Мәдәни җомга

«Иң мөһиме – намус белән яшәү»

Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин хакында

Тулы бер буын татар баласы аның Мырау батырын карап үсте. Үзем аны театр сәхнәсендә (телевизорда түгел!) тәүге тапкыр беренче сыйныфта укыганда “Ике хуҗаның хезмәтчесе” (Лопе де Вега) спектаклендә күреп шаккаткан идем. Гомумән, ул тамашада барча актерлар да кайнар темперамент, күтәренкелек белән уйный иде, ә менә Илдар абый шулар арасыннан да үзенең балкып торган зур күзләре, көчле хисләре белән аерылып тора иде. Соңрак, үсә төшкәч, “Сөяркә”дә Хәбир (Т.Миңнуллин), “Карак”та (З.Хәким) – Карак, “Әни килде” дә (Ш.Хөсәенов) – Инсаф һ.б. күп спектакльләрдә аның тирән психологик рольләрен күреп, рухи ләззәт алу насыйп булды. Сүзем Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин хакында икәнен төшендегез,  әлбәттә. Илдар абый, сәхнәдә уйнаудан тыш, режиссура белән дә шөгыльләнә, төрле театрларда күп спектакльләр куйды. 1975 елдан бирле Казан театр училищесында шәкертләр укыта. Аның белән бүгенге әңгәмәбез театр, рольләр, шәкертләре һәм кайбер башка нәрсәләр хакында.


– Илдар абый, Сез – Казан егете. Сезнең шәһәрдә үткән балачакны күз­аллап карыйсы килә. 

– Казанның тарихи үзәгендә, Островский урамында үстем мин. Ике катлы йортның 2 нче катында яши идек. Горький әсәрләрендә сурәтләнгән йортларның берсе бу. Безнең өйне “Татарский двор” дип йөртәләр иде. Ул чакта 1 нче Тау, 2 нче Тау, 3 нче Тау урамнары бар иде, хәзер 3 нче Тау гына калды инде. Менә шул тирәләрдә кайнап үтте балачак. Урамда уйнап үстек.  Ыштаннар боз булып катканчы чана шуа идек.  Балалар бакчасы да, мәктәп тә гел русча гына булды, ул чорда урамда татарча сөйләшкәнне дә өнәмиләр иде. Өйдә дәү әниләр белән сөйләшеп кенә аз-маз татарчаны сукалый идем.

– Артист булу хыялы кайчан туды? 

– Әти-әниләргә эшләре белән бәйле рәвештә Сабага күчеп китәргә туры килде дә, 4 ел шунда яшәдек. Мин менә шунда татар дөньясына күчтем. Аннары Лениногорскига күчендек. 8 сыйныфны тәмамлагач, бүтән мәктәпкә бармыйм, дип игълан иттем. Укуны яратмадым мин,  мәктәпнең линейкаларын, төрле җыелышларын җенем сөйми иде. 

Шулай итеп, мин бер кыш Лениногорскида токарьлыкка өйрәндем, дөресен әйткәндә, анда миннән ничек котылырга белмәделәр. Театр училищесына керергә теләвемне белгәч, сөенә-сөенә разряд биреп, хезмәт кенәгәсен тоттырып, озатып калдылар.

Киттем Казанга, Марсель Хәкимович үзенең беренче курсын җыя иде. 130 лап гариза кергән иде, шулар арасыннан 24 кешене алдылар. Минем татарчам начар гына, тик беренче имтихан сүзсез иде, хәрәкәтләр, мимика, пантомима белән туңдырма алып, аны тәмләп ашаучы малайны күрсәттем. Акчасы юк, аз имеш, кат-кат саный, туңдырманың иң арзанын алдым, агыза-тамыза “ашадым”. Ошаттылар, имтихан алучы Рифкать абый Бикчәнтәев рәхәтләнеп кө­леп җибәрде. Алдылар мине. Татарчаны аннары кечкенә балалар өчен язылган китаплардан иҗекләп укып өйрәндем. 

Ә театр училищесына керү уе белән мин 12–13 яшь­лә­ремнән үк яндым. Математика, физикаларны аңламый да, яратмый да идем...

– Үзегезне чын актердай хис итеп, кайчан беренче тапкыр горурландыгыз? 

– Безнең курс бик кызыклы, талантлы кешеләрдән тупланды. 16 сы да тулмаган Фирдәвес Хәйруллина, Дамирә Кузаева, Әдһәм Хаҗиәхмәтов... Укып бетергәч, алтыбызны Камал театрына эшкә алдылар: мин, Айдар Хафиз,  Фәридә Хафизова, Илдус Вәлиев... Безне А.Хәйруллина, М.Сәлимҗанов, Р.Бикчәнтәев, Г.Шамуков, Ш.Әсфәндияровалар укытты. Марсель абый классик ысул белән, ә Рифкать абый ниндидер экстравагант, импровизация ысуллары белән актерлык осталыгына төшендерә иде... Бу ике ысул безне бик баетты.

Уку чорын бик сагынам. Анда алган гыйлемнәр әле дә хәтердә, аларны әле дә файдаланам. Училищеда үз остазларыбыздан тыш, университет профессорлары да килеп сабак бирде.  Сәхнә теленнән Асия апа Хәйруллина укытты. Таләпчән, белемле, авыр холыклы кеше иде ул. Мин татарча белмәгәч,  “Я өйрәнәсең телне, я куам”, диде. 

Театрга эшкә килүгә, Н.Әсәнбаевның “Канат җәйгәндә” әсәрен куя башладылар, миңа 17 яшьлек Муса ролен бирделәр. Аның шагыйрь буларак, шәхес буларак аякка басуы турында... Бик кызыклы спектакль килеп чыкты. Яшь артист театрга килүгә үк аңа зур роль биреп, чумдырып алырга кирәк икән. Мин шул рольне уйнавымнан зур канәгатьләнү алдым. 

– Рольләр һәрчак җиңел бирелә идеме? 

– Празат ага Нәкый Исәнбәтнең “Әбүгалисина” әсәрен куярга алынды. Олылар өчен әкият. Миңа Гали ролен бирде. Менә бу спектакль  минем өчен авыррак булды. Башта минем партнерым Гөлсем Исәнгулова иде, аның белән арабызда гел чатаклылар чыгып йөдәтә иде, аннары аның урынына Фирдәвес Хәйруллинаны куйдылар, һәм без рәхәтләнеп уйнадык. Халыкта безнең хакта “Ирле-хатынлылар икән” дигән сүз дә чыкты әле.  А.Гыйләҗевнең “Эңгер-меңгер” әсәрен дә Празат ага куйды. Әсәр бик җитди, тирән фикерле, фәлсәфи. Монда Аяз аганың аналитикасын ачарга кирәк иде. Роль бармый гына бит. Празат ага бик зыялы кеше, түзә. Роль һаман килеп чык­мый. Премьерага 10 көн вакыт калды. Празат ага, аптырагач, әйтә: “Бу кышкы киемнәреңне салып ташла әле, вакыйгалар бит җәйге челләдә бара”, – ди. Чишенеп тә ташладым, шуннан соң роль 180 градуска борылды да китте. Хәзер мин шуны шәкертләремә дә аңлатам: очраклы детальләр юк, репетициягә әзерләнеп керергә кирәк. Бер сәгать алдан килеп, эчке дөньяңны көйләргә, киемеңне киеп карарга, реквизитларга ияләшергә кирәк! Репетиция башланыр алдыннан гына йөгереп килү файда бирми. Безне өлкән артистлар менә шулай өйрәтте. 

– Кайсы өлкән артистлар  акыл бирде? 

– Миңа  Шәүкәт Биктимеров, Фуат Халитовлар белән бер сәхнәдә уйнау насыйп булды. Фуат абыйның рольләрен мин махсус кереп карый идем. Ул шаккаткыч актер иде! Кечкенә генә, чандыр гына, кәкре аяклы. Бүген Яңа бистә мещанын уйнаса, иртәгә Островскийдагы миллионер дворянны уйный иде. Ул сәхнәне тутыра, ахыргача ышандыра иде.

Шәүкәт абый да шул ук дәрәҗәдә. Мин аларга карап үземә бик күп нәрсә алдым. Алар  дәрәҗәсендәге артист дип Ринат Таҗетдиновны әйтер идем. Ул бит нинди генә роль башкарса да – каһарманмы ул, комикмы – тетрәндергеч дәрәҗәдә уйный, ул бик көчле энергетикалы актер. 

– Илдар абый, сез күп кенә әсәрләрне сәхнәгә куйган режиссер да бит әле. Режиссура белән мавыгу нидән башланды? 

– Минем режиссер белемем юк. Мин режиссура белән кызыксына торган артист кына. Бу 1974 елда ук башланды. Җиңү бәйрәменә багышлап театр яшьләре белән спектакль куярга булдык. Фирдәвес Хәйруллина оештырды, ә миңа спектакльне куюны йөкләделәр. Бернинди тәҗрибә юк. Эштән соң калып куя башладык. Ялгышам, өйрәнәм, Марсель абый күзәткәләп йөри. Спектакль яхшы гына чыкты.

Шуннан китте инде. Театрда балалар өчен спектакльләр куярга дип “Балачак” студиясе оештырылды. Хәкимыч миңа “Акбай маҗаралары”н куюны тапшырды. Ул бик яхшы чыкты. Туфан абый безне алга таба да яхшы әсәрләр белән шатландыра килде. Аның текстларын ятларга кирәкми, укып чыккач, үзеннән-үзе истә кала иде. Кайбер драматурглар әйбәт кенә әсәр яза, ә  җөмлә төзелешен истә калдыруы бик авыр.

“Акбай”... ның 5-6 сериясен куйгач, театрда пенсиядәге актерлар өчен “Инсаният” төркеме оештырылды. Алар өчен күп кенә спектакльләр куйдым. Шуларның берсенә генә тукталам. А.Галинның “Ретро” дигән пьесасында пенсионерлар тормышы сурәтләнгән иде, аны элекке Союзның күп кенә театрлары куйды, ул барлык театрларда көлкеле әсәр булып барды. Ә без аны хәерче 90 нчы елларда куярга алындык. Мин әсәрне бөтенләй башка күзлектән күрдем. Рәссам Скоморохов шәп чишелеш тапты – читлек. Тамаша ахырында картлар җитәкләшеп читлектән чыгып китә... Марсель ага куелу эшләре белән кызыксынмады, премьерага гына килде. Спектакль ахырында ул “Браво!” дип кычкырды, ә минем янга котларга килгәндә  үксеп елый иде. Рольләрне аның күз алдында олыгайган өлкән актерлар башкарды бит, ул һәркайсының язмышын уеннары аша йөрәгеннән үткәреп утырган ахрысы... 

– Милли театрларыбызда репертуар кытлыгы турында еш ишетәбез. Сез моның белән килешәсезме? 

– Репертуар кытлыгы бар, әлбәттә. Җәмгыятьтә булган проблемаларны күтәреп әсәр иҗат итәрдәй шәхесләр юк. Татар телендә иҗат итүче драматургларыбыз гомумән бетеп бара. Тел байлыклары юк, фикер әйтергә куркалар. Туфан абый фикерен әйтергә курыкмый иде. Зур проблемаларны итагатьле итеп, сәнгатьчә ачып бирә белде. Ярый, Камал театры ул төп театр, барлык әсәрләр диярлек башта монда килә. Ләкин бит әле Курчак театры, Яшьләр театры бар. Алар әле һаман Кәҗә белән Сарык, Су анасы, Шүрәледән китә алмый. Балаларны җәлеп итәрдәй әсәрләр юк!  Хәзер бит күп кенә татар театрлары балалар өчен спектакльләрен русча куя, чыршы бәйрәмнәрен русча үткәрә. Алардан сорыйсы килә: 20 елдан соң театрыгызга татарча спектакльгә кем килер икән?

– 45 ел буе театр училищесында укытасыз. Элеккеге шәкертләрдән бүгенгеләре аерыламы? 

– Кызганыч, хәзер нигездә селкенеп йөрүчеләр килә. Карыйм аттестатына: әдәбият, тарих – бишлеләр. Үзе Тукай белән Җәлилне генә белә, иң күп белә дигәне Такташны әйтә. Сорау бирәм, җавапларындагы 4 сүзнең икесе урысча. Бе­лем юк, әдәбиятны бөтенләй белмиләр. Алабыз инде, кая барасың? Кеше итәргә тырышабыз. Ә.Еникине тулысынча укытам, аның әсәрләре буенча инсценировкалар ясыйлар. 

– Укучыларыгыз Сезгә сораулар бирәме? 

– Яхшы сорау бу. Театр училищесына нигездә “неординарный” балалар килә. Алар әдәп, әхлак, дин, тарих буенча бик күп сорау бирә. Көнкүрешкә кагылышлы сораулары да була. Әзер җавабым булмаса, өйгә кайткач энциклопедияләргә карап, һичшиксез җавап әзерлим дә, киләсе дәрестә аңлатам. 

– Татар курсына елына ничә бала укырга аласыз? 

– Бюджет хисабына 15 бала кабул итәбез, тик сайлау мөмкинлегебез юк диярлек... Егетләр аз килә. Быел 3 егет алдык... 

– Ничек  уйлыйсыз, сез режиссер өчен җайлы актермы?

– Юк, мин җайлы актер түгел, режиссер мине үз карашы белән кызыксындырырга тиеш. Режиссерның вазыйфасы – актерны бөгү. 

– Үз фикерегезне, концепциягезне яклап бәхәсләшә аласызмы?

– Хәзер бәхәсләшмим. Элек була иде. Режиссер – спектакльнең авторы, драматург – әсәрнең авторы, актер – рольнең авторы. Һәр режиссер әсәрне үзенчә күрә һәм ул персонажны ничек күрүен актерга төшендерергә тиеш. Әгәр дә һәр актер рольне тик үзе күргәнчә уйнаса, бербөтен спектакль килеп чыкмый, анархия була. Театрның эстетик дәрәҗәсен режиссер билгели.  Режиссер теләсә кайсы актерны күтәрә ала. Сүз талантлы  шәхесләр турында бара. 

– Яңа спектакль куелганда рольсез калган чакларда ниләр кичерәсез? 

– Миллярның бер сүзе бар: “Артист – это кладбище несыгранных ролей”. Артист үзенчә өметләнә, хыяллана, ә режиссер бу мәсьәләдә бөтенләй  башкача уйлый булып чыга. Приказны килеп карыйсың: исемлектә син юк... Йокысыз төннәр, депрессия башлана. Үзеңә ышанмый башлыйсың. Шундый авыр чакларның берсендә Дания Нурлы миңа акыллы сүз әйтте: “Нигә ул кадәр өзгәләнәсең? Син нервыланганга карап кына ул роль  сиңа булмый бит инде. Үзеңне башка рольләр өчен сакла”, – диде. Мин аңа колак салдым. Артист ул үлгәндә дә роль уйнап туймый, уйныйсы килгән рольләр һәрвакыт бар һәм булачак.  

– Сезне тормышта нәрсә чыгырдан чыгара ала? 

– Мине төгәлсезлек, хыянәт, сату чыгыр­дан чыгара ала. Сүздә тормауны өнәмим. Дусларның, коллегаларның хыянәте гайрәтне чигерә. 

– Кайсы  авторларны яратып укыйсыз? 

– Исхакыйны, А.Гыйләҗевне, М.Мәһдиевне һәрвакыт яратып укыйм. 

– Яшьләрдән кемнәрне?.. 

– Яшьләрдән кемне укыйм соң? Укырлык юк ич. Элек кенә ул “Казан утлары” тетелгәнче укый идек. 

– Камал театры башка театрлардан кайсы ягы белән аерыла? 

– Монда белемгә, үсешкә тартылу, әдәбият белән кызыксыну бар. Бер-береңә хөрмәт аурасы бар.

– Хәләл җефетегез Алсу ханым Гайнуллина – зур актриса. Аның белән бер сәхнәдә  уйнау  авырмы? 

– Бик авыр.  Ә өйгә без иҗатны ияртеп кайтмаска тырышабыз.

– Улыгыз Искәндәрнең актерлык юлын сайлавына берәр ничек тәэсир иттегезме?  

– Аның театр юлын сайлавына мин каршы булмадым, чөнки үз профессиямне хөрмәт итәм. 

– Тормышта иң мөһиме нәрсә? 

– Тормыш бик матур. Җан тынычлыгы бик мөһим. Үзеңнең дөреслегеңә инану кирәк. Намус белән яшәү – иң мөһиме. Намус белән яшәсәң, җан тынычлыгы да, саулык та була.

Әңгәмәдәш – Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: