Мәдәни җомга

Аккошлардай сылу Рузия

Рузия Мотыйгуллина патша кызларында гына була торган нәзакәтлелеге, зифа буй-сыны, матур горурлыгы белән  аерылып тора

Алар – икесе бер гаиләдә туып-үскән  артист. Бер ата-анадан булса да, икесе ике төрле. Исламия Мәхмүтова күчмә театр белән авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә мәгърифәт нуры кабызып йөрде. Ә юл газабы – гүр газабы, ди халык.  Исламия апабыз бик кыю, тәвәккәл, шагыйрь әйткәнчә, кирәксә, чабып барган атны туктата, дөрләп янган йортка керә алган батыр йөрәкле һәм гаҗәеп халыкчан артистка булып хәтергә килә. Сеңлесе Рузия Мотыйгуллина патша кызларында гына була торган нәзакәтлелеге, зифа буй-сыны, матур горурлыгы белән  аерылып тора. Исламия Мәхмүтова ире - күренекле артист Хәлил Мәхмүтов белән бергә озак еллар Тинчурин театрында халкыбызга хезмәт итте.  Рузия Мотыйгуллина Г.Камал исемендәге академия театрының  спектакльләрендә онытылмас образлар иҗат итә. Ни кызганыч, Исламия апабыз күптән түгел фани дөньядан китте. «Кыр казлары» җырын аеруча яратып башкара, һаман биеклеккә ашкына иде ул. И.Мәхмүтованың спектакльләрен яраткан театр сөючеләребез исә бүген күккә ашкан кыр казлары артыннан моңсуланып калгандай булды.  Аллаһыбыз аңа тагын бераз гомер бирсә, сеңлесе Рузия Мотыйгуллинаның гомер бәйрәмендә  академия театры сәхнәсенә кыю атлап чыгар, аның белән бергә шатланыр, җылы сүзләрен кызганмас иде...

Бу гомер бәйрәме Рузия ханымның үзе өчен дә бераз моңсурак булыр кебек. Чөнки ул беренче тапкыр туган көнен  фикердәше дә, киңәшчесе дә,  иҗатташы да булган яраткан апасыннан башка уздыра. Ике туганны никадәр хатирәләр бәйли! Туган авыллары – Әлки районы Югары Әлки авылының сукмакларыннан иңгә-иң куеп атлаганда, күңелләрендә туган никадәр хыял-теләкләр, олы юлга чыккач, сәхнә утлары булып кабынган, халык күңелендә калырдай матур спектакльләргә әверелгән, алкышлар кайтавазы булып күкләргә ашкан, чәчкәләр бәйләме булып аяк очларына килеп төшкән! Ике туганны әтиләре - җор телле Һидият абый һәм әниләре – сабыр, акыллы Мәрвия апа, бертуган апалары, энекәшләре турында хәтер, аларны сагыну, юксыну хисе бәйли иде. Һидият абзый белән Мәрвия апа бервакытта да балаларының иреген чикләмәде, анда барма, моны эшләмә, дип кирәксә-кирәкмәсә дә теләкләренә каршы төшмәде. Йортлары клуб каршысында гына урнашкан иде. Һидият балалары клуб сәхнәсендә җырлап-биеп үсте. Исламиянең Казанда күчмә театрда эшли башлаган вакыты. Авылга кайткан саен берәр плас­тинка кыстырып кайта. Рузия патефонны кабызып, пластинка көенә бөтерелеп биергә ярата. Авыл халкы да Рузиянең биюен яратып өлгергән, Һидият абый кызы биесен, дип сәхнәгә чакырып кына торалар. Һидият балаларының клубка килеп керүе – үзе бер театр. Алдан әнисе теккән матур күлмәктән  Рузия бара, аның артыннан, җирдән сөйрәлеп пычранмасын өчен патша кызының күлмәк очын тоткандай,  Казан апасы алып кайткан пластинканы кадерләп тотып, энекәшләре Әсхәт атлый. Бу дәрәҗәле процессияне күргәч, авыл халкы тагын да куәтлерәк кул чабарга тотына...

Сәхнә җене кагылган Исламия һәм Рузиянең артист булу теләгенә дә каршы төшүче булмый. «Театр училищесына укырга кереп кайттым», – дигәч, «Яхшы, кызым, тагын да зуррагына керсәң, ике колагыңнан тотып, алтынга манган булыр идем», – дип кенә җавап кайтара Рузиягә әнисе. Ишле гаиләгә алтын каян килсен? Укытучы, йә табиб һөнәрен сайламагансың, кызым, дип ананың эчтән генә сызлануы булдымы икән? Мәрвия апа үзе дә мөнәҗәтләр җырлый, Тукай шигырьләрен яттан сөйли. Ләкин халык белән тулы залларда спектакль уйнау, бернигә дә карамыйча, көн саен тамашачы каршына чыгу бөтенләй башка, дип уйлагандыр, бәлки. «Соңрак Тукайның бөтен әсәрләрен барлап чыктым, ләкин бала чагымда әнием сөйләгән шигырьләрне тапмадым. Тукайга ияреп халык чыгарган шигырьләр булмадымы икән ул», – дип Рузия ханым очрашып сөйләшкәндә әнисен искә алды. 

Казанда театр училищесында укыган елларда Рузиягә әни урынына Исламия апасы була, кыз аларда яши, спектакльләренә йөри, сәхнә серләренә өйрәнә, апасы белән җизнәсе гастрольгә киткәч исә, балаларын алып кала. 

Рузиягә аннары да бәхет елмая. Талантлы режиссер Марсель Сәлимҗанов курсында сәхнә корифейлары Хәким Сәлимҗанов, Шәһсанәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, балет артистлары Анна Гацуллина, Әлфия Айдарскаяда укыган еллар – үзе бер могҗиза. Укуны тәмамлагач, академия театрында эшли башлау  әкияткә тиң.  Хезмәттәшең, иҗатташыңның  көчле булганы яхшы, чөнки алар белән син дә һаман югарырак үрлисең. Алсу Гайнуллина, Зөлфия Зарипова, Фирая Әкбәрова, Ләлә Миңнуллина, Дусил Касыймов, Нариман Гарифуллин,  Идрис Мәсгутов  кебек берсеннән-берсе талантлы, үзенчәлекле артистлар белән бергә уку, театрга килгәч күпчелеге белән бер спектакльләрдә уйнау, әлбәттә,  осталыкны чарлау өчен зур этәргеч була.   

Актриса Рузия Мотыйгуллина дигәч тә, затлы токымнан, чибәр, нечкә күңелле, мәхәббәт хакына үзен корбан итәргә әзер бирнәсез кыз Лариса күз алдына килә. Островскийның бу әсәре бүген дә искермәгән. Алыпсатарлар, ришвәтчеләр, ялтырарга яраткан оятсыз адәми затлар бүген дә саф хисләрне аяк асларына салып таптый. Акча культы, кешеләрнең дан-шөһрәткә омтылулары үскән саен, нечкә күңелләр ныграк уала. Ләкин бүген театрларыбызда  нәзакәтле Лариса Огудалованы гәүдәләндерерлек Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина кебек хатын-кыз артистлар бармы?  Бер күрүдә гашыйк булырлык зифа буй-сынлы, чибәр, уйчан йөзле актрисаларны сәхнәләребездә күрәбезме?...

Татарстанның халык, Россия­нең атказанган артисты  Рузия Мотыйгуллинаның иҗат биографиясендә Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Өч аршын җир» спектаклендәге Шәмсегаян роле дә зур урын алып тора.  «Мин күңелем белән һаман – авыл баласы», – ди Рузия ханым. Шәмсегаянны су буендагы өянкеләрнең моңын аңлаган авыл балалары гына уйный ала торгандыр шул. Арыш исе иснәп, тургайлар җырын тыңлап, сукыр кычыткан, алабуталарның пышылдашуларын ишетеп үскән  моңлы актерлар гына егерме ел буе читтә туган авылны, авылдашларны сагынып яшәгән Мирвәли һәм Шәмсегаянның күңел халәтен тасвирлый аладыр. Ни кызганыч, татар авыллары бетү сәбәпле, яшьләр арасында «туган җир», «туган нигез» кебек изге төшенчәләрнең асыл мәгънәсен аңлаган моңлы актерлар да  сирәк күренә...

Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Зөләйха» трагедиясендәге Зөләйха роле дә гаять катлаулы. Аны җанландыру өчен үз йөрәгең аша бөтен милләт фаҗигасен үткәрү сорала.  Зөләйха роле – осталыкка зур сынау да, олы мәртәбә дә. Рузия ханым бу сынауны да уңышлы узды, сынатмады. 

Авксентий Цагарели хыялында туган яучы карчык Ханума образы да җиңелләрдән түгел. Бу спектакльдә очкыннар чәчкән грузин темпераментын, хәйләкәрлек, елгырлыкны гәүдәләндерү кирәк. Рузия Мотыйгуллинаның Ханумасы бик тере, хәрәкәтчән, җете булып хәтергә уелып калган. 

Уйчан, салмак хәрәкәтле Ларисадан ут чәчкән Ханумага кадәр алтмыштан артык роль башкарылган. Һәркайсының үз хиссияте, һәрберсе үзенчә мөлаем. Бер спектакльдә бер-берсенә капма-каршы рольләр башкарган вакытлары да булды. Яраткан драматургыбыз Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Йөзембикә һәм Гөлфирә рольләре шундыйлардан. Р.Мотыйгуллина йомшак тавышлы, салмак хәрәкәтле, оялчан Йөзембикәне дә, үз кадерен белгән горур, төртмә телле, чая шәһәр кызы Гөлфирәне дә бердәй осталык белән башкара. Һәм нишләптер актриса Рузия Мотыйгуллина турында уйлаганда нәкъ менә шушы спектакль, бигрәк тә шаян-шук, егетләргә баш бирмәс усал, үзен яраттыра белгән мәхәббәтле Гөлфирә  күз алдыннан китми.  Рузия ханым үзе дә иркәләнеп матур итеп әрепләшүче чая шәһәр кызы Гөлфирәгә охшаган сыман тоела. 

Әти-әнисе корган җылы оядан баш калкытып канат чыгара башлагач, Рузияне Исламия үз канаты астына алган иде. Аллаһ кызларның әти-әнисенә дә гомерне кызганмаган – Һидият абзый җитмеш дүрт яшен тутырып китә, Мәрвия апа сиксәнгә җитә язып кызлары кулларында җан бирә. Гөрнәдир Исламия апасы Рузиягә җил дә тидермичә саклый. Аннары кыз баланы кайгыртуны ире Ринат (Закиров) үз өстенә ала. Эчми-тартмый, үзе чибәр, эшчән,  алтмыш яшендә дә тарих буенча докторлык диссертациясе яклады. Көнләшеп җанга тими, сәхнәдә кочышмыйсың, гастрольгә бармыйсың, дип Рузиянең баш өстендә йодрык болгамый. Яныңда эшеңне аңлый, үзеңне хөрмәт итә белгән ирең булу – актриса өчен ярты бәхет. Юкса ирләре көнләшкәнгә күрә сәхнәне ташларга, үзләре өчен кызыксыз эшләрдә интегергә мәҗбүр булган талантлы хатын-кызлар күпме?! Яраткан эшләренә тугры калсалар да, парларын җуйган, канаты кайрылган кошлар кебек ялгыз каңгыручы  артисткалар никадәр?! Хәер, Рузия үзе дә баш өстендә йодрык болгаттыра торган йомшак хатын түгел. Усал итеп бер каравы була, күз алларында гүя елдырымлар уйный. Ни кирәк булса, шуны эшли, әмма үз дигәненә ирешә торган батыр, үҗәт кеше ул. Үҗәтлек аңа нәселләреннән килә торгандыр. Үҗәт булмаса, Мәрвия апаның бертуган энесе Нурмөхәммәт үсмер вакытында  Югары Әлкидән кырык чакрым ераклыкта урнашкан Рәҗәп авылына көн саен йөреп укымас иде. Арып-талып барган гына җитмәгән, рәхәт тормышка ияләшкән пошмас председатель балаларына өй эшләрен эшләп, үзенә тамак ялгарлык акча юнәтә икән. 

Милләтнең хәлен беләсең килсә, хатын-кызларына кара, диләр. Татарда бик озак вакыт тупас гореф-гадәт, дини кыргыйлык хөкем сөргәнгә, кыз балаларыбызны да, Һидият абый белән Мәрвия апа кебек,  теләккә ирек куеп түгел, «чүпрәкбаш» дип түбәнсетеп үстергәннәр. Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз», Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» кебек әсәрләр буш җирдә тумаган. XIX йөзнең икенче яртысында татар туташларына да мәктәп, университетларда уку мөмкинлеге ачылгач, безнең арадан да укымышлы хатыннар чыккан. Мәсәлән, кызлар өчен мәктәп ачкан Фатыйха Аитова, Парижда Сорбонна университетында укыган Сара Шакулова, Истанбулда белем туплаган Әминә Галиева, Женевада университет тәмамлаган Сафия Сыртланова, Мәрьям Габдрахманова, татар театрының нигез ташларын салган Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны һ.б. исемнәрне мисалга китерергә мөмкин. Бүген дә мәгърифәткә, югары үрләр яуларга  омтылучы гүзәл затларыбыз бар. Мәсәлән, опера йолдызы Альбина Шаһиморатова, фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитова һ.б. белән горурланабыз. Әмма нигездә татар хатын-кызы  тормыш йөген тарта,  авыр эшләрдә интегә, исерек ирләр белән газаплана, балаларын ялгыз үстерә. Ни өчендер арабызда,  матур сакланган, горур, күзләре бәхет чәчкән ханымнар бик сирәк очрый. Бәхет, хасият ят безгә. Шуңа күрә мөлдерәмә тулы касә кебек матур тормышта яшәүче туташ-ханымнарга да кашларын җыерып караучылар табылып тора. Әмма бил бәйләп кенә – ир, чәч тарап кына хатын булмассың, ди  халык мәкале. Ринат Закиров кебек асыл иргә хатын булу да җиңел түгелдер. Чирек гасырдан артык вакыт «Казан» милли мәдәният үзәген җитәкләде, аннары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе булды, берничә тапкыр үзен республикабызның Дәүләт Советына депутат итеп сайладылар.  Ринат ил эшләре белән иртән иртүк китә, кич кайта. Аны көтсәң, өйдә берни эшләнми. Рузия авыл баласы ла. Кадагын да үзе кагып куя. Бер кулына – бала, икенчесенә азык-телек күтәреп аргач, руль артына да утыра. Машина белән дуслашканына да инде чирек гасыр булган. 

Ашлык уңса – җирдән, хатын уңса – ирдән, дип борынгылар белмичә әйтмәгән. Бу батыр хатынга тормышта берни дә куркыныч түгел шикелле, дип уйлап куюым була, актриса, уйларымны сизенгәндәй телгә килә. Һәм бер мизгелгә шомырт кара күзләренә моң сарган, иңнәре йомшарып, шиңеп киткән сыман тоела. «Тормышта минем өчен иң авыры – өлкән буын артистларыбызның үлеме, – дип Рузия ханым авыр сулады һәм шул вакытта карашы белән дивардагы портретларга ымлады. – Галия Нигъмәтуллина, Галимә Ибраһимова, Гәүһәр Камалова, Шәһсанәм Әсфәндиярова, труппа мөдире Бикә Шакирова һәм башкалар без – театрга килгән яшьләрне бик җылы каршы алды. Җил, яңгыр тидертмәде. Һидият Солтанов, Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһманов, Наил Әюпов һ.б. артистларыбыз белән озак еллар көн саен күрешеп бер гаилә булып яшәдек. Алар киткәч, көзен суктырылган ялангач кырда ялгыз утырып калган кебек булдык. Бик авыр икән корифейларыбызны югалту...» 

Матур парларның балалары да матур. Әнә, Рузия Мотыйгуллина һәм Ринат Закировның кызлары Чулпан  «Казан» бию ансамблен ничек оста биетә. «Ефәк юлы», «Зәңгәр шәл», «Казан ханлыгы» дип исемләнгән берсеннән-берсе гүзәл тамашалар сәхнәләштерде. «Йосыф-Зөләйха» исемле өр-яңа программа сәхнәгә куймакчы булып  йөри. Соңгы араларда гына да татар биюләрен Франция, Швейцариягә алып барып күрсәттеләр. Әби белән бабасын сөендереп Ясмин һәм Айшә үсеп килә...

Тормышта кирәксә, Гөлйөзем сыман йомшак, назлы, кирәксә, Гөлчирәдәй усал, чәнечкеле була белгән  актриса Рузия Мотыйгуллина кебек горур, матур, күзләре бәхет чәчкән ханымнарыбыз күбрәк булсын иде дип тели күңел.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Фотолар Г.Камал театрының музей фондыннан алынды.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: