Мәдәни җомга

Әлфия апабыз кабат үзенә  җыйды

Г.Кариев театрында «Йомрыбаш» спектаклен куйдылар

Бу арада театр дөньясында сөенечле вакыйгалар бер-бер артлы тезелеп килде. Әле күптән түгел генә Г.Кариев театрында француз язучысы Мари-Од Мюрай әсәре буенча миһербанлы, ярдәмчел булырга өйрәткән «Йомрыбаш» спектаклен куйдылар. Озак та үтмәде Кариев театры белән янәшәдә генә урнашкан «Әкият»тә мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалова турында тамаша күрсәттеләр. «Әлфия» – режиссер Илгиз Зәйниевнең «Әкият» курчак театрында беренче иҗат эше һәм берничә дистә елдан соң тәүге тапкыр  татар телендә өлкәннәр өчен куелган спектакль. Шул сәбәпле һәм, әлбәттә инде, олуг җырчыбызның кабатланмас җырларын тыңлау теләге көчле булганга,  премьераны бик ­түземсезләнеп көттек.


Тамаша төрле өлкә вә төрле буын иҗат әһелләрен берләштергән матур бәйрәмгә әйләнде. Театрның кече залы бу кичтә спектакль карарга килгән шәхесләрнең зурлыгыннан киңәеп, тагын да биегәеп киткәндәй булды. «Әлфия» тамашасы куелмаса,  Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Резеда Галимова,  Салават Фәтхетдинов, «La Primavera» оркестры сәнгать җитәкчесе, дирижер Рөстәм Абязов, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директоры Кадим Нуруллинны бу мәһабәт бинада кайчан күргән булыр идек әле? Илгизнең «Әкият»тәге беренче иҗат эшен күрергә, аның белән бергә шатланырга иҗатташ дуслары,  Г.Камал театрының танылган актерлары Әсхәт Хисмәт, Илдар һәм Искәндәр Хәйруллиннар, Хәлим Җәләй,  Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминова, Фәнис Җиһанша һ.б. килгән. Бер өлеш­ләре Бухарестка фестивальгә китеп бармаса, камаллылар үзләре генә дә кече залны тутырачак иде, гәрчә моңа кадәр бу газиз актерларыбыз  курчаклар йортында бик еш кунак булмаса да. Түр урыннарда, әлбәттә инде, җырчы Ә.Авзалованың кызы Зөлфия ханымны, оныкларын, туруннарын күрү күңелле иде. Ә.Авзалованың җырларына дәүләт эшлеклеләре дә битараф калмаган. «Казан Кремле» музей-тыюлыгының директоры Зилә Вәлиева, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, заманча сәнгать галереясы директоры Эльвира Камалова, Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева бу вакыйганың әһәмиятен тагын да зурайтып җибәрде. Һәм әлбәттә, Илгизнең каләмдәшләре язучы, шагыйрь, драматурглар килгән иде. «Әкият» театрының бу кадәр татар зыялысын бергә кайчан күргәне бар?! 

Күрешкәч, сөйләшер сүзләр бетмәде. Залда акрын гына ут сүнде. Ләкин сәхнә дә дөм-караңгы иде. Режиссер вакыйганы җырчы тормышындагы иң авыр чагы – 1996 елда яман шештән дәваланып хастаханәдә ятуыннан башларга булган. Калган вакыйгалар үткәннәргә кайтып искә алу рәвешендә күрсәтелә. Әмма хастаханә күренешеннән соң да сәхнә яктырмый әле. Агач башындагы татар җырын яңгыратучы репродуктор күренеше җырчының балачак елларын билгели. Режиссер ятимлек ачысын һәм ачлык, хәерчелек газапларын бәйнә-бәйнә бәян итеп тормаган. Караңгы фон, нигез агачы, кош оясы һәм җыр­чының язмышын билгеләгән репродуктор җыры да бик җиткән. Гомумән, спектакль ут һәм якты каршылыгына корылган. Караңгы күренешләр җырчы тормышындагы авыр­лыкларны билгели, халык мәхәббәтенә күмелеп җырлавы күрсәтелгән вакытта исә, сәхнә яктырып китә. Тамаша буе бер реплика ишетмәссең, бары җырлар гына яңгырый. Вакыйгалар сүзсез дә әйбәт аңлашыла бит,  җырлардан Әлфия Авзалованың туган ягы Актанышны сагынуын да, ярдәмчел якташларына хөрмәтен дә, сөйгән ярларга мәхәббәтен дә, тормыш сөюен, шаянлыгын, тапкырлыгын, сүрелмәс илһамын да тоемларга мөмкин. Олуг җырчы башкаруында яздырылган егермеләп җырны тыңлап рәхәтләнде генә тамашачы! 

Сәхнәдә Казан Кремле, Илһам Шакиров белән очрашу күренеше, 1957 елда Мәскәүдә Татар мәдәнияте һәм сәнгате көннәрендә катнашу, вокаль-инструменталь ансамбль белән чыгыш ясау, машина, трактор, җигүле атларда катлам-катлам шәл-толыпларга төренеп, авылдан-авылга йөрүләрне тасвирлаган күренешләр бер-берсен алыштырып кына тора. Кызганыч ки, Ә.Авзалова да, күп сәнгатькяр хатын-кызларыбыз кебек үк, ирдән уңмаган. Режиссер җырчының шәхси тормышына да тукталган, билгеле. Әмма җырчының ирләре калай-курчаклар рәвешендә генә күренеп ала. Әлфиябезгә бәхет китермәгәч, аларга «ит үстереп» торасы да юк, дигән бугай. 

Җырчы-курчакның чәчкәләрдән тукылган сәхнә зурлыгындагы келәм өстендә тирбәлүе халык мәхәббәтенә тиенеп яшәвен билгеләгән матур күренеш булып хәтергә уелып калган. Мәскәү сәхнәсендәге утыз алты кешелек хор да тәэсирле күренә. Үзләре кечкенә генә булса да, һәр җырчының авызы ачыла, күзләре дә мелт-мелт килә бугай әле. Җырчының тавышы шундый тәэсирле ки, күп күренешләрдә сәхнәдәге алкышларга залда утырган тамашачыларның кул чабулары кушылып китә. 

Олуг шәхесебезгә багышланган тәүге курчак спектакле тәмам. Күңелләр аерылышасы килмичә сулкылдый һәм  бүтән шәхесләребезне сәхнәләргә күтәрүне өмет итеп кымтырыклана. Киләчәктә пластика өстәп, курчакларны, йөзенең сурәтеннән генә түгел, хәрәкәтеннән дә таныр­лык итәргә өйрәнербез әле. Танылган шәхесләребезне чор, заман, милләт язмышы белән бәйләп күрсәткән киңрәк колачлы тамашалар алдагы көннәрдә, һичшиксез, куелмыйча калмас. Мәшһүрләребезне, бигрәк тә «Картая­мыни соң йөрәк...» дип сәхнәне тетрәткән Әлфия апабызны  үлем түшәгендә сырхау итеп күрсәтеп мескенләнүдән дә  берчак арынырбыз. Иң мөһиме, татарның менә шулай очрашыр урыннары, күрешер күңелле сәбәпләре күбрәк булсын. Камал, Тинчурин театрына ашкынып килгән кебек, сәнгать сөючеләребез Кариев, курчак театрларына да йөрсен һәм андагы һәр премьераны зарыгып көтеп ала торган булсын иде. Шөкер, бу мәсьәләдә боз кузгалды бугай.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

«Татар-информ» фотолары.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: