Мәдәни җомга

Чегән кызы Миләүшә

Миләүшә Нәҗмиева сәнгать дөньясына табан асларыннан ут чыкканчы биеп, куе бәрхет тавыш белән чегән җырларын җырлап килеп керә.

Дуслары аны «чегән кызы» дип йөртә.  Чыннан да, үсмер кызның телендә ул вакыттагы чегән сәхнәсе йолдызлары Екатерина Жемчужная, Николай Сличенко, Ляля Черная, Рая Удовикова, Лидия Гулеско, Женя Шевченко һәм, әлбәттә инде, аларның «Ромэн» театры була.  Ул вакытта кызның күз карашларында чегән учакларының ялкыннары уйнавы чагыла кебек. Җыр­лап җибәрсә, чегән җырларын дөньяга бүләк иткән мәхәббәтле күңелләрнең кайнары килеп бәрелгәндәй сыман тое­ла. Биеп китсә, аякларына күз иярми, башлар әйләнә.


 
“Ромэн” театрына эшкә урнашу турында хыялланып, шулай ул чак кына үзе дә чегән сәхнәсенә барып керми.  Әмма әнисенең кендек каны тамган Апас районы Болын-Балыкчы авылының хәтфәдәй йомшак үләннәрендә аунап үскән балачак еллары күңелгә нык кереп урнашканга, чишмә суларының тәме авыздан китмәгәнгә, әнисе Гөлсинә апаның бишек җырлары, сандугач сайраулары, чикерткә тавышлары хәтеренә тирән  уелгангадыр, күрәсең, Миләүшә татар театрын сайлый. Мәктәптә укыганда спектакльләр карый-карый, Габдулла Шамуков, Фатих Колбарисов,  Гәүһәр Камалова, Галия Кайбицкаядан осталыкка өйрәнә. Күренекле балерина Анна Гацуллинадан бию серләренә төшенә. Талантлы артисткабыз Асия Хәйруллинадан сәхнә теле буенча дәресләр ала.  Өстәвенә, «Чегән кызы Миләүшәгә» мәшһүр режиссерыбыз Марсель Хәким улы Сәлимҗанов курсында мөгаллимнәр Наил Дунаев һәм Илдар Хәйруллиннан белем алу бәхете насыйп була. Люция Хәмитова, Рамил Төхфәтуллин, Олег Фазылҗанов, бүген Түбән Кама театрының режиссеры буларак романтик рухлы матур спектакльләр белән сөендерүче Рөстәм Галиев, артист булып китмәсә дә, камераны оста иярли белгән телевидение операторы Альфред Камилевскийлар белән бергә укый. Һәм  күчмә театрга эшкә килә. 

Биредә Миләүшә иҗат юлын талантлы актер, озак еллар яшьләр театрында иҗат иткән, хәзер инде мәрхүм Фәнәвил Галиев, күренекле җырчыбыз Хәния Фәрхи, дин эшлеклесе Илдус Фәиз, сәхнә тәҗрибәсен үткәннән соң үзе дә драматург булып киткән Данил Салихов белән башлый. Ул елларда  ирек сөючән, ялкынлы рухлы кыз өчен күчмә театр - гүя чегән өчен туып-үскән табор. Озын-озак гастрольләрдән кайтып кермиләр. Самолет белән Ташкентка, Оренбургка очулар... Анда  татар телен ишетүгә сусаган, сәхнәдәге һәр сүзне йотып баручы тамашачы алдында бер ай-ай ярым шыгрым тулы залларда спектакльләр уйнаулар... Их, еллар аша үткәннәргә кайтып, шул гастрольләрнең бер генә атнасын булса да яңадан яшисе иде! 

Дөрес, бүген дә Тинчурин театры сәяхәтләргә йөри. Әмма милләттәшләр белән күңел булганчы гәпләшмәгәч, Оренбургта мәһабәт Урал тауларына озак­лап хозурланмагач, Ташкентта  шәрык бизәкләре бәгырьгә уелганчы тормагач, бу сәяхәтләрне теге еллардагы зур гаст­рольләр белән чагыштырып буламыни?! Шәрык базарында күңелең булганчы йөрмәсәң, кояшта бер көймәсәң,  җир тетрәүне  үз күзләрең белән күрмәсәң, Ташкентка бару барумыни?!  Аһ, ул Ташкентларда җир тетрәгән вакытта яшьлек дәрте, сәнгать ялкыны белән сәхнәләрне тетрәтеп спектакль уйнаулар! 

Ун-унбиш ел вакыт гүя бер көн кебек сизелми дә үтеп китә. Тере табигатьле, ут күзле Миләүшә Нәҗмиева характерлы рольләрне аеруча оста башкара. Артистка геройлары аша сәхнәдән яшьлек ялкынын тамашачыларга ирештергәндә үзе дә театрда бик күп нәрсәгә өйрәнә. Артист халкының режиссердан, репертуардан бәйлелеген аңлап ала. Чегәннәргә хас баш бирмәс горурлыгың, ирек сөючәнлегең, кызу канлылыгың белән режиссерга буйсынып кара! 

Ә ул елларда күчмә театрда актерларга карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булган, нечкә, нәзакәтле Празат Исәнбәт кенә түгел, татар театры тарихына реформатор булып кереп калган Дамир Сираҗиев тә иҗат итә, язучы һәм артист  Рабит Батулла да спектакльләр куя, аннары ике дистә елдан артык  Тинчурин театрының иҗат юнәлешен режиссер Рәшит Заһидуллин билгели. Һәрберсенең үз холкы, үзенең таләпләре. Шуларның барысына да җайлаша  белү кирәк. 

Артистларның иҗатларында беренче ун-унбиш ел бер җыр кебек яңгырап үтсә, тора-бара кайберләренең язмыш җырларында темп, ритм салмакланырга мөмкин. Сәхнә яшьлекне ярата. Театрга яңа яшьрәк артистлар килгәч, урта буын сәхнә осталарына рольләре кими төшүе белән килешә, бернигә дә  карамастан күңелдәге иҗат ялкынын сүндерми сак­лый белү кирәк.  Кемдер бу сынауны үтә алмыйча, театрдан китеп, үзен җыр, нәфис сүз өлкәсендә эзли.  Миләүшәбез исә бу сынаулы елларда ярсу йөрәгенең сулкылдавын тыеп, сабыр булырга, зур булмаган рольләрдән дә тәм табарга өйрәнә, сәхнәдә узган һәр мизгел аңа алдагыга караганда да кадерлерәк тоела бара.  

Илледән артык роль уйналган, дип әйтүе генә җиңел. Аның һәркайсы  артистның күңел газаплары аша хасил булган. Мәсәлән, «Бәйрәм белән, кызлар!» спектаклендә Миләүшә Нәҗмиева табиб хатыны, үзе дә психолог Роза Сөнгатовна ролен башкара һәм аңа гаилә образын тудырырга кирәк була. Ни кызганыч, күп хатын-кыз артистлар  иҗат юлында сөйгән ярларын югалта. Бик яшьли шундый ук язмышка дучар булган Миләүшә дә бердәнбер кызын гомере буе үзе тәрбия­ләп аякка бастыра. Ялгызлык ачысы, газиз баласының «әти» дип өзгәләнүләре бәгырен телгән халәттә ул дус-ишләрдән, таныш-белешләрдән гаилә тормышының нечкәлекләрен өйрәнә... 

Яисә «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге прокурор хатыны иркә, нәзберек байбичә Камилә Әхәтовнаны исебезгә төшерик. Яшерен-батырын түгел, артист халкының акчага тиенеп яшәгәне юк. Нишләмәк кирәк, гомере буе чәчкә бәйләмнәренә, тамашачының «Афәрин!» дип хуплавына, халык күплегеннән гөжләп торган тулы залларга алданып яши бирәләр.  М.Нәҗмиева исә прокурор хатынын шундый итеп уйный ки, гүя гомере буе хушбуйлы ванналарда иркәләнеп, йомшак диваннарда тәннәрен кабартып яткан, әйтерсең тормыш мәшәкате турында күңелендә энә очы кадәр генә дә бернинди уй-борчуы юк. 

Испан язучысы Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча куелган «Өметсез хыяллар» спектаклендә ул  әтиләре вафатыннан соң акчасыз, бирнәсез, гаилә корып, бала сөю бәхетеннән мәхрүм калган каты куллы Бернарда Альбаның кызларының берсе, Магдаленаны уйный. Магдалена - апа, сеңелләре кебек үк,  иске карашларга, кешелексез кануннарга буйсынып яшәүче җәмгыятьнең бәхетсез корбаны. Бернарда Альба борынгыдан килгән кануннар хакына хәтта газиз баласын да үлемгә дучар итәргә риза. Бу спектакльдә артистка М.Нәҗмиевага табигатьтән килгән кызу темпераментын йөгәнләп, язмышына күнгән, өмет-хыялларын кара төстәге матәм күлмәге астына яшергән сабыр, сүнгән карашлы хатын-кыз образын иҗат итәргә туры килә.  

Өч героиня – өч язмыш, илле спектакльдә исә актрисаның башыннан илле төрле язмыш үткән дигән сүз. Сәхнәдә гел беренче булырга, премьера саен чегәннәрчә ут чәчәргә туры килмәсә дә, иҗат бакчасында тупланган байлыкны ул бүтән бернәрсәгә дә алмаштырмас иде, мөгаен.  

Бүген дә ул, гадәтләнгәнчә, спектакльгә дүрт сәгать  алда килә. Гримны да үзе сала, чәчләрен дә үзе бөдрәләтә. Бит буяучы, чәч ясаучы хезмәткәрләр актрисаның бу гадәтен яхшы белә, кереп, кирәксезгә борчып йөрми. Аның бу гадәтендә дә башбирмәс горур холкы чагыла. Грим бүлмәсендә чәч каптырмалары, беләзек, муенсалар бер бирнә сандыгы  җыелган. Аларны ипләп кенә кулына ала, чәчләренә каптырып, түшләренә кадап башкарасы роленә килешкәнен-килешмәгәнен чамаларга тырыша.  

Спектакль тәмам, алкышлар тавышы тынган. Миләүшә тагын уй-кичереш­ләренә бирелә. Киштәсендә калын дәфтәр бар. Миләүшә үзе аны амбар кенәгәсе дип йөртә. Дәфтәрне күчмә тормыш белән яшәгән елларда ук башлаган булган, тик ул озын юлларда калып, ерак елларда югалган. Монысын башлавына да инде ун еллап вакыт булыр. Актриса театрдагы бөтен вакыйгаларны теркәп бара. Баш бирмәс кызу канлы яшьрәк артист кызлар турында язганда үткән елларын исенә төшереп, сабыр гына елмаеп куя торгандыр. 

Яшьлек дуамаллыгы бер сүрелер, кабынган хисләр, дөрләгән утлар бер сүнәр,   театрның мең рәхәтен вә мең михнәтен татып та, Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева кебек матур, тугры булып кала белгәннәр кыйммәт.  

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: