Мәдәни җомга

ТАТАР ИМПРЕССИОНИСТЛАРЫ ПАРИЖГА БАРЫРМЫ?

"Эрмитаж-Казан" үзәге Казан халкының яраткан ял урынына әйләнде. Биредә бөтендөнья рәсем сәнгатенең иң матур үрнәкләре күрсәтелә. Казан Эрмитажына рәссамнарның, кылкаләм тибрәтергә хыялланган яшьләрнең эзләре суынмый. Ә күптән түгел үзәктә 12 нче зур күргәзмә ачылды. Бу юлы казанлылар игътибарына француз импрессионистларының картиналары һәм аларның дәверен күрсәтүче бүтән сәнгать әсәрләрен алып килгәннәр....

"Эрмитаж-Казан" үзәге Казан халкының яраткан ял урынына әйләнде. Биредә бөтендөнья рәсем сәнгатенең иң матур үрнәкләре күрсәтелә. Казан Эрмитажына рәссамнарның, кылкаләм тибрәтергә хыялланган яшьләрнең эзләре суынмый. Ә күптән түгел үзәктә 12 нче зур күргәзмә ачылды. Бу юлы казанлылар игътибарына француз импрессионистларының картиналары һәм аларның дәверен күрсәтүче бүтән сәнгать әсәрләрен алып килгәннәр. Экспозицияне ачу тантанасында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Русия һәм Татарстан мәдәният министрлары Владимир Мединский һәм Айрат Сибагатуллин, Дәүләт "Эрмитаж"ының генераль директоры Михаил Пиотровский, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.

М.Пиотровскийның сүзләренә караганда, экспозициянең составы үзе үк гаҗәпкә калырлык вакыйга. Щукин һәм Морозов тупламалары моңа кадәр Русиядә Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә генә күрсәтелгән булган. Ә 1945 елда сугыш тәмамланганнан соң Германиядән безгә "әсир төшкән" картиналарның Санкт-Петербургтан чыкканы булмаган. Алар янәшәсендә Казан Эрмитажында патша Александр IIIнең тупламасыннан кайбер картиналарны һәм мәшһүр Кушелев галереясе сәнгать әсәрләрен күрергә мөмкин. Аларны гаҗәеп нечкә башкарылган графика тупламасы тулыландыра. Берничә елга бер тапкыр гына яктыга чыгару рөхсәт ителгән бу рәсемнәр үзе генә дә ни тора! Пыяла эшләнмәләр француз импрессионистлары яшәгән чорны тагын да тәгаенли төшә.

Экспозициядә Жеромның "Дуэль"еннән алып Сезанн, Гоген, Массненең беренче картиналарына кадәр барысы да бәһасез җәүһәрләр. Күргәзмәдә импрессионистлар иҗатының иң биек ноктасы - К.Моне, О.Ренуар, П.Сезанн, К.Писсарро, А.Сислей, П.Синьяк картиналары. Алар арасында иң кыйммәтләре - Моне һәм Ренуарныкылар. Ренуарның 1876 елда иҗат ителгән "баскычтагы" диптихы Дәүләт Эрмитажыннан беренче генә чыгуы әле. Анда баскычта басып торган ир-ат һәм хатын-кыз сурәтләнгән. Диптихны үзенең утарлары өчен Шарпантье гаиләсе ясаткан булган. Утарда бөтен Париждан язучылар, композиторлар, актерлар, сәясәтчеләр җыела торган булган. Картиналардагы ир белән хатын кеше биеклегендә сурәтләнгән. Огюст Ренуар бу портретларда шул заманда яшәгән Париж халкының йөз-сурәтен иҗат иткән, ди белгечләр. Рәссам Клод Моненың исә "Мәкләр болыны", "Печән кибәне", Поль Сезаннның "Вазада чәчәкләр бәйләме", Анри Матисның "Зәңгәр чүлмәк һәм лимон" картиналары да зур кыйммәткә ия.

Билгеле булганча, үз заманында импрессионистларны, дөньяны бозып сурәтлиләр дип, кискен тәнкыйть утына тотканнар. Әмма чынбарлык күрсәткәнчә, импрессионизм шул ук реализм, әмма аның тирәнрәк, хислерәк сурәтләнеше. Әлбәттә, Татарстан халкының дөнья җәүһәрләре, шул исәптән сәнгатьтә үзенә күрә революция ясаган импрессионистларның картиналары белән танышу мөмкинлегенә ия булуы бик мөһим. Шуңа күрә Дәүләт Эрмитажыннан китереләчәк дөнья җәүһәрләренең юлда һәм Казаныбызда куркынычсызлыгын булдыру максатында бик күп акчалар тотыла. Күргәзмәне ачу тантанасында бу турыда кат-кат искәртелде. "Гомумән, Дәүләт Эрмитажыннан сәнгать әсәрләрен алып чыкканда куркынычсызлык мәсьәләсенә зур әһәмият бирелә, бу җәһәттән караганда Казан безне бик канәгатьләндерә", - диде М.Пиотровский.

Халыкта, кешене тыңла, үзеңчә эшлә, дигән бер әйтем бар. Ул иҗат халкына да кагыла, билгеле. Икенче төрле әйткәндә, дөнья җәүһәрләре белән танышу рәссамнарыбыз үз иҗатларын камилләштерсен өчен кирәк. Ә безнекеләрнең араларында реалистлары да, импрессионистлары да, башка төрле иҗат юлыннан баручылары да байтак, шөкер. Шушы урында сорау туа, бу катлаулы заманда, ярдәм күрәсе урынга, төрлечә кысылган, остаханәләрдән куылган рәссамнарыбыз Да Винчи, Рафаэль, яисә Моне, Ренуар, Сезанн картиналарын карап кына иҗатларын үстерә алырмы икән? Дәүләт Эрмитажы Кобрәт хан, Алтын Урда хәзинәләрен дә Казаныбызга алып килде, билгеле. Әмма бәһассез сәнгать әсәрләребезне чит-ятларның сугыш трофее, "әсир төшкән әсәрләр" буларак, тарихыбызны богаулы итеп күрү иҗатчыларыбызның күңелен үстерәме, әллә, киресенчә, күңелләрендә кимлек хисен тагын да арттыра төшәме? Җыеп кына әйткәндә, безгә төрледән-төрле чаралар күреп - һәм дөнья җәүһәрләрен алып килеп, һәм сурәт осталарыбызга иҗат өчен шартлар тудырып, үз Моне, Ренуар, Сезанннарыбызны үстерү җаен карарга кирәк. Еллар, гасырлар үткәч Парижда, миллионлаган халык җыеп, татар импрессионистлары күргәзмәсен ачарлык булсын.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан күренеш һәм экспозициядән кайбер эшләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: