Мәдәни җомга

Аның җырларында – халкыбыз моңы...

Сөекле Әлфия Авзалованың арабыздан китүенә бер ел булды. Легендар җырчы турында филармония музеенда сакланучы бихисап күп мәкаләләрне, истәлек-язмаларны, аның фотосурәтләрен, култамгалы китапларын күздән кичерәм.

Заманында, сәхнә ветераннары очрашуыннан соң, Әлфия апа  китапханәгә кереп, Г.Зәйнашева язган «Үзем турында» дигән китабын бүләк иткән иде. Аның култамгасы төшерелгән әлеге китапта шундый юллар бар: «Үзебезнең туган филармониябезгә мәңгелек истәлек булып калсын әле. Кадерле филармониямә унҗиде яшемдә килдем. Белмим, күпме гомерем бардыр, тәнемдә җаным бар чакта шушы йортта эшләргә язсын иде. Сезнең Әлфия апагыз. 1998 ел».

Әйе, Әлфия апа Авзалова – бөтен гомере буе Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган җырчы. Аның сәнгатебезгә күрсәткән эчкерсез иҗаты фидакярлек, татар сәнгатенә тулысынча бирелгәнлек үрнәге булып тора. Ул бигрәк тә алтмышынчы-сиксәненче елларда филармониянең әйдәп баручы җырчысы иде. Бөтенсоюз эстрада студиясен тәмамлагач, дөнья халыклары җырларыннан торган концерт программасын әзерләп ил буйлап гастрольләрдә йөри. Аның башкаруындагы милли җыр үрнәкләре Татарстан радио-телевидениесе алтын фондында саклана. Халыкчан җырчының моңы бүген дә күңелләрдә яңгырый.

Әлфия апа белән соңгы елларда да очрашып торырга насыйп булды. Ел саен туган көненә, юбилеена  багышлап филармониядә уздырган концертлар вакытында җырчының иҗатына һәм тормышына багышланган күргәзмәләр өчен ул безгә бик күп афишалар, фотолар тапшыр­ды. Инде олыгаеп үзе генә йөри алмый башлагач, филармония администрациясе белән без аның янына хәл белергә керә идек. Ул сабый бала кебек шатлана иде шул чакта. Вафатына берничә атна гына калгач, аның хәлен белергә хастаханәгә баргач, җып-җылы куллары белән кысып җибәрми торды. Көчле рухлы, батыр йөрәкле, кече күңелле иде Әлфия апа. 

Аның вафатына бер ел булган көннәрдә филармония җитәкчелеге, «Илһамият» клубы сәхнә ветераннары, кызлары катнашында аңа багышлап Коръән уку, искә алу мәҗлесе үткәрде. Әлеге очрашуда   филармония сәхнә ветераннарының Әлфия Авзалова турында сөйләгән истәлекләре:

Татарстанның халык артисты Фердинанд СӘЛӘХОВ: 

– Әлфия апа күп гасырларга бер генә туа торган җырчы, аның тавышы, тормыш һәм иҗат юлы ныклап өйрәнелмәгән әле. Ул – уникаль тавыш иясе. Әлфия апа белән бергә эшләү дәверендә аның беркайчан да зарланганын, елаганын  ишеткәнем булмады. Заманында Рабит Батулланың аның турында китабы чыгып, «Китап сөючеләр белән очрашуга кемне чакырабыз?» – дигәч, Әлфия апа: «Филармониядән Сәләх килсен!» – дигән. Очрашу башланды. Шунда сүз Әлфия апага бирелгәч: «Мин сөйләмим, Батулла сөйләсен», – ди. Аннан миңа сүз бирделәр. Мин аның кешелеклелеге, олы җыр­чы булуы турында сөйләдем. Соңрак Әлфия апаның барыбер үзенә сүз бирделәр. Ул берничә сүз әйткәч, «Мине моңлы дип әйтәләр инде, ул җәтимлектән килә, җәтим үстем», – диде дә, елый башлады. Менә шунда бер тапкыр аның күз яшен күрдем. Ул – бөтенләй башка кеше, аңарда башка мантыйк, башка тембр, ул башка хатын-кыз иде. 

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм МАЛИКОВ:

– Әлфия апа чын мәгънәсендә легендар җырчы иде. Бервакыт концерт алдыннан Әлфия апаның кан басымы ике йөз егермегә менде. Тик сәхнәгә чыгуга, ул икенче кешегә әйләнде дә куйды, концертыбыз бик матур үтте. Бервакыт без Камчаткага киттек. Без анда дүртәү: Әлфия апа, Сания һәм Кәрим Габидуллиннар һәм мин, тугыз сәгать самолетта очтык. Барып төшүгә ял да итмичә ике концерт бирдек. Шундый авырлыкларны да  җиңел үткәрә иде ул. Шулхәтле кече күңелле,  юморга бай кеше иде Әлфия апа. Аны мәңге онытасым юк. 

Татарстанның халык артисты Рәшит САБИРОВ:

– Тормыш мәктәбен мин Әлфия Авзалова группасында башлап җибәрдем. Без барыбыз да аңа рәхмәтле, ул безне кеше итте. Илһам Шакиров белән  икесе бөтен дөнья татарларын берләштереп йөрүче булды. Алар килгән җирдә һәрчак татарлар өчен зур бәйрәм иде. Алар халкыбызның йөзек кашы булып яшәде. Без аның белән әле Әзәрбайҗанда, әле Казахстанда, Төркмәнстанда һәм башка бик күп илләрдә бергә чыгыш ясадык. 

Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләген, Әлфия апага бирүне  күтәреп чыга алуым белән үземне бик бәхетле саныйм. Бер җыелышта филармониянең актлар залында  «Тукай премиясенә ул күптән лаек»,– дигәч, ике йөз кешелек зал «Аһ» дип куйды, аннан бик озаклап алкышладылар. Шул елны филармония аның документларын әзерләде, Татарстан хөкүмәте аны рәсмиләштереп, Әлфия апага бу дәрәҗәле бүләкне тапшырды.

Сания ГАБИДУЛЛИНА:

– Мин Әлфия апаны беренче тапкыр күргәндә без Кәрим белән өйләнешмәгән идек әле. Әлфия апа зур спорт сараенда чыгыш ясый иде. Кәрим мине шунда чакырды һәм, иң беренче итеп, Әлфия апаның гримеркасына алып керде. Ул мине күптәнге танышы кебек җылы каршы алды. Концерт искиткеч зур югарылыкта узды. Без концерттан соң бергә  Кәрим белән арттарак кайтабыз, алда кулга-кул тотынышып матур итеп Әлфия апа һәм Илһам абый бара. Шунда аяк астында бер мәче йөри. Әлфия апа шунда «Әй бәбекәчкәем, ашыйсың килдемени?» – дип сөйләшеп бара. Кайткач әнигә дә сөйләдем аның турында. «И, яхшы кеше икән», – диде әни. Хәзер  әни дә, Әлфия апа да юк шул. Икәү утырабыз да, «Их, Әлфия җитми», – дип аны сагынып искә алабыз.

Бергә эшли башлагач, Әлфия апа белән гастрольләргә еш йөрдек. Юлда төрле хәлләргә юлыга идек. Мәзәк хәлләр дә булгалый иде. Туксанынчы елларда илдә бер әйбер юк. Шул елларда без Болгариягә киттек. Кунакханәгә урнаштык. Матур гына чыгышлар ясадык. Безнең ашау, кирәк-яракларыбыз да бетеп бара. Бер чәй кайнаткычыбыз бар. Киттек базарга. Чәй кайнаткычны сатабыз да, яшелчәләр, җиләк-җимешләр алабыз да, өйгә кайтабыз дибез. Әкрен генә базарда: «Кемгә кирәк кипятильник?» – дип әйткәләп барабыз. Шул вакыт бер зур полицейский килеп чыкты да, безгә «Әйдәгез участокка!» –  ди. Шунда Әлфия апа: «Я народная артистка!» – дип кабатлый башлады. Без дә: «Мы хотели купить помидоры, огурцы, вот кипятильник», – дибез. Шунда кешеләр дә безне яклый башладылар. Ә теге һаман үзенекен кабатлый. Шуннан көчкә-көчкә җибәрде. Кипятильник та юк, акча да юк иде инде хәзер. Шуннан ничектер җаен табып Казаныбызга кайтып киттек.

Татарстанның атказанган артисткасы Әлифә ВӘЛИЕВА:

– Әлфия апаның концертларын озак еллар алып барырга насыйп булды, Ходайга шөкер, кырык ике ел бергә эшләдек. Әлфия апа минем өчен әни дә, киңәшче дә булды. Һәрвакыт авыр вакытларда ярдәм кулын суза белде. Без юлда да бергә булдык, туксанышар концерт биреп кайта идек, өйгә кайткач та, Әлфия апа әйтә: «Бәгърем, сез өйдәме, мин хәзер киләм», – дия иде. Урыннары оҗмахта булсын, аңа мең рәхмәт.

Татарстанның атказанган артисткасы Зәйтүнә ЯРУЛЛИНА:

– Мин дә Әлфия апа белән эшләү бәхетенә ирештем. 1969 елда Мәскәүдә укып кайткач, филармониядә Илһам ага Шакиров белән беренче концертыбыз Ташкент шәһәрендә башланды. Әлифә декретка киткәч, Әлфия апа мине алды. Аның белән бик әйбәт эшләдек. Шуннан туксанынчы елларда филармониянең эстрада бүлеге таркала башлады. Нишлисең, кырык елга якын эшләгән Зәйтүнә Яруллинага филармониядә эшләргә эш калмады. Әлфия апа директорга әйткән: «Энекәш, мин эшлим әле», – дигән. Әлифә белән эшен дәвам итте. Сүз уңаеннан әйтим әле, ул елларда  Филармониянең «Ф» хәрефе генә калган иде. Хәзер тулаем итеп Филармония дип авыз тутырып әйтә алабыз. Хәтта аның  тукталышы да бар. Менә бит нинди дәрәҗәгә күтәрелде ул. Хәзер филармониягә шатланып кунакка киләбез, инде бизәнергә дә, киенергә дә кирәк. Күңелләр күтәренке.  Бу көннәрне күрербез дип уйламаган да идек. Рәхмәтне әйтеп бетерерлек түгел. 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз ХӘМЗИН:

– Уйлап утырдым да, «Әлфия апаны иң беренче күрүче мин»,  дигән нәтиҗәгә килдем. 1955 ел. Җәй көне, эссе. Күрше авылда концерт була диделәр, машина әрҗәсе өстендә. Әти-әни әйтте: «Әгәр бакчадагы бәрәңгенең төбенә бөтенләй өеп  бетерсәң, концертка барасың», – диләр. Киттем иртүк торып  бакчага, башымда да юк, ничек тә булса бәрәңгене тизрәк өеп бетерергә. Шулвакыт Сәкинә тыкрыгыннан бер яшь егет белән кыз җәяү генә чыгып килә.  Мин боларның каршысына юлга чыктым. Шунда бу апа: «Әй, җаныкачкаем, башыңа кызу сугар, бетмәс ул эш, бар кайт өеңә», – дип башымнан сыйпады. Кич белән клубка барсам, халык арасына керерлек түгел, көчкә үттем, ни күрим – теге апаның исеме Әлфия, абыйныкы – Илһам, диләр. Еллар узгач, аның белән эстрадада еш очраша башлагач, Әлфия апа: «Син, җаный, кайлардан шундый булып тудың», – ди. «Менә, Әлфия апа, син балачагымда башымнан сыйпаган идең, шундый булып калдым», – дим.

Татарстанның халык артисты Кирам САТИЕВ:

– Бер концертта Әлфия апа халык алдына чыккач пәрдә ябылды һәм күтәрелмәде. Мин бу якта калдым. Әлфия апа пәрдәнең теге ягында. Ул җырлый башлады.Тегеннән: «Сатый шахтаны уйна!» – ди, мин уйныйм, «Сатый, монда «Сагынам»ны сорадылар» – башкарабыз. Шулай итеп, бер-беребезне күрми генә, концертның яртысына җиттек. Биюгә чират җитте. Кәрим Габидуллин җитәкчелегендәге «Казан утлары» ансамбле уйнап тора. Биюче биюне башкаргач, Әлфия апа белән тагын җырлый башладык. Концерт беткәнче, шул пәрдә ачылмады. Әлфия беркайчан да тормышта югалып калмады. Ул безне ач тотмады, безнең бригада филармониянең планын арттырып үти иде. Ул безнең арадан китсә дә, аның җырлары, язмалары калды.

Татарстанның халык артисты Зөһрә СӘХӘБИЕВА:

– Әлфия Авзалова – бөек шәхес, заманыбызның мәшһүр хатын-кызларының берсе. Алар күп булмый. Ул ничәмә-ничә дистә еллар буена үзенең Аллаһы биргән таланты, акылы-фигыле, эшчәнлеге тирәсендә татар халкын туплап торган шәхес. Дин бетерелгән атеизм заманында да Әлфия ханым, Илһам Шакиров кебек шәхесләр һәрвакыт халык арасында булды. Аларның моңы татар халкын туплап торды, саклап калды дисәм, бер дә ялгыш булмастыр. Әлфия апаның  бик зур мирасы калды. Ул – безнең өчен зур бәхет һәм ул – халык мирасы. Бөекләр алар халык өчен туа, үзләре киткәч тә, аларның исемнәре халыкны зурлавын дәвам итә. Әлфия апаның рухы шат булсын. Әлбәттә, ул безнең йөрәкләребездә булыр. Мин шәхсән аны тыңлап, аның һәрбер җырын өйрәнеп, иҗатына гашыйк булып үскән кеше. Әлфия апаны үземнең укытучыларымның берсе  итеп исәплим .

Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу ХӘКИМОВА туплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: