ЯШӘҮ КӨЧЕ БИРГӘН РӘСЕМНӘР
Элемтә - армиянең нервы, дип белми әйтмәгәннәр. Ялан кырларда, дошман пуляларыннан качып, чытырманлы урманнарны ерып чыбык сузучылар, землянкаларда командование боерыкларын ирештерүче радистлар булмаса, кай тарафка барырга икәнен ничек чамаларга? Кемнең кемгә атканын да белеп булмас иде. Фронт хатлары - шул ук элемтә ул. Алар улларын көткән ата-аналарга, ирләрен озатып калган...
Элемтә - армиянең нервы, дип белми әйтмәгәннәр. Ялан кырларда, дошман пуляларыннан качып, чытырманлы урманнарны ерып чыбык сузучылар, землянкаларда командование боерыкларын ирештерүче радистлар булмаса, кай тарафка барырга икәнен ничек чамаларга? Кемнең кемгә атканын да белеп булмас иде. Фронт хатлары - шул ук элемтә ул. Алар улларын көткән ата-аналарга, ирләрен озатып калган хатыннарга, әтиләреннән аерылырга мәҗбүр булган сабыйларга кабат кавышуга өмет бирә, өйләреннән килгән җылы хатларны укыгач, фронттагыларның да беләкләренә көч өстәлә, күңелләре күтәрелеп китә.
Якташыбыз рәссам Виктор Куделькин Бөек Ватан сугышында элемтәче була, үзенең хәрби бурычын җиренә җиткереп үти. Ә менә өйдә калган якыннарына хат язмаган, диләр. Нигә икән? Сугыш юлын рядовой кызылармеец буларак башласа да, Мәскәүне яклап сугышканнан соң, Воронежда элемтә буенча хәрби училище тәмамлап, СССР хакимият элемтәсе алтынчы полкының аерым ротасына юлланыр дәрәҗәдә остарган, Берлинны алганнан соң, элемтәче буларак Потсдам конференциясенә җибәрелгән, хәрби батырлыклары өчен күпләгән орден, медальләр белән бүләкләнгән Куделькин сугышта элемтәнең мөһимлеген, зурлыгын аңламаганмыни? Аңлаган, әлбәттә. Шулай булгач, нигә пулялар сызгыруы, снарядлар шартлавы тынып, сугыш корымы таралып торган вакытларда тәнгә ял, сихәт бирә торган татлы йокыны куып, карандаш кисәкләре белән туганнарына сәлам хатлары юллаган солдатлар белән бергә өйдә калган сөеклеләренә бер-ике юл булса да сырламаган соң ул? Юкса, сугыш башланганда туган шәһәре Алатырьда (хәзерге Чабаксар) сәнгать училищесы тәмамлап, 2 ел Мәскәүдә белем өстәгән җитлегеп килүче рәссам гына түгел, башлы-күзле булып өлгергән 30 яшендәге ир була бит инде. Сугышка аны сөекле хатыны Вера һәм 7 яшьлек улы Женя озатып кала...
Ә бер көнне Виктор Куделькинга өеннән хат килеп төшә. "Син начар ир һәм начар әти идең, мин бүтәнгә кияүгә чыгам", - дигән сүзләр язылган була ул хатта... Һәр мизгел саен үлем белән тартышкан иренә, караңгы салкын землянкаларда аның күңелен җылыткан өметен тартып алып шушы юлларны язар өчен никадәр кабахәт җан булу кирәк! Исеме дә нинди бит әле! Вера! Ил өчен канын койган ирен өметләндерәсе, үзе аның исән-имин кайтачагына ышанасы урынга, җылыда, тынычта кәеф-сафа корып яшәү җаен эзләгән җирбиткә мондый исем мең артык!
Менә шуннан соң өметсезлеккә бирелеп акылдан язмас өчен солдатлар хатлар сырлаган вакытларда рәссам аларның портретларын ясый торган булып китә. Тегеләр исә аңа мең рәхмәт укып, рәсемнәрне фотосурәт урынына хат белән бергә туганнарына җибәрә торган була. Беткән баш беткән дип, шашынып берәр дошман танкы астына барып керүдән, яисә бүтән саксыз, юләр гаярьлектән аны шушы рәсемнәр генә саклап калгандыр да, бәлки. Әмма язмыш аны гел кыйнап кына тормый, исән-имин Бөек Җиңү көнен каршылау бәхетен бүләк итә. Башка солдатларның - олысының да, кечесенең дә яшь җилкенчәк кебек сабырсызланып, шау-гөр килеп, сөйгәннәренең фотосурәтләрен алмашып, өйләренә ашкынганнарын тыныч кына, сабыр гына күзәтеп кайта ул. Хәзер аның бөтен гомере, бөтен байлыгы - юл биштәрендәге рәсемнәр блокноты.
Фотосурәтләрдән күренгәнчә, Виктор Куделькин озын буйлы, чибәр ир була. Ул хәрби киемнән Казаныбызга кайтып төшкәч, байтак чибәркәйнең ушы киткәндер. Кама исемле бер кыз да аңа дөньясын онытып гашыйк була. Юкса яшь аермалары да 17 ел. Кызның әти-әнисе дә каршы тора. Әмма бернигә дә карамастан ике йөрәк кавыша.
Тормышлар җайланып киткәч, В.Куделькин күңелне басып торган авыр хис-тойгыларыннан арына бара. Сәнгать училищесында укыта башлый, аннары озак еллар аның директоры була. Замандашлары аны хәрбиләрчә җыйнак, тәртипле, тыштан караганда кырыс күренсә дә, әйбәт күңелле, эш сөючән кеше буларак искә ала. Ул Казаныбызның иң шәп рәссамнарын укыту эшенә тартып, көчле педагоглар коллективы булдырган. Ул елларда Казан сәнгать училищесыннан бернинди авырлыксыз Мәскәү, Ленинград институтларына укырга керүчеләр шактый күп булган дип сөйлиләр. Шулай рәхәт кенә яшәп ятканда хыянәтче Вера кабат Куделькинның тынычлыгын ала. Ул гаиләләренә килеп, ирен кайтырга үгетли. Оятсызның да оятсызы булып чыга бу хатын! Яңа ире белән борчагы пешмәгән икән. Тегесе, нәрсәнедер бәясен арттырып сатканда тотылып, төрмәгә эләккән. Бәхетсезлекләренә, бер ир-балалары да туып өлгергән. Хәзер алыпсатарлар дөньяның кендеге булып, балда-майда йөзеп яши, билгеле. Ә ул чакта спекулянтларга караш бик тискәре булган. Вера ир хакын хаклый белмәсә дә, балаларын кайгырта белгән икән әле үзе.
Нарасыена спекулянт баласы ярлыгын тагуларын теләмәгән. Шулай да аның дөньяда өметен өзеп ташлап киткән иренә кире кайтып, аннан яңа иреннән туган баласын үз исеменә яздыруын соравы башка сыймаслык хәл. Һәм Виктор Куделькин, баланың үзенеке түгеллеген белсә дә, аңа үзенең исем-фамилиясен бирә! Сабыйның ни гаебе бар дигәндер. Хәер, аны кечкенәдән бик нечкә күңелле булган диләр. Шуңа сәнгать юлына кереп киткәндер дә инде. Бәхетләренә, Вера Киров шәһәренә күчеп китә һәм Куделькиннарны бүтән беркайчан да бимазаламый. Ә менә Виктор Куделькинның үзенең улы Женя, кемнең кем икәнен аңлый башлагач, бер көнне Кировтагы әнисен ташлап, Казанга әтисе янына кайта. Шулай итеп, алар дүртәү яши башлый. Дүртенчесе - Виктор белән Каманың кызлары Наташа. И мәзәк булгандыр яшәүләре! Женя белән Каманың яшь аермалары нибары 7 ел. Шулай бервакыт әтисе Женяга Яңа ел чыршысына билет алып кайта. "Ә Камага билет кая? Аңа алмадыңмыни?" - дип үзеннән аз гына өлкән үги анасын кайгырта Женя. Бу юлы хатыныннан уңа рәссам, чөнки үзе дә акварель белән нәфис рәсемнәр иҗат итүче Кама Скамрова, рәссам ирен аңлап, кадерләп, аңа хәленнән килгәнчә ярдәм итеп яши.
Рәссам В. Куделькин барыннан да бигрәк портретлар яратып ясый. Алар арасында күренекле татарлар да байтак. Шагыйрь Габдулла Тукай, сынчы Садри Ахун, җырчы Мөнирә Булатова, рәссам Байназар Әлменов, язучы Әмирхан Еники, драматург Нәкый Исәнбәт, язучы Диас Вәлиев тә бар алар арасында. Аның сәнгать юлында беренче җиңүе дә татарлар белән бәйләнгән дисәк һич ялгыш булмас, чөнки 1941 елда әле сугыш башланганчы ул милли кием кигән татар кызы портреты һәм Казан күренешен сурәтләгән картина белән РСФСРның яшь рәссамнары картиналар күргәзмәсендә катнаша һәм бик югары бәя ала. Сугыштан соңгы иҗаты исә илдәге казанышлар, үзгәрешләр белән бәйләнгән. Аның геройлары - "КамАЗ", "Оргсинтез" төзүчеләр, авыл хезмәтчәннәре - сыер савучы, терлек-мал караучы һ.б. Шул рәвешле рәссам В.Куделькин яңа буыннарга үзе яшәгән чорның сурәтен тасвирлап калдыра, үзенең саллы картиналары, чирек гасырлык педагогик хезмәте өчен Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була. Аның улы Женя бүгенге көндә вафат. Ә менә кызы Наталья Викторовна Татарстан Сынлы сәнгать музеенда эшли, әтисенең картиналарына караган саен сокланып туя алмый.
Әйе, рәссам Виктор Куделькин рәсем сәнгатенә соңгы сулышына кадәр тугры кала. Сугышта элемтә мөһим. Рәсемнәр В.Куделькин өчен туган ил, тыныч тормыш белән элемтә ролен үти. Рәсемнәр аны сугыш кырында үлемнән коткара, чөнки өметсезлек дошман пулясыннан мең тапкыр куркынычрак.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Виктор Куделькин.
.«Диңгез буенда».
.«Политрук».
.Виктор Куделькин.
.Н.Якупов портреты.
.Кошлар караучы М.Вәлиева портреты.
.Шагыйрь Хәсән Туфан портреты. 1974 ел.
.Рәсемнәр Татарстан Сынлы сәнгать музее һәм Әлмәт сәнгать галереясе фондларыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев