Мәдәни җомга

ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ ИЛҮСӘ АПА

Әхмәт абзый яңа туган кызына, сөенә-сөенә, исем яздырып кайтып килә. Күршесе очрап, "Кызыңа нинди исем куштың?" дип сорый. Әхмәт абзый бик тә горурланып: "Ил үсә", - дип куштым ди. Күршесе "Тьфү, әйттерерсең әллә ни, үсә-үсми", дип китеп бара. Болганчык заманнар шул бу, 1940 еллар. Әллә күршесе үсми дигәнгә инде, Илүсә...

Әхмәт абзый яңа туган кызына, сөенә-сөенә, исем яздырып кайтып килә. Күршесе очрап, "Кызыңа нинди исем куштың?" дип сорый.
Әхмәт абзый бик тә горурланып: "Ил үсә", - дип куштым ди. Күршесе "Тьфү, әйттерерсең әллә ни, үсә-үсми", дип китеп бара. Болганчык заманнар шул бу, 1940 еллар. Әллә күршесе үсми дигәнгә инде, Илүсә апа уртачадан тәбәнәгрәк булып җитлегә. Ләкин кечкенә дә төш кенә. Аның җитезлегенә, уңган, булган бала булып үсеп килүенә сөенә авыл халкы. Апасы Ләлә белән икесе әнисе Зөләйха апаның таянычлары, ярдәмчеләре булалар. Әҗмән дип йөртәләр аларны. Бик кире, бик тискәре, үзсүзле кеше булган бабалары Әҗмән карт. Кушамат белән холык оныкларына да күчкән.
Илүсә апа гел мин "әти" дип әйтә белмим, дия торган иде. Чөнки 1941 елда әтиләре сугышка китеп барган.
Моның да үз тарихы бар. Әхмәт абзый - колхоз рәисе. Икмәк өлгереп килә, ә халык ач. Ниш­ләргә? Арыш урдырып, арыш куыртып ашата ул авыл халкына. Моны кемдер райкомга барып чага. Авылга "Әхмәт абыйны хөкем итәчәкләр икән", дигән хәбәр килеп җитә. Военком булып эшләүче дусты аңа: "Үзең теләп сугышка китәргә гариза яз, озатам", - ди. 51 яшьлек ирләрне, югыйсә, хәрби хезмәткә дә алмыйлар, ә ул китә. Һәм Суслонгер дигән җәһәннәм авызына килеп каба.
Ачтан шешенеп, хәлсезләнеп ятканда, аны лагерьда эшләп йөрүче хатын танып ала. Ул Әхмәт абзыйның беренче хатыны булып чыга. Ире хәрби, шушында хезмәт итәләр икән. Элекке хатыны Әхмәт абыйны яклап, без якташлар дип, ире аша аны сугышка озаттыра. Сугыш кырында беренче тапкыр тамагым туйды, дип хат язып сала ул өенә. Мин кече командир, семьялыларга пособие бирәләр, мин баш тарттым, сез әле әйбәт яшәп калдыгыз, бик авырлар бар, аларга бирсеннәр, ди. Нинди тәрбия иде икән ул, кеше өчен борчылып, янып яшәү? Озак та үтми, гаилә әтисез кала. Ятимлек гомере башлана. Илүсә апа әтиле кешеләр турында сөйләгәндә сүзен гел: "Алар бай, рәхәт яши, чөнки аларның әтиләре бар", - дип башлый иде. Илүсә апалар балачакта берничә тапкыр янгын кичерәләр. Шуннан бирле анда бөтен савытларга су тутырып кую гадәте сакланган. Үзе исә авыр хәлләрне дә җиңел итеп, уенга борып сөйли белү сәләтенә ия.
Бер януларын ул болай дип искә ала.
- Өй дөрләп яна, халык җыелган. Кар өеменә казан белән аш чыгарып утырттылар өйдән. Рәхәтләнеп ашадык, бездә өй кайгысы юк, аш бүле (никадәр телисең, шулкадәр). Чормада җыеп киптерелгән чикләвек күп, кайчан шуны атарлар инде урамга, кесә тутырып чикләвек ватар идек, дип өй тирәли көтеп йөрүем дә истә... Бигрәк бернисез калдык. Әни ничек чыдагандыр? Ярый әле әби белән бабай бар иде. Алар ярдәме белән кышны чыктык, - дип сөйли ул.
Балачак нинди авыр булса да уза да китә. Мәктәптә яхшы укый. "Укырга кая барыр­га икәнен дә белмим. Алабуга культура агарту техникумының бик популяр чагы. Барып кердем. Әтисез булсам да, мин кемнән ким дип тырышып укып, укуымны гел "5"ле билгеләренә генә тәмамладым. 1959 ел. Минзәлә театрыннан Сабир абый Өметбаев безне үзе килеп сайлап алды. Башыбыз белән иҗатка чумдык. Уйнаган рольләр - барысы да күңел түрендә, бүген дә сәхнәгә менсәм, уйнап китәрмен кебек", - дип хатирәләрен яңарта Илүсә апа. Бик күп артистлардан аермалы буларак, Илүсә апа сәхнәдә хис янына акыл кушып уйный. Сүзнең кадерен белеп, мәгънәсенә төшенеп сөйли ул.
Бераз салкын, кырыс­рак кебек күренгән бу артистканың эчке дөньясы чиксез киң. Ул сәхнәдән әйткән һәр җөмләсе белән тамашачыны ышандыра, үзенә ияртә.
Ике төрле инде ул Илүсә апа. Гастрольләрдә әниләрчә сине тәрбияли, саклый, акыл бирә, шаян сүзләр сөйли, көлдерә, күңел күтәрә. Ә театрга кайткач, ул җитди, якын килмәслек кырыслана. Парторг та бит әле ул.
Без аның белән гел бер бригадада эшләдек. Театрда төрле кичәләрне минем белән уздыруны кулай күрде ул, чакыра, өйрәтә, эш куша. Театрныкыннан башка эшне ул эшкә санамый. Иң элек - театр, вакытың калса - башкасы.
Өчәр метр озынлыктагы стена газеталары чыгара идек. Һәр очракка шигырьләр язабыз. Хәлдән таеп эшләргә, эшли белергә мин Илүсә ападан өйрәндем. Бәхетен театрда тапты, дигән җөмлә искергән, күп кабатланган, купшы кебек. Ләкин бу бик дөрес. Бәхетле була алу да талант бит. Илүсә апа театрга килгәндә, Фәез абый инде танылып килүче артист-музыкант була. Ике талант бер-берсен тиз таный.
Кавышып ике ул үстерделәр. Илүсә апаның гаиләдә дә үз алымы иде. Ул һәрвакыт Фәез абыйны олылады, мактады. Абыегыз ни әйтер, безнең Фәез белә ул, Фәез әйткәч дөрес инде ул, дип гел үсендереп яшәде. Шуңадырмы, алар бик матур гомер кичерде. Куе, үтә җете төсләр юк иде алар арасындагы мөнәсәбәттә. Тыенкы, тыйнак, тәрбияле иде бер-берсенә булган хисләре. Бер минутка аерылмаслар, соңга калмаслар, юк-бар белән вакыт уздырмаслар. Көннән-көн сәхнә осталыкларын камилләштереп, берсен-берсе тулыландырып яшәде бу үрнәк гаилә.
Гомумән, Илүсә апаны, театрның намусы, дияр идем. Туры сүзле, таләпчән, кырыс холык­лы бу ханымда куәтле ихтыяр көче бар. Театр миңа түгел, мин театрга бурычлы, дип эшләде. "Бездән соң да театр алга китеп, уңышларга ирешсен, безнең хезмәт тә онытылмас", - дияргә ярата ул. Илүсә исемле кызлар күп Минзәлә районында. Бу - артистка Илүсә Саттарова- Бәдриева хөрмәтенә куелган исемнәр. Тамашачы аның сәхнә геройларын яратты. Үзе дә безне иң әүвәл тамашачы, аңа хөрмәт зур булырга тиеш дип өйрәтте.
Хәерле озын гомерләр Сезгә, хөрмәтле өлкән артисткабыз! Сез бүген дә яшь, көчле, гадел. Театрның уңышларына сөенеп гомер кичерәсез. Сәламәтлек насыйп булсын сезгә!
Рәзилә МУЛЛИНА,
Татарстанның халык артисты.
."Һәркемгә бер кояш" (Ф.Бәйрәмова). Лилиана ролендә. 1997 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: