Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ТАТАР ҖАНЛЫ УРЫС РӘССАМЫ

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Русиянең атказанган рәссамы Сергей Скомороховның зур күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу сәхнә бизәү остасының туган көненә туры килде. Шуңа күрә бу көнне "Хәзинә" галереясенә дуслары, хезмәттәшләрен котларга республикабызның төрле театрларыннан артистлар, рәссамнар, режиссерлар күп...

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Русиянең атказанган рәссамы Сергей Скомороховның зур күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу сәхнә бизәү остасының туган көненә туры килде. Шуңа күрә бу көнне "Хәзинә" галереясенә дуслары, хезмәттәшләрен котларга республикабызның төрле театрларыннан артистлар, рәссамнар, режиссерлар күп килде. Гомумән, бу күргәзмә биредә үткәрелгән башка шундый чаралардан нык аерылды, чөнки анда декорация эскизлары, картиналар белән беррәттән, бутафория, костюмнар, хәтта купшы бал итәкле сәхнә киемнәреннән зал буйлап ашыкмый гына йөрүче артистлар да бар иде. Сәнгать сөючеләрне Г.Камал исемендәге театрның Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестры каршы алды. Кыскасы, бу көнне "Хәзинә" галереясендә театр рухы хөкем сөрде. Гүя трагедия, комедия, бию музалары Мельпомена, Талия, Терпсихора бәйрәм ясап, кунак җыйган иде.

Башка милләттән булып та, татар сәнгате, мәдәниятенә хезмәт иткән күренекле шәхесләр байтак. Андыйларның берсе - композитор Александр Ключарев. Һәм башка милләтләрне хөрмәт итеп, аларның тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучан шундый ачык күңелле кешеләрнең берсе - рәссам Сергей Скоморохов. Аның булачак һөнәре туу белән үк билгеләнгән кебек. Билгеле булганча, борынгы чорларда артистларны скоморохлар дип атап йөрткәннәр. 1984 елда яшь рәссам туган шәһәре Сарытаудан Казаныбызга килә. Биредә ул 10 ел В.Качалов исемендәге театрда баш рәссам булып эшли. Шуннан соң Г. Камал театрына эшкә килә. Һәм менә инде чирек гасырга якын С. Скомороховның гомере татар театры белән бәйләнгән. "Сергей Геннадьевич татар халкы тарихын, милли костюм, көнкүреш, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп кенә калмыйча, татар менталитетын күңеленә сеңдерә", - дип язды оста турында театр белгече Нияз Игъламов.

"Берничә буын талантлы артистлары, зирәк акыллы җитәкче режиссеры Марсель Сәлимҗанов белән танылган иң бай тарихлы, иң шәп милли труппалардан булган Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бик озак вакыт үзенә тиң рәссамны таба алмый интекте, - дип язды танылган театр тәнкыйтьчесе Борис Поюровский. - Кызганыч ки, театр белән хезмәттәшлек иткән кайбер рәссамнар сәхнәне 40-50 нче еллар сценографиясенә охшатып бизи - "чып-чын" йортлар, коелар, коймалар кора иде, әйтерсең лә, шартлылык һәм сәхнә куышының образлы чишелеше турында беркем бернәрсә ишетмәгән, белми. 1995 елда, ниһаять, Г. Камал исемендәге театр белән рәссам С.Скоморохов кавышты. Һәм талантлы оста үз декорацияләрендә ут, төс, яктылыкның мөһим ролен, шәүләдән ниләр кыландырып булганын, беренче карашка гап-гади тоелган сәхнә әйләнгече ярдәмендә нинди могҗиза тудырып булганын күрсәтә башлады".

"Урыс рәссамы Сергей Скоморохов үзенең сценографиясендә татар дөньясын сурәтли. Ул җете төсләрнең матур яраштырылуында да, фактураларның бергәлегендә дә, гарәп ыргакларының бер-берсе белән тоташуыннан барлыкка килгән бизәкләрдә дә чагыла. Бер-ике төрле материал һәм бер генә төс белән генә эш иткән очракларда да, Скомороховның сәхнә бизәлешләре хискә бай булып чыга", - дип язды театр белгече Анна Степанова.

"Рәссам Сергей Скоморохов гасыр башында калыплашкан, 30-70 нче елларда дәвам иттерелгән татар театры традицияләренә нигезләнеп иҗат итә, аларны уңышлы үстерә, синтезлый, - диде сәнгать белгече Рауза Солтанова. - Бу рәссамның татар театрына килүе белән режиссер һәм сценография арасында бәйләнеш бик көчәйде, декорацияләр әсәргә өстәмә төсмерләр бирә башлады, сценограф, автор буларак, фикерен тамашачыга ирештерә торган булып китте. Ул фикер, әлбәттә инде, режиссерныкы белән тәңгәл килә һәм күп вакытта режиссерның хыялын үстереп, үзен иҗатка тагын да үсендереп җибәрә. Сурәт остасы Сергей Скомороховның иҗаты киңкырлы - ул наив примитивизмнан башлап, импрессионизм, экспрессионизм, сюрреализмга кадәр бөтен иҗат ысулларын да, хәтта хәзерге заман җимешләре булган перформанс, инсталляцияләрне дә киң куллана. Сергей - эзләнүчән, тынгысыз рәссам, үз эшенә бирелгән, татар театрын, татар халкын бик хөрмәт итә. Еш кына ул татар мәдәнияте үзенчәлекләрен без татарларга караганда да нечкәрәк тоемлый. Бер үк вакытта төрле мәдәниятләр контекстында татар мәдәниятенең лаеклы урынын күрсәтеп бирә ала".

Әйтергә кирәк, рәссам С. Скоморохов республикабызның башка театрлары белән дә хезмәттәшлек итә. Шуларның берсе - Урыс яшь тамашачы театры. Бер үк вакытта оста Әтнә театрына да аякка басарга булыша.

Рәссам Комсомольски-на-Амуре, Хабаровски, Чита, Тверь, Тула, Чабаксар, Йошкар Ола, Уфа, Түбән Новгород, Ижевск, Рамшайте (Германия), Анкара (Төркия), Баку (Әзәрбәйҗан) шәһәрләре театрларында спектакльләр бизи. Ул барлыгы 240 спектакльгә декорация һәм костюмнар иҗат иткән. К. Тинчурин әсәре буенча куелган "Сүнгән йолдызлар" спектакленең сәхнә бизәлешләре өчен С. Скоморохов Төркия хакимияте бүләгенә лаек булды. Үзебездә дә ул бик күп театр бәйге, фестивальләрендә, шул исәптән төрки театрларның "Нәүрүз" фестивалендә дә бүләкләнде. Ә шулай да иң зур бүләк - рәхмәтле тамашачыларның алкышларыдыр, мөгаен.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сергей Скоморохов һәм аның кайбер эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев