Мәдәни җомга

ҮТКӘННӘРДӘН КҮПЕР САЛУЧЫ

Элек әбиләребез кигән чүәк, читекләрне бер эшкә яраксыз истәлек итеп тотсак, хәзер күпләребезнең татар аяк киеменә карашы үзгәргәндер. Ник дигәндә, совет заманнарында фабрикаларыбыз тегеп чыгарган татар читекләре хәзер нык үзгәрде, матурайды, нәфисләнде, затлыланды. Моның өчен без күнче осталарыбызга бик рәхмәтле. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова. Күренекле...

Элек әбиләребез кигән чүәк, читекләрне бер эшкә яраксыз истәлек итеп тотсак, хәзер күпләребезнең татар аяк киеменә карашы үзгәргәндер. Ник дигәндә, совет заманнарында фабрикаларыбыз тегеп чыгарган татар читекләре хәзер нык үзгәрде, матурайды, нәфисләнде, затлыланды. Моның өчен без күнче осталарыбызга бик рәхмәтле. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова.

Күренекле театр белгече Халит Кумысников һәм актриса Асия Хәйруллинаның кызы Наилә кечкенәдән үк татар бизәкләренә сокланып, татар төсләрен күңеленә сеңдереп үскәндер. Сәхнә артында аунап, сәхнә пәрдәсенә уранып, качышлы уйнап үскән кешенең үзенең дә театр кешесе булып китүе бик табигый. Менә Наилә дә театр рәссамы булып киткән. Ә тора-бара татар бизәкләренә ымсынуы аны күн сәнгатенә алып килгән. "Фабрикаларыбыз тегеп чыгарган читекләрнең музей экспонатларыннан нык аерылуы, күңелдә шул җәһәттән туган канәгатьсезлек нәтиҗәсендә мин күн сәнгатенә керешеп киттем", - диде Наилә ханым "Казан Кремле" музей-тыюлыгындагы "Манеж" күргәзмәләр залында шәхси күргәзмәсен ачканда. Дөрестән дә, гомерләрен күн мозаикасына багышлаган рәссамнарыбыз, шул исәптән Наилә Кумысникова да бу төр сәнгатькә яңа сулыш өрде, аны яңа биеклеккә күтәрде. Рәссамнарыбызның хыял байлыгы һәм эш сөючәнлеге нәтиҗәсендә Казан җөе хәзер читекләрдә генә түгел, өс киемнәрендә, янчыкларда, каеш-билбауларда, баш киемнәрендә дә кулланыла. Ә Н.Кумысникова шуларга өстәп, беренчеләрдән булып, эре җөйне гамәлгә кертеп җибәрде, аны бүтән рәссамнар да бик яратып куллана. Наилә ханым җөйсез читек тегүнең борынгы технологияләрен дә торгызды. Казан җөе өй бизәге дә булырга мөмкин икән. Моны да без дивар паннолары, урын-җир мендәрләре иҗат иткән күнче осталарыбыздан күреп белдек.

Күргәзмәне ачу тантанасына театр халкы белән бергә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары да килгән иде. Рәссам Н.Кумысникова ансамблебез өчен дә сәхнә бизәлешләре һәм костюмнар иҗат итте. "Салават" театр-студиясе дә Наилә ханымга зәвекъле костюмнар өчен бик рәхмәтледер. Моннан тыш, Н.Кумысникованың таланты XVIII-XIX гасырдагы татар бизәкле аяк киемнәрен, Казан Кремлен казыганда табылган XVI гасыр татар хәрби киемен һәм болгар костюмын реконструкцияләүдә дә чагылды. Ә Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани фонды бер ел элек Н.Кумысникованың эскизлары буенча "Көмеш" һәм "Алтын Болгар" исемле чәй сервизлары эшләтте. Алар инде сатылып бетеп килә, ди. Бер данәсе шушы күргәзмә өчен генә калган бугай. Ә Ш.Мәрҗани фонды бу күргәзмәгә атап Н.Кумысникова эшләреннән гаҗәеп матур каталог эшләп чыгарган. Аны экспозицияне ачканда тәкъдим иттеләр.

Казан Кремлендә күргәзмә ачу - зур уңыш. Адәм баласы уңышлары өчен, беренче чиратта, Хак Тәгаләгә һәм ата-анасына бурычлы, әлбәттә. Наилә Кумысникова да Ходаебызга рәхмәт догаларын укый торгандыр. Ә менә Кремльдәге беренче күргәзмәсен ул әти-әнисенә багышлавын әйтте. Бу бәхетле көнендә бәйрәмдарны Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев тәбрикләде. Шунысы игътибарга лаек, тамашачыларның байтагы йә бизәкле читекләр кигән, йә Казан җөе белән тегелгән янчыклар тоткан иде. Үткәннәрдән бүгенгә күпер салган осталарыбызга мең-мең рәхмәт.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәдән күренешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: