Мәдәни җомга

УРМАНЧЕ МУЗЕЕ НИ ХӘЛДӘ?

Тиздән мәшһүр рәссамыбыз Бакый Урманченың тууына 115 ел тула. Башкалабызда рәссам исемен йөрткән музей эшләп килә. Ул Щапов урамындагы 20 нче йортта урнашкан. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу йорт ХХ гасырда төзелгән. Аның хуҗалары - сәүдәгәрләр М.Бугровская һәм Г.Садовен була. Әмма Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында безгә бу йортка нисбәттән бүтән төрле...

Тиздән мәшһүр рәссамыбыз Бакый Урманченың тууына 115 ел тула. Башкалабызда рәссам исемен йөрткән музей эшләп килә. Ул Щапов урамындагы 20 нче йортта урнашкан. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу йорт ХХ гасырда төзелгән. Аның хуҗалары - сәүдәгәрләр М.Бугровская һәм Г.Садовен була. Әмма Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында безгә бу йортка нисбәттән бүтән төрле мәгълүмат та җиткерделәр. Щапов урамындагы әлеге йорт ХХ гасырның 20 нче елларында нэпман П.Печатников тарафыннан иске агач йорт урынында торгызылган. 1930 елларда хуҗасыннан тартып алынгач, биредә рәсем мәктәбе урнаша, анда Б.Урманче мөгаллимлек итә. Ничек кенә булмасын, бу йорт муниципаль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелгән, дәүләт тарафыннан саклана.

Музей исә шәһәр хакимияте башлыгы карары белән 1997 елда ачыла. Анда рәссамның 20дән артык скульптурасы, 40лап нәкыш әсәре, шәхси әйберләре урын алган. Музей директоры Г.Әсфәндиярова сүзләренә караганда, биредә күренекле музыкант, рәссам, композитор, шагыйрь, язучылар белән очрашулар, мәктәп укучылары, студентлар өчен әледән-әле экскурсияләр оештырылып тора. Экскурсияләрне Б.Урманченың тормышын һәм иҗатын әтрафлы белгән Г.Абилова үткәрә. Казанның 1000 еллыгы музее, Ә.Мәҗитов, И.Зарипов, К.Васильевның картина галереяләре кебек үк, Б.Урманче музее да "Казан" милли мәдәният үзәгенә карый.

- Рәссамның юбилее уңаеннан без быел музейның эчен, түшәмен яңарттык. "Печән базары" дип исемләнгән картинасын реставрацияләдек, каталог төзүдә, Третьяков галереясендә күргәзмә оештыруда катнаштык, Казанда Б.Урманче эзләре буйлап экскурсия маршрутлары эшләдек, - диде "Казан" милли мәдәният үзәге директоры урынбасары Л.Космылына. - Бүгенге көндә безне борчыган төп мәсьәлә - музей урнашкан йортның янәшәсендә үк күпкатлы йорт төзелүе. Президент Р.Миңнеханов шәһәр үзәген карап йөргәч, кайбер төзелешләрне туктатырга боерык биргән иде. Исемлеккә Б.Урманче музее янында төзелеп килгән йорт та керде. Әмма аңа карап төзелеш туктамады. Яңа торгызылып килә торган бинаны музейдан берничә метр гына аерып тора. Өстәвенә, музей янында машина кую урыннары каралмаган. Бу исә экскурсияләр оештырганда кыенлыклар тудыра.

Чыннан да, берничә туристлык фирмасыннан алынган мәгълүматларга караганда, туристлар - Б.Урманче музеенда сирәк кунак, әмма төп сәбәп - зур автобусны калдырып торыр урын булмауда түгел, ә күпкә тирәнрәк яшерелгән. Казан туристлык-мәгълүмат үзәгендә әйтүләренә караганда, шәһәребез кунакларына төрледән-төрле маршрутлар тәкъдим ителә. Алар исә аны үзләре сайлый, гадәттә, Кремльне, Раифа монастырен, Зөя шәһәр- утравын карарга теләк белдерә. Иң кызыгы шунда, Кремль буйлап сәяхәт иткәндә, хәтта аның территориясендә урнашкан музейларга, шул исәптән "Хәзинә" милли сәнгать галереясенә керү дә каралмаган икән. Димәк, Татарстан Милли музее, Казанның 1000 еллыгы музееннан кала, шәһәребез музейлары, ә алар белән бергә күп кенә татар зыялылары, шул исәптән беренче татар профессиональ рәссамы Бакый Урманче да, асылда, башкалабыз кунаклары игътибарыннан читтә кала, дигән сүз. Әмма бүгенге көндә кунаклар өчен Казан шәһәренең яңа картасы эшләнә, анда бөтен музейлар да керәчәк, дип ышандырдылар безне Казан туристлык-мәгълүмат үзәгендә.

Шулай итеп, Б.Урманче музеенда эш гөрләп бара, әмма ул тыштан ук биек кыялар арасына кереп кысылган, аннан чыгалмый интеккән чарасыз кошны хәтерләтә. Таш төрмәдән котыла алырмы ул? Ирекле кошлар зур аралар кичеп, ерак җирләргә барып җитә. Татар халкы да, рухи бәйсезлеккә ирешеп, үзенең асыл ул-кызларының данын ерак җирләргә илтеп җиткерә алырмы? Анысын киләчәк күрсәтер.

P.S. 11 февральдә мәшһүр рәссамыбыз Б.Урманченың туган ягы - Буа районы, Күл Черкен авылында аның бюстын һәм музеен ачу тантанасы була. Биредәге Оста туып-үскән йорт күптән юк инде. Аның урынында мәктәп төзелгән. Музей өчен исә өр-яңа йорт салып куйганнар.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: