Мәдәни җомга

ТАРИХ ТӘГӘРМӘЧЕ КИРЕГӘ КАЙТА

Татарстан милли музее каршында һәр елның июль аенда балалар өчен «Безнең тарих» дигән лагерь оештырыла. Анда 10-16 яшьлек балалар 2 атна дәвамында төрле гасыр-чорларда, шул заман таләпләренә туры китерелгән шартларда яшәп ала, уен рәвешендә чын тарихның үзе белән таныша. Быел оештырылуына 20 ел тулуны билгеләп үткән лагерьда 72 бала ял...

Татарстан милли музее каршында һәр елның июль аенда балалар өчен «Безнең тарих» дигән лагерь оештырыла. Анда 10-16 яшьлек балалар 2 атна дәвамында төрле гасыр-чорларда, шул заман таләпләренә туры китерелгән шартларда яшәп ала, уен рәвешендә чын тарихның үзе белән таныша. Быел оештырылуына 20 ел тулуны билгеләп үткән лагерьда 72 бала ял итә. Алар арасында Мәскәү, Мурмански кебек ерак калалардан килүчеләр, хәтта Англиядән дә бер үсмер бар. Нигездә лагерьны аеруча Татарстан, күрше Чуашстан, Мари Иле балалары үз итә. Лаеш районының Шуран авылы янында, Чулман елгасы буендагы урманчыкта урнашкан лагерь быел XVII гасыр урталарындагы Лаеш шәһәре тормышы белән яши. Бу вакыт Русия империясе тарихында гыйсъянчылык чоры дип билгеләнгән. Дала белән чиктәш шәһәрчек хәрбиләр һәм һөнәрчеләрдән торган. Чөнки аңа даими һөҗүмнәр ясалган. Күптән түгел шушы «буталчык заман каласы»на без журналистлар да сәяхәт кылдык.

Урман эченә керүгә безнең юлыбызга кулларына сөңге тоткан, аркаларына ук белән ату кораллары аскан «сугышчы»лар аркылы төште. Алар борынгы Лаеш шәһәренең хәрби гарнизоны «сакчылары» булып чыкты. Парольне, кая, кем янына баруыбызны әйткәч кенә «сугышчы»лар безне эчкә үткәреп җибәрде. Анда исә безне «гаскәр башлыгы» - лагерьның смена җитәкчесе, Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Антон Туркин каршы алды һәм йомышлы (хәрби хезмәт үтүче) татарлар, чуашлар, урыслар, мари һәм башка халыклар яшәгән һөнәрчелек белән көн күргән «шәһәр» тормышы белән таныштырды. Палаткалардан торган «шәһәр» бистәләргә бүленгән, алар белән старосталар идарә итә. Шәһәр үз икътисади законнары белән «яши»: биредә «копейка», «рубль», «алтын», «полтина», «полуполтина» кебек акча берәмлекләре йөри. Аны исә остаханәдә үзләре кургаш һәм әлүминнән коя. Уен башланганда балаларга күпмедер акча тараталар, алар шушы маяга «яши» башлый. Ягъни һөнәрчелек остаханәләрендә үзләре ясаган, теккән, үргән әйберләрне базар мәйданында сата, алыштыра. Хәтта «хәзинә» табып та, мантып китүчеләр бар икән. Салымны исә быел җан башыннан түгел, йорт исәбеннән түлиләр. Аны 3 көн саен җыялар, палаткада кеше күбрәк яшәгән саен, салым күләме дә арта.

Һөнәрчеләрнең эш урыннары - остаханәләр белән танышу безгә дә бик кызыклы булды. Әйтик, тегү остаханәсендә кулдан баш киемнәрен тегүчеләр белән очраштык. Очлаеп торган башлыклар мех белән бизәлгән. Ә бер ертыгын ямарга да китергәннәр. Моннан тыш, базарда сату өчен өч почмаклы яулыклар, букчалар, акча янчыклары да тегәләр икән.

Чүлмәкчеләр остаханәсендә дә кызу эш вакыты: кызыл балчыктан сыбызгылар, савыт-сабалар, уенчыклар әвәлиләр, аннары аларны саталар, алыштыралар, акча эшлиләр. Үрү һәм туку остаханәсендәге җепләрдән бизәкләр төшереп эшләнгән билбаулар да үзенең матурлыгы белән җәлеп итте. Күннән бизәк төшерүчеләр исә үзләре ясаган затлы сумкалар, акча янчыклары, муенга аса торган күн бөтиләр, беләзекләр белән мактанды. Корал ясаучы һәм зәркәнчеләрнең дә һөнәрләре кызыклы. Биредә кылыч, сөңге кебек сугыш коралларыннан тыш, йөзек, алка, беләзек, борынгы заманнарда бик яратып таккан чигә боҗралары кебек бизәнү әйберләре җитештерәләр.

«Балалар остаханәләрдә төрле әйберләр ясау күнекмәләре алу белән бергә, театр, фольклор, фехтование кебек студияләрдә дә сәләтләрен ача. Быел лагерьда музыка уен кораллары ансамбле дә бар», - диде Антон Туркин.

Лагерьда яшәүчеләр һәркайсы биредә узган көннәре турында сокланып сөйләде. Ә менә Англиядән килгән Питерга лагерь турында Русиядә яшәүче туганы сөйләгән. Рыцарь киемендәге үсмер лагерьны бик ошатуын әйтте. «Мин үзем урыс милләтеннән. Мондагы табигать, тарихи мохит күңелемә хуш килде. Чатырда яшәү дә бик кызыклы», - диде Питер.

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: