«ТӨРКИ МӘДӘНИЯТ МУЗЕЕ КИРӘК!”
Альберт Тимиршинны Татарстанга караганда Россиянең башка төбәкләрендә күбрәк беләләр. Шуңа күрә үзенә дә: "Иҗатыгыз турында бик аз мәгълүм", - дим. Ул тыйнак кына елмая. Остаханә диварларына эленгән, соңгы айларда сурәт төшерелгән киндерләрендә гел шаман халкы гына булса да, әңгәмә барышында Альберт Ильяс улының чын татар җанлы зыялы икәне ачыкланды. Альберт...
Альберт Тимиршинны Татарстанга караганда Россиянең башка төбәкләрендә күбрәк беләләр. Шуңа күрә үзенә дә: "Иҗатыгыз турында бик аз мәгълүм", - дим. Ул тыйнак кына елмая. Остаханә диварларына эленгән, соңгы айларда сурәт төшерелгән киндерләрендә гел шаман халкы гына булса да, әңгәмә барышында Альберт Ильяс улының чын татар җанлы зыялы икәне ачыкланды. Альберт Тимиршин 1970 елны Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1975 елны әти-әнисе КамАЗ төзергә киткән. "Мин - яңа Чаллының яшьтәше, ул минем күз алдымда төзелде. Тракторлар, субайлар, төзелеш мәйданчыкларындагы балачак уеннары... Ләкин күңелем белән һәрчак Яшел Үзәндә булдым. Дәү әтием белән урманга гөмбә җыярга барган чаклар, туган як табигатен өзелеп яратуым соңрак пейзажлар жанрында эшләргә этәрде", - ди Альберт.
Биредә барысы да картинаның бик матур булуын һәм арзан торуын тели. Шуңа күрә Татарстан рәссамнары үз иҗатларын башка төбәкләрдә күрсәтергә мәҗбүр. Иң кызыгы шул - анда аларның әсәрләрен татарлар сатып ала. "Ләкин андагы татарлар - башка, - ди Альберт. - Биредәгеләр: "Бу нәрсә?! Нигә әле акча әрәм итим", - дип фикер йөртә, ә андагы татарлар - фирма директорлары, эшмәкәрләр безгә һәрчак булыша, эшләребезне күчерү өчен транспорт бирә, юл бәясен дә түләп чакыра, үзләре үк сатып алып, шәхси коллекцияләр дә туплый, шәһәр халкын кызыклы күргәзмәләр белән, яңа исемнәр белән таныштыра. Ә Татарстандагы дәүләт структурасы команда бирмәсә, монда синең әсәреңне сатып алмаячаклар. Мәдәният һәм сынлы сәнгать үсешенә иганәче булыйм әле, дигән уй Казан байларының төшенә дә керми. Минем тагын бер үпкәм шул: рәссамнарны зурлап, хәйран күләмдәге акчалата премияләр тапшырырлык бәйгеләр, бездә сирәк. Бу нисбәттән Әлмәт шәһәре хакимиятен, "Татнефть"не һәм Әлмәт шәһәр картиналар галереясы коллективын гына мактап үтә алам. Алар оештырган бәйгеләргә инде башка төбәк рәссамнары да катнаша башлады. 2015 елны Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан конкурс үткәрделәр, мин анда үземнең "Билгесез" картинам белән беренче урынны яуладым һәм премия белән дә бик канәгать калдым".
Альберт бу әсәрнең сюжетын унбиш ел буена күңелендә йөрткән, ә бары тик шушы конкурс аша гына тормышка ашырган. Премия яңа кысалар, яңа киндерләр, буяулар алырга да бик ярагандыр. Матди ярдәм - һәрчак урынлы. Өстәвенә, А. Тимиршин сәяхәт итәргә дә бик ярата. Гел тузанлы остаханәдә утырып кына булмый, дөнья матурлыгын да күреп кайту мөһим. Иҗади хезмәттән соң ул берәр илгә җыена башлый. Таллинда, Ригада булган. Алтайга, Тывага, Хакасиягә һәм Ямал-Ненец автономия округына барган. Монголия, Кытай, Италия белән танышкан. Билгеле инде, бер илдә дә иренчәк тюлень булып ятмаган. Күпләр күзаллаган пляж, курорт ялы - аның өчен чиксез күңелсез күренеш, ә начар һәм катлаулы юллар узып күргән хозурлык - күпкә ямьле.
- Шаманнар темасына багышланган эшләрегез күп. Себернең сәер вәкилләре сезне кайсы яклары белән шулай кызыксындыра? - дим рәссамга.
Татарларның борынгы тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы темага әйләнеп кайтабыз. Альберт Ильяс улының бу юнәлештә иҗат ителгән картиналары башка рәссамнарныкыннан аерыла. Татар эпосын күрүчеләр күп, ә ул бу теманы үзенчә яктырта. Аның "Тынлык" картинасына гына күз салыйк: елга янында туган як табигатенә сокланып утыручы зат. Бу - бернинди патетикасыз камералы чишелеш.
Альберт Ильяс улы - шәп шәхес ул! Менә кемнәр җитми безнең дәүләт хакимиятенә! Бер ниятенә генә игътибар итегез: "Мин чит төбәкләрдә еш булам. Без күп: Кырым татарлары, Себер, Урал татарлары... Алар да, башка төрки халыклар да казанлыларга татар милләтенең иң прогрессив өлеше дип карый. Тик без аларга өмет бирмибез. "Без булдырабыз!" дибез. Яңа стадионнардан, яңа спорт корылмаларыннан кала, мәдәни казанышларыбызны, декоратив-кулланма һәм сынлы сәнгать әсәрләребезне, тарихыбызны күрсәтеп бирерлек объектлар төзү һәм аларны яңарту турында да уйланырга вакыт. Менә инде ике ел буе бер идея белән яшим. Казанда төрки мәдәният музеен ачасым килә. Биредә мондый музей булырга тиеш дип саныйм. Россия киңлекләрендә дә, башка илләрдә дә иҗатташ дусларым байтак. Алар бик югары иҗади потенциалга ия. Себердә - сөяктән, Тывада таштан иң шәп әйберләр ясыйлар, казахлар арасында - металлдан яхшы сын-сурәтләрне коялар, үзбәкләрдә - керәч сәнгате югары дәрәҗәдә... Әлеге сәләт ияләренең әсәрләрен бергә туплап, өр-яңа музей - "Төрки мәдәният музее"н ачарга мөмкин һәм музей эшчәнлегенең җитди программасын төзеп, бу музейның директоры да була алам!"Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев