Мәдәни җомга

УЛ ҺӘРВАКЫТ ЭШТӘ БАШЛАП ЙӨРДЕ

Әле кайчан гына безнең арабызда йөргән кешеләрнең һич көтмәгәндә бакыйлыкка күчүенә күңел ышанып та бетми. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары, «Апанай» мәчете имамы, «Иман» мәркәзе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның фаҗигале төстә һәлак булуына да бер елдан артык вакыт үтеп киткән икән. Ә 4...

Әле кайчан гына безнең арабызда йөргән кешеләрнең һич көтмәгәндә бакыйлыкка күчүенә күңел ышанып та бетми. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары, «Апанай» мәчете имамы, «Иман» мәркәзе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның фаҗигале төстә һәлак булуына да бер елдан артык вакыт үтеп киткән икән. Ә 4 сентябрьдә аның тууына нибары 50 яшь тулды...

Күптән түгел «Апанай» мәчетендә Вәлиулла Ягъкуб музее ачылды. Кыска гына вакыт эчендә дә анда шактый бай экспонат тупланган.

- Монда аның мәктәп елларыннан алып, гомеренең соңгы көненә хәтле эшчәнлеген һәр яктан күзалларга мөмкинлек бирә торган бай мәгълүмат бар, - диде музейның җитәкчесе Исламия Гатауллина. - Вәлиулла хәзрәтнең биографиясенә күз салсак, ул 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Бирски шәһәрендә дөньяга килә. Мәктәптә уку алдынгысы була. Әтисе Мәхмүт абый белән әнисе Бибиәсма апага укытучылардан рәхмәт хатлары гына килеп тора.

Винер (дингә килгәнче аның исеме шулай була) 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга килеп, химия-технология институтына укырга керә. 1985 елда электр-химия җиһазлары технологы белгечлеге алып чыга. Шул ук вакытта халкыбыз тарихы белән тирәнтен кызыксына. Ул - 90 нчы елларда башланган дини һәм милли күтәрелешнең алгы сызыгында баручыларның берсе. Мәктәпне тәмамлаганда татарча ипилек-тозлык кына белсә, Казанга килгәч, егет татарча китаплар язарлык, вәгазьләр сөйләрлек, лекцияләр укырлык дәрәҗәдә телне өйрәнүгә ирешә.

1993 елны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен кабат ачуда һәм бинасын кире кайтаруда ул зур тырышлык куя. 1993-1997 еллларда әлеге мәдрәсәнең ректоры вазифасын да башкара. Уку әсбаплары булмау исә «Иман» нәшриятен ачуга этәргән төп сәбәпләрнең берсе була. Вәлиулла хәзрәт җитәкчелек иткән чорда нәшрияттә 1000нән артык исемдә китап, брошюра, дәреслек, уку-укыту әсбаплары дөнья күрә. Аларның күбесе нәшриятнең үз типографиясендә басыла. Вәлиулла Ягъкуб бөек татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, З.Камали, С.Максуди һ.б.ның хезмәтләрен кабат бастыруга да зур әһәмият бирә. Үзе мәдрәсә программалары төзи. Музей экспозициясендә иң зур урын аның редакциясендә чыккан китапларга бирелгән.

Хәзрәт үзе дә дистәләгән китап авторы. «Ислами кыйммәтләргә җәдиди караш», «Возрождение Апанаевской мечети», «Слово об истине», «Ислам асылына кайту», «Минтимер Шаймиев и Исламское возрождение в Татарстане» - шуларның кайберләре генә. Аның күп кенә китаплары һәм гәзит-журналлардагы мәкаләләре Мөхсин Вахитов, Мәхмүт Солтан тәхәллүсләре белән дөнья күрә.

Вәлиулла Ягъкуб - Ислам журналистикасы үсешенә дә зур өлеш керткән шәхес. «Иман» нәшриятендә «Иман», «Дин вә мәгыйшәт», «Мөслимә» гәзитләре, татар мөселман календаре чыгарыла.

- Вәлиулла - һәрбер алдынгы идеяне күтәреп алып, тиз арада тормышка ашыра торган шәхес иде, - диде «Мөслимә»нең редакторы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина. - Пенсиягә чыккач, мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кердем. Шунда ректор һәм мөгаллимебез Вәлиулла хәзрәткә «Мөслимә» гәзитен чыгару ниятемне җиткердем. Ул бик теләп риза булды һәм гәзитне оештыруда башлап йөрде. Аның үлеме безне бик нык тетрәндерде. Урыны җәннәттә булсын иде.

Музейда Вәлиулла хәзрәткә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Диния нәзарәтенең элекке рәисе Госман хәзрәт Исхакый, Иран, Согыд Гарәбстаны һәм башка илләрнең дин эшләре буенча җитәкчеләреннән, төрле оешмалардан бирелгән мактау, рәхмәт хатлары, грамоталар урын алган. Аларның исәбе-хисабы юк.

Хәзрәтнең кием-салымнары, магнитофон, кампитр, телефон кебек кирәк-яраклары аның ифрат тыйнак һәм дөнья малына битараф булганлыгы турында сөйли. Ә аңа бирелгән бүләкләрнең күплеге - хәзрәтнең зур дәрәҗәле, хөрмәтле һәм чын кеше булуына ишарә.

- Музейда Вәлиулла хәзрәтнең шәхси әйберләренең 10 проценты да юк әле, - диде «Апанай» мәчетенең хәзерге имамы, «Иман» мәркәзе җитәкчесе Наил хәзрәт Гарипов. - Аның бай китапханәсе бар иде. Китапларының бер өлешен Русия Ислам университеты китапханәсенә бирергә уйлыйбыз. Хәзрәттә том-том кызыклы документлар сакланган. Аларның бөтенесен музейга куеп та булмый. Бер өлешен туплап, Татарстан Дәүләт архивына җибәрәбез. Анда шартлар да әйбәтрәк, архив белгечләре хәзерге вакытта аларны системага сала. Архивта «Иман» мәркәзенең фондын оештырдык, дисәк тә була. Мәчет ишегалдындагы бер бинада мәхәллә халкы өчен «Иман» нәшрияте китапханәсен булдырырга уйлыйбыз. Чөнки китаплар бик күп. Халык та алар белән кызыксына. Хәтта ки 90 нчы еллар башында безнең нәшрияттә чыккан китапларны эзләп киләләр. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Вәлиулла Ягъкуб турында чыгарган истәлекләр китабына да сорау зур. Гәрчә ул китап бездә чыгарылмаса да, безгә мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә китапханә кирәк. Чөнки хәзрәтнең эшчәнлеге күбрәк китап чыгару белән бәйле. Күптән түгел Төркия, Япониядән журналистлар килеп, аның турында интервьюлар да яздырып китте. Тиздән Русия Ислам университеты белән берлектә Вәлиулла хәзрәтнең биографиясе турында китап чыгарырга уйлыйбыз. Аның гомер юлы һәм эшчәнлеге фәнни нигездә өйрәнелергә тиеш.

Вәлиулла хәзрәт белән якыннан аралашкан, бергә эшләгән кеше буларак, шуны әйтә алам - ул һәрвакыт көләч йөзле, кеше белән елмаеп кына, йомшак итеп сөйләшә иде. Беркайчан да, нинди генә хәлдә дә аның йөзен бозганы, борчуларын кешегә күрсәткәне булмады. Үзе исән чагында, бигрәк тә мәдрәсә ректоры булган вакытта, аңа нинди генә ялалар ягарга тырышмадылар. Ләкин ул бөтен проблемаларны һәрвакыт елмаеп хәл итә иде. Миңа да шуны киңәш итә иде.

Ул бик эшчән кеше, идеяләре ташып тора иде. Ният иткән эшләрен тизрәк башкарып чыгарга ашыга иде. Үлеме алдыннан Башкортстанга барып, Гали Чокрый турында документаль фильм төшерергә теләде. Гомумән, Ш.Мәрҗани, М.Бигиев, Р.Фәхретдин кебек татар дин эшлеклеләре турында документаль фильмнар сериясе төшерү хыялы да бар иде. Күренекле мәгърифәтче, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче ректоры Галимҗан Барудиның Тукай урамындагы 38 нче йортында аңа багышланган музей ачарга теләде. Моңа әзерлек этабы башланган иде инде. Бу йортта Г.Барудига багышланган «түгәрәк өстәл»ләр, конференцияләр үткәрелде. Хәзрәтнең башлаган эшләрен әкренләп ахырына җиткерергә уйлыйбыз. Аның аудио һәм видео язмалары да бик күп. Шулар нигезендә В.Ягъкубның виртуаль музеен да ачарга ниятлибез.

Танылган дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе Вәлиулла хәзрәтнең якты истәлегенә багышланган бу музейлар милләт хадимнәрен яңа эшләргә өндәп һәм дәртләндереп торсын иде.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Музейдан күренешләр һәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб тормышыннан кайбер сәхифәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: