Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ҮЗЕ БӨЕК, ҮЗЕ АЯНЫЧ

"Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ауразия күчмәләренең империягә юлы" дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачылды. Анда Дәүләт Эрмитажының 2190 экспонаты тәкъдим ителгән. Моңарчы күбесе Дәүләт Эрмитажыннан беркайчан да чыгарылмаган. Күргәзмә бигрәк тә без татарлар өчен кадерле, чөнки анда төрледән-төрле экспонатлар аша скифләр, сарматлар, һуннар, кыпчаклар һ.б. халыкларның мәдәниятләре күрсәтелә. Алар һәркайсы безнең калыплашуыбызга үзеннән...

"Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ауразия күчмәләренең империягә юлы" дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачылды. Анда Дәүләт Эрмитажының 2190 экспонаты тәкъдим ителгән. Моңарчы күбесе Дәүләт Эрмитажыннан беркайчан да чыгарылмаган.

Күргәзмә бигрәк тә без татарлар өчен кадерле, чөнки анда төрледән-төрле экспонатлар аша скифләр, сарматлар, һуннар, кыпчаклар һ.б. халыкларның мәдәниятләре күрсәтелә. Алар һәркайсы безнең калыплашуыбызга үзеннән нинди дә булса өлеш керткән. Димәк, күргәзмә татарларның һәм башка төрки халыкларның тамырлары яңа эрага кадәр яшәгән кавемнәргә үк барып тоташканын тагын бер кат дәлилли. Чөнки биредә, әйтик, Алтай дөньясын чагылдырган һәм скифләр чорына караган Пазырык курганнарыннан алынган материалларның форма һәм гамәли-бизәү чаралары ягыннан татар халык сәнгате үрнәкләренә охшашлыгы ап-ачык күренә. Хәер, бу хакта 1960 елларда ук Идел буенда татарлардан беренче сәнгать фәннәре докторы Фуат Вәлиев тә әйткән була. Әмма ул вакытларда, татарның килеп чыгышын фәкать болгарчылык белән аңлату рөхсәт ителгәнгә күрә, зур галимебезнең сенсацион ачышын игътибарга алучы булмый.

Гади тел белән әйткәндә, күргәзмәдә төрле елларда, төрле хакимнәр тарафыннан яшерелгән, урланган, таланган татар тарихы урын алган. Алтын Урданың варисы булып калган Казаннан 12 зур көймәгә төяп, кенәз Василий Серебряный алып киткән байлыклар да, XVIII гасырда мародерлар тарафыннан Себер каберлекләреннән таланган алтын, көмеш тә бардыр биредә. Экспозициянең күпмедер өлешен, әлбәттә инде, археологик казулар вакытында килеп чыккан тарихи әһәмияткә ия әйберләр тәшкил итә.

Ничек кенә таланмаган да, ни рәвешле генә кимсетелмәгән бит безнең халык!

1944 елның августы. Ватан сугышында җиңүгә бер елдан да азрак вакыт калып бара. Тынычта аттай эшләүче, сугышта арысландай көчле безнең ата-бабаларыбыз Рейхстагка җиңү әләме кадарга әзерләнгән бер вакытта, бәгъзе адәмнәр зиннәтле чынаяклардан каһвә эчеп, затлы тәмәкеләр тарта-тарта, бу халыкны тагын ни рәвешле каһәрләп була, дип баш вата. Нәтиҗәдә, татарның килеп чыгышында Алтын Урданың роле хакында телгә алуны тыйган карар барлыкка килә. Дошман пулясы тәнне генә яралый. Ә бу йөрәкләрне яралап, пулядан меңнәрчә мәртәбә зуррак зыян сала торган карар түгелме? Ә сугышта кул-аягын өздереп кайткан үз бабамның хәлен җиңеләйтәсе, сугыш корымын да юарга өлгермәгән үз халкына аякка басарга ярдәм итәсе урынга 1949 елда Мәскәүдә татарның килеп чыгышын болгарчылык белән аңлатуны үзәккә алган фәнни сессия үткәрәләр. Бу бит кешелексезлекнең чик дәрәҗәсе!

Патшаларыбызның үз файдаларына кылынган гамәлләре һәрвакыт җәмгыять өчен изгелек дип бәяләнә. XVIII йөздә Петр I, мәсәлән, Себер җирендәге каберлекләрне казып, алтын-көмеш урлау очраклары күбәеп киткәч, мародерлыкны тыю турында указ чыгара. Галимнәр аны тарихи ядкәрләрне сакларга кушкан беренче дәүләт кәгазе дип исәпли. Ә шул вакытта Петр I үзе дә Себер тупланмасын җыя башлаган була һәм мародерлар үзенең ниятен тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырырга комачаулар дип курка. Ә аның бөтен нияте - өстәмә алтын чыганаклары табып, Русиянең икътисадын һәм сәясәтен күтәрү була. Күргәзмәдә Петр Iнең Себер тупланмасы да тәкъдим ителә.

Ә безнең күпме галимнәребез, халкыбызга бөек тарихыбызны кайтару юллары ябык булганга күрә йөрәкләре әрнеп, фани дөньядан китте, күпме тарихчыларыбыз эзәрлекләүләргә дучар булды?!

Ә нигә соң бүгенге көндә татар халкына үзенең бөек тарихын өйрәнергә юллар ачылды? Арысланнарыбыз бакыйлыкка күчеп, күпчелегебез Ауразия күчмәләренең татарга ни катнашы барын белмәгән һәм белергә теләмәгәнгә түгелме икән? "Татарлар үзара талашмый, беркайчан да бер-берсен үтерми, бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яши, ризыклары аз булса да, аны тигез бүлешә. Көнчелек, хөсетлек татарларда бөтенләй юк бугай, киресенчә, хәлләреннән килгәнчә бер-берсенә ярдәм итә", - дип язган П.Карпини. Бүген шушы тасвирламада ничаклы татар үзен таный ала? Ә таркау, тарихи хәтерен җуйган кавем берәүгә дә куркыныч түгел, чөнки ул хәтерне бер күргәзмә белән генә кайтарып булмый инде.

Шундый инде безнең тарих - үзе бөек, үзе аяныч...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәгә куелган кайбер экспонатлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев