ЮЛБАТНЫҢ ХӘТЕР МӘГАРӘСЕ
Мин музейларны кеше күңеленә нык тәэсир итә торган тәрбия ча-расы, дип саныйм. Аларның экспонатлары әби-бабаларыбызның үткәнен күз алдына китереп бастыра: авыр елларны, сугыш мәхшәрләрен, аннан соңгы төзекләндерү чорларын яшь буынга түкми-чәчми җиткерә. Юлбат урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее 1995 елның 9 маенда - Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткән...
Мин музейларны кеше күңеленә нык тәэсир итә торган тәрбия ча-расы, дип саныйм. Аларның экспонатлары әби-бабаларыбызның үткәнен күз алдына китереп бастыра: авыр елларны, сугыш мәхшәрләрен, аннан соңгы төзекләндерү чорларын яшь буынга түкми-чәчми җиткерә.
Юлбат урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее 1995 елның 9 маенда - Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткән көнне ачылды. Аның беренче кунаклары сугыш һәм хезмәт ветераннары булды. Ишектәге кызыл тасманы сугыш ветераны, ветеран укытучы Саҗидә апа Ракова кисте.
Музейның беренче бүлеге шушы төбәктә яшәүчеләрнең көнкүреше турында сөйли. Авыл өе. Агач сәке. Йорт эче борынгыча бизәлгән. Шунда ук кабыктан эшләнгән бала бишеге, агач савыт-сабалар, чүпләмле сөлгеләр, чиккән әйберләр. Бу бүлекнең иң кадерле экспонатларыннан берсе-XIX гасырда төзелгән авыл мәчетенең ае. Мәчет манарасы 1939 елны киселгән, ае исә, авылда йорттан-йортка йөртелеп, сакланып калган. Кыйммәтле экспонатларның тагын икесе - революциягә кадәр Юлбат авылында булган кибетнең афишасы. Шушы ук бүлектә Тенеки авылында яшәгән Дәүли байның шәхси мөһере дә бар. Ул таштан ясалган, аңа сәүдәгәрнең исеме гарәп хәрефләре белән уеп язылган. Куллану өчен уңайлы, формасы белән хәзерге мөһерләрне хәтерләтә.
Икенче бүлек тулысынча Тенеки көмешчеләренә багышланган. Авылы белән көмешчеләр булган алар. Шунлыктан, музей төзегәндә көмешчеләрне өйрәнү төп юнәлеш булды. Көмеш осталарының соңгы буын вәкиле, сугыш ветераны Хәбибрахман ага Ганиевның исән чагында, гүзәллек тудыру серләрен видеоязмага төшереп барган идек. Бу язмаларны укучылар кат-кат карый, гади авыл кешесенең өй шартларында кабатланмас матурлык тудыра алуына соклана. Музейда көмешчеләрнең эш коралларының бер өлеше, Хәбибрахман ага эшләгән беләзек-йөзекләрнең фоторәсемнәре саклана. Бу һөнәр ияләре турында фотоальбом да төзелде.
Өченче бүлек сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышлана. Бу бүлектә орден-медальләр, аларның таныклыклары, сугышчыларга бирелгән рәхмәт хатлары саклана. Йосыф Алан авылыннан Каюм Гәрәев һәм Юлбаттан Тимерхуҗа Исламовның фронттан җибәргән өчпочмаклы хатлары укучыларны аеруча кызыксындыра. Алар икесе дә сугышта батырларча һәлак булган.
1993 елның октябреннән сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын кешеләре белән булган очрашулар, әңгәмәләр видеоязмага төшереп барылды. Шул язмаларга нигезләнеп, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан "Беркем дә, берни дә онытылмый" дигән видеофильм эшләдек. Хәзер бу язмаларны видеотасмадан DVD дискка күчерәбез.
Әлеге бүлектәге тагы бер кыйммәтле экспонат - 1943 елда сугыш кырларында ятып калган беренче тракторчы Фәйзрахман Якуповның җитен җебеннән сугылган чигүле күлмәге эленеп тора. Ул кершәндәй ап-ак, әйтерсең, өйләнергә дә өлгермичә, сугышка китеп, яу кырында ятып калган хуҗасының күңел сафлыгын саклый ул.
Дүртенче бүлек колхоз оешуның беренче елларын һәм сугыш алды чорын колачлый. Биредә колхозларның оешканнан алып хәзерге чорга кадәр тарихы, колхозчыларның фидакяр хезмәте турында материаллар бар. Алар нигездә истәлекләр, фотографияләр, документлардан тора. Шунда ук сәяси репрессия корбаннарыннан авылыбыз мулласы Шакир Мөхәммәтшин һәм авылдашларыбыз Сәйфулла Фәтхуллин, Нотфулла Фәтхуллин, Гайфулла Фәтхуллинның КГБ архивыннан алынган "Гаепләү эше" материалларының күчермәләре саклана.
ишенче бүлек мәктәп тарихыннан гыйбарәт. Билгеле булганча, авыл мәгарифенә мәчетләрдә нигез салынган. Музейда, истәлекләрдән тыш, авылның соңгы указлы мулласы Мөхәммәтшакир хәзрәтнең бердәнбер фотосурәтенең күчермәсе бар. Ул 1880 елда туган, 1924 елда Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан Юлбатка килеп, гомеренең соңгы көннәренә - 1961 елга кадәр имам вазифасын башкара. Дөрес, ул, репрессияләнеп 8 ел төрмәдә дә утыра. Авыл халкына дини белем һәм тәрбия бирүдә аның өлеше бик зур. Халык күңелендә аңа карата бүген дә зур ихтирам хисләре саклана.
Алтынчы бүлек - безнең җирлектән чыккан танылган шәхесләр турында. Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Гали Ильясовның концерт костюмы, "Оныттың бугай..." дигән җырлар китабы, грампластинкадагы җырлары, телевидение фондыннан видеоязмалар, җырчының Юлбатта үткәрелгән 60 еллык юбилееның видеоязмасы, күпсанлы фотографияләре һәм башка истәлекләре музей фондларында урын алган. (Аның әтисе Гани абый тумышы белән Юлбат авылыннан).
Музейда танылган якташларыбыз - әдип Мәгъсүм Хуҗин, рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов турында да материаллар туплана. Ә райондашыбыз, дөньякүләм танылган китап белгече, академик Әбрар Кәримуллин турында "Китапка багышланган гомер" дигән видеофильм эшләдек.
Тенекидә яшәгән Гамбәр апа Галәвиеваның якын туганы, мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабич турындагы истәлекләре видеоязмада саклана.Ул анда әнисе белән бертуган абыйсы Ш.Бабичның искиткеч зыялы , талантлы шәхес булуы турында сөйли.
Соңгы вакытта музей фондлары 1834 елда үткәрелгән 19 нчы, 1850 елгы 9 нчы "Ревизская сказка" (халык санын алу мәгълүматлары) күчермәсе белән тулыландырылды. Бу материалларга таянып, без шул елларда авылда ничә хуҗалык булуын, күпме халык яшәвен, һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларын, аларның туган елларын белә алдык. Болар авылдашларга үзләренең нәсел шәҗәрәсен ачыклауда зур ярдәм булачак.
Кыскасы, мәктәпнең туган якны өйрәнү музее яшьләрне халкыбызның данлы традицияләрендә, өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләүгә зур өлеш кертә, ә укучылар музейның эчтәлеген баета торган кыйммәтле һәм кадерле экспонатлар белән аны тагын да тулыландыра тора.
Илдар Сафин,
Саба районы, Юлбат урта
мәктәбенең тарих укытучысы, Русия Федерациясе гомумбелем мәгарифенең мактаулы
хезмәткәре.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев