Мәдәни җомга

Актәпидә кунакта

Урамнан узган эт артыннан һәр бала каерылып карап каладыр, мөгаен. Әтисе яки әнисе, сабыйны кулыннан җитәкләп ашыктыра, ләкин йонлач дуслардан ничек аерылып китмәк кирәк?!

Һәр үткән кешенең күзеннән җылы эзләүче маэмай, үзенә игътибар итүләрен күргәч, койрыгын болгап, тәпиләре белән уйнак­лап, елмаеп җибәрсәме әле! Сабыйны юлны дәвам итәргә күндерермен димә. 


Циркта маэмайның арткы аякларында биегәнен күреп, әсирләнгән балаларның кулларыннан күпме поп-корн коелган, күпме чупа-чупс  күлмәк-ыштаннарга ябышкан!

Туган көнгә ярты ел кала никадәр ялварулы күзләр, эт сорап, әти-әниләренә төбәлгән. Һәм туган көн саен, эт урынына, бүләкә китап, курчак, күлмәк алгач, күпме өметләр сүнгән, никадәр күзләргә яшь тулган, ничаклы күңеләрдә дөнья җимерелгәндәй булган. 

“Мин этне үзем карыйм, «бишле» билгеләренә генә укыйм, һәр сүзегезне тыңлыйм”, - дип һәм тагын әллә никадәр вәгъдә биреп, эт өчен сабыйлар өзгәләнә. Күпме бала йонлач хайванны үзенә дус, сердәш итү теләге белән яна. 

Бу нәни йөрәкләрдә туган зур хыял гомер бакый ата-аналарның тынычлыгын алган. Бер бүлмәле фатирга биш җан янына тагын эт алыргамы? Яисә эт хайваныннан балаларга берәр йогышлы авыру иярүдән Алла сакласын, дип чәпчи әниләр. Ул бозау кадәр эт миннән дә артык ашарга сораячак, дип мәсьәләгә нокта куя әтиләр. Эт булган өйгә фәрештәләр иңми, дип үзеннән өлеш кертә әби-бабай. Менә шулай итеп күп сабыйларның эт алу турындагы хыяллары тормышка ашмый кала. 

Беренче карашка, кечкенә бу проблема нарасыйларның тормышларында тирән эз калдыра. Күбесе эзгәләнүләрен гомере буе онытмый. 

Гомерләр үтә, һәр үткән-сүткән эткә әсирләнеп карап калган кыз­чык-малайлар үзләре әти-әни була. Һәм эт мәрәкәсе кабатлана башлый. Хатынның аллергиясе кузгалса, йогышлы чир иярсә, иртә саен урамга чыгарып керү минем җилкәгә төшсә, анда-монда киткәндә, этне карап торырга кеше табылмаса... Һәм тагын мең төрле «булса», «төшсә», «иярсә» кебек шарт фигыльләр нәниләр күңелендәге хыялның юлында үтеп чыкмас киртәгә әверелә.

Ә шул вакыт ихлас карашлар кичләрен йолдызларга төбәлүдән туктамый. Хыялый күңелләргә һәр җемелдәгән йолдыз этнең йә күзе, йә колагы, йә борын очындагы тамгасы булып күренә. Һәр Яңа ел бәйрәме саен, Кыш бабайга йонлач хыялны тормышка ашыруны үтенеп, тастымал буе озын хатлар языла тора. 

Бер карасаң,  эт сорау баланың яңа уенчыкка ия булырга омтылып көйсезләнүе генә кебек. Ә бәлки  әти-әнисе эшкә чумып яшәү сәбәпле, баланың җитенкерәмәгән җылы, наз эзләведер, яисә йомык күңелле берәр сабыйның үзенә дус, сердәш табарга омтылуыдыр?

Менә шул сорауга җавап эзләп, Александра Сальникова пьеса язган. Һәм ул  узган ел Кариев театрында үткәрелгән «Тамга»  I режиссерлык лабораториясендә “иң шәп” дип бәяләнгән әсәрләр рәтендә иде. Аңа нигезләнеп спектакль эскизы иҗат ителде һәм киләчәктә төс-буяуларга баерак, мулрак бизәлешле тулы канлы спектакль иҗат итү турында килешенде. Ниһаять, «Сәлам, Актәпи!» дип исемләнгән  спектакль театр сөючеләргә тәкъдим ителде (әсәрне Халисә Уразова тәрҗемә иткән, режиссёры – Александра Ловянникова).  

«Тамга» режиссерлар лабораториясенең максаты – яңа драматургларны җәлеп итеп, кызыклы сюжетлар эзләү һәм моңа кадәр таныш булмаган режиссерларны чакырып, яңа спектакль формаларын табу, артистларның иҗат мөмкинлекләрен үстерү. Беренче лаборатория максатына ирешә башлады дияргә була. Әле күптән түгел Кариев театрында акылга зәгыйфь бала турында «Йомрыбаш» спектакле куелды. Анда тема да, сәхнә алымнары да татар сәхнәсе өчен яңа. Актәпи дә татар сәхнәсенә яңалык алып килде. Ул сәхнәдә түгел, фойеда куелган һәм нибары илле тамашачыга исәпләнгән. Кием элгечне үзенә күрә сәхнәгә әверелдергәннәр. Тамашада нибары алты артист – Лилия Низамиева, Фернат Насыйбуллин, Альбина Гайзуллина, Диләрә Зиннәтова, Илназ Хәбибуллин, Рузанна Хәбибуллина катнаша. Аларның кай арада эт алуга каршы усал әнидән, хатынының һәр сүзенә буйсынып яшәүче йомшак күңелле әтидән көйсез балага яисә мөлаем бульдогка әйләнүен чамалап бетерә торган түгел. Тамаша буе Динә Исламова музыка уйнап тора. Аллага шөкер, театрларда фонограммалардан, алдан яздырылган җырлардан арына барабыз. 

Формасына караганда да күбрәк, спектакльнең сабыйларга аңлаешлы гади, үтемле теле, җылысы кыйммәт.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: