Мәдәни җомга

Фатыйма Ильская таланты

Күргәзмә РСФСР һәм ТАССРның халык артисткасы Фатыйма Ильскаяга (Фатыйма Салих кызы Хуҗасәетова) багышланган.

Татарстан Милли музеенда “ТАССРның 100 еллыгына – 100 исем”  дип аталган музей-белем бирү проекты дәвам итә. Аның кысаларында оештырыла торган күргәзмә бу юлы РСФСР һәм ТАССРның халык артисткасы Фатыйма Ильскаяга (Фатыйма Салих кызы Хуҗасәетова) багышланган иде. Күргәзмә ачылышында Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗан, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова катнашты һәм хатирәләр белән уртаклашты. Күргәзмәне, Милли музей фонд­ларында сакланган ядкәрләрне кулланып, өлкән фәнни хезмәткәр Миләүшә Хәйруллина әзерләгән. 


Татарстанның халык артисты Л.Шакирҗан сүзне Ф.Ильcкаяның бала чагыннан башлады. Оренбург шәһәрендә ярлы гаиләдә дөньяга килгән Фатыймага сабый чагыннан ук күп кимсетелүләр аша узарга, авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Аңа берничә ай гына тулган чагында әтисе Салих вафат була, ә инде яшь ярым чагында ул бөтенләй тома ятим кала. Кыз бабасы Галимҗан, әбисе Гобәйдә кулында, җир идәнле кечкенә генә өйдә үсә. Алар бик гади эш белән шөгыльләнә, берсе  – тегермәндә йөк ташучы, икенчесе капчык ямаучы. Фатыйма 8 яшеннән иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр Хөсәеновларның йон юу өчен көйләнгән зур корылмаларында – мойкада, йон ташый, эшкәртә. Аннан кайтып капчыклар ямый. Шулай итеп көннәрен тузанлы, күңелсез эштә үткәрә. 

“Көннәрдән бер көнне Фатыймага, табигать биргән зур талантына ияреп, сәхнәгә чыгарга да сәгать суга, – дип сүзен дәвам итте Л.Шакирҗанова. – Фатыйма үсмерлек яшенә җиткәндә, Оренбургта “Ширкәт” дигән театр оешкан була. Аларның спектакльләре дә куела. Кызның өеннән ерак та түгел шул театрда эшләүче, татарның беренче артистларының берсе Локман Аитов яши. Иртәгә спектакль була, дигән көнне анда уйнаучы бер кыз каядыр китә. Ә театрга ничек тә әлеге хәлдән коты­лыр­га кирәк”. Бу елларда спектакльләрдә катнашырга теләүче хатын-кызлар санаулы гына, еш кына гүзәл затларыбыз ролен дә ир-атларга уйнап чыгарга туры килә. Локман Аитов сеңлесе белән дуслашып йөрүче Фатыйманы күреп ала. Әлбәттә, ул игътибарны җәлеп итәрлек матур да булгандыр. Ә кыз – бик күзәтүчән, үткен, һәрнәрсәне җиңел генә исендә калдыра, кызыксынучан,  матурлыкны аңлый белә торган гаҗәеп бала. Локман Аитов аны күрә дә, безне бу кыз коткарыр, ди. Фатыйманы чакырып алалар, үгетлиләр. Билгеле ки, кыз нәрсә эшләргә икәнен аңлап та бетермәгәндер, әмма сәхнәгә чыга. Әйткәннәрне шундук хәтеренә сала бара. Бу елларда Фатыйма рус мәктәбенә йөри башлаган була, Кирилл хәрефләрендә бераз укый язса да, гарәп имлясын белми. Аңа гарәп графикасында язылган текстны әйтеп торалар. Залда язучы Шәриф Камал да утырган була. Ул хәтта сәхнә артына кереп, син татарның артисткасы булырга тырыш, дип Фатыймага киңәшен дә бирә. 

Фатыйма спектакльләрдә катнаша башлый. Аның оста уйнавы турындагы хәбәр хәтта Казанга, Габдулла Кариевка барып җитә. Кәрим Тинчурин белән Г.Кариев, бу кызны Казанга алып кайтырга дип, Оренбургка Фатих Бәкер дигән кешене җибәрәләр. Ул соңрак профессор була, алар алга таба Фатыйма белән өйләнешеп, бергәләп Ташкент ягына китәләр. Фатих Бәкер - Фатыйма Ильскаяның бердәнбер, акыллы, чибәр, сугышта һәлак булган хәрби улы Фуатның әтисе. Фатыйма апаның өстәлендә һәрвакыт улы белән бергә төшкән фоторәсем торуын бүгенге артистлар да хәтерли әле.  

 Фатих Бәкер Фатыйманы Оренбургтан Казанга алып килә. 1916 елдан башлап Фатыйма “Сәяр” труппасында уйный башлый. Кыз, беренче тапкыр Казан сәхнәсенә чыгуыннан ук, йолдызга әверелә. Ул вакытта “Шәфкать туташы” дигән спектакль уйнала. Аннары Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” әсәрен куялар. Ф.Әмирхан да коляска белән театрга килә. Ул шул вакытта артисткага хөрмәтен белдерә. Соңрак Г.Кариев ярдәме белән кызга  университет студентларының берсе дәресләр бирә башлый.

Ф.Ильская 1921-1923 елларда Ташкенттагы татар театрында эшли, аннары Казанга икенче тапкыр килә һәм аны Камал театрына кабул итәләр. “Ф.Ильская халыкның искиткеч яраткан артисткасы булган иң бәхетле сәхнә йолдызларының берсе, – дип искәртеп үтә Л.Шакирҗанова. – Чөнки ул татар классикасы дисеңме, рус халкының мәшһүр әсәрләреме, татар драматургларның пьесалары буенча куелган спектакльләрме – ул аларның һәркайсында төп рольләрне башкара. “Король Лир”да –Корделия, “Ромео һәм Джульетта”да - Джульетта, “Печән өстендәге эт” комедиясендә – Диана, “Чын мәхәббәт”тә Гөләндәм булып уйный”. 

Сәхнәдә “Гроза” куеласы көнне Ф.Ильская кара мөһерле хат ала. Улы сугышта һәлак булган. Ә артистка төп рольне – Катеринаны башкарырга тиеш. Дирекция спектакльне башка көнгә күчерергә тәкъдим итә. Әмма Ф.Ильская “Юк, мин шатлыгымда да, кайгымда да тамашачы белән сәхнәдә булам”, - ди. Аның, кайгылы хәбәрне алгач, бер тапкыр бик каты үксеп елавы театрда эшләүчеләрнең дә хәтерендә кала. “Фуатның әнисенә язган хатлары Рәшидә апа Җиһаншинада сакланып калган була. Ул хатларда ана белән улның бер-берсенә булган чиксез ярату, үзара ихтирам,  кайгырту  ярылып ята”, – диде Л.Шакирҗанова. 

“Ф.Ильская архивын 1976 елда музей фондларына үзе тапшыра. Ул бүгенге көндә 1700гә якын экспонаттан тора”, – диде М.Хәйруллина. Күргәзмәдә артистканың шәхси әйберләрен, иҗаты  һәм ул уйнаган спектакльләр белән бәйле ядкәрләрне, афишаларны күрергә мөмкин. Әлбәттә, игътибарны төрле фоторәсемнәр, истәлекләр җәлеп итә. Аларның берсе Ф.Ильская, Казанда гомер кичергәндә, Г.Кариев белән тыгыз элемтәдә яшәве турында сөйләсә, икенчесе Муса Җәлил һәм аның гаиләсе  белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә булуы хакында искәртә. Патриот-шагыйрь белән исә фатирлары да бер йортта була. Актрисаның икенче ире язучы, драматург Фәтхи Бурнаш белән төшкән фотолары да игътибарны җәлеп итә. Ф.Ильскаяның күргәзмәгә куелган шәхси ядкәрләре дә кызыклы. Бизәнү әйберләре һәм аларны сала торган тартмасы, муенсалары, җилпәзәсе һәм читекләре актрисаның көяз хатын-кыз икәнлеге турында искә төшерә. Гаилә альбомы, өстәл сәгате кайчандыр актрисаның көндәлек куллана торган кадерле әйберләре булгандыр. Ф.Ильская ул чорда ук инде үзенә шәхси мөһерен эшләткән. Күргәзмәдә бу мөһерне һәм аның белән тамгаланган көндәлек язмалар алып барган дәфтәрләрен дә күрәбез. Икенче бөтендөнья сугышы чорында Ф.Ильская агитбригада составында спектакльләргә катнаша. Витринада 2 нче фронт күренешләре дә урын алган. Фатих Кәрим 1942 елда актрисага багышлап “Тагын да кил” дип язган шигыре, Фәрит Яруллинның фронттан юллаган хаты - кадерле истәлекләрдән. Сугыш барган елларда солдатлар аңа атап хат яза торган булган. Шуларның берсе – өчпочмаклы хат күргәзмәдә дә урын алган. 

Ф.Ильская җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. Аны берничә тапкыр шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. Бу хакта витринага куелган таныклыклар да искәртә. Актриса шулай ук 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында да катнаша. Аларны вокзалда каршы алу вакыты объективка алынган фото, таныклык һәм чакыру билеты игътибарны җәлеп итә. Музей фондларында Ф.Ильская­га кагылышлы өч клише сак­лана. Аерым витринада Фатыйма апаның “Таһир-Зөһрә” спектаклендә киеп уйнаган таҗы урнаштырылган. Фатыйма Ильская 1926 елда ук инде үзен талантлы артистка итеп таныта, аның бенефислары уздырыла башлый. Күргәзмәдә аның иҗат кичәләреннән фоторәсемнәрне күрергә мөмкин. “Ф.Ильская үзе исән чагында танылу алган, Дәүләт бүләкләренә ия булган актриса”, – диде М.Хәйруллина. 

Л.Шакирҗанованы Ф.Ильскаяга 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән юбилей кичәсе аеруча тәэсирләндергән. Кичә хәзерге Тинчурин театры бинасында үткәрелгән. Ул елларда мондый тантаналарда хөкүмәт, дәүләт җитәкчеләре сәхнәдә зур президиум булып тезелеп утыруын хәтерләүчеләр бардыр әле. Анда, гадәттә, республиканың иң югары җитәкчесе доклад белән чыга торган була. Кичә гаҗәеп матур уза. Юбилейда чегән кызларыныкыдай кап-кара булып янып,  ялтырап, балкып торган күзле 80 яшьлек Фатыйма апа утыра. Аның шомырт кара чәчләре матур итеп ясалган. Кара күлмәк өстендә ак мех салынган. “Өч сәгатькә якын барган юбилей кичәсендә, үзенең чыгышын санамаганда, ул шундый матур, төз, үз дәрәҗәсен белә торган, горур булып утырды. Аңа үз яшен дә биреп булмый иде. Ул чыгыш ясаганда аның яңгыравык тавышы микрофонсыз да залны тутырды. Ф.Ильская уйнаган спектакльләрне күргән кешеләр хәтерлидер, андый тавыш бүген бер артисткабызда да юк”, – диде Л.Шакирҗанова. 

Артистканың 80 яшьлек юбилее үткәч, Әсхәт Хисмәтов аның бүләкләрен, чәчәкләрен өенә кертә. Исәбе – шундук чыгып та китү. Әмма Фатыйма апа яшь артистларны алай гына чыгарып җибәрми. Кич буе утырып арыган булуына карамастан, чәй табыны кора. 

Хәлимә Искәндәровага Фатыйма апа янында аның соңгы сәгатьләрендә булырга туры килә. 82 яшенә җиткәндәрәк (1984 ел) Фатыйма апаның кәефе китә, авырый башлый. Аны Х.Искәндәрова белән Р.Җиһаншина карый. Фатыйма апада перитонит башлануы мәгълүм була. Шул уңайдан хастаханәдә консилиум җыеласы. Бу артистканың яшәргә берничә сәгать кенә гомере калган көн. Фатыйма апа тиз генә бер телефон әйтә дә Х.Искәндәрова йөгереп кенә фаб­рикага бара һәм бик матур йокы  күлмәге алып кайта. Фатыйма апа шуны киеп, матурлап өелгән мендәрләргә сыенып  утыра. “Ул дүрт табибне тәхеттә утырган ханбикә сыман каршы алды. Шундый матур тавыш белән “Роман Константинович, мы с вами встречались в 1954 году” дип сәхнәдәгечә артистланып аларга дәште. Әйтерсең консилиумга килгән табибләр Фатыйма апада кунакта! Ул үзен хөрмәт итә һәм тота белә иде. Бу еллардагы Татарстан Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров хастаханәгә хәл белергә килгәч тә, Фатыйма апа үзенең артистка булуын онытмады”, – дип сөйләде Хәлимә Искәндәрова. Ул, Фатыйма апаның вафатыннан соң, театрга кайта һәм Марсель Сәлимҗанов кабинетына керә. Ә баш режиссер, кулына хат тоткан да елап басып тора. Аңа таныш түгел өлкән яшьтәге ханым Фатыйма апаның хатын китергән. Анда “Марсель, мине моргта төнгелеккә калдырмагыз”, – дип язылган. Бүген кичке спектакльдән соң гына алырга рөхсәт бирсеннәр, сөйләш, ди. Хәлимә ханым бара, режиссерның теләгенә каршы килмиләр, яшертен урында ачкыч калдырырга килешәләр. Спектакль тәмамлангач, Фатыйма апаны алып кайталар. Аны капка янында бөтен коллектив каршы ала. Төне буе саклыйлар. “Марсель Хәкимовичка рәхмәт, ул Фатыйма апаның соңгы үтенечен төп-төгәл үтәде”, – диде Х.Искәндәрова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: