Мәдәни җомга

Чыктым аркылы карурман

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Луиза Янсуарның пьесасы буенча режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштергән «Карурман» фэнтези-спектакле татар яшьләрендә зур кызыксыну уятты. 

Хыялны  тарихыбызның мәҗүсилек чорына алып киткән тамашада рухлар белән кан катыштыру аркасында көчен югалткан Даян би кабиләсе турында сүз бара. Элеккеге гайрәтен, көчен кайтару өчен Даян би бердәнбер кызын кыргыйлар кабиләсенең башлыгы Ялан бигә кияүгә бирергә мәҗбүр. Вакыйгалар барышында Мәглүннең идарәне үз кулларына алырга теләп, Даян бигә хыянәт итүе турында билгеле була. Шул сәбәпле тамашада байтак геройның каны коела. Әмма рухлар элеккеге гадәтне исләренә төшереп, кешеләргә ярдәмгә килә һәм Даян бинең ыруы исән кала. 

Спектакльдә конфликт тамырларны белү темасы  тирәсендә куертыла. «Бүген кемнең каны чиста? Киләчәк берләшә белүчеләр кулында. Иң мөһиме елдам булу, үз мәнфәгатеңне кайгырту», – дип зәһәр ысылдый Мәглүн бәк. «Оланнар үз-үзләрен кем дип атар? Ватанны сак­лап калу өчен яраклашып үз-үзебезне корбан итәбезме?» – дип аңа каршы төшә ак сакаллы Сыртлан бәк. «Үткәннәрне белмичә, бүгенге көнне аңлый, киләчәкне дөрес кора белербезме? Гасырлар буе  саклаган көч ник безне юк итәргә керешкән?» – дип тагын бер геройның кешеләр һәм рухлар арасында мөнәсәбәт бозылу сәбәпләрен беләсе килә. Сәхнә бизәлешләре дә темага аваздаш рәвештә башкарылган. Сәхнәдәге арткы пәрдә гүя бер-берсе белән тыгыз үрелгән агач ботак­ларыннан гыйбарәт. Аның аскы өлеше исә шулай ук буталып беткән агач тамыр­ларын хәтерләтә. Сәхнә бизәлешләре тере, җанлы – геройларның сәхнәдә кызу хәрәкәтләнүеннән арткы пәрдә җанга килеп, агач яфраклары җилдә җилферди сыман тәэсир туа. Ут үзгәрүгә, пәрдә дә бөтенләй башкача күренә башлый – анда җан өшеткеч ярканатлар шәйләнә кебек. Шул рәвешле серле кара урман образы тудырыла.  

Спектакльдә күмәк күренешләр оста куелган. Кайбер өлешләрдә «Карурман» спектакле М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелган тамашаларга охшаш сыман тоела. Җәлил театрындагы спектакльләргә исә бик күп чыгым тотканнары, көч куйганнары мәгълүм. 

Чандыр гәүдәле, озын бармаклы  актерыбыз Илгизәр Хәсәновны Шүрәле (биредә ул Ярымтык дип исемләнгән) роленә билгеләү уңышлы булган. Даян би кабиләсенең кан чисталыгы өчен көрәшкән ак сакаллы Сыртлан бәк ролендә Нуретдин Нәҗмиевне күрү зур бәхет. Чөнки үзе дә ул театрыбызда күп еллар иҗат итеп татар халкының рухын сафландыру өчен тырыша.  Зөфәр Харисовны күрергә шулкадәр тансыклаганбыз, аңа хәтта спектакльдәге елдам Мәглүннең кыланмышларын «кичердек». Шөкер, бу сезонда З.Харисов инде өченче спектакльдә катнаша һәм һәрвакыттагыча ролен югары кимәлдә башкарып чыкты. Яшьләребез Р.Гайзуллин, Г.Нәүмәтова, А.Пискунов, Г.Галиуллина, Б.Зиннәтуллин, С.Хәбибуллин, З.Вилданова, А.Фәтхрахманов та кимен куймады. Көнкүреш комедияләрендә күреп күнеккән Люция Галләмованы тарихи спектакльдә тамаша кылу бераз сәеррәк тәэсир калдырды. «YUNA» төркеменең җыр-музыкасы фэнтезига тагын да сер өстәде. 

Спектакльнең бөтен ягы да килгән кебек. Шулай да ни өчендер ул каршылыклы хисләр уятты. Карурман темасы ачылмаган, сәхнәлештерүчеләр төрки мифологиягә үтеп керә алмаган кебек. Спектакль Көнбатыш Европа спектакльләре өслүбендә куелган. Бу исә тамырларга кайтырга чакырган татар әкиятен инглиз телендә сөйләгән кебек. «Чыктым аркылы карурман» җөмләсенә охшап тора. 

Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»е – фантазия, уйдырма, яисә күренекле рәссамыбыз Әхсән Фәтхетдиновның капка, җил, тегермән ияләре хыял, әкият түгелмени? Ләкин ни өчендер «Әлмәндәр»дәге Әҗәл дә, Фәтхетдиновның кыйшайган авызлы, кәкре борынлы ияләре дә җанга бик якын. «Карурман» шулай ук эчтәлеге дә, тышкы сурәте дә бер булып матур береккән чын милли спектакль рәвешендә куелыр дип көткән идек... Шулай да яшьләрнең ыру белән ыру, туган белән туган арасындагы каршылыкларның сәбәпләрен белергә теләүләре, кешелек асылына, милли асылга кайтырга чакырулары, бердәмлеккә өндәүләре бик сөендерә. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: