Мәдәни җомга

Татар китабы йорты хәзинәләре

Казанда озакка сузылган яңартып кору эшләреннән соң Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры, башкача әйтсәк, Татар китабы йорты җәмәгатьчелеккә ишекләрен ачты.

Әлегә дөньяда бердәнбер булган музейны тәкъдим итү тантанасында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре  Разил Вәлиев, Татарстан Язу­чылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары Ләйсән Миңнуллина, танылган әдипләр Гәрәй Рәхим, Лирон Хәмидуллин, Шәриф Камалның нәсел дәвамчылары Байгилдеевлар һ.б. катнашты. 

Ике катлы бина кунакларны гаҗәеп заманча күркәм рәвеше һәм китаплар тарихына бәйле кызыклы экспозициясе белән каршы алды. “Матур туганда” дип исемләнгән экскурсияне музей директоры Луиза Янсуар үзе алып барды. Таныштыруның Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм Кариев исемендәге яшьләр театрлары артистлары, Казан театр училищесы студентлары катнашында  сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелүе исә тәэсирләрне тагын да көчәйтте. 

Татар халкының язма мираслары бик борынгы заманнарга барып тоташа. Язу мәдәнияте барлыкка килгән VI–VIII гасырлардан  алып китап һәм аны нәшер итүгә кадәр булган тарих турында сөйләүче ядкәрләр, уникаль басмаларны үз эченә алган гаять кызыклы экспозиция кызыксыну уята. Экспонатлар арасында язулы таш стела фрагментлары, Алтын Урда заманындагы кулъязма китапларны һәм беренче басмаларны күрергә мөмкин.  Беренче катта, китапка багышланган экспозиция залыннан тыш, китап кибете дә урнашкан. Анда Татарстан китап нәшрияты һәм Россиянең башка басмаханәләрендә нәшер ителгән, татар мәдәниятенә теге яки бу дәрәҗәдә кагылган китаплар һәм истәлекле әйберләр тәкъдим ителә. Кибетне кичке тугызга кадәр эшләтергә ниятлиләр. “Хезмәт көнен тәмамлаган кешеләрнең дә Китап йортына килүе, кичке чараларда катнаша алуы да безнең өчен әһәмиятле”,- ди музей директоры. 

Китап йорты булгач, әлбәттә, типографиясез булмый. Басмаханәдә китап нәшер итү тарихы һәм бу эшнең заманча ысулларына өйрәтү буенча остаханәләр уздыру белән бергә буклетлар, брошюралар, китаплар бастырып алырга да мөмкин булачак. Биредә балалар китапның ничек эшләнүен үз күзләре белән күрә, хәтта үзләрен басмаханә наширы сыйфатында сынап та карый ала. Әдәби, фәнни һәм интеллектуаль уен форматындагы чаралар (лекторийлар, очрашулар, ликбезлар, квестлар һ.б) уздыру өчен медиаүзәк, заманчалаштырып әйтсәк, коворкинг-зона да бар. Ул китап сөючеләр өчен ирекле аралашу мәйданы да булыр дип уйланыла. Мэппинг-зона исә татар китабы тарихына һәм әдәбиятыбызның мәшһүр шәхесләренә багышланган хроникалар күрсәтү өчен җиһазланган. Китапханә мәшһүр шәхесләребез файдаланган китап­ларга бай булуы белән әһәмиятле. Анда Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Вакыйф Нуруллин, Аяз Гыйләҗев, Фәрит Хатыйпов һ.б. күренекле язучылар һәм галимнәрнең музей фондына тапшырган шәхси тупланмалары һәм истәлекле ядкәрләре урын алган. Биредә  шулай ук конференцияләр, очрашулар үткәрү күз уңында тотыла. Балалар зонасы спектакльләр, бәби театр форматында тамашалар күрсәтеләчәк икән. Моннан тыш биредә китапларны виртуаль форматта карау һәм уку мөмкинлеге дә тудырылган. 

Шәриф Камалның мемориаль музей-фатиры бинаның икенче катына урнашкан. 1927-1942 елларда (үзенең вафатына кадәр) язучы, драматург Шәриф Камал яшәгән бу фатирда татар зыялылары җые­луны гадәт иткән, йорт үзенә күрә  татар әдәби һәм мәдәни хәрәкәте үзәге булган. Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим һ.б. язучылар, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарёв, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи һ.б. сәнгать әһелләре әдәбият-мәдәният темасына сөйләшүләр алып барганнар, бәхәсләшкәннәр, яңа әсәрләрне тикшергәннәр, тәнкыйтьләгәннәр, пианинода көйләребезне яңгыратканнар. Әлбәттә, фатирның шәһәр үзәгендә урнашуы да зыялыларыбызга очрашу өчен бик уңайлы булган. Фатир язучы үзе исән вакытта нинди булса, шул рәвешле итеп торгызылган, истәлекле мохит тулысынча сакланган. 

Әлбәттә, Островский урамындагы бу бинада Китап йорты музее булдырылу - татар халкының күптәнге хыялы. 1944 елда бу йортта татар әдәбияты музее ачу турында хөкүмәт карары була, аны Татарстан дәүләт музее филиалы итәргә ниятлиләр.

 Әмма карар үтәлми кала, мемориаль музей-фатир итеп тәгаенләнгән мәйданчыкка язучының эш кабинетын һәм яшәү бүлмәсе генә тәгаенләнә.  Әмма шулай да татар язучысына багышланган беренче музей була ул.  Билгеле ки, йортның башка фатирларында яшәүчеләр белән музей арасында чыккалап торган низаглар, коридорларның матур булмаган күренеше музейны бизәми, аның эшчәнлеге сүлпәнәюенә китерә. Алга таба икенче катны шәхси фатирлардан арындырып бетерәләр, ләкин анда төрле вакытта балалар китапханәсе, һөнәри берлекләр комитеты, китап сөючеләр җәмгыяте һ.б. урнаштырыла. 1979 елда  музейны яңарту мәсьәләсе кабат күтәрелә. ТАССР дәүләт музее ике ел эчендә мемориаль фатирны элекке хәленә китерү, сәүдәгәр йортында булган антуражны торгызу, сугышка хәтле һәм сугыш вакытында булган һәм язучы яшәгән Казан мәдәнияте мохитен яңадан тудыру, бинаны бушатып, аны үзгәртеп кору һәм коммуникацияләр үткәрү, тирә-ягын матурлау таләбе куела. Музей хезмәткәрләренең һәм Шәриф Камалның туганнары ярдәме белән кадерле экспонатлар туплана. Зур тырышлык белән мемориаль музейның эше җанландырыла.  

Бүген дөньяның теләсә кайсы иленнән килгән мәртәбәле кунакларны алып кереп күрсәтерлек хәлгә китереп җиһазланган Китап йортында татар халкының язма мирасын һәм басма китаплары тарихын  өйрәнү дә  максат ителә. Хәзерге вакытта татар китапларын дөньяның барлык почмакларыннан җыю эше бара. Аларның үрнәкләрен интернетта күрергә һәм кайберләрен китап кибетендә сатып алырга да мөмкин. “Татар китабы йорты элеккечә әдәбият-сәнгать әһелләренең бергә җыелып фикерләшү урыны булыр­га тиеш. Алга таба биредә тәрҗемәләр үзәге булдыруны да бурыч итәбез”, – ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: