Мәдәни җомга

Аллаһ кичермәс “никах”

Туфан Миңнуллинның 2010 елда язылган “Нәзер” пьесасы Түбән Кама, Оренбург һәм Тинчурин театры сәхнәләрендә куелды.

Күпләр өчен Туфан ага “милләт намусы” булып тора һәм без, үзебезнең күңел түрендәге сорауларга җавап табу өчен, еш кына аның әсәрләренә мөрәҗәгать итәбез. Әлеге пьесаның сюжеты минем өчен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты.


Мин, оригиналны укыгач кына, татар драматургының да, Шекспир кебек үк, картаймыш көнендә  трагикомедия жанрына мөрәҗәгать итүен аңладым. Фаҗигале комедияләр җәмгыять кризис кичергән чорда туа. Т.Миңнуллин 1990 еллар азагыннан татар халкын колачлаган әхлаксызлык кризисына шаһит була. Әсәрнең формасы аның эчтәлегенә дә йогынты ясаган, шунлыктан биредә тамашачы үзгәрәк Миңнуллин белән очраша. Кемдер бу вакыйгада сөюгә, татар хатын-кызына мәдхия күрә  (Р.Мөхәммәтова, А.Юнысова), кемгәдер героиняларның сөю-сөелү линиясе һәм  Хисмәтулланың мәхәббәт маҗаралары белән мактануы ошамый, кемдер исә күпхатынлылык темасыннан разый түгел (М.Миначев). 

Пьесаның исеме үк Т.Миңнуллинның тамашачыны, вакыйганы көнкүреш фәзасыннан илаһилеккә күчерү ниятен күрсәтә: ул нәзер аша яшәешнең социаль һәм илаһи сфераларын тоташтырмакчы була. Автор үз интервьюларыннан берсендә: “Бу хактагы хәдисне яхшы беләм мин. Ул болай: “Бер кеше Аллаһы Тәгалә әмеренә итагать кылу белән нәзер әйтсә, шул нәзерен үтәсен, вә бер кеше Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эш белән нәзер әйтсә, гөнаһ кылмасын”. Т.Миңнуллин геройлары Аллаһ Тәгалә, илаһи көчләр  белән нәзер аша элемтә урнаштырмакчы була. Шул рәвешле, нәзер,  рәсми тәкъвалык җәһәтеннән бик үзенчәлекле булса да, дини акт ул.

Ялгышмас өчен, Коръән Кәримгә күз салыйк. “Маидә” (“Табын”) сүрәсенең 89 нчы аятендә: “Мәкерсез, ашыгып биргән антыгызны бозсагыз да, Аллаһ җавапка тартмас; фәкать шәригатьчә ант итеп тә, ул антны үз файдагызга бозганыгыз хәлдә сезне җәзалар. Бозылган ант өчен кәффарәт түләнә. Гаиләгезгә ашата торган ризыкның уртачасы хәтле микъдарда ун фәкыйрьнең тамагын туйдыру яки аларны киендерү яки бер колны азат итү фарыз. Боларны үти алмаган кеше өч көн тоташтан ураза тота. Ант эчкәннән соң бозылган антыгызның кәффарәте шушы булыр. Сүзегездә торыгыз. Аллаһ сезгә ачык итеп аңлата, ихтимал, сез шөкер итәрсез”, – диелгән. 

Пьесаның сюжеты геройларның вакытлы никахы вакыйгасына нигезләнгән. Ислам дине тарала гына башлаган чорда гадәти никах белән бергә вакытлы никах – әл-мутга да булган. Тора-бара ул тыелган, әмма шигыйләр, аны тыя торган хәдис юклыкны сылтау итеп, мутганы хәзер дә куллана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең әл-мутга никахын тыюы мәгълүм. 

Хәләл җефетеңә тугрылык темасы һәм күпхатынлылык проблемасы татар әдәбиятына чит түгел: борынгы әсәрләрдән - Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы, Яңа заман әдәбиятында -  Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” повестен мисалга китереп була. Т.Миңнуллин трагикомедиясенең яңалыгы исә  - аның татар әдәбияты тарихында беренче булып әл-мутга никахы темасына мөрәҗәгать итүендә. Ә менә талак феноменын татар язучылары элегрәк сурәтләп өлгергән инде (Г.Камал “Банкрот”, Х.Вахит “Талак-талак”).

Трагикомедия геройларын Т.Миңнуллин “чик” халәтендә күрсәтә. Бөек Ватан сугышында камалышта калгач, ике аерылмас дус, исән калыр өчен, нәзер әйтә: “Әгәр дә икебез дә исән кайта калсак, бер атнага хатыннарны алмашырбыз! Нәзер яшәтә ул, ә үләсе бер дә килми”, - ди Хикмәтулла. Мондый ант итешүнең хикмәте шунда: нәзерен үтәмәгән кеше үлә алмый, шуңа алар һичшиксез исән калырга тиеш. 

Әлеге нәзернең әхлакый ике мәгънәлелеге тамашачыларда гадел ризасызлык тудыра. Әмма безгә трагикомедия жанры белән эш итүебезне онытмау зарур, аңа исә, И.Рацкий шәрехләвенчә, “чынбарлыкны билгеле бер эстетика белән кабул итү, тирә-юньгә кыскалык өчен трагикомик дип атап була торган билгеле бер үзенчәлекле мөнәсәбәт” хас. Ул “гамәлдәге әхлакый, социаль, сәяси, фәлсәфи критерийларның чагыштырмалылыгы белән бәйле”. Трагикомедия әхлакый абсолюттан, норма, мораль,  дөнья төзелеше тәртибе һәм принциплары турында анык күзаллаудан   баш тарта.

Жанр таләпләренә ярашлы рәвештә, трагикомедия тормышның тирәнтен процессларын күрсәтә алмый, шунлыктан яшәешне мөмкин кадәр гомумиләштереп кенә сурәтли. Аның геройлары, кагыйдә буларак, үз хәсрәтенә генә чума, дөньяны сиземләүдән туктый. Әйтик, Т.Миңнуллин әсәрендә Хисмәтулла, Хикмәтулла, Маһирә, Заһирә  сөю-сәгадәт турында гына уйлый, алар, трагикомик геройлар буларак, бөтен дөнья өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга әзер түгел. 

Трагикомик характерлар хәрәкәтсез, катып калган булулары белән аерылып тора. Трагикомедия дөньяның вакытлыча тотрыклылыгын, хаостан котылуны сурәтли. Т.Миңнуллин сугыштан соңгы елларны имин, иркен, мул тормышлы чор итеп тасвирлый. Маһирә бер-бер артлы бәби таба, Хисмәтулла ферма мөдире була. Баласыз Заһирә иренең эчкечелегендә явыз язмышны гаепли: янәсе, сугыш матур, сәламәт  ирне гарипкә әйләндерә - башта ул әсирлектә газаплана, аннары Магаданда интегә, хәзер исә колхозда бил бөгәргә мәҗбүр. 

Трагикомедиядә идеаллык тормышчан чынлыгын югалта: кайчандыр бик көнче булган хатынның үзгәрүе аның ничек тә ирен коткарасы килү белән аңлатыла. Пьеса ахырында автор тамашачыга тәмам идеалга әйләнгән Маһирәне күрсәтә – ул үзе һәм үз хисләре турында түгел, бәлки хәләл җефете хакында кайгырта. Бала, ире, 35 яшендә ана булачак тол күрше хатыны хакына Т.Миңнуллин героинясы үзенең шәхси кичерешләрен тыя һәм өйләрендә  тынычлык урнаша. 

Үзенең ике мәгънәлелеге белән шаккатыра торган ситуациягә чумырып, Т.Миңнуллин тамашачыны тормышның туу һәм үлү, мәхәббәт һәм тугрылык кебек какшамас кануннары турында уйланырга мәҗбүр итмәкче була. Драматург сәхнәдәге вакыйгаларның шартлылыгына ишарәли. Мәгълүм булганча, трагикомедиядә шартлылык театр тамашасы белән чынбарлык арасындагы кискен чикне күрсәтә. “Нәзер”дә барган хәлләр – чынбарлыкның көзгедәге чагылышы түгел, бәлки аның турында аналогия юлы белән күзаллау. Т.Миңнуллин идеалның барлыгын белә, әмма инде  Кол Гали үк дан җырлаган тугрылыкның һәркем өчен абсолют булмавын аңлый. Туйдагы тугрылык турында биргән вәгъдәләр кайчагында җәмгыятьтә бозыла шул. Әйтик, “Нәзер” трагикомедиясендә район вәкиленең һәм ферма мөдире Хисмәтулланың үз хатыннарына ничек хыянәт итүе турында сөйләнә. Тамашачы да идеал турында белә, әмма тормышта һәркем үзенең йөрәге кушканча карар кыла. Пьесаның финалында Хисмәтулла Маһирәгә ни өчен  өйләнүен аңлата: “Аларның нәселендә шухыр-мухырлар булмаган. Бик каты куелган андый нәрсәләр. Уңга бер адым да, сулга бер адым да атларга рөхсәт ителми. Егетләренә дә, кызларына да. Маһирә үзе дә малайларыбызны, кызларыбызны шулай үстерде”, - ди. Маһирә исә иренең бик дәртле икәнен белә һәм аңа гел күз-колак булып тора.  Хисмәтулла, тамашачы каршында тәүбә иткәндә, үзенең беркайчан да ирле хатыннар белән чуалмавын, бары толларны гына юатуын таный. Финалда, Заһирәнең йөккә калуын белгәч, Маһирә мондый карар кабул итә: Хисмәтулла туачак баласына үз фамилиясен бирергә һәм аны тәрбияләүдә катнашырга тиеш. Пьесада шул рәвешле күпхатынлылык проблемасы хәл ителә: өлкән хатын өйгә кече хатынны кертә. Т.Миңнуллин трагикомедиясе менә шундый идиллия белән тәмамлана. 

Тинчурин театрында Зиннур Сөләйманов куйган “Нәзер” спектакле безне беренче минуттан ук үзенең сценографиясе белән аптырашта калдырды. Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган фронт чоры кешеләре фотоларыннан декорация-коллаж фонында әл-мутга никахы күренешен күрсәтүне без әхлаксызлыкка саныйбыз. Бер мизгелгә генә әлеге паннода үз туганнарыбыз фотолары да бар дип күз алдына китердек тә, безгә бик уңайсыз һәм оят булып китте. Т.Миңнуллин үз пьесасының жанрын трагикомедия дип билгеләгән, димәк, сәхнә белән тамашачы арасында дистанция булдырырга теләгән, панно исә сугыш чоры кешеләренең күзенә карау мөмкинлеге бирә, бу исә автор фикеренә каршы килә. Драматург, тамашачыны шаккатыру һәм тугрылыклы ир белән хатын идеалын күрсәтү өчен,  ясалма хәл тудыра бит. Мөгаен, спектакль легендар “Любовь и голуби” комедиясе калыбында куелгандыр. Бу персонажларның характерларын ачуда да, сценографиядә дә сизелә. Режиссер З.Сөләймановның комедияне трагикомедиягә әйләндереп җиткерергә хәленнән килми. 

“Чит” образ - көймә образы спектакльдә структура төзегеч  булып тора. Рәссам Анастасия Шамова шул рәвешле пьесада иң мөһимнәрдән булган язмыш мотивын визуальләштерергә омтыла (“Язмыштан узмыш юк”). Сәхнә кырыйларындагы ике көймә ике язмышны гәүдәләндерә. Спектакльдә көймәнең икенче мәгънәсе – коткару да файдаланыла (Нух пәйгамбәр көймәсе белән чагыштырыгыз). Инде I сәхнәдә үк көймә ныгытмага әверелә.  Геройлар сугыштан кайткач, көймәләр түшәккә әйләнә.  Т.Миңнуллин текстында көймә юк, әмма ул   мәкальләрдә шактый еш очрый икән. “Татар халык мәкальләре”ндәге көймә сүзе кергән 25 мәкальнең икесе генә “Нәзер” эчтәлегенә якын булып чыкты: “Хатынсыз егет – койрыксыз көймә” һәм “Бәхетленең көймәсе корыдан йөри”. Пьесаның эчтәлеге (язмыш мотивы) кай яктандыр халык җыры белән дә аваздаш:

Утырдым мин көймә түренә,
Карап иштем суның төбенә;
Яхшы-яман кылсам – үзем өчен, 
Кеше кермәс минем гүремә.

Төрки дөнья картинасына ярашлы рәвештә, Т.Миңнуллин әсәрендә язмышка арба һәм тәгәрмәч ишарәли  (“Тормыш арбасын ул берүзе тарта”, “Тәгәри дөнья тәгәрмәче. Әйе... Без дөнья арбасында егылып калмаска тырышып тотынып барабыз”). Рәссам, таганга әйләндереп, сәке образын да уңышлы файдалана: “Аулак өйләрдә бер сәкедә бергә тезелешеп яткан бар иде”.

А.Шамованың дөньяга карашының татар халык күзаллауларыннан ерак торуы бәхәссез, шунлыктан ул декорация элементларын үзе өчен якын, тик менә татарлар өчен чит булган кимәлдә эшләгән. Әйтик, туй тематикасы тулысынча рус өслүбендә ачылган. Язмыш көймәсендә фата кигән кәләшләр бара. Татарларда исә шәл ачу йоласы булган. Җәймә һәм сөлге трансформер-образларга әйләндерелгән. Җәймә әле чаршауга, әле фатага, әле эскәтер, пәрдә, япмага әйләнә. Сөлге яшьләрне әле кавыштыра, әле зөфаф киченнән соң кәләшнең саф булуын дәлилли. Татарларда исә зөфаф киченнән соң җәймә күрсәтү гадәте булмаган: аны кияве йә бүләккә күмгән, йә инде туганнарына хурлыклы хәбәр җиткергән.

Режиссер, авторга ияреп, спектакльдә материалны сөйләк манерасында җиткерә. Ныгыткыч образлар сыйфатында исә күбәләк һәм каз образлары файдаланыла. Ихтимал, шул рәвешле режиссер халкыбызның “Күбәләгем” җырын искә төшертмәкче буладыр:

Күбәләкләр бик күп алар
Оча белгәне сирәк;
Үзеңә тиң күбәләкне,
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Сайлый белергә кирәк. 

Артист кызлар чаршау артыннан чыбык­ка кунган күбәләк күтәреп килеп чыга, аннары ул чыбык каз куа торганга әйләнә. Спектакльдә шул рәвешле йорт-оя, вакыт агышы турында күзаллау формалаша. Сәхнәдәге йорт макеты да, йорт хуҗабикәсе өчен урындыкка әйләнеп, гаиләдә хатын-кызның әйдәп баручы рольдә булуын искәртә. Йортта муллык һәм бәрәкәт булсын дип, Заһирә белән Маһирә каз кау­рые сибә. Маһирә өйне каз канаты белән җыештыра.

Сценографиядә сыерчык оясы зур роль уйный. Ул әйләнеп кайтуны гәүдәләндерә: югалган Хикмәтулла 15 елдан соң өенә әйләнеп кайта. Шул ук вакытта йорт-буш оя антитезасы да калка. Заһирә, ире исән килеш, 15 ел буе тол булып яши, әмма, әйләнеп кайткач та, Хикмәтулла аны бәхетле итә алмый: “Сынап карамыйм мин сиңа, Заһирә, кызганып карыйм. Дөньяның бердәнбер чибәре – бәхетең юк”.

Табигать кешегә каршы тора: агачлар ялангач, каз-күгәрченнәр күзгә чалынмый. Кайвакытта гына кыр казларының кызганыч кыйгаклавы ишетелеп китә.

Спектакльдә динамикага җыр-биюләр аша ирешелә. Заһирәнең авыру Хисмәтуллага көйләгән бишек җыры дидактик потенциалга ия. Сүз уңаенда, пьесада ирнең чирләвен багучы нәзерне үтәмәүдән күрә. Тамашачыны уңайлылык зонасыннан чыгару өчен, драматург әл-мутга никахын күрсәтә. Күпертү, гротеск алымы еш кулланыла: шунлыктан керәшен һәм рус биюләрен хәтерләткән биюләр бик җилле һәм тупас күренә (хореографлар Татьяна һәм Ренат Мифтаховлар); халык җырларын керәшен көенә өзек-өзек интонацияләр белән җырлау күңелгә тия (композитор Нияз Вәлиев). Җыр-биюләрнең татарларга хас булмаганча башкарылуы тамашачының ачуын чыгара, чит булып тоела. 

Бәби-курчакны тирбәтү эпизоды да ике мәгънәле. Русларда үлгән сабый өчен бишек җыры чыгару гадәте бар, татарларда исә мондый гореф юк. Бездә буш бишекне тирбәтү начар фал санала. Аяныч ки, “чит” мәдәният йогынтысына ияреп, Заһирә сөлгедән ясалган курчакны тирбәтә.

З.Вәлиева сәхнәдә Хикмәтулла хатынының бик лирик образын тудыра, Г.Хафизова да көнче фурия характерын оста күрсәтә.  Ир-ат образлары исә беркадәр корырак булып чыккан. Ихтимал, бу режиссер теләгедер – ир-ат һәм хатын-кыз каршылыгын куллану. Өенә кайткан көнне Р.Гайзуллинның солдаткага кычкыруы ачуны китерде. Җенси теләкне шулкадәр купайту биредә урынлы түгел, чөнки авторда әлеге эпизодта мондый мәгънә юк. Р.Гайзуллин герое характерының шундый концепциясен кем уйлап тапкандыр, белмим, әмма бу спектакльне харап итә. Гомумән, әлеге геройның спектакльдә нәсел үгезе образында сурәтләнүе бераз урынсыз... Бу режиссерның автор фикерен бирә алмавын, эчтәлекне гадиләштерүгә китерүен тагын бер тапкыр дәлилли. “Нәзер”  - Т.Миңнуллинның чынга охшашлык принцибы җимерелгән, гротеск, апарте принциплары кулланылган  абсурдка тартым “ачык форма” спектаклен булдыру омтылышы ул.

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, әдәбият белгече. 

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
"Татар-информ" фотолары.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: