Мәдәни җомга

Яңартылган музей-мемориал

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы – чагыштырмача яшь музейларның берсе.

Ул Җиңүнең 60 еллыгы  алдыннан Казан Кремле биләмәсендәге элекке юнкерлар училищесы бинасында ачылган иде. Илдә Бөек Җиңүгә 75 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерлек барган көннәрдә музей-мемориалда яңа экспозиция тәкъдим ителде. Аның белән музей директоры Александр Александров таныштырды. Экспозиция Бөек Ватан сугышы белән бәйле барлык вакыйгаларны да күзалларга мөмкинлек бирә.  Ул  дүрт залга бүленгән.


Беренчесе “Безнең хәтер мәңгелек” дип атала. Бу бүлек Икенче бөтендөнья сугышы игълан ителгән чордан башлана һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан Европада барган вакыйгаларны колачлый. Ул чактагы Европа картасы тирән уйлануларга этәрә. Чынлыкта Европа тулысынча диярлек Советлар Союзына каршы сугышкан икән. Андагы илләр йә яулап алынган, яисә нейтраль илләр, йә Германия союздашлары булган. Экспозициядә Советлар Союзындагы аэроклублар, хәрби уку йортлары эшчәнлеге, халыкны физик хәзерләү, һава һәм химик һөҗүмнәргә каршы саклану нигезләрен үзләштерү турында материаллар комплексы да күрсәтелгән.
 
Әмма Советлар иле дүрт ел дәвамында халыкның үзәгенә үткән канлы бәрелеш­ләргә барыбер әзерлексез кергән. Батыр хәрбиләрнең күкрәкләренә тага торган дәүләт бүләкләренең дә күбесе Бөек Ватан сугышы барган елларда гына булдырылган. Экспозиция­дә противогаз, немец кителе формасы һәм каскасы бар. Дегтярев пулеметы - Советлар Союзы беренче җитештергән утлы корал. Революциягә кадәр үк чыгарылган  карабин яки Мосин винтовкасы – Совет солдатының Ватан сугышы чорында да аерылмас юлдашы. 

Беренче залда Бөек Ватан сугышының виртуаль музей терминалы да тәкъдим ителә, анда “Хәтер китабы” бүлеге урнаштырылган. Биредә хәбәрсез югалганнар, фронтта һәлак булганнар хакында республикада тупланган мәгълүматны табарга  мөмкин.  

Беренче снарядлар 22 июнь иртәсендә шартлый. Брест крепосте тирәсендә яшәүчеләр шул көнне үк зур югалтулар кичерә. Каршылык күрсәтү бер ай буе бара. Безнең якташыбыз, Питрәч районында туып-үскән Петр Гаврилов – Брест крепос­теның соңгы сакчысы. Музейда бу вакыйгаларны Каһарманның портреты, Максим пулеметы һәм Брест крепостеның мәхшәр янгынында ярым эрегән кирпече хәтерләтә. Соңгысын  П.Гаврилов үзе тапшырган.

“Татарстан – фронтка: фронт һәм тыл” дигән залда шушы авыр хәлләр искә алып үтелә. Бу бүлек тематик өслүбтә корылган. Ул Бөек Ватан сугышының иң әһәмиятле бәрелешләрен, татарстанлыларның анда катнашуын күзаллау мөмкинлеге тудыра. Брест ныгытмасын саклаган майор П.Гаврилов, Мәскәүне яклаган генерал-майор Ю.Прокофьев, сапер Ф.Фәттахов һәм сержант З.Афанасьева, Ленинград янындагы һөҗүмдә катнашучы И.Маннанов һәм А.Слесарев, Сталинградны саклап калган Г.Сафиуллин һ.б. батырларга зур урын бирелгән. Биредәге ядкәрләр, сугыш кораллары  татарстанлыларның партизаннар хәрәкәтендәге, яшерен оешмалардагы батырлыклары һәм язмышлары турында мәгълүмат бирә. Биредә фашист тоткынлыгында батырлык үрнәге күрсәткән каһарман шагыйрь М.Җәлил, Узедом утравындагы Пенемюнде полигоныннан  Heinkel He111 немец самолёт-бомбардировщигына утырып качкан очучы М.Девятаев  документлары һәм фотосурәтләре дә бар. 

Зур залдагы бу экспозициянең бер ягыннан фронт, сугыш, бәрелешләр хроникасы барса, аңа каршы як өлешендә тыл күрсәтелә. Фронтка Татарстан керткән өлеш, Казанның шәфкатьлелек шәһәре буларак яралыларны кабул итүе, иҗат, фән, мәдәният әһелләренең фашистик Германияне Җиңү өчен көрәше, авиаочыш­лар, артиллерия канонадасы, диктор Ю.Левитанның сугыш кырындагы вакыйгаларны хәбәр иткән тавышы, яктылык эффектлары белән  тулыландырылган сәнгати образлы композицияләр сугыш чорындагы тормышка алып керә. Экспозицияләрдә Новгород янындагы һәм Санкт-Петербург өчен барган сугыш урыннарыннан алып кайткан немец пушкасы, винтовка кебек кораллар, сугышчыларның планшет, компас, фронт хатлары, шул еллардагы газеталар, китап, листовка, фотосурәтләр, карта, план, плакатлар, орден-медаль кебек шәхси әйберләре, полк байраклары, Кызыл Армия генералларының һәм офицерларының киемнәре һ.б. экспонатлар - фронт юллары, ил өчен барган сугышларда Татарстан ир-егетләренең батырлыгы, немец илбасарларының кансызлык дәлилләре. 

Авыр сугыш елларында Татарстан илебезнең иң әһәмиятле тыл базаларының берсенә әверелә. Республикага 70 тән артык сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнә. Алар, кыска вакыт эчендә торгызылып, фронт һәм тыл ихтыяҗлары өчен Татарстанда 600 дән артык төр продукция җитештерә.

Экспонатлар Казанны иң зур авиатөзелеш үзәге буларак та  тәкъдим итә. Узган ел эзтабарлар, Казанда җыелган Пе-2 самолётының сазлыкта 80 елга якын күгәреп яткан двигателен табып, музейга тапшырган. Ул сугыш елларында совет авиа­конструкторлары С.Королев, В.Петляков һәм В.Глушконың биредә яшәвен һәм эшләвен, авиация заводларында 10 меңнән артык Пе-2, Пе-8 самолеты, 11 мең данәдән  артык җиңел моторлы У-2 (По-2) самолетлары төзелүен һәм фронтка озатылуын искәртә. Советлар Союзы Каһарманнары М.Сыртланова, М.Девятаев Бөек Ватан сугышында нәкъ менә шундый данлыклы самолетларда очкан. Еш кына тәүлекнең караңгы вакытында оча, кинәт һәм тавышсыз гына килеп чыга, урман аланына да утыра, корылмалар тирәсендә дә посып тора ала торган самолетлар фашистлар өчен бер куркыныч көч булган. 

Республикада канлы бәрелеш­ләр барган елларда өч миллионлы армияне киендерер­лек хәрби кием хәзерләнгән. Авыл хезмәтчәннәре фронтны икмәк, сөт, ит, бәрәңге һәм башка азык-төлек белән тәэмин иткән. Дүрт ел эчендә Татарстан кырларыннан 131 миллион поттан артык (2 миллион 96 мең тонна) икмәк озатыла. Рес­публиканың шәһәр һәм авыл халкы сугыш елларында илнең утлы көрәш барган район­нарыннан 300 меңгә якын эвакуация­ләнгән халыкны, шулай ук 100гә якын балалар йортыннан 11 меңнән артык баланы сыендыра. Казанның үзендә генә дә 334 мең яралы кабул ителә һәм авыру солдатлар өчен 70кә якын эвакогос­питаль оештырыла. Аларның 207 меңе яңадан фронтка, 67 меңгә якыны тыныч тормыш эшчәнлегенә кайта.

Музейда Җиңүне тылда якынайткан төрле һөнәр ияләренең – физиклар И.Курчатов, А.Иоффе һәм П.Капица, химик А.Арбузов, медиклар А.Вишневский, Ю.Ратнер, Л.Шулутко һ.б. хезмәт геройларының фотосурәтләрен, документларын һәм шәхси җыелмаларын күрергә мөмкин.

Мирасханәнең кайбер почмаклары кырыс чынбарлыкны хәтерләтә.  Әйтик, фронтта командирлар утырып эшләгән, газеталар белән танышкан, мөһим хәрби карарлар кабул иткән блиндаж – нәкъ яу кырындагыча.

“Батыр якташлар йолдызлыгы” залы - экспозициянең аеруча зур уңышы. Анда Советлар Союзы Каһарманнарының фотосурәтләре куелган символик “Батырлар дивары” торгызылган. Алар арасында 185 татарстанлы, шул исәптән патриот-шагыйрь М.Җәлил, С.Әхтәмов, Ф.Баталов, Г.Гафиятуллин, П.Гаврилов, Б.Кузнецов, Г.Сафиуллин, ике тапкыр Каһарман исеменә ия булырдай батырлыклар кылган Н.Столяров, шулай ук язмышлары Татарстан белән бәйле герой очучылар М.Девятаев, М.Симонов һәм М.Сыртланова, артиллерист Ш.Рәхмәтуллин һ.б. бар. 198 фотопортретның, 12сенә җиңел генә басып, аның әрҗәсенә куелган каһарманга кагылышлы ядкәрне күрергә мөмкин. Алар махсус билге белән тамгаланган. Сугышчан самолет очучысы М.Девятаевның фоторәсем шкафчыгында аның погоннары, М.Җәлилнекендә патриот-шагыйрьнең медицина белешмәсе саклана. 

Илне якларга яу кырына киткән 700 мең татарстанлының һәр икенчесе туган якларына әйләнеп кайтмый, аларның җәсәдләре чит-ят җирләрдә ятып кала, күбесе билгесез солдатлар каберлекләрендә җирләнә. Күп кенә кешеләрнең исемнәрен билгесезлектән кире кайтарган эзтабар отрядлары безнең көннәрдә дә эшчәнлекләрен дәвам итә, һәр ел саен уннарча медаль­он­нар табып, шәһидләрнең туганнарына тапшыра. Музейда бу уңайдан “Кар десанты” кебек эзтабар отрядларның эшчәнлеге дә киң яктыртыла. Экспозициядә сугыш барган урыннардан алып кайткан табылдыкларны күрергә, шулай ук фронт юллары турында документаль һәм нәфис фильм­нар карарга мөмкин.

Экспозициядә Рейхстаг түбәсенә кадалган Җиңү байрагының копиясе, Берлинны алуда катнашкан 146 нчы укчы дивизиянең 608 нче укчы полкы әләме, Казанда 1945 елның 9 Маен бәйрәм итү белән бәйле уникаль фотосурәтләре белән күрсәтелә. Экспонатлар янында урнаштырылган сенсорлы экраннар сугыш чорын сурәтләгән видеоязмалар күрсәтә.

Соңгы бүлек балалар өчен күргәзмә залы буларак тәгаенләнә. Анда бүген “Балалар һәм сугыш” дигән темага ядкәрләр урнаштырылган. Экспозиция­дә патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызлары Ада һәм Ләйләнең әтиләренә язган хатларын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Шулай ук балалар өчен махсус эшләнгән “Ватанны саклаучылар” уен мәйданчыгында кечерәк яшьтәгеләр белән хәрби темага кызыклы дәресләр һәм уеннар уздырыла. Балалар “Диңгез сугышы”, “Парашют белән сикерү”, “Диңгез төене” кебек интерактив уеннарны аеруча үз итә. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: