Мәдәни җомга

Күзгә-күз сөйләшү

Тинчурин театры сәхнәсендә баганага машина бәрелә. Кешесе үлми, багана сынмый, әмма бу хәлне күргән Мисхәтнең, шартлап ярылгандай, тормышы җимерелә башлый.

Язучы Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча яшь режиссер Лилия Әхмәтова куйган «Һәлакәткә бер адым» спектакле әнә шулай башланып китә. Шуннан соң вакыйгалар кар өеме кебек үсә башлый, алар зурайган саен тамаша да киеренкеләнә бара. Барысына да машинада булган биш миллион сум сәбәпче. Юк, акчада түгел, бөтен хикмәт намуслы, йомшак күңелле Мисхәтнең тормыш тәртәсенә тибеп яши белмәвендә. Ә аннан да бигрәк тормыш, җәмгыять гаепле. Намуслы кешеләрне булдыксызга чыгарып, елгыр оятсызларны югары күтәргән җәмгыять Мисхәтне машинада үлеп ятучы Наилнең акчасын алуга этәрә. Акча, акча, акча, дип иренең колак итен ашаган Галия – шулай ук асты-өскә килгән җәмгыять корбаны. Спектакльдә аларга күршеләре – Мисхәтнең акчаны алуын күреп, бу хакта милициягә хәбәр итмәве өчен «үз өлешен» таләп иткән оятсыз, имәнгеч, җирәнгеч, елгыр Әскәр каршы куелган. Стадион төзелешенең башында торганда күп итеп акча үзләштергән Мансур да – Әскәрнең сыңары. Мансур урланган акчаларны физкультура дәресендә канаттан егылып төшеп имгәнгән укучысының әтисе Наилгә илтеп бирергә мәҗбүр була. Наил исә игелек эшләп, улының гомерен саклап калу өчен, акчаны мәчет төзелешенә сарыф итәргә ниятли. Тик ниятен тормышка ашырмый кала.

Машинада менә нинди акча булган икән! Бу тарихны белгәннән соң, Мисхәтнең тынычлыгы кача. Өстәвенә, акчаны Наилдән кабул итеп алырга тиеш булган Харис хәзрәт, Мисхәтнең өенә килеп, вәгазьләре белән ярасына тоз өстәп тора. Икенче яктан күрше Әскәр интектерә. Җебегән булма, хәзрәтне тыңлама, алар урланган акчага байтак мәчетләр салды инде дип, һаман Мисхәтнең күңеленә коткы сала. Сәхнәдә әле ике күрше чәкештереп аракы эчә, әле Харис хәзрәт дога укый. Кыскасы, буталган, аңлаешсызга әйләнгән дөнья картинасы тудырыла. Тамаша буе диярлек залдагы халыкка бәрелгән машинаның прожектор утлары «карап тора». Аның геройларга гына түгел, тамашачыга каравында да хикмәт бар. Әйтерсең ул залдагыларның да күңелен чис­тарту, намусын уяту, һәм яхшы ни дә, яман ни, дигән сорауларга җавап эзләтү өчен кабызылган. Күзләрне ялык­тырган ике ут көлтәсе сәхнәдәге халәткә тагын да киеренкелек өсти. Авыруның тәнен яман шештән арындырганда прожектор уты кабызган хирург күз алдына килә. Аерма шул – спектакльдә герой  күңелен суырып, хәлен алып торган күзгә күренмәс шешеннән котылырга тели. Сәхнә түрендә күкеле зур сәгать эленеп тора. Ул келт-келт итеп, ара-тирә җанланып ала. Гомер чикле, вакыт берәүне дә аямый. Мисхәт күңелен чистартырга өлгерерме? Яхшы ни дә, яман ни? Һәрберебез бу сорауга җавап табып, тыныч күңел белән яшәргә тели. Күңелне сафларга өлгерербезме? Сәгать телләре гомер саный. Келт-келт, келт-келт, келт-келт...

Спектакльдә сәхнә бизәлеш­ләрен – Сергей Скоморохов, музыканы Риф Әхмәтов иҗат иткән. Прожекторларны ут рәссамы Илшат Сәяхов кабызган. Рольләрне Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Диләрә Фәттахова,   Эдуард Никитин, Салават Хәбибуллин башкара.  

Тамашада кимчелекләр дә бар, әлбәттә. Хисләр киеренкелеген күрсәтү өчен өстәл-урындык атып бәрүдән, тамашачының йөрәген ярырдай итеп кычкырудан, чәрелдәүдән һаман котыла алмыйбыз әле. Әмма Тинчурин театрының тамашачы белән әнә шулай күзгә-күз бүгенге тормыш турында сөйләшергә омтылуы нык сөендерде. Юкса соңгы елларда Тинчурин теат­ры «Гашыйклар тавы»ннан, «Мәхәббәт баскычы»ннан төшә алмыйча, «Мәхәббәт чишмәсе» янында вакыт һәм заман төшенчәләрен онытып, «Син бит минем бергенәм», «Гомер буе сине көтәм» дип мәхәббәт утында янып, «Беренче мәхәббәт»ен оныта алмыйча иза чигеп яшәде. Әле болар Тинчурин театры репертуарында мәхәббәт турында телгә беренче килгән тамашалар гына. Мөхтәрәм драматурглар Хәй Вахит, Шәриф Хөсәеновның 1960 елларда язылган «Туй алдыннан», «Чулпан» әсәрләренә күңелен биреп, бүгенге тормыш турында бөтенләй оныта язган иде. Тинчуриннарның тамашачы белән   бөтен халыкның бәгерен телгән проб­лемалар турында ачыктан-ачык күптән инде сөйләшкәне юк иде. Бу очракта артистларны, ниһаять, күктән җиргә төшүләре белән котлау урынлы булыр. Театрның иләслек чоры озакка сузылды.  Ә вакыт аяусыз. Келт-келт...


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: