Мәдәни җомга

Кадим НУРУЛЛИН: ФИЛАРМОНИЯ – СӘНГАТЬ ХАДИМНӘРЕНЕҢ ӘНКӘСЕ

1937 елның 21 августында Татарстан Совнаркомы карары нигезендә, шул дәвергә хәтле республикада булган барлык музыка коллективларын туплап, аларның иҗади мөмкинлекләрен барлау һәм алга таба үстерү өчен Татарстан дәүләт филармониясе оештырыла. Шул вакыттан алып, менә инде 75 ел дәвамында филармония югары мәдәният сәнгать сагында торучы үзәк буларак билгеле. Г.Тукай исемендәге Татар...

1937 елның 21 августында Татарстан Совнаркомы карары нигезендә, шул дәвергә хәтле республикада булган барлык музыка коллективларын туплап, аларның иҗади мөмкинлекләрен барлау һәм алга таба үстерү өчен Татарстан дәүләт филармониясе оештырыла. Шул вакыттан алып, менә инде 75 ел дәвамында филармония югары мәдәният сәнгать сагында торучы үзәк буларак билгеле. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең хәзерге директоры Кадим Нуруллин белән әңгәмәбез дә әлеге оешманың үткәне һәм бүгенгесе турында барды.


- Кадим әфәнде, әйдәгез, иң элек филармониянең оешу тарихын күздән кичерик әле.

- Бик күп башка оешмалар кебек, филармония дә үзенең беренче адымнарын авыр шартларда башлап җибәрә. Беренчедән, 37 нче елларны күз алдына китерегез. Ул вакытта безнең филармония Советлар Союзында 17 нче филармония буларак оеша. Аңынчы Мәскәүдә, Ленинградта, Түбән Новгородта, Свердлау һ.б. шәһәрләрдә филармонияләр була.

Бездә филармонияне оештыруны Михаил Шеппер дигән кеше башлап җибәрә. Ул беренчеләрдән булып симфоник оркестр төзү турында хыяллана һәм аны беркадәр дәрәҗәдә башкарып та чыга. Ләкин оркестрны 1939 елда ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрына күчерәләр. Гомумән, филармониядә күп коллективлар яшәп китә алмый. Аннан соң И.Әүхәдиев симфоник оркестрны торгызырга талпынып карый. Әмма 1966 елга кадәр Татарстанда симфоник оркестр оеша алмый.

Филармония составында халык музыка уен кораллары ансамбле дә була. Анысы да таркала. Озакка сузылган өзеклектән соң, ул фәкать 1993 елны Анатолий Шутиков тарафыннан кабат торгызыла. Җыр һәм бию ансамбле исә легендар шәхес Зөләйха Әхмәтова тырышлыгы белән нинди авыр сугыш елларында да сакланып кала.

Совет чорында, белгәнегезчә, филармониядән тыш, бер генә оешма да артистлар белән эш итми. Фәкать филармониядә генә артист аякка басып китә ала. Вокаль-инструменталь ансамбльме ул, эстрада коллективымы, хәтта дуэт булган очракта да алар филармония карамагында эшләргә тиеш санала. Хәтта анда цирк артистлары да хезмәт куя. Моннан 20-25 ел элек кенә дә әле филармониядә шпага йотучы, ут йотучы кебек оригиналь жанрда чыгыш ясаучылар бар иде. Мин моны начар, тискәре күренеш булгандыр, дип әйтмим. Алга таба филармония әлеге жанрларны кабат үз канаты астына алыр, дип уйлыйм.

Гомумән, безнең сәнгать, мәдәниятнең тарихы турында уйлана башласаң, Карл Фуксның Казан татарлары турындагы хезмәте аерым игътибарга лаек. Ул, белгәнегезчә, бик күзәтүчән кеше була. Үзенең бер язмасында галим: «Татарлар бер өстәл янында утырганда 20дән артык ризык чыгарды», - дип искәртә. Ул беренчеләрдән булып халкыбызның кыз бирү, туй йолалары турында тәфсилләп яза. Ул вакытта, кызганыч ки, бездә тарихны теркәп, елъязмалар язып баручы булмаган. Булса да, без аны Ш.Мәрҗанидә генә күрә алабыз. 1825 еллар тирәсендә К.Фукс шигырьләрнең нигездә бәет шәкелендә генә булуы турында да яза. Мәсәлән:

Мин килгән идем тәрәз төбеңә,
Син ул вакытта йоклаган идең, -

кебегрәк. Ни өчен мин бу турыда сөйлим? XIX гасырда да әле шигырь язу шул дәрәҗәдә калгач, XX гасырда филармониянең барлыкка килүе мәдәнияттә зур адым була. Мин үз халкыбыз язмышы өчен бик борчылам. Тарихны, ханнар тормышын өйрәнәм. Кайда ялгышлар киткән, ни өчен безнең милләт бүген шушы хәлдә - шуны бик беләсем килә.

Шулай итеп, төрле артистларның, сәнгать коллективларының филармониягә кушылып китүе аларның үсешенә зур йогынты ясый. Гомумән, татар үзенең эстрада сәнгате белән көчле. Әмма шуны әйтергә кирәк - бездә һаман да музыкаль театрның булмавы зур хата. Чөнки кайсы гына эстрада концертын килеп карасагыз да - ул театрлаштырылган тамаша булачак. Бу нәрсә турында сөйли? Безнең халыкта җыр сәнгатенә караганда, театр иртәрәк шәкелләшкән. Элек тә җырчылар булган, әмма алар күз уңында тормаган. Ә театр - татар дөньясында хәлиткеч роль уйнаган сәнгать төре. Музыкаль театр - драма театры белән опера театры арасында тора. Драма театры белән опера театрының арасы бик ерак. Тамашачы аны алай җиңел генә атлап уза алмый. Алар арасында музыкаль театр кирәк. Чөнки безнең халык театрлаштырылган музыкаль тамашаларны аерата нык ярата. Музыкаль театр Русиянең шактый шәһәрләрендә бар. Бүген татар операсының торгынлык кичерүен музыкаль театр булмаудан да күрәм мин.

Филармония безнең милләткә бик зур файда китерә. Шушы 75 ел эчендә генә дә күпме җырчылар, музыкантлар, биючеләр һ.б. халыкка хезмәт күрсәтә. Гомумән, филармонияне аннан соң оешкан сәнгать оешмаларыннан аерып куярга ярамый. 1937 алда филармония оеша, 1939 елда опера һәм балет театры эшләп китә. 1945 елда Казан дәүләт консерваториясе ачыла. Алар - берсен-берсе тулыландырып торган өч оешма. Монда Усман Әлмиев, Разия Тимерханова, Рәүф Аббасовларны аерып әйтәсем килә. Алар опера һәм балет театрында да эшли, шул ук вакытта филармония концертларында актив катнаша. Г.Камал театры белән дә алмаш артистларыбыз була.

- Филармония күп сәнгать оешмаларының чишмә башында торган. Ә менә үзенә игътибар һәм кадер-хөрмәт тиешле дәрәҗәдәме соң?

- Әйе, шуңа да карамастан, филармония барыбер дә кыерсытылганрак халәттә яши, дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәмдер. Беренчедән, 70 ел дәвамында филармониянең үз концерт залы булмый. Ул 7 дистә ел дәвамында кич кунарга кертүләрен сорап, теләнеп йөрүче йортсыз-җирсез кеше хәлендә яши. Бу - мәдәни оештыру эшчәнлегендәге бик зур хата. Чөнки ул, иң беренче чиратта, татар галәменә китереп суга. Без бит иң алдан үзебезне түгел, башка милләтләрне кайгыртырга күнеккән милләт. 5 ел элек С.Киров исемендәге мәдәният сараена күченгәч, филармониянең, ниһаять, үз концерт залы булды. Үзегез дә күреп торасыз, хәзер филармониядә көн саен концертлар уздырылып тора. Безнең өчен иҗат сезоны дигән төшенчә дә юк. Элек сезонны октябрь ахырында ачып, апрель ахырында ябып эшләсәк, бүген сезон ябылу - шартлы күренеш кенә. Бездә эш кайнап тора.

Әмма ләкин без хәзер филармония дигән оешма турында үзебез күргән-белгән дәрәҗәдә генә сөйләшеп утырабыз. Әгәр дә Русия, дөнья дәрәҗәсеннән чыгып карасак, Татарстанда филармония юк икәнен күрерсез.

Алда әйтеп үткәнемчә, Михаил Шнеппер филармонияне симфоник оркестр оештырудан башлый. Симфоник оркестр - ул катлаулы организм. Аның өчен финанс чыгымнары да күп кирәк. Әмма шул ук вакытта филармония симфоник оркестрсыз, симфоник оркестр филармониясез яшәргә тиеш түгелдер, дип уйлыйм.

1992 елдан башлап филармониядәге коллективларга мөстәкыйльлек бирелде. Бу, бәлкем, заманына күрә дөрестер дә. Кемдер әлеге коллективларны бер-берсенә көндәш дип уйлый. Әмма халык музыка уен кораллары оркестры симфоник оркестрга бервакытта да көндәш була алмый. Яки шул ук халык музыка уен кораллары оркестры Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән беркайчан да ярыша алмый. Алар һәркайсы үз урынында кирәк. Филармония оешмаларын аеру-бүлү, таркатулар икътисади яктан да дөрес түгел. Чөнки һәрбер коллективны коллектив итеп тотар өчен кимендә 150 кеше кирәк. Мин моны администрация, хуҗалык эшләрен алып баручыларны, сәхнәгә чыгып күренмәүче хезмәткәрләрне, концерт программалары төзүчеләрне, төрле белгечләрне генә күздә тотып әйтәм әле.

Башка чыккан оешмаларда бер закончалыкка буйсыну дигән нәрсә юк. Кем күпме эләктерә, шуның хәтле ашый. Нәтиҗәдә безнең Татарстан дәүләт симфоник оркестры 120 миллион сумлап грант алуга ирешкән һәм музыкантлары да 50шәр мең хезмәт хакы алып эшли. Ә менә алар белән бергә укыган һәм, бәлки, алардан да яхшырак уйнаучы безнең музыкант 13 мең сум гына ала. Тора-бара бу гаделсезлек тагын да көчәймәс, дип әйтеп булмый. Әмма алга таба әлеге система үзен-үзе бетерәчәк.

Филармония - альма-матер. Ул тудыра, үстерә. Ә коллектив ныгыгач, билгеле, очып китү ягын карый. Аңарга мөстәкыйльлек кирәк. Чынлыкта исә ул мөстәкыйльлек бер-ике кешегә генә хаҗәт. Аларның нигезенә карасаң, бик күп чишелмәгән, хәл ителмәгән мәсьәләләрне күрәсең. Русиянең башка төбәкләрендә мондый бүлгәләнү күренеше юк. Ул - безнең Татарстанга гына хас нәрсә. Киләчәктә без дә бер эзгә төшәчәкбез. Чөнки хәзерге бүленешләр икътисади яктан да, сәяси яктан да үзен акламый. Бу җәһәттән бездә кабыргасы белән торган, чишелмәгән бер мәсьәлә бар. Әгәр дә филармониянең бөтен мөмкинлекләре тудырылган 1,5 - 2,5 мең кеше сыйдырышлы концерт залы булса, бернинди оешманың да аннан китәргә кыюлыгы җитмәячәк. Чөнки бүленгән очракта да ул концерт залы сорап кире филармониягә киләчәк.

Иртәме-соңмы, республикада тагын бер симфоник оркестр пәйда булачак. Бу - көн кебек ачык. Чөнки филармония симфоник оркестрдан башка яши алмый. 1992 елны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле филармониядән аерылып киткән булса, аның урынына фольклор ансамбле барлыкка килде. Ул әле тагын да үсәчәк, зураячак.

Кызганыч, 1000 еллык тарихы булган Казанның, Русиянең өченче башкаласының, концерт залы төзибез, дип ният итеп төзелгән 2-3 мең кеше сыйдырышлы залы юк. Төзелгән очракта бу концерт залы безгә ни бирәчәк соң? Беренчедән, концертларның дәрәҗәсен күтәрәчәк. Чөнки 2-3 мең кеше җыелган җирдә зәвекъсез киенеп 2-3 юллы шигырьләр сөйләп, очсызлы җырлар җырлап кына чыгыш ясап булмаячак. Анда тулы канлы программа әзерләнәчәк. Зур залларда тамашачы җыя алмаган, оешмадан-оешмага барып, акча теләнеп йөрүче җырчылар анда якын да килә алмаячак.

Үзегез дә күрәсез, Казанга әледән-әле югары дәрәҗәле кунаклар килеп тора. Барлык коллективларны туплап, аларны зур концерт әзерләп каршылау - безнең йөз аклыгыбыз булыр иде.

Шул ук вакытта ел буе концерт бирми йөрүче коллективларыбыз да күп. Дөрес, алар төрле чараларда катнаша. Ләкин бер-ике чыгыш белән генә тамашачы аны күрми дә, белми дә кала.

Бүген филармониядә 4 коллектив уңышлы эшләп килә. Алар - А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, А.Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт халык музыка уен кораллары оркестры, Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге опера һәм камера музыкасы бүлеге һәм Анатолий Василевский җитәкчелегендәге Татарстан джаз оркестры. Алар гел юлда. Йә ерак сәфәрләрдә, йә Татарстан районнарында, яисә башкалабызда концертлар бирә.

Мин 8 ел элек бирегә эшкә килгәндә кайсы хезмәткәрләр Гоголь урамындагы бинада, кайсылары Зур концертлар залында иде. Администрация аерым бер җирдә, ә коллективлар үз ирегенә куелган иде. Алар бер-берсен әллә нигә бер генә күрә иде. Мондый шартларда, әлбәттә, эш алга бармый. Аллага шөкер, бүген А.Павлюхин урамындагы бинада бер йодрык булып эшлибез. Бу бик әйбәт.

Әмма барыбер дә концерт залының булмавы үзен нык сиздерә. Күршеләребездә - Чабаксар, Ульян, Уфа калаларында концерт заллары бар. Мәсәлән, Казанга караганда шактый кечерәк Ульянда гына да 1500 тамашачы сыйдырышлы концерт залы эшләп тора. Уфада андый зур концерт заллары өчәү-дүртәү. Теләсәң кайсына кер. Ә безнең филармониянең концерт залы нибары 600 урынлы.

Бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров элек ничек итеп авылларга гастрольгә йөргәнен сөйләгән иде. «Ул вакытта авылда кеше күп чак. Клубка гына сыймыйлар. Концертны конюшняда да үткәрә торган идек», - дигән иде ул. Күз алдына китерәсезме? Концерт үткәрелсә дә, конюшняны концерт залы дип атап буламы? Хәзер дә концертны теләсә кайда - Боз сараенда, Спорт сараенда, күңел ачу үзәгендә үткәреп була дигән фикер хөкем сөрә. Безнең халыкны алдавы авыр түгел. Ул барыбер билет алып, нидер карап китә инде. «Пирамида»ны, «Корстон»ны да концерт залы дип атап булмый. Чөнки шул ук бинада берәүләр кибетләргә йөри, икенчеләре эчеп, кәеф-сафа корып утыра. Шунда ук төрле уеннар, сауна һәм күрше бүлмәдә концерт бара, имеш.

Бүген кеше табигыйлеккә омтыла башлады. Җиһазы чын агачтан, киеме киҗе-мамыктан, ефәктән булсын. Синтетика чоры булып алды да бетте. Кеше үз асылына кайта. Бу бик яхшы күренеш. Халык хәзер кабат югары сәнгатькә сусады. Аның сыйфатлы концерт күрәсе килә.

Бүген филармония 75 еллык юбилеен ничек каршылый соң? Үзебез өчен без филармония, ә читтән караганда - концерт оешмасы. Филармония исемен күтәрерлек хакыбыз юктыр да. Коллективларыбыз сәнгати яктан үсештә, ә матди яктан начар хәлдә. Костюмнар, уен кораллары җитешми. Күп кенә артистларыбыз китә. Чөнки хезмәт хакы 10 меңнән аз гына күбрәк. Кешегә гаиләсен туендырырга, ипотека түләргә кирәк. Филармония - ул дәүләт карамагындагы оешма. Әгәр дәүләткә теге яки бу иҗат коллективы кирәкми икән, ул андый хезмәт хакына аларны асрап тотмасын гына инде.

- Бу җәһәттән башка республикаларда вазгыять ничегрәк?

- Төрлесендә - төрлесенчә. Мәсәлән, Екатеринбург филармониясенең 235 миллион сум еллык гранты бар. Ә бездә бу күрсәткеч - 4 коллективка 8,5 миллион сум. Читек алсаң, күлмәк якасына җитми, күлмәк якасы тексәң - читеккә. Шундый хәлдә яшәсәк тә, гастрольләрне туктатканыбыз юк. Елына 400ләп концерт бирсәк, шуның яртысы - чит өлкә-илләргә гастрольләр.

- Менә инде 5 нче ел Казанда уңышлы рәвештә «Филармониада» фестивальләре үткәрелә. Килгән кунаклар бездән нинди тәэсирләр белән китә?

- Мәшһүр җырчы Иосиф Кобзон безнең филармонияне мактап китте. Бездәге эшчәнлекне Мәскәүнең Колонналы залы белән тиңләде. Чиста, пөхтә, җылылык бөркелеп тора торган зал, диде. Һәм без чынлап та монда өйдәге атмосфераны тудырырга тырышабыз. Хезмәт күрсәтү культурасы югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Филармониядә эчке проблемалар юк. Безнең дус-тату яшәргә акылыбыз җитә. Ә тышкы, финанс мәсьәләсенә килеп төртелә торган проблемаларга килгәндә исә, аларны республика хөкүмәтеннән, ә бәлки, Русия хөкүмәтеннән башка чишеп булмый.

- Киләсе елның 1 февраленнән җырчыларның фонограммага җырлавы турында тамашачыга алдан хәбәр итәргә тиешлеге закон төсен алачак. Бу канун безгә ни бирәчәк?

- Бу законга нигезләнеп, эстрададагы күп кенә тискәре күренешләрне тыеп булыр иде. Җырчы хезмәтен дә лицензияләштерергә кирәк. Азык-төлекне лицензияләгән кебек. Сәнгать өлкәсенә дә ник кертмәскә шуны? Бу бары сыйфат ягын кайгырту булыр иде. Без, кызганыч ки, бик мәгънәсез заманда яшибез. Хәтта мәдәният турында закон да юк бит. Барлык культура оешмалары фәкать үз казаннарында кайный. Һәркайда үз эчке законнары гына хөкем сөрә. Шул ук Иосиф Кобзон белән без бу темага да озак кына сөйләштек. Ул Дәүләт Думасы депутаты буларак, шуны әйтте: «Культура турында»гы законны күпме генә үткәрергә тырышсак да, максатыбызга ирешә алганыбыз юк», - диде. Закон булгач, сәнгать советы, цензура кебек оешмалар эшли башлаячак. Совет системасыннан, бәлки, бөтен нәрсәне дә сызып ташларга кирәк булмагандыр. Ул вакытта мәдәният өлкәсендә хәзергедәй башбаштаклыклар юк иде.

- Филармониянең юбилеен ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?

- Филармония кысаларында үзебезнең коллективлар көче белән бер концерт уздырачакбыз. Ничек бар - шулай. Иң мөһиме, безнең коллективларыбыз эшләргә атлыгып тора. Инде киләсе елның апреленә кадәр эш планы төзеп куйдык.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: