Мәдәни җомга

Чиләбедә татар театры яңарышы

Утыз елдан соң Чиләбедә кабат татар театры оешты. Аны нигезләүдә Чиләбе татарлары конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова башлап йөрде һәм тәүге спектакле конгрессның 20 еллыгы бәйрәменә туры килде.

Чиләбе – Татарстан, Башкортстан һәм Төмән өлкәсеннән кала татарлар иң күп яши торган өлкә. Кайсы халыкның нинди галиме нәрсә генә әйтсә дә, татарлар биредә элек-электән яшәгән. Дүрт мең еллар элек, ә бәлки аннан да алданрак пәйда булган Аркаим корылма – каберлекләренең төрки гадәт-йолаларына туры килүе дә шул хакта искәртә. Чиләбе өлкәсе – татарлар тарихында мең михнәт белән телгә алып сөйләрлек өлкә дә ул. Россиянең металлургия башкаласы буларак билгеле Магнитогорск шәһәре тоташ татар сөякләре өстендә төзелгән. 1930 елларда биредәге завод төзелешенә Татарстаннан  30 меңнән артык татарны сөргәннәр. Болар – таза-нык хуҗалык корган хәлле кешеләр, зыялы катлам һәм муллалар. Аларның күбесе беренче елларда ук тиф һәм башка төрле авырулардан, ачлыктан, адәм баласы күтәрә алмастай авыр хезмәттән кырылган. 

1957 елда «Маяк» химкомбинатында булган зур шартлау да татар халкы тарихында кара хәрефләр белән язылган. Россиянең комсызлыгы, атом бомбалары ярдәмендә бөтен дөньяны яуларга омтылуы нәтиҗәсендә, Чиләбе өлкәсендә гомер итүче меңәрләгән милләттәшебез нурланыш алып, куркыныч авырулардан тилмереп вафат булды, һәм хәзер дә кырыла.  Бөек держава төзү идеясе белән агуланган хакимиятнең хәтта «Маяк» шартлавын да татарга каршы файдалануы, зыян күргән рус авылларын зыянсыз җирләргә күчереп, татар авылларын үлемгә дучар итүе, аларны карталардан сызып ташлап, онытуы акылга сыймый. 

Менә шундый коточкыч авыр шартларда да татарлар яктылыкка, нурга, театрга тартылган. Беренче татар театр труппасы Чиләбедә 1920 елда оеша. Тагын унбиш елдан ул колхоз-совхоз театры дәрәҗәсен ала. Артистлар Г.Камал, К.Тинчурин, Ф.Борнаш, Т.Гыйззәт, Ф.Хөсни әсәрләре буенча куелган спектакльләр башкара. 1941 елның көзендә театр таркала. Бөек Ватан сугышыннан соң берникадәр аякка баскач, милләттәшләребез тагын спектакльләр уйнау, Булат-Мәйсәрә, Таһир-Зөһрәләрнең үлемсез мәхәббәтләрен сәхнәдә торгызу хыялы белән яна башлый. Нәтиҗә буларак, төрле шәһәрләрдә татар халык театрлары барлыкка килә. Шундыйларның берсе Чиләбе трактор заводында эшли, иҗат итә башлый. 

1920 елларда башланып киткән татар театры тарихын Чиләбедә яхшы беләләр икән. Яңа труппаның тәүге спектакле алдыннан матур итеп буклетлар чыгарганнар һәм шул тарихны  бәйнә-бәйнә язып чыкканнар. Әмма бу – профессиональ театр тарихы. Ә милләттәшләребезнең 1908 елда ук Чиләбе шәһәрендә спектакль уйнарга омтылганнарын белмиләр бугай. Бу хакта буклетта бер сүз дә юк. Шөкер, беренче спектакльләрдә үзе катнашкан Г.Борнай атлы артист бу хакта истәлеген кәгазьгә теркәп калдырган һәм ул татар театрының 100 еллыгы уңае белән нәшер ителгән җыентыкта басылып та чыкты. Анда татар сәхнә сәнгатенең нинди киртәләр аша үтеп аякка басуы тасвирланган. 

1908 елда Чиләбе яшьләре – приказчик, укытучы, укучылар татарча спектакль куярга алына. Ул елларда хөкүмәт татар мәктәпләре, китапханәләрен тотарга бер тиен акча бирми, шуңа күрә анда эшләүчеләр һәм укучылар кинокартиналарны, цирк кичәләрен көнлекләп сатып алып, аннан килгән табышны мәктәп-китапханәләргә бирә торган була. Чиләбе яшьләренең беренче тапкыр спектакль куярга ниятләүләре дә, бердән, театрга мәхәббәттән булса, бер үк вакытта яңа ачылган ислам китапханәсенә ярдәм йөзеннән икәнен искәртеп узу кирәк. Ләкин ул заманнарда спектакль уйнау өчен дә губернатордан рөхсәт алу сорала. Ә губернатор күп вакыт рөхсәт итмәгән. Шулай да, Чиләбе яшьләре  спектакль куярга рөхсәт сорап,  Оренбург губернаторына сәхнәләштерергә ниятләгән ике пьесаны салып җибәрә. Прошение Чиләбе исправнигы Бикчуринның кулына эләгә. Бу адәм пьесаны татарчадан русчага тәрҗемә итеп җибәрергә тиеш була, күрәсең. Башта Бикчурин яшьләр белән бик итагатьле сөйләшә, өенә чакыра. Яшьләр пьесаны укый, Бикчурин тәрҗемә итеп, язып бара икән. Бер көн язалар, икенче көн дәвам итәләр. Әмма татар кайда да татар бит. Бер мәлдә Бикчурин каләмен ташлап, театр куярга ниятләгән милләттәшләренә ихатасын күрсәтә башлый. Нияте – йортын сату икән. Сатып алучы тапсагыз,  театрыгызга рөхсәт бирәм, тапмасагыз – юк, дигән. Шуннан яшьләр анда-монда чапкан, эзли торгач, берәүне тапканнар. Әмма «Агам Мәскәүдән кайтып җитәргә тиеш, ул кайтуга йортны алырбыз», дип вәгъдә иткән кеше яшьләрне алдаган... Дүрт мең биш йөз сумга сатарлык йорты, губернатор ышанычлысы  исеме, исправник вазифасы булган Бикчуринның мәктәп өчен акча җыйган игелекле яшьләрнең язмышы белән әнә шул рәвешле уйнавы бик аяныч, әлбәттә. Әмма бу хәл татар түрә булса, чабатасын түргә элә, дигән әйтемнең хаклыгын тагын бер кат раслый кебек. Ул бүген депутат кәнәфиләрендә утырып та, ярдәмгә мохтаҗ милләттәшләребез өчен бармакка-бармак сукмаучы бәндәләрнең юктан бар булмавын күрсәтә. Соңыннан  татарны мәгърифәтле итү турында хыялланган Чиләбе яшьләре белән мәчеле-тычканлы уйнаган Бикчуринның кем икәне ачыкланган. Кайчандыр Оренбургта түрә булып торган, патша хөкүмәтеннән тагын да зуррак кәнәфи өмет итеп чукынган бер адәмнең улы  икән бит ул! Кәнәфи өчен ата-бабалар динен алмаштырган сатлык баласыннан тагын ни көтәсең?! 

Бикчурин пьесаларны әвеш-тәвеш китереп тәрҗемә иткән һәм яшьләргә бер килүләрендә, губернаторга җибәрдем, дип җавап кайтарган. Бикчуринның нәрсә язып җибәрүе билгесез, әмма губернатор театр куярга рөхсәт бирмәгән.  Яшьләрнең җыелышып театр уйнарга карар кылулары 1908 елның кышында булса, губернатордан тыю кәгазе 1909 елның көзендә килә. Татар яшьләренең бер еллык өмидләре өзелә, барысы да кара кайгыга бата. 

Ул арада Чиләбедә рус һәвәс­кәрләре бер түгәрәккә оешып, концерт- спектакльләр куя башлый. Безнең яшьләребез түгәрәккә «мөселман секциясе» булып теркәлә. Күңелләре бераз күтәрелә. Аннан да бигрәк 1910 елда Чиләбегә тәүге тапкыр «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасы килеп спектакль куйгач, шатлыкларының чиге-чамасы булмый. «Сәйяр»нең «Хуҗа һәм приказчик» спектаклен караганнан соң, икенче кичтә «Бәхетсез егет» тамашасында үзләре дә катнашалар. Шулай итеп, берникадәр осталыкка өйрәнеп калалар. Озак та үтми, Чиләбе яшьләре «Казанга сәяхәт» дип исемләнгән беренче спектакльләрен куя. Бәхетләренә каршы, тамашалары Троица бәйрәменә туры килеп, шәһәр халкы табигатькә ял итәргә киткән була һәм «Казанга сәяхәт» бер тиен табыш бирми. Аның каравы, ике-өч ай үтүгә «Игълан бәласе» спектакле татар яшьләренә 220 сум табыш китерә. Ләкин бу юлы да артистларыбызның мәктәп-китапханәгә булышу теләге тормышка ашмый, чөнки «Казанга сәяхәт»нең зыянын каплау өстенә түгәрәккә дә азмы-күпме акча табарга да кирәк бит. 

Татар мәктәп-мәдрәсәләре, китапханәләре хакына яшьләребезгә байтак җәза күрергә туры килә. Бикчуринның мәчеле-тычканлы уены әле башы гына булган икән. Аларга кичләрен башкорт бистәсендә йөрергә мөмкинлек калмый. Артист дип уйлап, берәүнең арба кендеге белән башын яралар. Ә ул бичара артист та түгел, тирече-толчокчы Яушевларда контора эшләрен алып баручы Исмәгыйль Яушев икән. Без – күмәчкә май, варенье ягып зәңгәр экраннан Бразилия сабын куыкларын карап утырган XXI гасыр татарларына моннан нәкъ бер гасыр элек 17-18 яшьлек татар егет-кызларының милләт алгарышы өчен әнә шулай үлемгә баруларын күз алдына да китерүе кыен. Тамаклары туйганчы ашарлык икмәкләре дә булмаган, әмма мәктәп, китапханә, татар спектакле, һәм, ниһаять, татар киносы булсын өчен тырышканнар бит! 

Татар тәмле ашарга ярата инде ул. Мәсәлән, 1910 ел ахыры-1911 ел башларында Чиләбе артистлары,  таныш-белеш татарлардан бәлеш-паштетлар пешерттереп, үзенә күрә буфет оештыра һәм «Оят, яки Күз яше» спектаклен күрсәтә. Шул кичне 509 сум акча эшлиләр! Шул акчадан Мөнир мулла Һадиевнең яңача укытуга корылган мәктәбендә белем алучы башкорт балаларына һәм Киевтә кулга алынган татар студентларына ярдәм итәләр. 

Чиләбе татар яшьләре «Сәйяр», «Нур» театрларына репертуарларын киңәйтергә берникадәр  ярдәм дә итә әле. Шулай бервакыт Чиләбегә «Сәйяр» артистлары Мохтар Мутин һәм Фәттах Латыйпов килеп төшә. Фәттах Латыйповның Ленинград консерваториясенә укырга керергә ниятләвен белгәч, аңа 55 пьеса биреп җибәрәләр һәм цензордан рөхсәт алып кире юллавын үтенәләр. Озак та үтми, пьесалар кире әйләнеп кайта. «Яшә Зөбәйдә, яшим мин» дип исемләнгән бер пьесаны хәтта беренче профессиональ татар артисткабыз Сәхипҗамал Гыйз­зәтуллина-Волжскаяның бенефисында куялар. 

Моңа кадәр рус түгәрәге эчендә бер бүлек булып оешып эшләгәннәр иде. Урыс труппасының әлләни майтара алмаганына гарьләнеп, татар артистлары бүленеп чыга һәм «Тукай» исемле театр түгәрәге булып таныла. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында артистлар Исхак Әлмәшев, Барый Болгарский, Шакир Шамилский «Тукай» түгәрәгенең эшен тагын да көчәйтеп җибәрә. Революция елларында «Тукай» төркеме «Совет артистлары труппасы»на әйләнә. Шулай итеп, бүген оешкан театр «Тукай» эшен дәвам итә. 

Чиләбе өлкәсе татарлары конгресс җитәкчесе Лена Колесникова, татар театрын торгызуга ярдәм сорап, Татарстан мәдәният министрына мөрәҗәгать итә. Бу җаваплы эшкә күренекле режиссерыбыз Ренат Әюповны кушалар. Март айларында Ренат әфәнде Чиләбегә барып  артистлар сайлый. Театрда уйнарга теләп бик күп кеше килә. Татарча сөйләшә белгәннәре дә, белмәгәннәре дә – барысы да җыела. Араларында коеп куйган артистлар да бар, ди. Әмма төп бәла – тел мәсьәләсе. Татар әдәби телендә сөйләшә белгәннәре бик аз икән. 1930 елларда буранлы кышларда татарларны брезент палаткаларда интектергән, 1960 елларда күсе урынына атом-төш коралын сынауда файдаланган хакимият телебезнең, динебезнең, мәдәниятебезнең киләчәген кайгыртмаган, билгеле. Чиләбедә түгел, Татарстанда да татар мәктәпләре бетеп бара лабаса. Шуңа күрә спектакль куйганда тел мәсьәләсендә шактый тырышырга туры килгән. Режиссерга журналист, язучы Ирек Сабиров ярдәм иткән. Мартта ук инде «Башмагым» музыкаль комедиясенең калыбы әзер була. Артистларны җырларга Нәзифә Хәбибуллина, биергә Тимур Тюменев өйрәтә. Артистлар төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Күбесе театр белән бәйле түгел. Баш героиня Сәрвәрне уйнаган Оксана Ильюп, мәсәлән, чәчәк  сату эшен оештырган. Галимҗан ролен башкарган Руслан Шәрипов – күрше районда мәдәният йорты директоры. Җиһан карчык ролендә сәхнәгә чыккан Гөлнара Нәҗимова, ике сәгатьлек юл үтеп, Троицк шәһәреннән килеп уйный. Шуңа күрә репетицияләр театрлардагы кебек көндезге унбер сәгатьтә түгел, кичке җиделәрдә башлана һәм  таң әтәчләре белән тәмамлана икән. Шуңа да карамастан, артистлардан «иһ» дигән дә, «ыһ» дигән дә бер арыганлык халәтен белдергән ымлык-сүз ишетелми, ди. Киресенчә, күзләре ут булып яна, үзләре ярышка әзерләнгән чабышкылар сыман, премьера көнен түземсезләнеп көтәләр икән. Костюмнар тегү, реквизит табу, сәхнә бизәлешләрен эшләү һәм башка шуның ише эшләрне дә артистларның үзләренә башкарырга туры килгән. Нәкъ үткән гасыр башындагы «Тукай» труппасы инде менә! Алардагы ут, иҗат ялкыны, милли бердәмлек! Режиссер Ренат Әюпов барыннан да бигрәк милләттәшләребезнең дуслыгына, бер йодрык сыман тупланып яши, эш йөртә, иҗат итә белүләренә сокланып, шак- катып кайткан. 

Яңа театрның тәүге премьерасы «Башмагым» спектакле Чиләбе трактор заводы каршындагы мәдәният сараенда күрсәтелә. 600 кешелек тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмый. Чиләбе татарларының театр сәнгатенә мәхәббәтләре шундый көчле ки, ул хәтта буыннан-буынга күчә бара. «Башмагым» спектаклендә, мәсәлән, ике буын, аталы-уллы Нәзир һәм Элдар Гыйбадуллиннар бер сәхнәдә очраша. 1970 елларда спектакльләрдә уйнаган Нәзир абый бүген яңа театрда Зыя ролен башкарды. Ә аның улы Элдар Кәрим байны уйнап  кына калмады, труппаны туплап, куәтләп торучы әйдаманга әверелде. Илдус Әминев (Гаффар), Элина Серукаева (Хәлимә), Алена Сибагатуллина (Нәсимә), Зөлфия Шаһвәлиева (Фәхрия), Руслан Шәрипов (Галимҗан), Гөлнара Нәҗимова (Җиһан),  Оксана Ильюп (Сәрвәр) һәм Гыйбадуллиннар сәхнәдә ут уйнатты. Кичә ахырында хәлле милләттәшләребез «Башмагым»ны Чиләбе өлкәсенең төрле районнарына алып барырга теләк белдергән. Бүген яңа театрның сентябрьдән башлап декабрьгә кадәр Чиләбе өлкәсе һәм Россия буйлап гас­трольләр планы әзер, ди. 

Күпне күргән Чиләбе өлкәсе татарларының уллары, оныклары бүген «Тукай» иҗатын әнә шулай дәвам итә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: