Мәдәни җомга

БАЛАЧАК ИЛЕННӘН ИКӘНЛЕГЕБЕЗНЕ ОНЫТМЫЙК

Сәлах Хөснине яд итү "Тамырларыңны онытма, әмма заман рухын тоеп яшә", - дигән танылган режиссер С.Образцов. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры заманнан калышмый. Бүгенге көндә аның патша сарайларына тиң мәһабәт бинасы, репертуарында 40тан артык спектакль бар. Билетлар тамашаларга кадәр 2 ай алдан сатылып бетә. Әле күптән түгел генә курчак уйнатучы...

Сәлах Хөснине яд итү

"Тамырларыңны онытма, әмма заман рухын тоеп яшә", - дигән танылган режиссер С.Образцов. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры заманнан калышмый. Бүгенге көндә аның патша сарайларына тиң мәһабәт бинасы, репертуарында 40тан артык спектакль бар. Билетлар тамашаларга кадәр 2 ай алдан сатылып бетә. Әле күптән түгел генә курчак уйнатучы артистлар Белгород, Уфа, Киров шәһәрләрендә фестивальләрдә катнашып, дипломнар белән бүләкләнеп кайтты. "Әкият" театры Франция, Германия, Финляндия, Румыния, Болгария, Польша, Төркия һ.б. чит илләрдә театр бәйрәмнәрендә үз осталыгын күрсәтте. Әмма театр коллективы тамырларын да онытмый. Күптән түгел, мәсәлән, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры бинасында театрга нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе режиссер, драматург Сәлах Хөснинең 100 еллыгына багышланган кичә булып узды.

С.Хөсни 1912 елда хәзерге Кама Тамагы районының Көрәле авылында дөньяга килә. Әнисе бик яшьли вафат була, әтисе 4 бала белән Казанга күченеп килә һәм И.Гаспринский исемендәге мәктәпкә ишегалды себерүче булып урнаша. Әтисе белән эшкә ияреп йөргән Сәлах бу мәктәптә гомерендә беренче мәртәбә пианино күрә һәм музыкант булу турында хыяллана башлый. Мәктәпне тәмамлагач, качып кына музыка техникумына барып, имтиханнар тапшыра. Беренче турны уза. Әмма Мөхетдин абзый улы Сәлахның ниятенә каршы була, аны икенче турга җибәрмәс өчен, киемнәрен сандыкка бикләп куя. Әмма С.Хөсни барыбер иҗат кешесе булып китә. 16 яшендә аны Ленинградтагы эшче яшьләр театрына режиссер-лаборант итеп алалар. Аннан кайтып, армия сафларында хезмәт иткәннән соң, ул Минзәлә драма театрында актер һәм режиссер булып эшли, 1938-65 елларда исә Казан курчак театрында хезмәт куя. Курчаклар дөньясында кайнаган дәвердә С.Хөсни йөзләгән спектакль сәхнәләштерә. Татарстан язучыларын балалар өчен махсус әсәрләр иҗат итәргә өнди һәм үзе дә пьесалар яза башлый. Казан курчак театрында аның дистәләгән әсәре куела. Моннан тыш, ул курчак театрлары өчен пьесалар җыентыгы нәшер итә һәм 30 еллыгы уңаеннан Казан курчак театры турында беренче китапны чыгара.

Кичәдә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров, күренекле артистлары Наилә һәм Ринат Ногмановлар режиссер, драматург С.Хөсни белән бергә эшләгән елларын искә алып сөйләде, аның сабыр холкын, аталарча кайгыртучанлыгын искәртеп узды. Бүгенге көндә балалар өчен драма әсәрләре иҗат итүче язучылар, нигездә, барысы да С.Хөснинең укучылары. Аларның икесе - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим кичәдә дә катнашты. Шунысы куанычлы, күренекле режиссер һәм драматург С.Хөснинең эшен бүгенге көндә аның оныклары дәвам итә.

- Без 6 бала үстек, - дип сөйләде кичәдә аның кызы Венера Хөснетдинова. - Бүгенге көндә әтиемнең 12 оныгы, 16 оныкчыгы бар, һәм бер оныкчыгының баласы туды.

Оныкларыннан берсе Динара Даянова - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты. Кызы Гөлнара да бабасының эшен дәвам итә.

Балалар әдәбиятен яратырга кирәк

Әйе, бүгенге көндә театрларыбыз өчен мәһабәт биналар төзелә тора. Артистларыбыз да, элеккеге сәхнә осталары кебек, ат арбасында авылдан авылга йөреп интекми, тамашачыларга да патша сарайларына тиң театр биналарында уңайлы, рәхәт. Әмма беренче шаукымы үткәч, бу матурлык күзгә күренми башлый, ә Сәлах Хөсниләрне сагыну хисе һаман көчәя бара, чөнки балалар драматургиясе проблемасы хәзерге вакытта аеруча кискен тора кебек. Театрларыбыз җитәкчеләре дә бу хакта нык борчыла.

- Кызганыч ки, драматургларыбыз балалар театрларына даими рәвештә кызыксынып йөрми, шуңа күрә аларның үзенчәлекләрен белеп тә бетерми. Нәтиҗәдә, язган әсәрләре дә еш кына куярлык булмый, - диде бу җәһәттән "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров. - Әлбәттә, бездә әкиятләр күп куела. Әмма балалар спектакле әкият булмаска да мөмкин бит. Ни өчен, мәсәлән, риваять жанрында берәр әсәр иҗат итмәскә?! Элегрәк безнең театр өчен шәп драма әсәрләре язучылар бар иде әле. Мин, мәсәлән, күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллинның 9 пьесасын сәхнәләштердем. Ул заказ биргәнне көтмичә, үзе белеп яза, әсәрен үзе теләп китерә торган иде. Ә хәзерге язучылар балалар проблемаларына битараф.

- Техника, технологияләр нык алга киткән бүгенге заманда балаларның аң-белемнәре дә бик үсте, аларга сүз, диалог, нотык кызык түгел инде хәзер, ә драматургларыбыз арасында, кызганычка, медиа технологияләрне өйрәнеп, белеп язучылар юк, - диде Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. - Быел мин беренче мәртәбә "Яңа татар пьесасы" бәйгесенең жюриендә катнашам. Анда балалар һәм яшьләр өчен әсәрләр аерым номинация булып бара. Шунда балалар драматургиясенең кискен хәле бик ачык күренә. Авторлар әкиятләрне заманча телгә күчермәкче булып карый, әмма әкиятне үзгәртеп булмый инде, ә үз әкиятләрен драматургларыбыз иҗат итә алмый. Шәхсән үзем авыр хәлдән чыгу юлын проза әсәрләрен пьесалаштыруда күрәм. Аннары бәетләр бик коткара. Бәетләрнең нигезендә шундый зур байлык бар, алардан әллә ниләр кыландырып була. Кыскасы, күбрәк укырга, белергә, милли сандыгыбызны ешрак актарырга кирәк.

- Балалар әсәрләренә әлләни кытлык сизмим, чөнки театрыбызда ике драматург - Рәдиф Сәгъди белән Шамил Фәрхетдинов нәни тамашачыларыбыз өчен кызыклы әсәрләрне әледән-әле язып тора, - диде К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин. - Ел саен балаларга өр-яңа Яңа ел тамашасы тәкъдим итәбез. Быел исә берьюлы 2 премьера - Нурмөхәммәт Хисамов инсценировкасы буенча "Йосыф-Зөләйха" һәм Разил Вәлиев әсәре буенча "Язмышым юллары" спектакльләренә әзерләнгәнгә күрә, Яңа елга багышлап яңа спектакль куймыйбыз. Әмма нәни тамашачыларыбызга үткән елларда бик яратып каралган "Али бабай һәм өч карак", "Шүрәле - онлайн", "Нәрсә соң ул Яңа ел?" спектакльләрен тәкъдим итәбез. Ә гомумән алганда, балалар өчен язучы драматургларның күпчелеге уңышка ирешә алмый, чөнки бүгенге балаларның тормышын, телен белми. Белүебезчә, бүгенге көндә илдә сәнгатькә карата "ни калса, шул җитәр" принцибы яшәп килә. Ә балалар театрларына килгәндә, без мәдәният, сәнгать оешмаларыннан ни калса, шул җитә, дигән принцип буенча яшибез кебек. Ә бит без барыбыз да балачак иленнән чыккан...

- Балалар драматургиясе - бөтен Русия театрлары өчен зур проблема, - диде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. - Беренчедән, соңгы елларда балалар психологиясе бик нык үзгәрде, ә язучыларыбыз аны сизми кебек. Аннары безнең илдә балалар театрларына икенче сортлы итеп карау гадәте бар: анда язган драматургларга, драма театрларына караганда, гонорар да азрак түләнә, гәзит, журналларда, җәмәгатьчелек, тәнкыйтьчеләр тарафыннан да аларга игътибар азрак күрсәтелә. Бу вәзгыятьтә, әлбәттә, драматургларның драма театрлары өчен әсәрләр иҗат итәсе килә. Ә совет заманында балалар драматургиясенә әлләни зур кытлык юк иде кебек, күренекле әдипләребез Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Зөлфәт бу өлкәдә бик нәтиҗәле иҗат итте. Туфан абый, мәсәлән, балалар театрына "Әлдермештән Әлмәндәр", "Ай булмаса, йолдыз бар" кебек талантлы әсәрләреннән соң килде. Балалар театрына өстән карау булмаган, димәк. Ә гомумән, мөнәсәбәт - ул мәхәббәт җимеше. Балалар театрын яратырга кирәк...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Кичәдән бер күренеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: