Мәдәни җомга

КУРЧАКЛАР ДӨНЬЯСЫ ХАКИМЕ

Казан курчак театрының нигез ташын салучылардан берсе, аны профес-сиональ театр дәрәҗәсенә күтәрә алган, беренчеләрдән булып балалар өчен идея-эстетик яктан камил драма әсәрләре язган һәм аларны сәхнәгә куйган, яңа гына оешкан курчак театрын СССР күләмендә уздырылган смотр, конкурслар, төрле фестивальләрдә таныта алган, театрның беренче профессиональ режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Сәләхетдин Мөхетдин...

Казан курчак театрының нигез ташын салучылардан берсе, аны профес-сиональ театр дәрәҗәсенә күтәрә алган, беренчеләрдән булып балалар өчен идея-эстетик яктан камил драма әсәрләре язган һәм аларны сәхнәгә куйган, яңа гына оешкан курчак театрын СССР күләмендә уздырылган смотр, конкурслар, төрле фестивальләрдә таныта алган, театрның беренче профессиональ режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Сәләхетдин Мөхетдин улы Хөснетдиновның (сәхнә тәхәллүсе - Сәләх Хөсни) тууына быел 100 ел була.

Сәләхетдин 1912 елның 3 октябрендә Казан губернасы, Тәтеш өязе, Иске Барыш волосте Көрәле авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Көрәле авылы) ярлы крәстиән гаиләсендә дөньяга килә. Җирсезлек, хәерчелектән туйган Мөхетдин, гаиләсен алып, Казанның Яңа Татар Бистәсенә килеп урнаша. Казан да аларны кочак җәеп каршы алмый, Мөхетдин байларда көнлекче булып эшли, хатыны Бибимәфтуха исә Кабан күлендә байларның керләрен чайкый. 1915 елның салкын кышында кер чайкаганда салкын тидереп, Бибимәфтуха ай ярым дигәндә мәңгелек йортына күчә. Дүрт бала белән ире тол кала. Кәләвә ясап, кәләвәче кушаматы алган Мөхетдин гаиләсе авыр тормыш кичерә. 1919 елда Яңа Татар Бистәсендә өлкәннәр һәм балалар өчен К.Насыйри исемендәге мәктәп ачыла. Мөхетдин анда урам җыештыручы һәм хуҗалык мөдире вазифаларын башкара. Җиде яшьлек Сәләхетдин, абыйлары Фәттахетдин һәм Галәүтдин аталарына булышкан арада, озак вакытлар пианино каршында утырырга ярата. Табигатьтән бирелгән музыкаль ишетү сәләте нәтиҗәсендә башта пианинода, соңрак мандолина, баянда уйнарга өйрәнә.

1922-1928 елларда Сәләхетдин И.Гаспринский исемендәге мәктәптә белем ала. Нәкъ шушы елларда Яңа Татар Бистәсендә пионер, комсомол оешмалары төзелә. Иҗатка гашыйк, лидерлыкка омтылган Сәләхетдин пионер оешмасында барабанчы, соңрак аның әйдаманы була. Бу елларда ул "Пионер каләме" гәзитендә шигырьләр, мәкаләләр бастыра. 1927 елда Сәләхетдин Казан музыка училищесында тыңлау уза, икенче атнада имтихан бирергә тиеш булса да, атасы рөхсәт итми, киемнәрен сандыкка бикләп куя. Әлеге вакыйга аның күңелендә авыр тәэсир калдыра.

1928 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаган Сәләхетдин Казан мех комбинатының 1 нче мех фабрикасына тире иләүче булып эшкә урнаша. Иҗатка тартылган егетне 1929 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты юлламасы белән Ленинградтагы режиссерлар әзерләү курсына тыңлаучы итеп җибәрәләр. 1931 елда татар төркеме кыскартылу сәбәпле, ул укуын тәмамлый алмый, Казанга кайтып, эшче яшьләр театрына режиссер итеп билгеләнә. Ул бу вазифаны 1934 елга кадәр башкара. 1934-1938 елларда Кызыл гаскәрнең 1 нче укчы полкында сәнгать җитәкчесе урынбасары буларак хезмәт итә.

1937-1938 елларда Сәләхетдин Минзәлә колхоз-совхоз театрына директор итеп җибәрелә. Балачактан иҗатка, язу-сызуга гашыйк егеттә драма әсәре язып карау теләге уяна. Ул "Биктимер" исемле пьеса яза. Шул заманның фаҗигале сәяси репрессия вакыйгаларын эченә алган әсәр 1939 елда Минзәлә колхоз-совхоз театрында Сабир Өметбаев режиссерлыгында сәхнәгә куела.

1938 елның 15 июленнән С.Хөснетдинов 1934 елда профессиональ нигездә оешкан Казан курчак театрында режиссер вазифасына керешә. Дөрес, курчак театрының катлаулы һәм үзенчәлекле эш алымнарын үзләштерү җиңел булмагандыр. Шул җитешсезлекләрне тойган Сәләхетдин 1939-1940 елларда Мәскәүдә курчак театры режиссерлары әзерли торган курсларда укый. Һөнәри белем алып кайткан яшь режиссерны театрның сәнгать җитәкчесе, 1949 елда исә баш режиссеры итеп билгелиләр. Бу авыр эшне ул 1965 елга кадәр җигелеп тарта. Татарстан мәдәният министры белән фикер каршылыгына керү һәм шуның өстенә сәламәтлеге какшау сәбәпле, аңа озак еллар яратып башкарган вазифасыннан үз теләге белән гариза язып китәргә туры килә. 1974 елның 11 маенда каты авырудан соң вафат була.

Казан курчак театрының беренче профессиональ режиссеры, үзенең Мәскәүдәге остазы С.Образцов мәктәбен дәвам иткән С.Хөсни режиссурага яңалыклар кертү, новаторлыгы белән дә тарихта калырга тиешле шәхес. 1941-45 елгы дәһшәтле сугыш, илдәге аннан соңгы җимереклек чорына карамастан, ул С.Преображенскийның "Цветы ненависти" (К.Нәҗми тәрҗемәсендә), Е.Тараховскаяның "По щучьему велению", Г.Матвеевның "Как немецкий генерал с поросенком воевал", А.Толстой әсәре буенча эшләнгән "Золотой ключик", Н.Гернетның "Волшебная лампа Аладдина", 50 елларда Т.Раббеның "Зайка-Зазнайка", Н.Гогольнең "Черевички", Р.Ландауның "Снегуркина школа" һәм башка бик күп әсәрләргә җан өрә, аларны яшь тамашачыларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яратып караган спектакльләренә әйләндерә. Спектакльләрне сәхнәгә чыгару белән бергә, ул курчак техникасын камилләштерә, уйнау һәм йөртү өчен җайлырак вариантларны эшли, таяк технологиясен сәхнәгә кертә, ягъни курчак театры режиссурасын дөнья стандартларына якынайтуны төп максат итеп куя, аңа ирешә дә.

Балалар драматургиясенә нигез салучыларның да берсе булган Сәләх Хөсни. 1946 елда "Камыр батыр", 1953 елда "Дутан батыр", 1955 елда "Гөлчәчәк" (1960 елда нәшер ителгән "Алпамша" пьесалар җыентыгында бу әсәр "Аккош һәм Өмет" исеме белән бирелгән), 1957 елда "Хәйләкәр Таҗи", 1960 елда "Алпамша", 1961 елда "Алтын чәкән", 1964 елда "Шомбай-курай", 1972 елда Әдип Маликов белән берлектә "Бирнәле кыз" әсәрләрен иҗат итә, аларны сәхнәгә куючы, тамашачы хөкеменә тапшыручы да үзе. Бу спектакльләрне шул чорда тамашачы яратып караган. Нигезенә явызлык-яхшылык көрәше, әхлакый тәрбияне эченә алган вәгъдә,бәхет, дуслык, тугрылык, ирек төшенчәләре, туган илгә, кече ватанга мәхәббәт, патриотизм хисләре салынган әлеге әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган. Шул сәбәпле С.Хөсни пьесалары озак еллар сәхнәдән төшми уйналган, театр казнасына шактый матди байлык та керткән.

1960 елда Татарстан китап нәшриятендә Әнәс Камалның кереш сүзе белән С.Хөснинең "Алпамша" пьесалар җыентыгы, 1964 елда "Курчак театры" җыентыгы басылып чыга. Мәҗмуга авторның "Камыр батыр" һәм "Алтын чәкән" пьесаларын, курчак ясау серләрен өйрәткән һәм курчак театры өчен кирәк булган режиссер алымнарын күрсәткән "Сәхнә курчаклары" исемле бүлекне эченә алган. Узган гасырның 40-60 нчы елларында мәктәпләрдә, пионер сарайларында курчак театры белән кызыксыну көчле була, әлеге бүлек нәкъ алар өчен язылган да инде.

Кыскасы, татар мәдәниятендә үз урынын калдырган, курчак театрында үз сәнгать мәктәбен булдырган, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән таланты һәм маңгай тире белән олы хезмәт куеп, Казан курчак театры һәм татар балалар драматургиясенең барлыкка килүе һәм үсешенә гомерен багышлаган Сәләхетдин Мөхетдин улы Хөснетдиновның иҗат юлы илдә тирән һәм кискен үзгәрешләр барган чорга, борынгыдан килгән традицияләрне җимерү, чит мәдәниятләрнең татар халкының рухына туры килмәгән алымнарын большевик идеологиясенең көчле басымы астында кертергә тырышу дәверенә туры килә. Кешеләрнең каннарына тоз салган сәяси репрессияләр чорын һәм миллионнарча корбаннарга китергән дәһшәтле сугыш заманасын үз җаны аша кичереп, гомерен генә түгел, иҗади талантын, барлык кешелек сыйфатларын саклап, язган һәм сәхнәгә куйган әсәрләрендә шул заманның идеяләрен гәүдәләндерергә тиеш булган ул. Бу - шәхес өчен зур фаҗига. Талантлы шәхес өчен бигрәк тә. Шуңа карамастан аның татар әдәбияте һәм сәнгатендә үз урыны бар. Курчак театрының бүген дә эшләве һәм яшәве Сәләх Хөсниләр буыны салып калдырган нигезнең ныклыгын раслый шикелле. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры һәм якташлары театрның беренче профессиональ режиссеры һәм драматургы Сәләхетдин Мөхетдин улы Хөснетдиновның иҗатына битараф калмаслар, дип ышанам.

. Сәләхетдин Мөхетдин улы Хөснетдинов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: