Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Мәңге тоныкланмас ядкәр" дигән күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең оешуына 100 ел тулуга багышлап әзерләнгән. Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтендә һәм "Казан Кремле" музей-тыюлыгында сакланган һәм җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышын чагылдырган 100 дән артык эш кәгазьләре һәм ядкәрләре урын алган. Алар...
Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Мәңге тоныкланмас ядкәр" дигән күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең оешуына 100 ел тулуга багышлап әзерләнгән. Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтендә һәм "Казан Кремле" музей-тыюлыгында сакланган һәм җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышын чагылдырган 100 дән артык эш кәгазьләре һәм ядкәрләре урын алган. Алар барысы да - төп нөсхә документлар.
Экспозиция өч бүлектән тора. Аның беренчесе архив хезмәтенә багышланган. Витриналарда документларны бер урынга туплап саклауның ничек башланып китүе, архив хезмәтенең үсеше, бу эштә кемнәрнең әһәмиятле роль уйнавы һәм хәзерге хәле чагылдырыла.
1918 ел. Ил буйлап революция дулкыны уза. Учреждениеләрнең берише ябыла, икенчеләре үзгәртеп корыла. Аларның архивлары - башкача әйтсәк, тарихның зур бер катламы - юкка чыгу куркынычы туа. Революция башланганда, Казан Рухани академия китапханәсендә 50 меңнән артык борынгы китап, кулъязмалар туплана. Анда шулай ук гаять күп гарәп, монгол, кытай, тибет телендә кулъязмалар да саклануы мәгълүм. Кызганыч ки, барысын да коткарып кала алмыйлар. Әмма үткәннәрне югалтырга ярамаганын аңлый торган кешеләр табыла. Алар арасында Николай Катанов, Николай Фирсов кебек Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты профессорлары, тарихчылар була. Н. Катановның кыйммәтле документлар, кулъязмалар, эш кәгазьләрен киләчәк буыннар өчен саклап калуның мөһимлеге турындагы хаты да күргәзмәдә урын алган. 1918 елның 1 июнендә Россиядә архив эшен үзәкләштерү турында декрет кабул ителә.
Архив хезмәте 100 ел дәвамында берничә тапкыр үзгәртеп корыла. 1941 елда Татарстан Автономияле республикасының үзәк дәүләт архивы булып берләшә.
Икенче бүлектә күргәзмә кунаклары Татарстан АССР тарихының әһәмиятле чорлары белән таныша ала. Экспозициядә Татарстандагы коллективлашу, индустриализацияләү, мәдәни революция барышы күз алдыннан үтә. Биредә беренче тапкыр республиканың сәнәгать үсешен һәм шәһәр төзелешен чагылдырган плакат тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын колхозларга җирне мәңгелек файдалануга тапшыру турындагы акт җәлеп итте. Ул татар һәм рус телләрендә матур итеп эшләнгән. Лаеш, Зөя, Арча, Тәтеш шәһәрләренең XIX йөз башы карталарында императорлар Николай I һәм Александр I нең имзалары да бар. Күргәзмәдә кызыклы фоторәсемнәр дә шактый. Әйтик, XX еллар ахырында барлык танылган язучыларның бергәләп төшкән рәсемендә Г. Камал, Г. Кутуй, К. Нәҗми, К. Тинчуринны, Һ. Такташны күрәбез. Алар янында С. Сәйдәшев та бар. Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевның уртак хезмәте, Камал театрының визит карточкасы булган "Зәңгәр шәл" спектакленең тулы партитурасы да архивта саклана. Анда композиторның култамгасы да калган. С.Сәйдәшев беренче спектакльләрдә үзе дирижерлык иткән. Татар халкының беренче профессиональ тарихчысы Газиз Гобәйдуллинның шәхси эше исә Сталинның шәхес культы елларын искә төшерә. Шунда ук Бөек Ватан сугышы темасы үзенә җәлеп итә. Күңелләрне кузгата торган документ - ул сугыштан хатлар. Архивта барлыгы 600 дән артык фронттан килгән хат-хәбәрләр саклана. Архивчылар, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, киләчәк буыннар өчен хатларны тапшыруларын сораган. Фронт хәбәрләрен ветераннарның күбесе үзе китергән.
1920 елда Татарстан Автономияле республикасы оештырыла, әмма аның дәүләт символлары шундук булдырылмый. Беренче герб һәм флаг 1937 елда гына кабул ителә. Ул ике телдә латин һәм Кирилл хәрефләрендә булса да Россия гербын кабатлый. Әмма гимн ул чакта булмый әле. Ул беренче тапкыр 1992 елда гына яңгырый. Күргәзмәгә куелган гимнның партитурасы - сигнал нөсхә.
Күргәзмәнең соңгы бүлегендә XVI-XIX йөз кулъязмалары урын алган. Йолдызлар, ай хәрәкәтләре, аларга бәйле билге-галәмәтләр турындагы кулъязма китап, гарәп имлясындагы мантыйк дәреслеге, Тибет фәйләсүфе Миларэпаның бик матур итеп эшләнгән борынгы монгол телендәге кулъязмасы (XVII йөз) зур кызыксыну уята. Тартмачыктагы бу китапны бик озак вакыт укый алмаганнар. Аннары аның электрон вариантын Санкт-Петербургтагы архивчыларга җибәргәннән соң гына барысы да аңлашылган.
Бик сирәк, аеруча кыйммәтле архив материалларын, әлбәттә, күргәзмәгә кыска вакытка куйганнар. Алар берничә көн генә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең оешуына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция барган
IT-парк залында күрсәтелде. Сибавайхиның пергаментта язылган гарәп теле грамматикасы китабы - иң борынгы кулъязмалардан. Ул XI йөз ядкәрләренә карый. Габдулла Тукайның Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап язган "Ике кояш" шигыренең кулъязмасын, шагыйрьнең вафатына бер көн кала Клячкин хастаханәсендә төшерелгән фотосын, Муса Җәлилнең 1942 елның 25 мартында Ленинград өлкәсендә барган фронттан Төхвәт Имаметдиновка җибәргән хатын, Мулланур Вахитовның Казан губернасы төрмәсеннән әтисенә һәм үги әнисенә язган хатын һәм башкаларны дулкынланмый карау мөмкин түгел.
"Манеж" күргәзмәләр залындагы экспозиция белән 3 июньгә кадәр танышырга мөмкин.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Миларэпаның кулъязмасы.
.1937 елда кабул ителгән республика гербы.
.Республиканың 1920 елгы этнографик картасы.
Нет комментариев