Мәдәни җомга

Камал театрында – «Мәңгелек буран”

“Җирләрне тартып алырга була. Байлыкны. Гомерне... Ләкин кешенең хәтеренә кул сузарга... Кем уйлап тапкан моны?? Йа, Аллаһ, ничек син моны адәмнәргә ирештердең? Җирдә моннан башка да явызлык аз идемени?..”

Сәхнәдән яңгыраган бу сорау ни өчен бәгырьләребезне утлы ук кебек яндырып үтә соң? Бу әсәр әллә нәкъ безнең милләт хакындамы?.. Җирләр таланган,   халык егылган, дәүләтчелек киткән, байлыклар инде биш гасыр буе читкә агылып, төпсез аждаһа тарафыннан йотыла бара... Шул ук аждаһа тарафыннан халыкның күпме асыл ул-кызлары юк ителде, милләтнең умырткасы какшады... Ләкин хәтер сау чакта әле өмет бар иде. Тарих бәгырьләрдә яши иде. Туган тел ана сөте белән калебкә сеңә иде. Тик шундый чор килде. Хәтеребез дә кемнәргәдер куркыныч тудыра башлады. Тарихыбыз сабыйларга мәктәптә бер сәгать тә укытылмый – без чит кавемнәрнең  “данлы” үткәннәрен өйрәнәбез. Туган телебез кадерсезләп аш өенә куып кертелде. “Туган телебездә белем бирик”, дип авыз тутырып әйтү хәзер җинаятькә тиңләп бәяләнә. Уяу бул инде, милләт, соңгы ышанычыңны саклаган хәтереңне дә җуйма!

Камал театры Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан озын көн” (Бер көн – бер гомер) романын сәхнәләштереп, тамашачыга менә шул фикерне җиткерде.Атаклы кыргыз язучысының 1980 елда беренче тапкыр басылып чыккан әлеге романын сәхнәгә чыгару белән театр үзенең сәяси сүзен сәнгатьчә әйтеп бирде.

Әсәр нәрсә турында, диючеләрнең исенә төшерик. Вакыйгалар казах даласы уртасындагы кечкенә генә тимер юл станциясендә бара. Станциянең хөрмәтле кешесе – Казангап вафат була. Аның белән янәшә гомер кичкән икенче бер хөрмәтле ага – Буранлы Идегәй аны җиргә иңдерү мәшәкатенә керешә. Казангапны Ана Бәет зиратына алып бару, ләкин космодром сагы тарафыннан зиратка кертелмичә, далада җирләп калдыру – бер көн эчендәге бу вакыйгалар халыкның мең еллык тарихына кагылышлы уйланулар, кеше язмышындагы кичерешләр белән үрелеп сурәтләнә. Ч.Айтматов әлеге романы белән “маңкорт” төшенчәсен әдәбиятка алып килде. Әсәрдә Маңкорт турында риваять бар. Сары Үзәк далаларын басып алган рәхимсез жуаньжуаньнәр тоткыннарның чәчләрен кырып, башларына чи тире кидереп, кул-аяклары бәйләнгән хәлдә кызу кояш астына далага ташлый торган була. Кеше коточкыч газаплар кичереп тә исән кала икән, ул инде һичкемне танымый, хәтерләми, уйламый торган бер мәхлукка әйләнгән: бары хуҗасы кушканны үти. Андый мәхлукларны маңкорт дип йөрткәннәр. Найман Ана үзенең шулай маңкортка әверелдерелгән углын эзләп таба һәм аның нәселен, атасын, анасын исенә төшермәкче булып өзгәләнә. Тик углан Анасын танымый, уктан атып үтерә... Шушы риваять кергән роман басылып чыккач, үз илен, ыруын,  халкын, телен сакламаучы, хәтерен, милли асылын җуйган затларны маңкорт дип атап йөртә башладылар...

Бу әсәрнең сәхнәдә куелышы шактый авыр, басынкы спектакль булып чыгар дип күзалланган иде. Ләкин  спектакль этнографик декорацияләр белән чуарланмаган.Символик сәхнә әсбаплары, аларның отышлы хәрәкәте ярдәмендә вакыйгаларның җирлеге яхшы аңлашыла. Милли эчтәлек, җан – спектакль тукымасындагы риваятьләрдә, җырларда. Актерлар Әсхәт Хисмәтов (Идегәй) (икенче составта Илдар Хәйруллин), Илдус Әхмәтҗан (Казангап), Рузия Мотыйгуллина (Үкүбала), Эмиль Талипов (Әбүталип), Алсу Гайнуллина (Найман Ана), Гөлчәчәк Гайфетдинова (Зарипә), Илтөзәр Мөхәммәтгали (Раймалы ага) һ.б. табигый, шул ук вакытта экспрессив, хискә бай уеннары белән сөендерде. Тамашачыга бигрәк тә Каранар дөяне гәүдәләндергән Минвәли Габдуллинның уены ошады. Каранар дөя образының спектакльгә шул рәвештә кертелүе гаҗәпләндермәде: әсәрнең үзендә  әлеге дөя язмышы Буранлы Идегәй тормышы белән параллель куеп сурәтләнә. Ул гади мал гына түгел, халык  рухының бер символы буларак аңлашыла.

Үзебез турында, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез турында уйландыра бу спектакль.  Режиссер Илгиз Зәйниевнең максаты да тамашачыны уяту, уйга салу булгандыр. Кем без? Кая барабыз? Нәрсә алып барабыз киләчәккә? Балаларга нинди мирас калдырабыз? Алар нәселен – илен танымас маңкортка әверелмәсме?.. Премьераны тамаша кылган һәркем шушы сораулар белән үзен камчылады. Бу заманда уйландырырлык спектакль кую – үзе бер вакыйга. Режиссер И.Зәйниевкә, композитор Э.Низамовка, рәссам Г.Скоморохов һәм барлык актерларга һәр татар карарга тиешле тамаша әзерләүләре өчен чиксез рәхмәт!

Эльмира СИРАҖИ.

Фотолар Камал театры архивыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: