Мәдәни җомга

ЙӨРӘГЕНДӘ ШАУЛЫЙ КАРУРМАН...

Татарстанның халык рәссамы, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Кондрат Максимов хәзерге Киров өлкәсендәге Шишкино авылында дөньяга килгән. Әйтерсең, туган авылының исеме аның язмышын билгеләгән. Кондрат Евдокимович атаклы рәссам Иван Шишкин кебек гомере буе табигатьне яратып сурәтли. Быел рәссамның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә аның картиналарыннан күргәзмә...

Татарстанның халык рәссамы, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Кондрат Максимов хәзерге Киров өлкәсендәге Шишкино авылында дөньяга килгән. Әйтерсең, туган авылының исеме аның язмышын билгеләгән. Кондрат Евдокимович атаклы рәссам Иван Шишкин кебек гомере буе табигатьне яратып сурәтли. Быел рәссамның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә аның картиналарыннан күргәзмә ачылды.

1914 елда К.Максимов Казан сәнгать техникумына укырга килә. Әмма авырып китү сәбәпле, аны тәмамлый алмыйча, кире авылына кайтып китәргә мәҗбүр була. Әтисе авылларында сал агызу белән шөгыльләнә. Кондрат 10 еллап аңа булышчы булып йөри. Ә бервакыт авыр эштән соң, үлән арасына чумып, күктә бөдрә ак болытларның салмак хәрәкәтен күзәтеп ял иткән вакытта, егетнең күзе мольберт күтәргән бер адәмгә төшә. Бу - якташы, рәссам М.Гужавин булып чыга. Егеттә рәсем сәнгатенә тартылу бар бит инде. Шуннан ул 2 еллап Гужавинга ияреп, этюдларга йөри башлый. Һәм инде рәсем сәнгатеннән аерыла алмый. Гужавин бит гади рәссам гына түгел, ә Санкт-Петербургта булачак сурәт осталарына белем бирүче мөгаллим дә. Шулай итеп, бу ике сәнгатькә гашыйкның аралашуы К.Максимов өчен бик файдалы була. 1930 елда булачак рәссам кабат Казаныбызга килә һәм 5 еллап сал агызу буенча тәҗрибә станциясендә эшли.

Рәссам халкының башы әйбәт эшләгәнен беләбез. Әйтик, бөек Леонардо да Винчи берьюлы әллә ничә өлкәдә эшчәнлек алып барган. Бармакларның һаман күнекмәләр ясап хәрәкәтләнеп торуы баш миен әйбәт эшләтә, күрәсең. Шулай итеп, Кондрат Максимов та сал агызу өлкәсендә байтак ачышлар ясый. Ул үз ачышларын фәнни исбатлый һәм 27 авторлык шаһәдәтнамәсе ала. Американнар аннан патентларны сатуын үтенгән, әмма К.Максимов ризалашмаган, яңа технологияләрдән фәкать үзебезнекеләрнең файдалануын теләгән, диләр.

1936 елда бездә дә СССР Рәссамнар берлегенең бүлекчәсе ачылгач, Кондрат Максимовны беренчеләрдән булып берлеккә кабул итәләр. Шуннан соң рәссам бөтен гомерен рәсем сәнгатенә багышлый, туган як табигатенә дан җырлый, аеруча нарат урманнарын сурәтләргә ярата. Әйтергә кирәк, К.Максимовка үз гомерендә шактый кыенлыклар кичерергә туры килгән, чөнки 1950 елларда авангардка йөз белән борылу, кырыс өслүб дәвере килгәч, хезмәт, сугыш, социалистик төзелешләр һ.б. шуның ише темалар алга сөрелгәч, К.Максимовка, мещаннарга хезмәт итәсең, совет лозунгларын күтәреп алмыйсың, салон рәссамы син, дип бәйләнә башлыйлар. Архивларда моны исбатлаган туплам-туплам протоколлар саклана, ди. Рәссам, ни әйтсәләр дә, тыныч кына тыңлый һәм үзенекен эшли тора. Иң кызыгы шул - гаеп тагучылар үзләре рәссамны сүгә тора, ә үзләре өйләрендә, эш урыннарында К.Максимов пейзажларын элә икән, чөнки чын сәнгатьнең вакытлар үткәч тә кадере җуелмасын һәммә кеше белә.

Кыскасы, рәссам Кондрат Максимов иҗатта бөек Шишкинга охшарга омтылган. Үҗәт, кыю булган. Ул заманнарда илдә хакимлек иткән рәсми идеологиягә каршы чык әле син! Нәтиҗә буларак, аның күргәзмәләрен дә тыйганнардыр, тыныч кына яшәргә ирек тә бирмәгәннәрдер. Ә иҗат кешесе өчен шуннан да кыены юк. Әсәреңне танымыйча, хезмәтеңә тиешле бәя бирмәсәләр, шул чакларда илһамлы күңелләр бик рәнҗи. Тормышы да әлләни җитеш булмаган инде останың. «Игътибарсызлыгыбыз белән әтинең ике картинасын берьюлы сатып җибәрә язганбыз бит, киндерне юри генә куптарып караган идек, астыннан бүтән бер картина килеп чыкты», - дип сөйләгән рәссамның Ирина исемле бер кызы. Шулай берсе өстенә икенче киндерне тарта-тарта, язган да язган рәссам - караңгы заманнарда кояш язган...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

."Рәссам Кондрат Максимов". Харис Якупов эше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: