Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ҮЗЕМНЕ ИСХАКЫЙНЫҢ ӨЧЕНЧЕ БУЫНЫ, ДИП САНЫЙМ

«Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында Татарстан Милли музеенда бөек язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга багышланган электрон экспозиция ачылды. Аны халыкка тәкъдим итү тантанасында Төркиядәге «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» фонды рәисәсе Тюлай ханым Дюран да катнашты. Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон күргәзмәдә урын алган әйберләрне...

«Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында Татарстан Милли музеенда бөек язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга багышланган электрон экспозиция ачылды. Аны халыкка тәкъдим итү тантанасында Төркиядәге «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» фонды рәисәсе Тюлай ханым Дюран да катнашты.

Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон күргәзмәдә урын алган әйберләрне 1997 һәм 2002 елларда А.В.Менгери исемендәге хәйрия фонды һәм аның президенты, Төркия эшмәкәре Әхмәтвәли Мәңгәрнең кызы Сафия Имре ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә тапшырган була. Экспозициядә шулай ук язучының үзе исән чакта нәшер ителгән китапларын, Татарстан галимнәренең Гаяз Исхакый иҗатына багышланган хезмәтләрен дә күрергә мөмкин.

Әйтергә кирәк, «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» фонды рәисәсе Тюлай Дюран да буш кул белән килмәгән. Ул музеебызга язучының яка һәм җиң каптырмалары сакланган савытын, 2 җиң каптырмасын, 2 көндәлек дәфтәрен, термометр, моңа кадәр бүләк ителгән бинокленең терәткеч «аякчыкларын», акча янчыгын, кәгазь кискеч пычагын, кайчысын, каләмен, 1925-53 елларда төрле илләрдә мәдәният әһелләре белән төшкән 42 фотосурәтен тапшырды.

- Гаяз Исхакыйның вафатына 60 ел тулган көннәрдә электрон экспозицияне ачкан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музеена ихлас рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләп китте экспозицияне ачу тантанасында Тюлай ханым Дюран. - Безнең фонд Гаяз Исхакый әйберләрен Татарстан Республикасына беренче тапкыр 1998 елда тапшырган иде. Ул чакта без язучының эш өстәлен алып килдек һәм татар халкының Гаяз Исхакый белән горурлануын күреп, шатланып киттек. Аның туган авылы Яуширмәдә музей ачылу да безнең өчен бик куанычлы хәл булды. Безнең фондта бүгенге көндә әдипнең тормышы һәм иҗатына караган 1566 саклау берәмлеге исәпләнә. Арада көндәлекләр зур урын тота. Алардан күренгәнчә, Гаяз Исхакый кәгазьне нәтиҗәле кулланган, аз гына да буш урын калдырымыйча язарга тырышкан.

Миннән еш кына, сез татармы, Гаяз Исхакыйга нинди катнашыгыз бар, дип сорыйлар. Юк, мин татар түгелмен, Төркиянең Бурса шәһәре янында дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлагач, Истанбул университетында әдәбият факультетының тарих бүлеген тәмамладым. Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты белән галим буларак кызыксына башладым. Нәтиҗәдә, фәнни-тикшеренү фонды оештырдым һәм язучының мирасы турында язган мәкаләләремне һәрдаим фәнни журналда бастырып торам. Дөресрәге, фондны без Гаяз Исхакыйның ул чакта Анкара шәһәрендә яшәгән кызы Сәгадәт Чагатай белән оештырдык. Мин фондның химаячеләр советында идем.

Ә бер елдан соң, Сәгадәт Чагатай вафат булгач, җыелышта мине фондның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Шулай итеп, мин 1992 елдан бирле «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» фондын җитәклим. Билгеле булганча, Гаяз Исхакый гомере буе төрки халыкларның азатлыгы, иреге өчен көрәшә. Анкара шәһәре университеты хезмәткәре буларак, Сәгадәт Чагатай әтисенең эшен дәвам итте. Мин татар булмасам да, Гаяз Исхакый һәм Сәгадәт Чагатайдан соң үземне бу нәселнең өченче буыны, дип исәплим. Минем бурычым - аларның изге эшен дәвам итү. Аллага шөкер, Гаяз Исхакый исемен телгә дә алырга ярамаган кара чорлар үтте. Хәзер аның мирасын тарату җиңелрәк, әлбәттә. Шулай да кыенлыклар бар әле. Язучының төрек телендә нәшер ителгән байтак язмалары, мәсәлән, татар теленә тәрҗемә ителүне көтә.

Белүемчә, Татарстанда язучының 15 томлык антологиясе эшләнде. Әмма безнең фонд өчен томлыкның бер данәсе табылмасмы, дип сорагач, ул укучылар арасында таралып беткән булып чыкты. Аны зуррак тираж белән нәшер итәргә кирәк булгандыр, бәлки. Өстәвенә, Төркиядә Гаяз Исхакыйга караган яңа мәгълүматлар һаман табыла тора. Күптән түгел, мәсәлән, без Сәгадәт Чагатайның алман телендә язылган көндәлекләрен таптык, аларны төрекчәгә тәрҗемә иттек. Киләчәктә бу көндәлекләр татар телендә нәшер ителер дип өметләнеп калабыз. Чыннан да, 22 ел дәвамында язучының мирасын кайтару буенча байтак эшләр башкарылды. Әмма эшлисе эшләребез дә байтак әле.

Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова Тюлай Дюранны «Милли Музейның меценаты» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Электрон экспозицияне һәм күргәзмәне әзерләүдә Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина зур көч куйган. Аңа Г.Камал театры музее директоры Луара Шакирҗан һәм Татарстан Милли архивы директоры урынбасары Наталья Шарангина ярдәм иткән.

Экспозицияне ачуда Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Англы һәм галимнәребез катнашты.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев