Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

«Йылдыз» сарае серләрен ача

Узган атнада Казан Кремленең “Манеж” залында “Йылдыз” (Йолдыз)  сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе” дигән күргәзмә ачылды.

Госманлы империясе солтаны Габделхәмид II тарафыннан тупланган фотолар коллекциясеннән торган экспозиция ачу тантанасында Татарстан законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан, Төркия Республикасы Президенты хакимияте каршындагы Дәүләт архив идарәсе җитәкчесе Угур Унал һ.б. рәсми затлар катнашты.


Истанбулның “Йылдыз” сараенда, башкача әйтсәк, Госманлы империясенең элекке солтаны Габделхәмид IIнең резиденциясендә фоторәсемнәрдән торган зур тупланма саклана. Солтан Госманлы империясе тәхетенә 1876 елда утыра һәм ил белән 33 ел идарә итә. Бу еллар Гос­манлы империясендә аеруча әһәмиятле урын алып тора. Габделхәмид II үз эшчәнлегендә яңарту һәм камилләштерү сәясәтенә аерым өстенлек биргән, аеруча мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендәге яңалык­ларга игътибарлы булган. Ил белән солтан Габделгазиз идарә иткән елларда дәүләт ярдәмендә үсеш алган фото сәнгате Габделхәмид II патшалык иткән чорда аеруча киң тарала, хәтта дөньяны өйрәнүнең үзенчәлек­ле бер ысулына әверелә. Аның фотосурәтләр ярдәмендә дөньяның барлык яңалыкларыннан, вакыйгалардан хәбәрдар булып баруы мәгълүм. Хәзерге вакытта “Йылдыз” сарае коллекциясендә барлыгы 36 мең 585 фото исәпләнә. Алар 911 альбомга тупланган. Фотоларның шактый өлеше Россиягә багышланган. Бу Габделхәмид IIнең, үзара мөнәсәбәтләр шактый катлаулы булуына карамастан, күрше Россия белән һәрвакыт кызыксынып яшәвен дә күрсәтә. 

Күргәзмәдә Габделхәмид ІІ­нең шәхси фотографлары объективка алган 40 фотографиянең репродукциясе урын алган. Анда XIX гасырдагы Россия империясе төбәкләренең, нигездә, Санкт-Петербург, Мәскәү, Одесса шәһәрләренең, Төньяк Кавказның истәлекле урыннары,  бу чорда яшәгән  төрле милләт һәм катлам кешеләренең тормышы сурәтләнә. Алар арасында Россия патшасы Романовлар гаиләсе, тарихи биналар, портретлар, шәһәр күренешләре, архитектура үрнәкләре, этнография әһәмиятле урын алып тора. Шуңа күрә бу төр сәнгать барлыкка килә башлаган чорда рәсемгә алынган фоторәсемнәр тарихи кыйммәткә дә ия һәм аларның әһәмияте еллар белән арта бара. Күргәзмә тарихчылар, этнографлар, архитекторлар өчен аеруча кызыклы.

Бу коллекцияне әледән-әле дөньяның төрле почмакларында үткән күргәзмәләрдә тәкъдим итәләр. Аны Төркия белән Россия арасында Мәдәният һәм туризм елы кысаларында Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәүчеләр тамаша кылган инде. 

Экспозиция Татарстан архив эше буенча Дәүләт комитеты, Төркиянең Дәүләт архив идарәсе белән берлектә Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы ярдәмендә әзерләгән. Татарстан Комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова экспозиция Төркиянең архив идарәсе белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Үзара аралашуга 1995 елда нигез салынган һәм хезмәттәшлек итү турындагы килешүләр берничә тапкыр озынайтылган. Төрек архивчылары бу юлы күргәзмәне бернинди түләүсез алып килгән. 

Төркиядә саклана торган һәм Татарстанга, һәм аның халкына кагылышлы  документларны өйрәнү нәтиҗәләре буенча якын араларда рус һәм татар телләрендә “Казан - Госманлы архивларында” (“Казань в Османских архивах”) дигән җыентык та дөнья күрәчәк. XIII гасыр башыннан XX йөз башына кадәрге Алтын Урда, Россия һәм Госманлы дәүләте багланышлары тарихына багыш­ланачак җыентыкны инде тәмамлап киләләр. Аңлашыла ки, андагы бай материал күргәзмә кысаларына гына сыймаган. Күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан яңа генераль консул Исмәт Эрикан  да Госманлы  империясе белән Россия арасында тарихи багланышларның бик күптәннән килүен искәртте. Күргәзмә дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә башка күзлектән карау мөмкинлеген бирә. “Без үткәннәребезне белеп яшәргә һәм яңа адымнар ясарга әзер булырга тиешбез”, - диде генераль консул.

Госманлы архивларыннан алынган документлар китабын нәшер итү - Татарстан һәм Төркия архивчылары хезмәттәшлегенең зур булмаган бер өлеше генә. “Без документларны рес­таврацияләү мәсьәләләрендә архивчыларыбызны ике яклы алмашу ниятеннән дә эш алып барабыз”, - диде Төркиянең Дәүләт архив идарәсе җитәкчесе Угур Унал. 

Татарстан архивчылары да үз чиратында Төркиянең шәҗәрәләр төзүдәге заманча уңайлы алымнарын, борынгы документларны цифрлаштыру өлкәсендәге  тәҗрибәсен өйрәнә. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев