Мәдәни җомга

Илебезенең якты йолдызы 

(Габдулла Шамуков тууының 100 еллыгына)

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 100 еллык тарихын кичергәндә, күз алдына берсеннән-берсе якты талантлар килеп баса. Шулар арасында бик үзенчәлеклесе, чын мәгънәсендә заманыбыз өчен иң укымышлысы, талантлы артист, остаз-мөгаллим, искиткеч тәрҗемәче, онытылмаслык мәсәлләр язучы, галим, милләтебез хакына җанын аямаучы шәхесләрнең берсе – Габдулла ага Шамуков.


Габдулла Шамуков 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасының Мәләкәс өязендәге Әсән авылында туа. Яшь чактан ук укырга, шигырьләр ятларга хирыс була. Сүзнең кадерен, мәгънәсен белеп үсә. Әнисенең авыз эченнән көйләгән мөнәҗәтләрен сәгатьләр буе тыңлап утыра. Кечкенә Габдулла күңелендә татар халкының моңы әйтеп бетергесез тирән эз калдыра. Мәктәптә укыган елларында ук аңа “китап чире” кагыла. Кызыклы китапны ятлап, Мәләкәстән туган авылы Әсәнгә кайткач бик килештереп, рухланып авылдашларына сөйли. Тегеләр шаккатып, исләре китеп тыңлый. Мәләкәстә укыганда, драмтүгәрәк оештыргач, Габдулла анда иң тырыш, иң оста “артистларның” берсенә әйләнә, алай гына да түгел, шул түгәрәкнең җитәкчесе дә булып китә. Беренче мәртәбә кыз бала ролендә чыгыш ясый. Шуннан соң дуслары: икенең берсе, ул йә шагыйрь, йә артист булыр дип юрый. Шул сүз җитә кала, ул чын артист булу турында хыяллана башлый, театр белән кызыксына, китаплар, пьесалар укый. Ничек артист булырга икән дип сорашкач, Уфада театр техникумы барлыгын ишетә. Күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру өчен Уфа шәһәренә юл тота. Ләкин имтиханнарга соңга кала, нишләргә, кире кайтырга оят, юлга акча да юк. Шунда эш эзләп “Яңа авыл” газетасы редакциясенә керә. Редакция хезмәткәрләре, зәңгәр күзле, шат күңелле егетне репортер итеп эшкә ала. Әмма бер әйбергә игътибар итәргә кирәк, мәкаләләр башкорт телендә язылырга тиеш. Габдулла агай чын мишәр булгач, башкортча бер сүз дә белми, язу турында әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә ул бик тырышып башкорт әдәби телен өйрәнә. Мондый адымны бары тик тәвәккәл, яшь, кыю егет кенә җиңеп чыгарга мөмкин. Башкортча бер сүз белмичә гәҗиткә мәкаләләр язып кара әле син! Җитмәсә торырга урыны да юк. “Яңа авыл” газетасы редакторы бүлмәсендә, газетлардан түшәк ясап, идәндә йоклап йөри. Бервакытны редакциягә Мәҗит ага Гафури килеп керә дә: “Габдулла, бәхетең бар икән, чап тизрәк сәнгать техникумына, анда өстәмә урыннар бар”, – ди. Габдулла абый имтиханнарны бик яхшы биреп, артистлыкка укырга керә. Аның беренче укытучысы татар-башкорт теат­рының күренекле режиссеры Мәкәрим Мәһәдиев була. Әле беренче курста укыганда ук аңа Башкорт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең “Портфель” исемле комедиясендә самогончы Сәмигулла Фәсмәгулов ролен тапшыралар. Шушы кечкенә роль белән ул тамашачы мәхәббәтен яулап өлгерә. Бу турыда “Башкортстан” газетасы: “Яшь артист Шамуковка җаваплырак рольләр бирүдән дә курыкмаска кирәк”, – дип зур ышаныч белдерә. Хәзер инде аны дуслары “бәләкәй комик” дип йөртә башлый. Ләкин артист шундый бит ул, аның җитдирәк рольләр уйныйсы килә. “Җитди рольләр синең кыяфәтеңә туры килми, син халыкны көлдерәсең”, – дип аңа зур рольләр бирмиләр, шуңа күрә Габдулла абый режиссерлар янында кашларын җыерып, җитди кыяфәткә кереп, үзенең бик талантлы артист икәнлеген күрсеннәр өчен, чак кына көлемсерәп басып тора. Ләкин аңа карап режиссерлар барыбер үзе теләгән җитди рольләрне бирми. Габдулла абый мондый хәлгә түзә алмый, шигырь, нәфис сүз сөйләү белән җанын тынычландыра. Бәләкәй чагында ук нәфис сүзгә булган сәләте ачылганнан ачыла бара. Шулай да бервакытны, инде театрдан китәм дип уйлаганда, аңа да бәхет елмая. Артистның шундый рольләре була, аны бары тик шушы артист кына уйный ала. Башкорт академия театрында Әхмәт Фәйзинең “Тукай” трагедиясен куялар. Менә шушы спектакльдә Тукай роле Габдулла абыйның Ходай Тәгалә биргән бөтен мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Ул үзенең чын талантлы артист икәнлеген шушы эше белән раслый. Тамашачы күңеленә кереп калган иң көчле рольләренең берсе. Сүз менә нәрсә турында: халык үзе тудырган, халык күңеленә мәңге онытылмаслык булып кереп калган образ белән артист тудырган образ тәңгәл килергә тиеш. Шунсыз син тамашачыны ышандыра алмыйсың! Габдулла абый бу турыда менә болай дип яза: 

“Мин бит гади бер артист. Габдулла Тукай исә гади кеше түгел, сәхнәгә чыгып, халык хыялындагы нурлы сурәтне бозармын, халкыбызның шагыйрьгә булган изге хисләрен рәнҗетермен дигән уйлар минем җанымны борчый башлады. Сәхнәгә килүем дә бәлки саташу гына булгандыр? Театрда ирешкән уңышларым да чын иҗади уңышлар түгелдер? Соңыннан үземә бер нәтиҗә ясадым: бу эчке канәгатьләнмәвемнең сәбәбе – бөек Тукай турындагы идеалым белән үзем иҗат иткән образ арасында зур аерманы сизүем булса кирәк. Шундый авыр рухи кризис кичергән чагында, миңа Тукайны күреп белгән “Сәйяр”нең күренекле артисткасы Фәхерниса апа Сәмитова: “Сиңа Тукай ролен биргәннәр дип ишеттем, бик әйбәт, ләкин син уйнарга тырышма, сәхнәдә үзең булып кал, табигый килеш хәрәкәт итсәң, шул җитә. Гримны да җиңел генә сал, чөнки син болай да Тукайга охшагансың”, – диде. Фәхерниса апаның шушы сүзләре минем күңелемне күтәреп җибәрде, мин терелеп киттем. Тукайны күреп белгән кешенең миңа карата әйтелгән җылы сүзе, шагыйрь образын ачарга шулкадәр ярдәм итте, минем җаным тынычланды, җиңеп чыгармын сыман тоелды”.

Минемчә, Габдулла абый гомере буе шушы рольне уйнарга әзерләнгән булган. Әнисе бала чагыннан ук Тукай шигырьләрен җанына, күңеленә, рухына шундый итеп сеңдергән, ул сәхнәгә чыгу белән авыз ачуга ук тамашачы алдына чын шагыйрь килеп баса, чөнки аның Тукай булуына ышанмый мөмкин түгел! Габдулла абый Шамуковның бу эше турында театр тәнкыйтьчеләре искиткеч матур итеп, зур-зур мәкаләләр язган, тирәнтен өйрәнеп, җитди төстә тикшергән. Мин бары тик артистның сәхнә язмышында шундый роле булганга сөенәм генә!

Габдулла абый Шамуковның артист буларак сәхнә язмышын хәл иткән рольләренең берсе – Ленин роле. 1941 елда Башкорт академия театры Николай Погодинның “Мылтыклы кеше” әсәрен сәхнәгә куярга алына. Спектакльдә төп роль – Ленин образын Габдулла абыйга ышанып тапшыралар. Бу инде артист өчен иң зур сынауларның берсе була. Син шушы рольне уйнап, үзеңне бөек артист итеп исбат итәсең яки шуның белән бөтенләйгә сүнәсең. Мондый рольне театрның иң талантлы актерлары гына уйнарга тиеш – бу язылмаган закон. Әгәр шушы рольне уңышлы башкарсаң, сиңа исемнәр, дәрәҗәләр, “зур ишек­ләр”, ягъни обком ишекләре ачылачак. Шуңа күрә театрда һәрбер артист ничек кенә булса да Ленинны, Сталинны, обком секретарен, һич югында карт большевикны уйнар өчен бөтен күңелен, җанын кызганмады. Әйткәнемчә, театрда үзеңнең нинди артист икәнлегеңне күрсәтү өчен моннан да кулай роль юк! Ленинны уйнар өчен ул үзенә үрнәк итеп В.Щукин тарафыннан тудырылган Ленин образын ала. Артист Щукин-Ленинны ничек уйнаса, син дә шуны кабатларга мәҗбүрсең, чөнки Щукин тудырган Ленин образы, халык күңелендә туган бөек юлбашчы образы белән тәңгәл килә. Ленинны халык сәхнәдән шулай итеп күрәсе килә. Менә хәзер күз алдына китерегез, башкортча сөйләшә торган Ленинны. Моңа тамашачыны ышандыру чиксез авыр. Мескен Габдулла абый Ленинны шулхәтле күп өйрәнә, бөтен китапларын укып чыга. Максим Горькийның “В.И.Ленин” дигән очеркын һәр көнне сәхнәгә чыгар алдыннан укый торган була. Бигрәк тә, Ленинга хас хәрәкәтләр, рус теленә хас интонация, җитмәсә Ленин бит сакау, “р” хәрефен әйтә алмый. Башкорт белән татарда һәр сүз саен еш очрый торган “р” хәрефен сакау итеп сөйләсәң, тамашачы эче катып, рәхәтләнеп көләчәк кенә. Шуңа күрә ул Ленинны сакау итеп уйнарга алынмый. Аның өчен иң кадерлесе – Ленинның фикере һәм эчке темпераменты. Ул үзенең бөтен көчен, сәләтен, акылын шуңа җигә. Бер әйбер бар, Габдулла абыйның тышкы кыяфәте Ленинга бик якын: зур баш, җыйнак гәүдә, кысылыбрак торган күзләр, борыны, эчке мөлаемлеге (руслар аны “внутреннее обаяние” диләр) тамашачы тарафыннан аны Ленин ролендә кабул итәргә бик нык ярдәм итә. Гади генә итеп әйтсәк, Ленин үзе кыяфәте белән татар-башкорт халкына бик якын. Габдулла абый – РСФСРда милли театрда Ленин образын сәхнәгә менгезүче беренче артист. Габдулла абый Шамуков В.Ленин ролендә сәхнәгә килеп чыгуга, бөтен тамашачы аягүрә басып кул чаба башлый. Сүзен сөйләргә ирек бирмиләр, кыяфәте шул кадәр охшаган була ки, хәтта, бергә уйнаган артистлар да шакката. Габдулла абый әйтә торган иде: “Шулкадәр каушадым, ничек уйнаганымны хәтерләмим”, – дип. Мин Мәскәүдә В.Ленин ролендә уйнаган артистларны күрдем, ләкин тамашачының, аягүрә басып, алкышлап каршы алганын хәтерләмим. Спектакль Башкорт академия театрының уңышы, башкорт милли культурасының, совет театр сәнгатенең казанышы булып кабул ителә.

Габдулла абый, иҗатының гөрләп чәчәк аткан чагында Башкорт академия театрын ташлап, Казанга Татар академия театрына күчеп килә. Мин белмим, аны мондый адым эшләргә нәрсә мәҗбүр иткәндер. Әмма артист өчен бу бик зур сынау. Белеп әйтәм, чөнки бездә Илшат агай Йомагулов эшләп карады. Ул Башкорт академия театрының иң талантлы артистларының берсе иде. Ә менә бездә ул үзенә урын таба алмады, кире башкорт теат­рына кайтырга мәҗбүр булды. Бу артист өчен бик зур фаҗига! Чөнки татар-башкорт артисты өчен театрны алыштыру – хатын алыштыру белән бер! Габдулла абый Шамуковның Татар академия театрындагы язмышы, киресенчә, бик уңышлы башлана. Монда ул үзенең эшен Ленин роле белән башлап җибәрә. Габдулла абый Шамуковның Татар академия театрында эшләгән эшләре турында бик тирәнтен уйлап, аңлатып, дәлилләп, театр тәнкыйтьчесе Дания ханым Гыймранова үзенең “Габдулла Шамуков” дигән китабында шундый итеп язган, аларны яңадан кабатлау артык. Хәер, аның нинди артист икәнлеген мин үземчә аңлаттым да сыман. Шулай да, аның турында язарга алынуым менә ни өчен. Татар академия театрында берсеннән-берсе гүзәл, талантлы, милләтебезнең горурлыгы булган артистлар һәрвакыт шактый күп булды. Шуңа күрә мин Габдулла абый турында бары тик үзем белгән, үзем күргән, бергә төннәр буе сөйләшеп, күңелемә, җаныма кереп калган бөек шәхес, милләтебезнең фаҗигасен аңлаган, татар артистларының берсен менә бүген ничек күз алдына китерсәм, шулай итеп мөмкин кадәр гадел итеп язарга тырышам.

Әлбәттә, Габдулла Шамуков турында һәркемнең үз фикере булырга мөмкин. Бездә бит, гадәттә, мәрхүмнәр турында язсаң, яхшы якларын гына яз, диләр. Ләкин була шундый шәхесләр: алар турында теләсәң дә, бер ничек тә начар кеше иде ул дип яза алмыйсың! Мин Габдулла абыйны артист буларак иң матур чагында күрдем, хәтта бергә уйнарга да насыйп булды. Без итальян язучысы Эдуардо де Филиппо әсәре буенча куелган “Бәйрәм киче” спектаклендә (режиссеры Марсель Сәлимҗанов), ул минем әтием Купьелланы, ә мин аның улы Ненилло ролен уйнаган идем. Мин репетиция вакытында бер нәрсәгә игътибар иттем. Без артистлар күп вакыт режиссердан ярдәм көтеп ятабыз, ул нәрсә куша шуны эшләргә тырышабыз. Режиссер үзе дә шундый артистларны күбрәк ярата, ихтирам итә. Габдулла абый рольне үзе ничек күрә, нәкъ шулай эшләргә ярата, шуның аркасында режиссерлар белән низагка керә. Аның фикере, дәлилләре шулкадәр көчле, режиссерлар аны берничек тә бөгә алмый иде. Үзе тапкан характердан нәкъ менә сабый бала кебек куана иде. Габдулла абыйның бу роле минем күңелемә гомерлеккә кереп калды. Әле дә хәтеремдә, Хөсәен абый Уразиков доктор булып үлеп ятучы синьор Купьеллога: “Бүген сез бик әйбәт күренәсез”, – ди. Габдулла абыйның: “Сезгә дә шуны телим”, – дип, көчкә, әкрен генә пышылдап әйтүе, бөтен залның кычкырып көлүе хәзер дә колагымда яңгырый. Нинди генә сорау бирсәң дә, һәммәсенә җавап бирә иде. Мин аптырап таң кала идем. Шундый укымышлы кеше булырга кирәк бит. Иң кызыгы шул: без кайвакыт юри, бу нәрсә әйтер икән, дип сорау бирәбез. Берсендә мин: “Габдулла абый, “Канаш” станциясенә килеп җитәбез”, – дип көлеп кенә әйткән идем. “Канаш” ул безнеңчә “Киңәш”не аңлата”, – ди. Мин рәхәтләнеп көлеп җибәрдем. Төннәр буе Тукайны, Такташны сөйли, Есенинны яттан белә, үзенең мәсәлләре турында әйтеп торасы да юк. Гаҗәп кеше, бер минут вакытын юкка сарыф итми, ихтыяр көче шундый көчле, көне-төне эшли, үзенә эш таба белә. Кирәк икән, чын мәгънәсендә гыйльми мәкаләләр яза. Аның татар шигырь төзелеше турындагы хезмәте барыбызны да шаккатырды. Эсхилны, Софокл­ны, Еврипидны шундый камил тәрҗемә иткән иде: борынгы шагыйрьләрнең үлгәннәренә кадәр сакланган: шулхәтле телгә, күңелгә, йөрәккә ятышлы, моны мең еллар элек язылган әсәр дип укымыйсың, бүген дә синең җаныңны кузгата торган мәңгелек фаҗига дип кабул итәсең. Башта мин бу титаннарның әсәрләрен рус телендә укыган идем, театрда да карадым, бигрәк тә Эдип патшаның язмышы мине тетрәндергән иде. Габдулла абыйның тәрҗемәләрен укыгач, шулхәтле уйныйсым килде:  “Әйдә, Габдулла абый, радиога кереп языйк”, – дип теңкәсенә тиеп беттем.

Миңа В.Шекспирның Габдулла абый тәрҗемәсендә “Чамасына күрә чарасы” спектаклендә уйнарга туры килде. Ул Академия театрында Празат Исәнбәт куйган иң гүзәл спектакльләрнең берсе иде: беренчедән, тәрҗемә әсәре кебек түгел, ә бәлки татар язучысы язган пьеса сурәтендә кабул итәсең, икенчедән, ул елмаеп, көлеп тора, тапкыр сүзләргә шулкадәр бай, шигъри ритм, эчке бер мәгънә белән эшләнгән, үзеннән-үзе уйнаган саен уйныйсы килеп тора. Әгәр артист матур итеп әйтә алмаса, Габдулла абый җөмләне яңадан төзеп бирә. Без Габдулла абыйның, “әйдә, бу җирен үзгәрт әле, әйдә, бу төшен үзгәртик әле”, – дип, теңкәсенә тиеп бетә идек. Ни гаҗәп, ул һич иренми. Берәү булса, мин яздым инде, калганы сезнең эш дияр иде.

Габдулла абый безгә Шекспирның бөеклеген ачкан тәрҗемәчеләрнең берсе. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, диләр. Бу сүз Габдулла абыйга бик туры килә. Габдулла абыйның мәсәлләре турында шуны гына әйтә алам: әгәр син мәсәлләр тәрҗемә итәсең яки язасың икән, әнә шулай чын сәнгати үрнәктә яз! Югыйсә, бездә язу­чылар, драматурглар шулай итеп яза: алар гомерләрендә бер тапкыр да китап, пьеса, шигырь укымаганнар дип уйларсың. Габдулла Шамуков ул яктан безнең барыбызга да үрнәк иде.

Талантлы булуы өстенә ул белемле дә иде. Минем өчен иң кадерле якты истәлекләрнең берсе: ул – милләт өчен, аның якты киләчәге, туган теле, мәктәпләре, гомумән, татар халкы өчен заманында үз язмышын гаять катлауландырган, бик күп авырлыклар кичергән зат, бу тарафта аңа тиңнәр сирәк иде. Татар халкы тарихында “Сөембикә манарасының” язмышы турында иң беренче булып ул язып чыкты. Без шуны аңладык: безнең гүзәл шәһәребез, искиткеч мәчетләребез, үзебезнең Кремлебез булган, безне надан татарның бернәрсәсе дә булмаган, сезгә бар нәрсәне дә урыс төзеп бирде, шуңа рәхмәт әйтегез, дип өйрәттеләр. 

Без “Сөембикә манарасы” турында укып, Явыз Иванның нинди дәүләтне, нинди матур шәһәрне яндырып, җир белән тигезләвен, татарның ничек урыс колына әйләнгәнен аңладык. Заманында Сөембикә манарасы кебек архитектурасы булган халыкның ничек яшәгәнен күз алдына китерергә була. Габдулла абый безгә беренче мәртәбә милли җәүһәребез барлыгын исбатлады, моның өчен, әлбәттә, милләт җанлы кеше булырга кирәк. Ул гына да түгел, бик зур кыюлык, батырлык сорала иде.

Бервакытны ул миңа үзенең Константин Симоновка язган хаты турында сөйләде. Ул вакытта К.Симонов Советлар Союзының бөек шагыйре, драматургы, җитмәсә, КПСС Үзәк комитеты әгъзасы иде. Ул аңа Казанда татар мәктәпләренең ябылуы, Татарстан өлкә комитетының шушы хәлгә түзеп торуы турында әрнеп, борчылып хат язган икән. Мөмкин булса, шушы мәсьәләне кирәк урында күтәреп чыкмассыз микән, дигән. Ул тагын К.Симоновның “Живые и мертвые” романында төп герой – генерал Серпилинның үләр алдыннан әнисеннән сабый чакта ишеткән татар җырын көйләгәнен елый-елый укыдым, бик зур рәхмәт Сезгә, татар кешесен зурлаган өчен дип, чын күңеленнән авторга бөтен халкыбыз исеменнән бик зур рәхмәтләр әйткән. Чыннан да бит, бөек язучы үзенең герое итеп татар кешесен сайлый.

Инде минем өчен иң зур вакыйга булып күңелемә кереп калган тагын бер истәлекне искә төшерәсем килә. 1970 елда Мәскәүдә безне, Татар академия театры коллективын, гастрольләр вакытында КПСС Үзәк комитетының мәдәният бүлегендә кабул иттеләр. Анда Фоат абый Халитов, Габдулла абый Шамуков, Фатыйма апа Ильская, Шәүкәт абый Биктимеров, Наил Дунаев, Рәшидә Җиһаншина, Марсель Сәлимҗанов һәм мин бар идем. Рәшидә апа директор буларак, академия театрына яңа бина кирәк булуы турында бик дулкынланып, дәлилләп сөйләде. Марсель Хәким улы да, театрның баш режиссеры буларак, чит илләргә гастрольләргә чыгу турында, театрның хәзерге дәрәҗәсе шундый, аны теләсә нинди илдә дә күрсәтергә мөмкин дип, шулай ук бик дулкынланып сөйләде. Татар академия театрын КПСС Үзәк комитетында кабул итү татар театры тарихында беренче мәртәбә булды. Менә бүген Президент аппаратында кабул итү белән бер дәрәҗәдә иде. Бәлкем, артыграк та түгел микән? Бүген Мәскәүгә барсак, безне анда кабул итәрләрме, юкмы, билгесез. Әйткәнемчә, бу кабул итү безнең өчен менә шундый зур дәрәҗәдә иде. Әгәр партиянең Үзәк комитетында иң кирәкле, иң борчыган сорау­ларны куймасаң, кайда таба аласың син аларга дөрес, чын җавап? Шуңа күрә без үзебезне борчыган сорауларны ачыктан-ачык дәлилләр китереп, чын күңелебездән, йөрәгебез белән ышанып, моны тик партиянең Үзәк комитеты гына хәл итә ала дип уйлап, бөтен күңелебезне, җаныбызны ачып салдык. Мин дә артистларның ачы язмышы турында бик дулкынланып сөйләдем. Шуннан Габдулла абый сүз сорады, ул менә ничек башлап җибәрде: “Мин әле генә ЗИЛ заводында (Лихачев исемендәге завод) татарлар белән китапханәдә очрашуда булдым. Анда 5 меңгә якын татар кешесе эшли, ә менә завод китапханәсендә бер татар китабы юк, заводта татарча бер сәнгать-театр түгәрәге эшләми. Бер татарча газет-журнал күрмәдем. Бу ни хәл, әгәр Мәскәүдә милләтләргә шундый караш икән, бүтән җирдә бу турыда сөйләп торасы да юк. Партия безне нәрсәгә өйрәтә? Советлар Союзында һәр милләт үзенең мәдәниятен, туган телен сакларга, белергә тиеш. Шуңа күрә элек Мәскәүдә татар театры, татар газета-журналлары чыга иде, мәктәпләр дә бар иде. Ленин безне нәрсәгә өйрәтте? Совет Россиясендә бөтен милләтләр бертигез, зурысы, кечесе юк, аларга үсәр өчен бөтен шартлар тудырылырга тиеш. Без бүген монда нәрсә күрәбез?” Мин шунда үзебезнең артистларга, театр җитәкчеләренә карап алдым, барысы да ап-ак булып каткан, беркем беркемгә карамый. Марсель Сәлимҗанов зәңгәрләнеп бүртенеп чыккан. Бермәлгә үлем тынлыгы урнашты. Куркуыбыздан нәрсә эшләргә белмибез. Партия Үзәк комитетында шундый сүзләр сөйләргә мөмкинме? Сине хөрмәт итеп, зурлап шундый очрашуга чакыралар икән, син инде партияне мактап, нинди акыллы, бөек җитәкчеләребез бар безнең дип, горурланып сөйлисе урынга, кара син аны, нинди сүзләр сөйли бит. Әгәр мондый хәл 15-20 ел элек булса, моның өчен аны халык дошманы дип төрмәгә ябарлар иде. Шулай да, 1970 елда шундый сүзләр сөйләр өчен, синең фикерең нинди югарылыкта булырга тиеш! Татар кешесе буларак, милләтенең киләчәге өчен ул җанында җыелып килгән бөтен кайгысын, хәсрәтен, борчуын әйтеп салды. Җитмәсә, артист буларак, үзенең язмышын куркыныч астына куйды. Аның бит әле СССРның халык артисты исемен аласы бар иде. Юк, мондый сүзләрне аннан беркем дә көтмәгән иде. Менә шунда инде мин Габдулла абыйның нинди кеше икәнлеген аңладым. Үз гомеремдә күп язучылар, шагыйрьләр белән очраштым, ләкин Габдулла абый Шамуков дәрәҗәсендә фикер йөртүчене, милли аң, татар халкы язмышы өчен шулкадәр борчылган, янган кешене күрмәдем. Сүз бит монда 1970 елдагы вакыйгалар турында бара. Хәзер генә ул теләсә-нәрсә сөйләргә мөмкин. Хәер, хәзер дә хуҗаларыбызга авыз тутырып сүз әйтергә куркабыз, әйтсәк тә, бик сирәк эш белән күрсәтәбез! Габдулла абый Шамуков андый кеше түгел. Мин бит әле бер генә мисал китердем, аның Обкомда, театрда сөйләгән сүзләрен һич онытасым юк. Аның сөйләргә хакы бар, үзе укымышлы, эчми, сүгенми, хатын-кызлар белән чуалмый, шуңа күрә аңа берничек тә бәйләнеп булмый, җитмәсә, күңелендә бары тик иҗади эш.

Ни кызганыч, ул татар халкының милли аңы уянган көннәрен күрә алмыйча, 1981 елда вафат булды. Менә кем безнең күзләребезне ачар иде, җаныбызга яшәү рухы бирер иде, сөенеченнән: “Менә шулай була бит ул, егетләр!” – дип әйтер иде.

Тагын бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Габдулла абый бик каты чирләгәч, без, бер төркем артистлар, хәлен белергә дип өенә бардык. Бик нык ябыккан, шәүләсе генә калган, ләкин күзләрендә нуры бар, үзенең эшлисе эшләрен сөйли. Әле бу үлемгә әзер түгел икән дип барыбыз да уйлап куйдык. Шуңа күрә ул безгә бик кызганыч, үлемнең нәрсә икәнен аңламаган төсле тоелды. Чыннан да, ул туп шикелле түп-түгәрәк, энергия ташып тора, мин аның алай авырганын да хәтерләмим, ничек инде шундый кеше үлем турында уйласын. Ә бит барыбер уйларга кирәк! Соңгы мәртәбә больницага янына баргач, ниш­ләптер мәрхүм гел елады да елады, көчкә тынычландырдым. Гомеренең соңгы елларында ул үзе теләгән бер генә рольне дә уйный алмады. Әкрен-әкрен генә артист буларак онытылды. Ләкин татар милләте, татар халкы, Татар академия театры өчен ул хәзерге көндә дә милләтебезнең якты йолдызы булып кала. СССРның халык артисты Габдулла абый Шамуковның якты истәлеге турында урам исемнәре дә юк. СССРның халык артистлары җирдә аунап ятмый. Ул исем күп милләтле рус илендә, рус булмаган башка милләтләргә бик сирәк бирелде. Россиядә татар театрының үз урыны бар. СССРның халык артистлары Фоат ага Халитов, Габдулла абый Шамуков исемнәре татар халкының күңелендә, йөрәгендә мәңге саклансын өчен шактый эшләнәсе эшләр бар әле. Ә бит Мәскәүнең үзәгендә Качалов, Москвин исемнәре мәңгеләштерелде. Безнең өчен дә бик кирәкле үрнәк. Без дә шулай эшләргә тиешбез.

Мондый зур шәхес турында мин генә түгел, безнең хөрмәтле әдипләребез язарга тиеш, чөнки ул моңа лаек! Шулай да, Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт чын талантны тудырган өчен! Минем күңелдә ул караңгы төндә яна торган якты бер йолдыз, бар иде бит шундый кешеләр!

Әзһәр ШАКИР, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: