Мәдәни җомга

ТУГАН ЙОРТНЫҢ ҖЫЛЫСЫ

Республикабызда гамәли бизәү сәнгате осталары күп булмаса да, һәрберсенең башкаларныкыннан үзгә үзенең йөзе бар. Шуларның берсе рәссам Наилә Галәвиева. Ул кысага утыртылган нигезгә тукыма кисәкләрен ябыштырып матур паннолар иҗат итә. Хикмәт шунда ки, үзе Казан кызы булса да, Наилә ханым авыл тормышына, авыл халкының садәлегенә мөкиббән, картиналарында да ул авылларыбызда...

Республикабызда гамәли бизәү сәнгате осталары күп булмаса да, һәрберсенең башкаларныкыннан үзгә үзенең йөзе бар. Шуларның берсе рәссам Наилә Галәвиева. Ул кысага утыртылган нигезгә тукыма кисәкләрен ябыштырып матур паннолар иҗат итә. Хикмәт шунда ки, үзе Казан кызы булса да, Наилә ханым авыл тормышына, авыл халкының садәлегенә мөкиббән, картиналарында да ул авылларыбызда сакланган халкыбызның матур гадәт-йолаларын күрсәтергә омтыла. Бишектә бала тирбәтүче аналар, кое янына суга килгән җирләреннән яңалыклар белән уртаклашучы яшь киленнәр, самавыр янында күзгә-күз карап тирләп-пешеп чәй эчүче әбиләр һәм башка геройлар - барысы да Наилә Галәвиеваның балачак хатирәләре. Рәссам авыл тормышын тасвирлап кына калмый, татар халкының холык-фигылен чагылдырырга тырыша. Паннолар нечкә юмор, тормышны ярату хисе белән сугарылган.

Телне, гореф-гадәтләрне балага кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк, дип юкка гына әйтмиләр шул. Н.Галәвиеваның да менә балачагында ук күңеленә иңгән татар мәгыйшәте белән бәйле җылылык, нурны Казан сәнгать училищесында, Чуаш педагогика институтының графика факультетында алган академик белем дә юкка чыгара алмаган, киресенчә, традицияләребезне профессиональ дәрәҗәдә күрсәтү теләге көчәйгән генә. Шунысы сөенечле - менә инде 10 елга якын вакыт Наилә ханым Казан фәнни-тикшеренү техник университетының дизайн кафедрасында укыта, яшьләргә профессиональ күнекмәләр бирү белән бергә, күңелләренә милли мәдәниятебезгә мәхәббәт иңдерергә тырыша. Наилә ханымның мәдәниятебезне пропагандалавы мактауга лаек. Соңгы елларда гына да аның иҗат эшләре татар мәдәнияте көннәрендә Франциядә, Германиядә, Мәскәүдә "Россия сәнгате атналыгы" XIV халыкара заманча сәнгать күргәзмә-бәйгесендә, Олимпия уеннары вакытында Сочида, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә, Словениядә узган күргәзмәләрдә һ.б. җирләрдә күрсәтелде. Ә бүген рәссам Наилә Галәвиева матур гомер бәйрәмен каршыларга, шул уңайдан соңгы елларда иҗат ителгән эшләрен сәнгать сөючеләргә күрсәтергә әзерләнә. Анда шәкертләренең эшләрен дә күрергә мөмкин булачак.

Миләүшә Галиуллина.

.Рәссам Наилә Галәвиева һәм аның кайбер иҗат эшләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: