Мәдәни җомга

Каралама  геройлары җан сорый

Быел режиссер Илгиз Зәйниев  «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында беренче тапкыр Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтә һәм биредә беренче тапкыр нәниләр өчен спектакль куя.

Беренче мәхәббәт кебек, беренче чыр­шы бәйрәме дә зур өметләр белән бәйле, Илгизнең үзе һәм  беренче тапкыр килгән нәни тамашачылар өчен дә озак еллар күңелне җылыта торган вакыйга ул.


Яңа режиссер килгәч, театрда барысы да яңача. Спектакль генә түгел, чыршы янындагы әйлән-бәйлән дә бүтән еллардагылардан аерылып тора. Ул Алладин турында шәрык әкияте буенча куелган. Нәни тамашачыларны биредә чибәр Жасмин, аны урлап китеп бәйрәмне боза язган Җен, киләсе елның символы Микки Маус рәвешендәге тычкан белән очрашу көтә. Алар белән бергә җырлап, биеп, төрле уеннарда катнашып, рәхәтләнеп ял итәргә була. 

Бәйрәмнең икенче бүлеге – И.Зәйниевнең «Дисней төшләре» спектакле. Атаклы мультипликатор Уолт Диснейны йокысызлыктан интеккән, диләр. Мультфильм геройлары төнлә дә төшләренә кереп, тынычлыгын алган, янәсе. Спектакль авторның көне буе йөреп арганнан соң да йокыга китә алмыйча, ятагында әле бер, әле икенче якка әвәләнүеннән башланып китә. Аннары пәрдә ачыла һәм күз алдында гүя могҗиза барлыкка килә – Уолт Диснейның геройлары бер-бер артлы терелә башлап, нәни тамашачыларны үзләре белән таныштыра. Юк, без белгән, телевидение аша күптәннән таныш булган геройлар түгел бу. Уолт Диснейның иҗат итеп бетерелмичә, караламада гына калган керпеләр, кәҗә бәтиләре, гөмбә, бөҗәкләр. Автор нигә безне ташлап ятим итте, нигә эшен очлап бетермәде, ни өчен без Диснейның Алладины, чибәр Жасмины, Микки Маусы кебек миллионлаган телевидение тамашачылары алдында җырлап, биеп күңелләрен ачмыйбыз? Эшен ахырына җиткерсә, безгә дә сокланырлар иде, безгә карап йомшак уенчыклар ясар, нәни куллар ул уенчыкларны кочаклар, назлар, безнең белән йокыга китәр, безнең белән уяныр иде, дип өзгәләнәләр. Хәер, автор хыялында яралып та караламада гына калган геройларның болай дип өзгәләнүләре спектакльдә юк, бу кадәресен тамашада могҗиза дөньясына кереп чумган балалар үзләре уйлап бетерә. Чөнки сөйкемле геройларны күреп, аларның туу, яшәү, кешеләрне сокландыру теләгенә битараф калу мөмкин түгел. Кәҗә бәтиен футболист итеп ясагансың икән, аңа бер туп та кирәк. Тубы булмагач, куркуыннан гел башын эченә яшергән керпе баласын тибеп йөрергә мәҗбүр ул. Аның керпе икәнен каян белсен? Куркак җанның башын чыгарып якты дөньяга караганы бармыни? Энәләреннән генә керпе икәнен бераз чамалап була. Энәләре дә булгач, ник авторның хыя­лында шулкадәр куркак булып яралган бу җан иясе? Шулай калтырап, башын яшереп, көн яктысы да күрмичә яшәрме ул? Патша кызының күлмәге матур, әмма йөзе ямьсез. Аның каравы убыр­лыныкы бик гүзәл. 

Уолт Дисней каләм алып хаталарын төзәтер иде дә, бердәнбер каләм убырлыда икән.  Геройлар мәш килеп каләмне кайтару хәстәренә керешә. 

Спектакльдә музыка, җырлар күп, һәр геройның үз җыры бар. Композитор Юрий Чаплин һәм җырларга сүзләр язучы Эльвира Гыйлемханова  күңелләрен биреп иҗат иткән. Екатерина Спиридонованың курчаклары гаҗәеп мөлаем. Нәни генә бөҗәкләрне, тычканнарны, гөмбәләрне дә   яратып эшләгәне күренеп тора. Хореограф  Гүзәл Маннапованың да хезмәте күп кергән. Фламинголарны үзенә бер төрле, бөҗәкләрне мәзәк хәрәкәтләр белән биетеп кара! 

Җырлы, биюле тамаша мюзиклны хәтерләтә. Сәхнәдә – Уолт Диснейның каралама геройлары. Бу спектакль нәниләргә башлаган эшләрен ахырына җиткерергә өйрәтергә тиеш. Һәм, әлбәттә инде, «Дисней төшләре»н караган нәниләр могҗизага ышана башлаячак, чөнки бик теләсәң ямьсезне дә чибәргә әйләндерергә була. Тышкы чибәрлек алай ук әһәмиятле дә түгел. Иң мөһиме - күңелең матур булсын. Матур, бай күңелләрдә генә әнә шундый могҗиза туа, каралама геройлары да терелә. Бай күңелләр генә иҗат итү сәләтенә ия. Иҗат исә – иң серле, иң бөек могҗиза. 

Яңа ел тамашаларын декабрь ахырыннан башлап кышкы каникуллар буе күрсәтәчәкләр. 28 декабрьдә һәм 6 гыйнварда  чыршы тирәсендәге бәйрәм татар телендә уйнала. Ул көннәрдә нәни тамашачыларга «Өрә белмәгән көчек» спектак­ле ­тәкъдим ителә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: