ТУГАН ЯК ҖЫРЧЫСЫ
Халык мәктәбе - чиксез хәзинә ул. Башкортстан Республикасындагы татар районнарының берсе - Бүздәктә туып-үскән Вәкил Шәйхетдинов та әнә шундый халык мәктәбен үткән кешеләрдән. Дөрес, соңрак ул Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, әмма иҗатчының табигый таланты мәктәптә укыган елларда ук үзен нык сиздерә. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе кечкенәдән үк...
Халык мәктәбе - чиксез хәзинә ул. Башкортстан Республикасындагы татар районнарының берсе - Бүздәктә туып-үскән Вәкил Шәйхетдинов та әнә шундый халык мәктәбен үткән кешеләрдән. Дөрес, соңрак ул Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, әмма иҗатчының табигый таланты мәктәптә укыган елларда ук үзен нык сиздерә. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе кечкенәдән үк рәсем ясарга һәвәс була. Аның беренче эшләре - туган Кәпәй-Кобау авылы пейзажларыннан, авылдашларының портретларыннан гыйбарәт. Бүген инде аның паннолары Россия һәм чит илләрнең музей - галереяларына һәм шәхси коллекцияләргә таралган. Күргәзмәләре Уфа, Казан, Мәскәүдә генә түгел, чит ил башкалаларында да үткәрелә. Күптән түгел В.Шәйхетдиновка ЮНЕСКО рәссамнар конфедерациясенең бронза медале дә тапшырылды. Бу бүләк исә рәссамның дөньякүләм танылуы һәм сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнүенең тагын бер дәлиле.
Үзенең иҗат өслүбен рәссам хәзерге реализм кысаларына кертеп карый. Аның төрле жанрларда бердәй оста иҗат иткәне мәгълүм: пейзаж һәм портретлар остасы да ул, жанр сурәтләре маһиры да, монументаль-декоратив юнәлештә дә искитмәле әсәрләре бар.
В.Шәйхетдинов сәяхәт итәргә бик ярата. Иҗатчыга башка төрки илләрнең кабатланмас архитектурасы да илһам бирә. Бу сәфәрләрнең нәтиҗәсендә күз явын алырдай каләм һәм акварель техникасында башкарылган иҗат өлгеләре пәйда була. Шул ук вакытта ул монументаль-декоратив сәнгать өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Мәсәлән, Уфадагы "Нур" Татар дәүләт театрының фойесының бизәлешен дә ул чираттагы бер сәяхәттән соң башкара. Театр диварындагы флорентик өслүбтәге мозаика һәр сәнгать сөюченең күңеленә хуш килә. Спектакль карарга дип килгән тамашачылар еш кына бу дивар янында фотога төшәргә ярата. "Казан" милли-мәдәни үзәгендәге диварларның берсен дә В.Шәйхетдиновның Р.Миңнебаев белән берлектә башкарган "Төрки дөнья" монументаль панносы бизи.
Иҗатчы һәрдаим эзләнү юлында. Ул үзен төрле жанр һәм техникаларда сынап карый. В.Шәйхетдинов үзен портрет остасы буларак та танытты. Автор Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, драматург Туфан Миңнуллин, язучы-шагыйрь Разил Вәлиев, шагыйрь Роберт Миңнуллинның, тамашачы мәхәббәтен яулаган Камал театры артистлары - Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиевләрнең, кабатланмас җырчы Илһам Шакировның һәм башка күренекле һәм абруйлы замандашларыбыз портретларын иҗат итте. Бу эшкә ул зур җаваплылык белән карый: киндер өслегенә кайбер рәссамнар кебек теге яки бу кешене фотосурәткә төшергән кебек кенә язмый, ә портрет шәхесенең рухиятын да чагылдырырга омтыла. Йөз-кыяфәт, караш, торышларыннан ук билгеле шәхеснең холык-фигыле, күңел дөньясы һәм, хәтта тотып алынган моментта ни турында уйлаганын да сизә башлыйсың төсле. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев