Мәдәни җомга

«Асылкош җыры»ның хикмәте

Г.Кариев театры репертуарына тагын бер кызыклы спектакль – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре буенча режиссер Ренат Әюпов куйган «Асылкош җыры» өстәлде. Бер караганда, бөтен әкиятләр дә бер-берсенә охшаган кебек – һәркайсында яхшылык белән яманлык көрәшендә игелек явызлыкны җиңә. Әмма «Асылкош җыры» – бик хикмәтле әкият.  

Иң элек сәхнәдәге могҗиза сокландыра. Кариев театры бинасында кинәнеп иҗат итәр өчен иркен сәхнә арты да юк. Геройларның кайдан пәйда булганын һәм кая юкка чыкканын аңлый алмыйча гаҗәпкә каласың. Сәхнә бер-берсенә оста үрелгән тыгыз вакыйгалардан гөж килеп тора. Нәкъ тылсым дөньясындагыча, барысы да  зәңгәр, алсу, шәфәкъ төсендәге куе кызыл томан эчендә бара. Әмма ул томан кай арада төсен алмаштыра да, кая китеп тарала? Бу сорауга да төгәл генә җавап бирүе кыен. Залда ник бер баланың тончыгып төчкергәне яисә йөткергән тавышы ишетелсен! 

Геройларның костюмнары шаккатмалы. Заманча мультфильмдагы супергеройлар «Асылкош җыры» спектаклендәге гыйфритләр, шүрәлеләр янында соры тычкан баласы гына булып кала. Кариев театры белән яхшы таныш кешеләргә дә рольләрдә катнашкан артистларны танып алуы мөмкин булмастай эш, чөнки алар сәхнә киеме ярдәмендә әкият персонажларын гәүдәләндереп кенә калмый – һәркайсы берәр табигать стихиясен тасвирлый. Су кызы – җир йөзендәге сулыкларны, Зөһрә йолдыз – күк йөзен, Шүрәле – иксез-чиксез урманнарыбыз­ны, усал гыйфрит – утны, ярканатлар – төнне гәүдәләндерә. Шуңа күрә һәр геройның сәхнә чыгышы нәни генә спектакльгә әверелгән. Ә «Асылкош җыры» – шул нәни тамашаларның кушылмасы. Чынлыкта баш геройлар – кыз һәм малай шүрәле, гыйфритләр белән көрәшеп асылкошны азат итми. Алар табигать стихияләре белән яшәргә өйрәнеп, үз асылларын таба. Спектакльдә асылкош рухи байлыгыбызны, мирасыбызны гәүдәләндерә. Ансыз дөнья караңгы. Ул булмаса, күңелләрне сагыш баса, яшәү мәгънәсе югала.  Шулай итеп, «Асылкош җыры» – нәниләр өчен куелса да, өлкән тамашачыларны да уйга салырлык спектакль. 

Гаҗәеп костюмнарны рәссам Иршат Азиханов иҗат иткән, бию күренешләрен Нурбәк Батулла куйган. Музыканы яшь композитор Зөлфия Рәүпова язган. Исеменнән үк аңлашылганча, музыка бу спектакльдә зур урын тота. Чынлыкта, «Асылкош җыры»н нәни генә опера дияргә мөмкин. Анда һәр геройның диярлек үз җыры-ариясе бар. Юкса Су кызы, гыйф­рит һәм башка геройларның чыгышлары шулкадәр тәэсирле  булмас та иде. 

Премьерадан соң байтак вакыт үтсә дә, спектакльнең һәр сәхнәсе тере булып күз­ алдында тора. Хәзер күп балалар чит ил мультфильм персонажларына мөкиббән китә. Үзебезнең милли әкият геройлары белән дә бер дигән заманча, мавыктыргыч спектакль иҗат итеп була икән ич! 

Спектакльнең татарча башкарылуын да билгеләп үтмичә булмый. Чөнки ни аяныч, татар театрларыбыз да балаларга спектакльләрне русча күрсәтә башлады. Быел хәтта 85 ел тарихлы олпат Тинчурин театры да Яңа ел бәйрәмендә балалар белән рус телендә сөйләште. Яраткан артистларыбыз Наил Шәйхетдинов, Ринат Мифтахов, Роза Хәбибрахманова, Хәлил Мәхмүтовлар шушы юлга басучы коллегаларына ни дигән булырлар иде икән? Ахыр чиктә театрның әнә шул корифейлары алдында оят булырга тиеш. Наил, Хәлил абыйлар, Роза апалар алтмыш ел буе районнан-районга, авылдан-авылга интегеп шуның өчен йөргән микәнни? Милли сәхнәбездән яңгыраган бер рус сүзе  берьюлы күпме татар артистының гомерен юкка чыгара ич!  

Яңа ел бәйрәмнәре бетә. Ә тормыш дәвам итә. Кариевлеләр тел мәсьәләсендә дә киләчәкне уйлап эш итә. «Асылкош җырлары» өзелмәсен иде!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: