Алтын Урданың никадәр куәтле һәм зур дәүләт булуы һичкемгә сер түгел. Көнбатыш Себер, Кавказ, Кырым... XIII гасырның 40 елларында боларга рус кенәзлекләре дә өстәлә. Бер-берсе белән ызгышып яткан руслар алдынгы монгол армиясенә каршы тора алмый, билгеле. Хәер, Алтын Урданың шундый куәтле империягә әверелүе хәрби көч белән генә бәйле түгел. Акыллы...
Алтын Урданың никадәр куәтле һәм зур дәүләт булуы һичкемгә сер түгел. Көнбатыш Себер, Кавказ, Кырым... XIII гасырның 40 елларында боларга рус кенәзлекләре дә өстәлә. Бер-берсе белән ызгышып яткан руслар алдынгы монгол армиясенә каршы тора алмый, билгеле. Хәер, Алтын Урданың шундый куәтле империягә әверелүе хәрби көч белән генә бәйле түгел. Акыллы ханнар иң төп сәүдә юлларын кулга төшерә, шул рәвешле Алтын Урда Чулман, Идел аша Себердән Шәрыкка барган мал-мөлкәттән өлеш ала.
Ләкин бер рус кенәзлегенә монгол яуларының әллә теше үтми, әллә аны кирәксенмиләр, әллә инде гел сазлыклы-урманлы төбәк булганга, кереп чумудан куркалар: Бөек Новгород кенәзлеге Алтын Урда яуларыннан котылып кала. Бәлки, әлеге кенәзлеккә махсус яу оештырмау Урданың хатасы да булгандыр. Чөнки бөек дәүләтнең тамагына сөяк булып кадалган ушкуйниклар нәкъ менә шушы кенәзлектә оеша.
Ул замандагы бер Новгород сәүдәгәренең ерактагы партнерына хатында шундый юллар бар: "Безгә елга буйлап исән-
имин килеп җитим, малыңны саклап калыйм дисәң, әүвәл ушкуйниклар белән килеш, югыйсә бар йөгеңне югалтырсың, шуның белән җаның да..."
Нинди ушкуйниклар турында сүз бара соң? Ник куркыныч алар шулкадәр?
Күпчелек тарихчылар фикеренчә, ушкуйниклар Новгород кенәзлегендәге ирекле халыктан барлыкка килгән. Җир эшен яратмаган, кеше талап яшәүне хуп күргән рус ир-егетләре берләшеп, елга пиратларына әверелгән. Аларның бөтен кереме Идел буйлап югары менгән яки түбән төшкән сәүдәгәрләрне талаудан гыйбарәт була. Моның өчен юлбасарлар "ушкуй" дип аталган көймәләрдән файдалана. Ушкуйник сүзе дә шуннан барлыкка килә. Ә менә көймәгә андый исем каян килгән дигәндә, тарихчыларда бердәм фикер юк. Бер фараз буенча, борынгы халыклар ак аюны "ушкуй" дип атаган. Көймәләрнең алгы борысын аю башы белән бизәгәнгә күрә, көймәгә дә аю исеме күчкән. Башка бер фикер нигезендә исә, борынгы веп телендә "узкий" сүзе көймә дигәнне белдергән, "ушкуй" шул сүзнең үзгәреше буларак барлыкка килгән. Ләкин ушкуй көймәсен төркиләр, болгарлардан алынганлыгы турында да фикер нигезсез түгел. Сәүдә ягыннан бик алга киткән болгарлар шуңа бик охшаш җиңел көймәләрне "откыр, очкыр", ягъни җитез, өлгер дип атаган. Урыс юлбасарлары исә әлеге сүзне үзләре ишеткәнчәрәк үзгәрткән.
Елгада йөрү өчен тәгаенләнгән ушкуйның палубасы булмый. Эчке ягында ишкәкчеләр өчен махсус ныгытмалы урыннар көйләнә. Суга бик аз гына кереп торуы, озынлыгы киңлегеннән 5 тапкыр зуррак булуы аркасында, ушкуйлар тизлек ягыннан башка зур көймәләрдән бер баш өстен тора. Ушкуй уртасында бердәнбер алынмалы мачта куела. Көймәнең койрык руле булмый, аны ян ишкәкләр алыштыра. Ушкуйларның уңайлылыгы XIII гасырда ук сиздерә. Новгород халкы шушы көймәләр белән Швеция, Норвегия һөҗүменә каршы бара, ушкуйниклар швед авыл-калаларын талап кайта.
Бераз читкә китеп, дөнья тарихын да искә алып узыйк. Юлбасарлык Җир шарында борын-борыннан яшәп килә. Талау-
үтерү белән генә шөгыльләнеп яшәгән халыклар шактый күп булган. Көнбатышта исә андыйларны пират, корсар, флибустьер дип атыйлар. Пиратлыкның диңгездә дә, елгаларда да чәчәк аткан чаклары була. Әлеге кәсеп хәтта хәзер, XXI гасырда да туктамый. Мәсәлән, Африка ярлары тирәсендә, аеруча Сомали янында корабларга һөҗүм очраклары турында хәбәрләр еш ишетелә. Корсар, флибустьерларның күбесе каперлар, заманча әйткәндә, "лицензияле пиратлар" була, ягъни аларның эш-гамәлләре хакында дәүләт түрәләре бик яхшы хәбәрдар, хуплап-мактап тора. Ушкуйниклар турында сөйләгәндә дә, аларны берьяктан "лицензияле пиратлар" дип карарга мөмкин.
Ушкуйниклар башта үзләренең Новгород тирәсендә генә кәсеп итә, юлбасарлыкның төшемле икәнен аңлап алгач, акрынлап алар Идел буйлап түбәнгәрәк сузыла башлый. Себер ягыннан килгән сәүдәгәрләрдән кыйммәтле җанвар тиреләрен талыйлар, Болгар, Сарай тарафыннан килгән алтын-көмеш, ашлыкка да кул сузалар. Кенәзләр заманында да кануннар булган, әлбәттә. Ул чакта да тәртип бозып, юлбасарлык кылып йөргән кешеләр җәзага тартылган, дарга асарга да күп сорамаганнар. Ләкин һәр замандагы кебек бүлешә белгән, вакытында тәлинкә тота белгән адәмнәр хөрмәтләнә, җәза урынына рәхмәт кенә ишетә. Ушкуйникларның көчәеп китүен, аларның хәрби куәтен аңлаган урыс кенәзләре дә моннан оста файдалана. Әйтик, рус елъязмаларының берсендә Новгород "пират"ларының воевода Прокоп җитәкчелегендәге походы искә алына. Тверь каласын яулап алганда ярдәм иткән өчен, Мәскәү кенәзе Прокопка һәм аның гаскәренә үзенчәлекле карт-бланш бирелә: кайда кемне генә таласалар да, бу - кенәз фатихасы белән башкарыла, янәсе.
Ушкуйникларның татар-болгар тарафына рәсми рәвештә билгеле булган тәүге походы 1360 елга карый. Бу елны алар Җүкәтау шәһәрен талый. Урыс елъязмасы «ушкуйниклар Җүкәтауны сугышып алды, бик күп татарларны үтерде», дип хәбәр итә. Монда без урысларның болгарлар түгел, татарлар турында язганлыкларын күрәбез.
Шушы һөҗүмнән соң Җүкәтау бәкләре Алтын Урда мәмләкәте башкаласы Сарайга яклау сорап бара. Сарай хөкүмәте, хәлне төзәтү өчен Болгар олысына 1361 елда Булат Тимер бәкне юллый. Ул Болгар олысын ныгыту чарасына керешә. Булат Тимер Нугай бәк улы Болгар олысы идарәчесе итеп Җанибәк хан (1343-1357) тарафыннан ук билгеләнгән булган. Моны 1366 елда Болгар шәһәрендә сугылган тәңкә раслый. Шул елда урыс ушкуйниклары һәм кенәзләренең юлбасарлык яулары яңадан башлана. Алар Нократ һәм Кама буйларына бөлдергеч һөҗүмнәрен кабатлый. Төп болгарлар шушы һөҗүмнәр вакытында тар-мар китерелеп, татарлар белән тәмам берләшеп, кушылып бетүгә йөз тота. 1367 елгы урыс кенәзләренең берләшкән һөҗүме вакытында Болгар олысы тагын тар-мар китерелә. Булат Тимер Сарай тарафына кача һәм анда тәхеткә менгән яңа хан Газиз тарафыннан үтерелә. 1369 елда Болгар олысын Хәсән Солтан идарә итә башлый. Аңа ушкуйникларның 1374, 1391 елларда һөҗүмнәрен татырга туры килә. Йомшак урынны сизгән рус кенәзләре дә кул кушырып утырмый - Урта Иделгә 1370, 1376, 1431 елларны яу белән киләләр. Олы кенәз Василий IIнең воеводасы Федор Пестрый 1431 елны Болгарга зур яу белән килеп, шәһәрне талап-җимереп китә. Урыс елъязмалары Нократ, Кама һәм Идел буенда гел татарлар хакында гына сүз алып бара, болгар халкы кенәзе түгел, ә Болгар олысы кенәзе (бәге) хакында гына сөйли. Урыс елъязмаларында болгарлар инде аерым этнос буларак искә алынмый.
Ушкуйниклар кенәз рөхсәте белән талап-үтереп йөрсә дә, югарыдан башка фәрман килгәндә, элекке Чечня гаскәре кебек, алар "законсыз бандформированиеләр"гә әйләнә дә куя. Шундый ук хәл Җүкәтауга походтан соң да була. Болгар калаларын талап, баеп кайтып барган юлбасарлар Костромада кәеф-сафа кора. Алтын Урда ханы Хидырбәк урыс кенәзләренә чапкын җибәрә: ушкуйникларны табып, хан каршына китерергә! Котлары ботына төшкән Суздаль, Түбән Новгород һәм Ростов кенәзләре яшерен рәвештә Костромага килеп, кала халкы ярдәмендә ушкуйникларны кулга төшерә дә Урда ханына җибәрә. Караклар дөньясында мондый сатлыкҗанлыкны гафу итмиләр: киләчәктә ушкуйниклар, кенәзгә үч итеп, Түбән Новгород каласын яндыра, ә Костроманы узган-барган саен талап китә башлый.
Юлбасар халкы күчмә кабилә белән бер була. 1363 елда воеводалар Александр Абакунович һәм Степан Ляпа җитәкчелегендәге ушкуйниклар Себергә юл тота һәм Обь елгасына кадәр барып җитә. Монда алар икегә бүленеп, бер төркеме Төньяк Боз океаны ягына юнәлә. Икенчеләре исә Алтын Урданың көнчыгыш чикләрендә, Чагатай олысында, Кытай җирләрендә талау белән шөгыльләнә. Талап-баеп кайткан ушкуйникларның комсызлыгына чик булмый. 1366 елда шул ук Александр Абакунович кул астында юлбасарлар инде Идел буйларын кан-яшькә батырып йөри. Хәтта Алтын Урда башкаласы Сарайны таларга җөрьәт иткәннәр. Юлбасарлар һөҗүменнән гарык Газиз хан Мәскәү кенәзе Дмитрийга илче юллый. Кенәз янына килгән хан вәкиле бик тузына, җинаятьчеләрне тотып, чарасын күрмәсә, гаскәр белән яный. Булачак Дмитрий Донской исә Новгородка грамота җибәрә. Тик андагы боярлар бик хәйләкәр шул, хәзерге түрәләр кебек буш сүз белән җавап бирә: "Анда үз белдекләре белән яшьләр йөргән, синең кунакларыңны (сәүдәгәрләрне) һич таламаганнар, басурманнарны (чит халыкларны) гына кысканнар". Фикерләп карасак, хәзерге заманда да дәүләт эше нәкъ шулай корылган бит. Бер түрә өстеннән югарыга шикаять язсаң, әлеге жалуны тикшерү өчен, шул түрәнең үзенә хат юллыйлар. Ул вакытта боярлар, әлбәттә, үзләренең гөнаһсызлыгы турында алдаган. Ушкуйникларның күбесе ярлы халыктан булса да, аларның җитәкчеләре Осип Варфоломеевич, Василий Федорович, шул ук Абакунович - Новгородның атаклы воеводалары. Акча һәм корал белән мондагы байлар тәэмин иткән, әлбәттә. Иганә турында сүз бармый: походтан кайткач, ушкуйниклар аларны буш итмәгән.
Ушкуйниклар белән берләшсә, Дмитрий Донской Алтын Урданы инде XIV гасырда ук тәмам тар-мар иткән булыр иде, бәлки. Ләкин урыс кенәзләре, Урда ханнары кебек үк, илне берләштерү, ныгыту турында түгел, бер-берсе белән ызгышу, хакимият өчен көрәш турында күбрәк уйлаган.
Шунысын да әйтеп узу урынлы. Баштагы мәлдә ушкуйниклар бик сәләмә киемле, гади кораллы була. Ләкин Болгарны, Алтын Урда калаларын талап баеган, анда гаскәриләрнең ничек киенгәнен күргән юлбасарлар XIV гасырда балталы-сөңгеле крестьян түгел инде. Корыч пластиналардан ясалган ныклы кием, туры һәм кәкре кылычлар, җәяләр-арбалетлар - болар барысы да ушкуйникларның хәрби куәтен арттыра. Бу кораллар йә трофей итеп, яки таланган мөлкәт бәрабәренә сатып алына.
Бурдан кала, уттан калмый, дигән мәкаль бар халыкта. Талауны кәсеп иткән ушкуйниклар да моны яхшы аңлый, берничә ел типтереп яшәгәч, тагын ашыйсы киләчәген белеп эш итә. Урыс пиратлары шәһәрләрне талый, кызларын коллыкка алып китә, ләкин күп очракта каланың үзен исән калдыра, чөнки бер-ике елдан тагын яу белән янә килә әле ул. Бу юлбасарлар үзләре дә сәүдәгә остарып китә. Бер калада талаганны башкасына илтеп сата. Аларның Болгарны, Сарайны талагач, колларны Казанга китереп сатуы мәгълүм. Хәер, ушкуйникларның явызлыгын берничә тапкыр татыган шәһәр бәкләре дә бик сугышырга, кан коярга атлыгып тормый. Әйтик, 1375 елгы поход вакытында Болгар каласы шәһәрне талатмыйча, ясак түләп котыла. Ә менә Сарай каласын ул елны юлбасарлар талап-җимереп чыга.
Хәзерге Әстерханнан 170 километр ераклыкта урнашкан Сарайны карталардан табып булмый. Ул чорда бу шәһәрдә 100 меңгә якын халык яшәгән. Ул Европаның иң зур калаларының берсе саналган. Сарай Бату Алтын Урданың иң бай шәһәре булган. Шундый зур кала Идел буенда түгел, ә кечкенә Актүбә елгасы янында салына. Авыр хәрби кораблар сай елгага керә алмый, ә җиңел ушкуйлар өчен ул бик кулай. Мөгаен, юлбасарлар калага таң белән һөҗүм иткәндер. Сакчыларны үтереп, үзләренең төп кәсебе - талау эшенә керешкәннәр. Көймәләрне кыйммәтле мөлкәт, алтын-көмеш белән тутыргач, тизрәк аннан таю ягын караганнар. Киткәндә, шәһәргә берничә яктан ут төрткәннәр.
Бу походка бәйле табышмак бүгенгә кадәр чишелмәгән. Ушкуйниклар Сарайдан бихисап байлык белән кача, ләкин аларның алтын тулы көймәләре Новгородка кайтмый. Урыс пиратлары таланган малны ниндидер утрауга яшергән, дип уйлыйлар, тик ул утрауның кайда икәнлеге генә билгесез кала бирә.
Әкияти байлыклар ушкуйникларны тәмам исертеп җибәрә, алар тагын да көньяккарак, Каспий диңгезенә таба юнәлә. Идел тамагында аларны Хаҗитархан ханы Салгәй каршы ала. Ул воевода Прокоп сораган ясакны түли. Ул гына да түгел, ушкуйникларны кунак итеп, алар хөрмәтенә зур өстәл кордыра. Ләкин хәмер белән дус юлбасарлар исергәч, кала гаскәре аларны кырып чыга, ушкуйникларның берничәсе генә исән кала. Болгарга, Казанга, Җүкәтауга 8 тапкыр талау походы оештырган ушкуйникларның иң зур җиңелүе була ул.
Урыс пиратларының походлары моның белән тукталмый, әлбәттә. XV гасыр башында, әйтик, 1409 елда Анфал җитәкчелегендәге 250 ушкуй Идел-Кама төбәгенә янә һөҗүм ясый. Мондый походлар XV йөзьеллыкның җитмешенче елларына кадәр, Бөек Новгород Мәскәү кенәзе Иван III кулына төшкәнче була әле. Кайчак мәскәүлеләр Казан ханлыгына яу чабар өчен ушкуйниклар белән вакытлы килешүләр дә төзи. Ләкин бу вакытта да кенәзләр аларны үзләренә кирәк чакта гына дус итә. Ирек яраткан, талап яшәргә күнеккән башкисәрләр кенәзгә буйсынырга теләмичә, Бөек Новгород тирәсеннән Хлынов (хәзерге Киров) төбәгенә күченә. Заманында ул каланы да ушкуйлар болгар-татарлардан тартып ала. Шуннан соң юлбасарлар татар тарафына Нократ елгасы буйлап төшә башлый.
1489 елда Мәскәү һәм күрше кенәзлекләр ушкуйникларга каршы күтәрелә. Иван III юлбасарлар каласына бик зур гаскәр җибәрә. Әлбәттә, гомер буе качып-посып, талап яшәргә өйрәнгән гади юлбасарларның күбесе яшеренеп кала, ләкин атаманнарның шактые юк ителә. Шул елдан бирле ушкуйниклар елъязмаларда искә алынмый башлый. Урыс юлбасарлык хәрәкәте тарих төпкеленә чума. Шунысы сәер, Болгар олысының, аның кала-авылларының тәмам юкка чыгуына иң төп сәбәпләрнең берсе булган, Алтын Урданы талап, шактый бимазалаган ушкуйниклар турында совет заманында тарих дәресләрендә ике-өч сүз белән генә искә алып узалар, совет тарихчылары арасында ул ниндидер бер тыелган темага әверелгән иде.
Ушкуйниклар тарихыннан нинди сабак алырга мөмкин? Беренчедән, әлбәттә, юлбасарлар йөз меңләгән гаскәр тупламыйча да бик уңышлы хәрби походлар ясау мөмкинлеген дәлилли. Икенчедән, берничә йөз сугышчыдан торган төркем дә зур калага бихисап зыян сала алуын исбатлый. Өченчедән, кенәзләр, патшалар, генсеклар белән дустанә мөнәсәбәттә булган, аларның рөхсәт-фатихасы белән бар дәүләтне таларга, суярга әзер торган башкисәрләр һәрвакыт яши һәм яшәячәк. Ләкин көннәрдән бер көнне алар бандит, җинаятьче дип игълан ителә, күп меңләгән армия шуларга каршы сугышка ташлана. Төп башкисәр ролен андый вакытларда кенәзләр, патшалар үзләре башкара.
Илгизәр ЗӘКИЕВ.
(Язма "Зөя утрау-шәһәре" музей тыюлыгының фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары Елена КАРТАШЕВА ярдәме белән әзерләнде).
Нет комментариев