Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Тукай музее яңарган

1986 елдан бирле әдәби һәм мәдәни эшчәнлек алып баручы, республика халкын, Казан кунакларын, татар халкының бөек шагыйренең тормышы һәм иҗаты гына түгел, ә тулы милләтебезнең ике гасыр чигендәге мәдәнияте һәм тарихы белән дә таныштыручы Габдулла Тукай әдәби музее бинасы инде күптән яңартуны сорый иде. Әмма ел ярым элек ул капиталь...

1986 елдан бирле әдәби һәм мәдәни эшчәнлек алып баручы, республика халкын, Казан кунакларын, татар халкының бөек шагыйренең тормышы һәм иҗаты гына түгел, ә тулы милләтебезнең ике гасыр чигендәге мәдәнияте һәм тарихы белән дә таныштыручы Габдулла Тукай әдәби музее бинасы инде күптән яңартуны сорый иде. Әмма ел ярым элек ул капиталь ремонтка ябылгач, Казанның Иске татар бистәсе генә түгел, тулы бер шәһәр күңелсезләнеп калды. Шушы көннәрдә музей бинасында барган ремонт эшләре төгәлләнәчәге, быелның декабрь ае ахырларында төзүчеләр эшне тапшырачагы мәгълүм булды. 2018 елда музейның тамашачыларга өр-яңа булып ишекләрен ачуы планлаштырыла. Бу хәбәрне, әлбәттә, куанып кабул иттек. Шушы көннәрдә Г.Тукайның Казандагы әдәби музей мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләрен мирасханәдә барган төзекләндерү эшләре белән таныштырды.
Г.Тукай әдәби музее урнашкан бина - Шамил йорты буларак билгеле. 1863 елда нигезләнгән йорт биләмәсе беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаковныкы була. Сәүдәгәр аны, 1884 елда кызы Бибимәрьямбануны Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфи белән никахландыргач, аларга туй бүләге итеп бирә. Хәзерге бина 1903 елда төзелә. Бибимәрьямбану, ире Мөхәммәтшәфинең вафатыннан соң, йортны 1906 елда сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка сата, үзе балалары белән Петербургка барып урнаша. Сәүдәгәр Шамил йортында конфет фабрикасын эшләтеп җибәрә. Революциядән соңгы чорда йорт нигездә коммуналь фатир буларак файдаланыла. Биредә шактый еллар утызга якын гаилә гомер кичерә.
Йортның төзелеше, эчке күренеше турында архив документлары күп сакланмаган. Архитекторлар, эзләнүләр алып барып, бинаны үзләре тапкан документлар нигезендә яңарта. Әмма алар бик аз. Материалларның бер өлеше Милли архивта сакланып калган. Музейчылар, бинаның схемаларын да табып, төзүчеләргә тапшырган. Аннары 1984 елга кадәр, бу йортта шахмат клубы ачу турында сүз барган вакыттагы, 1985-1986 елда музей төзегәндә алынган фотосурәтләрне дә файдаланганнар.
Гүзәл Төхвәтова яңартылган бина белән таныштыруны беренче каттан башлады. Музей тамашачыларны затлы итеп реставрацияләнгән ишекләре белән каршы алачак. Мирасханәнең беренче катындагы гардероб, касса, китаплар, сувенирлар сату урыны заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылачак. Бу катта шулай ук фәнни хезмәткәрләрнең эш бүлмәләре урнашыр, дип уйланыла. Моннан тыш беренче катта бер зур бүлмә күргәзмәләр өчен тәгаенләнә. Әлбәттә, биредә иң матур залларның берсе - балалар бүлмәсе булачак. Анда музейның нәни дусларына Тукайның төрле әкиятләре, балалар өчен язылган шигырьләре нигезендә уеннар, музей дәресләре тәкъдим итәргә планлаштыралар. Электрон җайланмалар аша интерактив уеннар да оештырылачак, балаларның яраткан уены - пазллар да булачак. Әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар уздыра торган бүлмә - әдәби салон исә кунакларны элекке урынында кабул итәчәк.
Икенче катта кунакларны колонналар белән бүленгән заллар каршы алыр. Аны архитектор-реставратор Лилиа­на Иванова тәкъдим иткән. Заллар гаҗәеп затлы булып күзаллана.
Төп экспозиция дә икенче катта урнаштырылачак. Биредә Тукайның тормышы һәм иҗаты яктыртылачак һәм шагыйрь якыннан аралашып яшәгән Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Сәгыйт Сүнчәләй кебек шәхесләр турында мәгълүмат биреләчәк. Моннан тыш анда "Тукай хәзерге заманда" дигән экспозиция тәкъдим итәргә ниятлиләр. Музей һәм Шамил йорты тарихына багышланган экспозиция дә тамашачыларның күңеленә хуш килер. Тукайның чордашлары, шагыйрь яшәгән заман, шул вакыттагы сәүдәгәрләр - барысы да шушы залда тәкъдим ителәчәк. Анда ремонт вакытында табылган кызыклы ядкәрләр - пыяла савытлар, кайчылар, чәшке ватыклары, борынгы кадаклар да урын алачак. Урамдагы капка баганаларының астыннан ат дагалары табып алганнар. Болар барысы да экспозициядә тәкъдим ителәчәк.
Элегрәк хуҗалык эшләре өчен генә файдаланган салкын бүлмәләргә дә җылылык уздырылган, аларны да музей эшчәнлегендә кулланырга ниятлиләр. Шул ук вакытта подвал да бик матурлап сипләнгән, анда төшү өчен баскычлар ясалган. Алга таба анда да экскурсияләр алып барылырга, яшьләр яраткан квест уеннары оештырылырга мөмкин. Бинаның тагын бер кызыклы урыны - Шамил йортының серлелеген саклый торган яшерен баскычы. Аңа икенче каттан гына чыгып була.
Икенче каттагы элекке эш бүлмәләре урынында музей төзү концепциясе буенча Тукай үзәге оештырыла. Үзәктә китаплар, электрон материаллар, аудиоматериаллар урнашачак. Милли музей җитәкчелеге күп министрлыкларга да, вәкиллекләргә дә хатлар язган. Төрле китаплар килә, арасында бик кызыклы тарихлы басмалар да бар икән. Г.Тукайның Санкт-Петербургта гына сакланып калган "Сабитның укырга өйрәнү" китабы да электрон вариантта бүгенге көндә музейга кайтартылган. Бу тарихи ядкәр дә "Тукай үзәге"ндә урнашачак. Басма бик матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Үзәк урнашкан бүлмәдә электрон өстәлләр куела, анда Г.Тукай турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап биреләчәк. Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китапларының электрон варианты да тәкъдим ителәчәк. Әүвәлрәк бүләк ителгән китаплар арасында игътибарны җәлеп итә торганнары бар. Әйтик, Мөхәммәт Садри музейга Тукай китабын тапшырган булган. Ул - Бөек Ватан сугышы вакытында язучы белән Берлинга кадәр барып җиткән басма.
Г.Тукай әдәби музеендагы төзелеш эшләре барышы белән таныштыруда катнашкан җыр­чылар Эмиль Җәләлетдинов, Георгий Ибушев, Искәндәр Биктаһиров, Резеда Галимова, Лидия Әхмәтова, Филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова, музей мөдире Алсу Хәкимова, "Казан утлары" журналында хезмәт куючы әдипләр Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, бас­маның баш мөхәррире урынбасары Рамил Ханнанов бу юлы да мирасханәгә буш кул белән килмәгән. Бүләкләрнең һәркайсы шагыйрь иҗаты һәм шәхесе белән бәйле. Әйтик, Искәндәр Биктаһиров Татарстанның халык артисты Наҗия апа Теркулова архивыннан альбом тибында эшләнеп 1966 елда чыккан Тукай китабын бүләк итте. Эмиль Җәләлетдинов, Вакыйф Нуриев алып килгән дискларда шагыйрь әсәрләрен тыңларга мөмкин. Бу көнне мирасханәгә тапшырылган ядкәрләр, китаплар арасында иң үзенчәлеклесе, мөгаен, Камил Кәримов алып килгән Тукай портреты булгандыр. Аны танылган рәссам Ю.Әминов Г.Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан ясаган. "Идел-пресс"та ремонт эшләре вакытында, төзүчеләр аны чыгарып ташларга ук ниятлиләр. Әмма язучы аны табып алып керә, ул әлегә кадәр "Казан утлары"нда сакланган. Журналның Тукай иҗатына багыш­ланган махсус саны, Вакыйф Нуриевнең "Шүрәле" хикәясе, Рамил Ханнанов бүләк иткән Зәкия Рәсүлова истәлекләре, Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре, 1975 елда чык­кан томлыкларның Лидия Әхмәтова һәм Георгий Ибушев тәкъдим иткән беренче һәм өченче томнары музейга килүчеләр өчен дә кызыклы булыр.
Зурдан кубып сипләү эш­ләре тәмамлангач, музейда экспозицияләр кору эше башлана. Әмма хәзергәчә моның өчен бер тиен дә акча каралмаган. Тукай иҗатын заман таләпләренә туры килерлек итеп таныту, сенсорлы экраннар, электрон җайланмалар кую өчен 15-29 миллион сум акча сорала. Җитәкчелек, хәлне аңлатып, төрле оешмаларга хатлар юллаган. Алардан җавап көтелә.
Проектны «Татинвестгражданпроект» оешмасы "ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе заказы буенча башкарган.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев