Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Музейханә

“Татар аргамагы” үзенә чакыра

Барысы да Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның Лениногорск районы Югары Каран авылы фермеры – «Алмакай» атлар утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллинның маллары утлый торган утарын күрүдән башлана.

Казанның Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» дип аталган Бөтенроссия рәсем сәнгате күргәзмәсе эшли башлады. Ул рәссамнар, артистлар, язучылар, сәнгать белгечләре, журналистлар һ.б. катнашында тантаналы төстә ачылды. 

Бу көнне Горький һәм Шаляпин музеенда чын татар халык бәйрәме оештырылды. Бер-берсенең иңнәреннән алган ир-егетләрнең күргәзмәләр залын гармун тартып, авыл урамындагыча җырлап үтүләре дә, музейны шаулатып татарча биюләре дә җанга якын иде. Шул арада атлар кешнәве дә ишетелгәндәй була. Диварларда исә – Комсомольск-на-Аму­ре, Кемерово, Череповец, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара шәһәрләреннән, Татарстан, Чуашстан, Башкортстан республикаларыннан, шулай ук Кыргызстан һәм Беларусь мәмләкәтләреннән 45 рәссамның атлар төшерелгән йөздән артык картиналары. Аларның һәркайсында атларга булган күңел җылысы, туган җирен ярату хисләре чагыла. Күргәзмәдә Җ.Базарбаев, В.Филиппов, П.Илюшкина, А.Саттаров, И.Фәтхуллин, Е.Баймяшкина, Р.Хәнәфиев, Р.Мөхәмәтдинов һ.б. танылган рәссамнарның эшләрен күрергә мөмкин. Алар эчтәлеге белән уйландыра. Горький һәм Шаляпин музее директоры Марианна Гаврилова да, бу залда күп күргәзмәләр үтүен әйтеп, «Монысы үзенә аерым, татарча һәм шул ук вакытта креатив», - дип аның үзенчәлеген билгеләде. Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев исә «Татар аргамагы» күргәзмәсе төрле кылкаләм осталарының иҗатын күрсәтеп алу мөмкинлеге дә икәнлеген искәртте. 

Барысы да Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның Лениногорск районы Югары Каран авылы фермеры – «Алмакай» атлар утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллинның маллары утлый торган утарын күрүдән башлана. Анда 500 ләп ат кешнәп йөри. Көтүнең иге-чиге күренми. Бу матурлыкка рәссам сокланып туя алмый, ул атларны рәсем сәнгатендә теркәп калдыру теләге белән яна башлый. Рәссам ниятен Фәрит Нәбиуллинга да җиткерә. Шулай итеп берничә көн атларны сурәтләп йөри. Әмма бер пумала белән генә булмый. Шуннан соң башка рәссамнарга да, атлар утарын килеп карагыз, күргәзмә ясарбыз, дип хәбәр бирәләр. Бу чакыруны Россия күләмендә иҗат итүче рәссамнар кабул итә. Беренче күргәзмә Лениногорскиның үзендә оештырыла һәм уңышлы үтә, аннары экспозиция Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы, Чаллы, Түбән Кама сәнгать сөючеләренә тәкъдим ителеп, Казанга кайта. «Бүген Горький музеенда – атлар бәйрәме, хыялым тормышка ашуына шатланам. Лениногорски җирендә 20 ел яшәп, шуннан алган көч, Фәрит Нәбиуллинның рәхмәте, аның кодрәте белән, фермерның алтын төсендәге татар атларын Казанга алып килдем. Бүген монда ат җене кагылганнар, ир-атлар бәйрәме», – ди М.Минһаҗев. 

Хәтерләсәк, татар һәрвакыт атлы булган, аның утарында 2-3 аты кешнәгән. Әмма 1930 елларда халыктан күмәк хуҗалык­ларга атларны тартып алдылар, татарны атсыз иттеләр. Әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш соңгы 50-70 елда халкыбыз өчен атларны сагынып искә алырга гына калганын искәртте. Аның әнисе ягыннан бабасының 1924 елда атлары булган әле. Әмма аларны күмәк хуҗалыкка тапшырырга мәҗбүр иткәннәр, ул шулай Себергә китүдән котылып калган. Ул малкайларын шулкадәр сагынып сөйли торган була. «Колхоздан ат алу бик уңайсыз иде. Ә атсыз терлек азыгы да әзерли алмыйсың. Халык уфалла арбасына үзе җигелде. Безнең Үсәли авылында хастаханә, урта мәктәп бар иде. Аларда ат булуы кирәк. Урманчы да атта йөрергә тиеш. Әти бригадир булып эшләде. Аңа Такси кушаматлы алаша билгеләделәр. Мин аны болынга алып төшеп, тышаулап җибәрә идем. Ә гади колхозчыга ат бирмәделәр. Атлы булса, ул үзенә тормышын алып бара, ризыкны таба, азат була, болай күмәк хуҗалыкка бәйле, таякка эшләргә мәҗбүр ителде. Атлар озак еллар дәвамында татар халкының хыялында гына яшәде», – дип искә алды ул. Атлар тора-бара күмәк хуҗалык­лардан да юкка чыкты, бүген бер аты да булмаган авыллар артканнан-арта бара. 

Әйткәнебезчә, татар гомер-бакый атлы халык булган. «Татар аты» токымлы аргамак­лар әүвәлге заманнарда хуҗалыкта һәм хәрби эштә кулланылган, аннары алар юкка чыккан диярлек. 

«Татар аты» дигән аерым токым барлыгын тарихчы Рафаил Бәдертдинов язып чыга. Аны фермер Ф.Нәбиуллин күтәреп ала. Нәкъ менә ул татар атларының борынгы токымын торгызуга һәм үрчетүгә нигез салучы булды. Фермер беренче татар атларын хуҗалыгына Башкорт­станның Туймазы районыннан, Чиләбе якларыннан алып кайт­кан. Бу токым феноменаль чыдамлыкка ия, алар 7-8 сәгать буена өзлексез хәрәкәттә булып, 100-120 чакрым араны үтәргә сәләтле. Шул ук вакытта татар атлары югары үрчемле, эссегә һәм салкынга түзем. Россия иппология фәне дә татар атларының бу сыйфатларын раслады. Бүген инде Татар атлары халкыбызның горурлыгы һәм байлыгы булып тора. Тарихчы Илдар Сафинның күргәзмәне ачу тантанасында Ф.Нәбиуллинга, М.Миңһаҗевка, Р.Бәдертдиновка татар атларының логотибын тапшыруы олуг мәгънәгә ия иде.

Гомумән алганда, белгечләр дөньяда 400 дән артык ат токымы булуын искәртә, 2019 елның февраль аенда аларга татар аты токымы – аргамак өстәлде: аны РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт комиссиясе теркәгән. Бүгенге көндә токымлы татар атлары Зәй, Әлки, Азнакай, Балтач, Теләче, Саба һәм башка районнарда тарала башлаган.

Ф.Нәбиуллин искәрткәнчә, атка атланган кешенең уе, да фикере дә, тормышы да икенче төрле. Фермер да бүген татар атларын кайтарырга теләп башлаган эшне төгәлләп чыга алуларына куана. «Без атларга бәйле милли уеннарны яңарттык. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Авылдан шәһәрләргә киткән милләттәшләребез телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә югалтып бара. Рәссамнарыбыз иҗаты булган бу күргәзмә аларны уятсын иде. Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты», – диде Ф.Нәбиуллин. 

Күргәзмәне күрергә балалары белән килүче әти-әниләр дә күп. Рәссамнар балаларда да атларга мәхәббәт уятуны максат итә. «Алмакай» атлар утары һәм Татарстан рәссамнар берлеге оештырган күргәзмәне 25 сентябрьгә кадәр музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин. 

Күргәзмәне ачу тантанасын Зөлфирә Сөнгатуллина алып барды. Бәйрәм Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, музыкант, композитор, педагог Рафинат Сәләхов, Татарстанның атказанган артистлары Шамил Галиев, Фәрит Мирзануров чыгышлары белән үрелеп барды. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев