Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Тарихка ук атма… 

«Казан» милли мәдәният үзәгендә тарих катламнарын күтәреп сурәтләүче рәссамнарыбызның картиналарыннан зур күргәзмә ачылды. Тарихчы кылкаләм осталары күптән инде берләшеп экспозиция ясаганнары юк иде. Шуңа күрә бу вакыйганың әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

.Рәссамнар (сулдан): Фәрит Вәлиуллин, Рифкать Вахитов, Рөстәм Хуҗин,
Фиринат Халиков, Равил Заһидуллин, Илнур Сираҗиев.    Рафис ЗАКИРОВ фотосы.

Элегрәк елларда моның ише чараларда тамашачылар оясыннан кубарылган кырмыскалар сыман мыжгып торса, хәзер утызлап кешене күрү дә сөенеч. Министр, премь­ер һәм бигрәк тә президентларыбыз тарих күргәзмәләрен байтактан инде читләтеп уза. Ә үткәннәрдән читләшү киләчәккә аек акыл белән карарга мөмкинлек бирми. Бүген ана телебез белән бәйле вәзгыять тә шуннан килә торгандыр. 

Яңа ачылган бу экспозиция жанр, тема, сюжет ягыннан бай һәм кызыклы. Биредә Булат Гыйльвановның карандаш рәсемнәрен дә, тарихи сурәттә азу теше ярган Фиринат Халиковның, Олуг Мөхәммәтебезне Казан уртасында атка атландырып сынландыру турында хыялланган  Рифкать Вахитовның, чишмәгә суга барган борынгы Казан чибәрләренә гашыйк булып йөрүче нечкә лирик Равил Заһидуллинның, яшь кенә булса да, тарихта Репин, Суриковлардан кимен куймаган Рөстәм Хуҗинның, тагын Фәрит Вәлиуллин, Рәссамнар берлеге рәисе Илнур Сираҗиевнең төсле картиналарын күрергә мөмкин. 

Их, шушы күргәзмәне  республикабызның һәр районында манзара кылдырып кайтасы иде. Яшьләр татарның Ватан сугышларын, Кол Шәрифләр, Батырша, Бәхтияр Канкаевлар батырлыгын үз күзләре белән күрсен иде. Ә тарихчы рәссамнарыбызны бер оешмага берләштерер­гә  күптән вакыт. Натюрморт белән көн күрүче дә, әллә нинди замана шаукымнарына бирелеп бер мәгънәсез киндер буяучы да һәм, бөек гаскәр башлыгы сыман, башында дәһшәтле сугыш панорамалары коручы тарихчы рәссам да бердәй эт типкесендә йөрергә тиеш түгел! Шөкер, «Рубин», «Ак барс»­ларны асраган кебек, бездә кылкаләм осталарын үз канатлары астына алырдай бай компания, оешмалар җитәрлек. Хәтта тарихчы сурәтчеләрне туплау эшенә президент үзе керешсә дә, бу аның өчен мәртәбә генә булачак. 

.«Батырша һәм аның шәкертләре». Равил Заһидуллин.

Үрнәк эзләп ерак барасы түгел. Мәскәүдә Россия Оборона министрлыгы каршында сугыш рәссамнарының Греков исемендәге студиясе эшләп килә. Бүген анда утыз бишләп рәссам бар. Картина, скульптуралар иҗат итәләр, диорама, панорамалар коралар. Һәйкәл кою, багет ясау цехлары, дизайн, зәркәнчелек остаханәләре дә үзләрендә урнашкан. Елына ике тапкыр эксперт советлары җыеп, иҗат ителгән картина, скульптураларны җиде кат иләктән үткәреп тикшерәләр.  Күргәзмә оештыралар икән, Мәскәү белән генә чикләнмиләр, аны төрле шәһәрләр буйлап йөртеп кайталар. Иҗат командировкаларына килгәндә,  җаның кая тели шунда чыга аласың. Хәтта Сүриягә барып, Россия батырлары турында булачак картиналары өчен этюдлар ясап кайтырга өлгергәннәр. Тема, заказ, акча дип кайгырасы юк - Оборона министрлыгы канаты астында тамаклары тук. Чөнки бүтән өлкәдә өлге-үрнәк була алмаса да, Россия илне коралландыру маддәсендә дөньяда өченче урында. Дөрестерме-юктырмы, рәссамнарга хәтта  студиядәге ашханәләрендә  ташламалы бәяләр каралган, имеш.  Кикерә-кикерә, чынлыкта булмаган Куликово сугышын сурәтлиләр. Үткән гасыр башында татарның аң-белемгә тартылуын күреп кара көйгән һәм махсус указлар белән безне мәгърифәттән аерырга тырышкан Столыпин портретларын ясыйлар. Казанны тез чүктергән Иванга дан җырлыйлар.   Җырладылар һәм җырлаячаклар, чөнки уставларында язылганча, студия алдына «формирование Российской культурной идентичности» максаты куелган. Ә башны эшләтсәң, Куликово сугышы панорамалары, Столыпин портретларына  Татарстаннан ел саен Россия казнасына елга булып аккан  татар акчасы да керә. Егоров, Кантария портретларына үзебезнең танылмаган каһарман Гази Заһитов туганнарының   акчасы да сарыф ителә. Һәм явыз Иваннар турындагы төсле мәдхиягә үзебезнең Халиков, Нәфыйков, Вахитов, Хуҗин, Шәмсетдиновларның да акчалары тотыла. Ә Греков студиясендәге рәссамнар кикереп-җырлап, безнең үк акчага татарны пычратып, ялган тарих ясаганда, безнекеләр портрет, натюрморт, пейзаж саткан акчаларын җыя барып, бары тик  буш вакытларында чын тарихыбызны торгыза.  Шулай булгач, татарда Репин, Суриковлар ничек тусын? Суриков та ана карыныннан чыкканда ук танылган рәссам булмагандыр, шәт. Красноярски губернаторы, сәләтле баланы Петербургка җибәрү өчен акча кирәк, дип җирле сәүдәгәрләргә сөрән салгач,  алтын чыгаручы меценат Петр Кузнецов баланы үз акчасына укырга җибәрә. Үзе үк яшь рәссамның беренче картиналарын сатып ала. Аннары да Суриков мохтаҗлык күргәнгә охшамаган. Гомер-гомергә татар җире булган Себерне яулау турындагы һәм төрки халыкларны ямьсез ерткычлар итеп күрсәткән картинасын гына да 40 меңгә сатып алганнар! «Деньги России от истоков до современности» сайтыннан билгеле булганча, XIX гасыр ахырында уртача хезмәт хакы 23 сум. Хәзер республикабызда уртача хезмәт хакы 32 мең булгач, тарихчы рәссамнарыбыз дистәләгән миллион гонорарларга лаек булганын санап чыгару авыр түгел. Гел-гел меценатлар гына ярдәм итмәгән, билгеле. Репинның «Казакларның төрек солтанына хат язуы»н, мәсәлән,  император Александр III 35 меңгә сатып алган.

Бездә дә Суриков, Репиннар булыр иде ул, аларның картиналарын күреп татар балаларыннан да Батыршалар үсеп чыгар иде. Әгәр дә тарихыбызга йөз белән борылсак...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев