г.Камал театры артисты О.Фазылҗановны карарга насыйп булды. Ялгызлык ачысы  турындагы спектакль бүтән формада сәхнәләштерелсә, шулкадәр тәэсирле булмас та иде, мөгаен. 

Сәхнә ярым караңгы – Сарсаз Күл авылында ут, газ юк. Бала чакта иптәш малайлар белән каз тәннәре чыкканчы күлдә коенулары, аннары  егет булган кичәге малайларның әфган сугышына китеп баруларын һәм авыл тормышыннан бүтән күренешләр турында кайтып сөйләгәндә генә, сәхнәгә гүя җан керә. 

Татарны төркемнәргә бүлгәләү барганда, һәм бигрәк тә җанисәп алдыннан татар керәшене турында аерым спектакль куелу кемнеңдер ачуын кабартыр, бәлки. Әмма югалу адында торган татарлар турында сөйләгәндә, арадан бер төркемне сайлап, шуңа игътибар бирү тамашаны үткеррәк итә. Бер төркемнең генә дә ничаклы матур гадәт-йолалары, җырлары, ышанулары, тел үзенчәлекләре бар.  Татарда исә төркемнәр никадәр! Һәм шуларның барысына да юкка чыгу, йотылу  куркынычы яный... 

Микулайның үзе кебек үксез көчек Тузикны  авыл буйлап йөрткәндә, Сарсаз Күлнең элгәре көчле вакытлары күз алдына килә – аның клубы да, мед.пункты да, авыл идарәсе дә, балалар бакчасы да, чиркәве дә булган. Бу вакытта авылларыбыз тирәсендәге бүгенге вәзгыять искә төшә. Югалган авылларны өйрәнүче тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллинның әйтүенә караганда, 1930 елдан 2016 елга кадәр 1200 авыл юкка чыккан. Аларның 70 проценты рус авылы булса, егерме проценты татарныкы. Аннан соң ике ел эчендә генә дә тагын 30 татар авылы җир йөзеннән югалган. Ел саен – 15, ай саен – берәр авыл беткән, бер ай саен  берәр татар милли-мәдәни учак мәңгелеккә сүнгән дигән сүз. Галимнәр фикеренчә, соңгы егерме ел эчендә Россиядә эш урыннары белән тәэмин ителгән авыл кешеләренең саны биш тапкыр кимегән. Авылда эш булмагач, кешеләрнең шәһәргә бәхет эзләп китүләре табигый. Киләсе ун елда татар авылларының тагын 25 проценты юкка чыгачак, дип фаразлый белгечләр.

«Җир астында нефть бар, рәт-рәт вышкалар тезелеп киткән, Микулай зур байлыкка ия булып җәннәттә яши», - дип Сарсаз Күл авылының соңгы кешесе Тузикка хәлләрен сөйли. Биредә авыл зуррак мәгънәдә – ил булып аңлашыла.  Бәхетле, бай, зур ил ник таркалган, дигән сорау күңелгә килә. Җавабы Микулайның бетмәс-төкәнмәс монологында ярылып ята – әфган сугышы кебек мәгънәсез канкоешлар, авылдагы борынгы йола-гадәтне юкка чыгарган зина, хәрәм җиткән кешеләрнең башына. Адәм баласының чама хисен югалтып комсызлануы, хәрәмгә, зинага чумуы аркасында күлләр кипкән, бала чакта Микулай коенган күл дә авылның исемендә генә калган. Күлсез Сарсаз Күлгә гомердә булмаган корылык килгән. Биредә корылык адәм баласының гөнаһлары өчен җәза булып аңлашыла һәм спектакльгә  дини-фәлсәфи төсмер бирә. Адәм баласы үзенең асылыннан шул дәрәҗәдә ерагайган ки,  куе болытларны чакырып шифалы яңгыр яудырган элеккеге йолалар да бүген үтәлми. Микулайның спектакль буе дәвам иткән монологы кешелек гөнаһлары өчен тәүбә итүе сыман. Актер Олег Фазылҗановның иҗат куәсенә, ихласлыгына, энергия, темпераментына шаккатарлык. Аның тәүбәсеннән соң да ахырдан яңгыр яумаса, гаҗәп булыр иде.  Сарсаз Күл авылы корылыктан да котыла, ут та кабына. Әмма авылның соңгы кешесе Микулай фани дөньяда юк инде. Җансыз курчаклар янында тагын берсе – Микулай исемлесе пәйда була. Һәм атаклы «Битлз» төркеменең кичәге көнне  кайтарырга теләү турында “Yesterday” җыры яңгырый.  Инглиз телендәге бу җыр геройның рухи үлемен билгели...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: