Мәдәни җомга

ТӨСЛӘРДӘ – ГАСЫРЛАР КАЙТАВАЗЫ

Рәссам Булат ГЫЙЛЬФАНОВ

Татарстан Милли музеенда рәссам Булат Гыйльфановның шәхси күргәзмәсе ачылды.

«Төсләрдә - гасырлар кайтавазы» дип аталган әлеге күргәзмәгә кылкаләм остасының 30 картинасы куелган. Биредә майлы буяу белән ясалган «Алтынчәч», «Алтынчәчнең төшләре», Кол Гали әсәренә нигезләнеп, оригиналь катнаш техникада башкарылган «Йосыф кыйссасы», Александр Македонский, Аксак Тимер, Алтынчәч һәм Сөембикәнең график сурәтләре тасвирланган «Болгар риваятьләре» картиналары белән хозурланырга мөмкин.

- Мин Алтын Урда чорын аеруча яратып тасвирлыйм, - ди рәссам үзе. - Чөнки бу чорда мәдәният һәм сәнгать чәчәк аткан. Бүгенге көндә илдә тарихи корылмалар күпләп юкка чыгарыла. Ә аларның кадерен без соңыннан гына аңлыйбыз шул.

Рәссам Булат Гыйльфановның «Алтынчәч» картиналар шәлкемендә XII гасырда яшәгән Әмир хан чоры тасвирлана. Әмир ханның Алтынчәч атлы кызы була. Әтисенең вафатыннан соң, ул үз артыннан тагын 29 болгар кызын ияртеп, монголларга каршы яуга чыга. Рәссам тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итеп, 30 картина яза.

Булат Гыйльфановның тарихны өйрәнеп, нечкә тоемлап эшләве игътибарга лаек. Ул Чаллы сәнгать училищесында белем алганда туган шәһәре турында «Алабугага 1000 ел» дип аталган диплом эше яза. Ә берничә елдан яшь рәссамның юравы юш килә - галимнәр тарафыннан Алабуга шәһәренә нигез салынуга чынлап та 1000 ел икәне ачыклана.

Белүебезчә, Булат Гыйльфанов 1997 елда И.Репин исемендәге Санкт-Петербург нәкыш, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Ә бер елдан ТЮРКСОЙ оешмасының беренче чакырылышына Татарстаннан делегат итеп сайлана.

Бүгенге көндә рәссамның даны еракларга таралган. Ул - М.Җәлил исемендәге республика һәм Б.Урманче бүләкләре иясе. Аның эшләре Татарстан Милли музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, шулай ук Англия, АКШ, Япония, Төркия, Австралия, Алмания һәм Русиянең кайбер шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана. Рәссамның күргәзмәләре Франция, Англия, Төркия, Казахстан һәм Италия шәһәрләрендә дә оештырылды.

Аңлашыла ки, Булат Гыйльфанов тарихыбызның шанлы сәхифәләрен сынландыруны үзенең мөкатдәс бурычы дип саный.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Рәссамның күргәзмәгә куелган кайбер эшләре.

Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА фотолары.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: