Яңалыклар
-
Оранжереяда хөрмә җимеше өлгерде, Айхо мөгезләрен салды, ә сиплар һәм грифлар оя әзерләде: Казан зооботаника бакчасы язны каршы ала
Яшәүчеләр тормышында табигать уяну белән үзгәрешләр булды.
-
Австралиядән Эльвина Габайдуллина: Нәүрүз – буыннар арасында мәдәни үзенчәлекне ныгыта
Австралияның Брисбен шәһәрендә төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме булды. Квинсленд Милли Азәрбайҗан Ассоциациясе, татар һәм үзбәк җәмгыяте белән берлектә оештырылган бу чарада Азәрбайҗан, Татарстан, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан һәм Кыргызстанның бай мирасы тәкъдим ителде.
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” №11 (2025)
Иртә сүнсә дә таң йолдызы, Мәңге сүнмәс дан йолдызы!..
-
Мөдәмил Әхмәтов: «Моң эзләгән мәлем»
(ШИГЫРЬ)
-
«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез»: Әхәтовлар гаиләсе Казанны фестивальнең республика этабында тәкъдим итәчәк
Катнашучылар үзенә күрә һөнәри династияләр һәм гаилә традицияләре тарихы турында сөйлиләр.
-
Татарстанның Баш казые сайланды
«Казан-Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX Корылтае уза. Корылтайда мөфтидән тыш, республиканың Баш казые да сайланды.
-
Рифат Сәлах: Талантсызлар, көнчелек сәбәпле, волокита ясый башлый, сәяси уен уйный
27 мартта Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак, яңа срокка рәис сайланачак.
-
Газизә Сәмитова: «Син йылама, йәш туташ»
(ШИГЫРЬ)
-
«Тоталь диктант» бөтен республика буенча меңләгән катнашучыны берләштерәчәк
Әзерлек курслары бер атнадан башлана.
-
Сабантуй һәм Каравон: республикада бәйрәмнәрне үткәрү даталары расланды
Тиешле документлар ТР Хөкүмәте сайтында бастырылган.
-
24 мартта Казанда татар теленә өйрәтү курслары башлана
24 мартта Казанда чираттагы бушлай татар теле курслары башлана. Шәһәр мэриясе проекты ТР Рәисе каршындагы төбәктә яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.
-
Сурия Усманова: Татарстан хөкүмәте Фәндәс Сафиуллин каберенә таш куярга акча таба алмый
Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Курган зиратында Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин каберенә таш кую мәсьәләсе хәл ителмәгәнлеген әйтте.
-
«Нур» һәм «Тылсым» үзәкләрендә язгы инклюзив сменаларга балалар җыю башланды
Балалар 24 марттан 28 мартка кадәр төрле шөгыльләрдә булачак.
-
Концерт программасы, халык уеннары һәм пылау дегустациясе: казанлыларны «Нәүрүз» бәйрәмен бәйрәм итәргә чакыралар
Вакыйга бу шимбәдә Казан ипподромында узачак.
-
Актаныш «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбленең иҗаты Россия күләмендә бәяләнде
Актаныш районының «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле «Халык моңнары» XV Бөтенроссия конкурсында лауреат булды.