Мәдәни җомга

Казанга ак «Итил суа ака торур»

Илебездә театр елы бара. Шул уңайдан узган атнада Г.Камал исемендәге Академия театры сәхнәсендә Актаныш театры көннәре тантана итте.

Әүвәл Киров авыл мәдәният йорты каршында эшләүче халык театры Валентин Распутинның “Живи и помни” әсәре буенча эшләнгән “Рәнҗетелгән язмыш” драмасын уйнады. Икенче кичтә тамашачы өчен иң көтелмәгәне – Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча сәхнәләштерелгән тарихи драма булды.


Нурихан аганың әлеге романы тәүге тапкыр дөнья күрүгә 49 ел вакыт үтеп киткән. Ул берничә тапкыр кабатлап басылды, әле булса укучыларны гашыйк итүдән туктамый, әмма 25 ел чамасы элек Тинчурин театры уйнаганнан соң, романны сәхнәгә мендерергә башка профессиональ театр коллективы җөрьәт итә алмады. Һәм менә көтмәгәндә аны Ә.Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йортының халык театры сәхнәләштерүгә алынган. Гаҗәеп башлангыч, кабатланмас үрнәк!

Тарихи романны сәхнәгә мендерүче шәхес – Нур Хөсәенов. Яңа Әлем авылы егете. 16 ел буена Минзәлә дәүләт театрында хезмәт иткән, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган һәм... сәхнәдән дин юлына, мәчеткә китеп барган. Ләкин “күрәчәк ризыгың булса, ул тешләреңне сындырып керер” дигән шикелле, Нур да сәхнәдән башка яши алмаган һәм, менә, халык театры режиссеры булып, кабат сәнгатькә кайткан...

Заманында Нурихан ага романнарын котырып укысак та, эчтәлекләрен томан сарган иде. Сәхнәдә беренче геройлар уенын карый башлауга ук, хәтер янә Идел буендагы бөек Болгар дәүләте формалашкан елларга алып китте.

Акбүреләр белән Казаяклар ырулары үз-үзләрен саклап калу уе белән яна. Ләкин аларга да тыныч-имин генә яшәп яту, куәт туплау өчен мөмкинлек юк, әле Каспий-Хәзәр диңгезе буендагы Хәзәр каганаты ясак таләп итә, әле кыпчаклар йә бәҗәнәкләр талый. Чулман-Идел буена килеп төпләнгән Болгар мәмләкәте дә канат җәя бара, кичә генә аларның Җилки ханы ясак җыеп китсә, бүген инде аның улы Алмыш үзенә буйсыну, бердәм дәүләт төзүне таләп итә. Акбүреләр белән казаяклар аз санлы, куәтсез һәм таркау, ләкин шуңа карамастан ыру башлыкларындагы эрелек һәм көрпәләнү үлчәп бетергесез. Казаяклы Ямгырчы бигә үз ыруындагы гади кызга гына өйләнү ярамый, ул акбүреләр бие Күрән бинең кызын хатынлыкка бирүне таләп итә, тегесе буйсынмагач, үзара союздан аерылып китү белән өркетмәкче, имеш. Югыйсә, акбүреләр ыруының үз эчендә дә этлек вә дошманлык: баш кам Утташ ыру башы Күрән бигә каршы көрәш алып бара, нәтиҗәдә бинең башына да җитә. Күрән бинең улы Тотышта да мин-минлек дигәннәре чиктән ашкан, ул Алмыш ханның кызы Аппак белән гыйшык тота, тотык-әсир булып алуына карамастан, кызның кулын сорый. Вак ырулар менә шулай үзара бәргәләшкән арада хәзәр каганы болардан меңәр-меңәр данәдә кеш тиреләре, коллар таләп итә. Шул хәзәр алыплары Тотышның сөйгәне Аппакны коллыкка алып китә. Егет аны коткару өчен тигезсез яуга ташлана һәм һәлак була. Аппак та коллыктан үлемне артык күрә, ул да яуга керә. Яраланган Аппак сөйгәне Тотыш күкрәгенә капланып соңгы сулышын ала, әмма үзен бәхетлегә санап күзен йома... Классика!..

Яңа дәүләт төзүгә алынган Алмыш ханга хәзәр каганына каршы торуда көрәш өчен көчле союздаш, ныклы терәк кирәк. Ерактагы Багдад каласының хәлифенә илчеләр юллау өчен акча-мая да юк. Ләкин урау юллар аша, сәүдәгәрләр кыяфәтендә булса да, Алмыш илчеләре хәлифә янына барып җитә. Ниһаять, Болгар иленә дә хәлифәнең Әр-Расси һәм Ибн Фадлан атлы илчеләре килә, болгарлылар рәсми рәвештә Ислам динен кабул итә, ил тантана итә!..

Спектакльне сәхнәләштерү өчен  60-70 ләп үзешчән артист тартылган. Вакыйгалар калейдоскоптагы сурәтләр шикелле күз ачып йомган арада алышынып тора. Кайвакытта сәхнәне хәтта болгавырлык, башбаштаклык басып китә сыман. Шактый эпизодларны, хәтта геройларын да “чистартырлык” җирлек калган. Әлбәттә, артистларга осталык та, камиллек, тарихичанлык та җитеп бетми. Әмма иң мөһиме – спектакль бар, әсәр, коллектив бар һәм ул сәхнә түрендә яшәүгә лаек!

В.ИМАМОВ.

 Автор фотолары.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: