Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ТАЛАНТЛАР МӘКТӘБЕ

Казанның Иске Татар бистәсендәге 80 нче мәктәп бинасы зурлыгы белән генә түгел, тарихилыгы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. 1934 елгы бу мәктәп - совет чорында Казан шәһәрендә төзелгән иң беренче мәктәпләрнең берсе. Ул башта 1 нче мәктәп булып йөри, ә 1940 елда башкалабыздагы мәктәпләрнең нумерациясе үзгәртелә һәм ул...

Казанның Иске Татар бистәсендәге 80 нче мәктәп бинасы зурлыгы белән генә түгел, тарихилыгы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. 1934 елгы бу мәктәп - совет чорында Казан шәһәрендә төзелгән иң беренче мәктәпләрнең берсе. Ул башта 1 нче мәктәп булып йөри, ә 1940 елда башкалабыздагы мәктәпләрнең нумерациясе үзгәртелә һәм ул Ш.Камал исемендәге 80 нче мәктәпкә әйләнә.

Бу белем йортының тарихы 1922 елга барып тоташа. Нәкъ шушы елда Иске Татар бистәсендә Зыя Вакыйф җитәкчелегендә беренче баскыч берләштерелгән мәктәп оеша, ул М.Вахитов исемендәге мәктәп шәһәрчеге дип атап йөртелә. Әлеге белем шәһәрчеге Тукай, Нариманов урамнарындагы берничә бинаны, шул исәптән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен дә үз эченә ала. 1924-25 уку елында шәһәрчекнең балалар бакчасы, 20 класс бүлмәсе, 2 залы, физика һәм табигать белеме кабинеты, лабораториясе, 4 остаханәсе, китапханәсе, спорт мәйданчыгы, мәктәп яны участогы, интернаты була. Күренекле язучы Фатих Хөсни үзенең "Минем тәрәзәләрем" дигән истәлекләрендә нәкъ менә шушы мәктәпне тасвирлый. Ул хәзерге Теләче районына кергән Югары Кибәхуҗа авылыннан килеп, шушы мәктәптә укый. Мәшһүр опера җырчысы Мөнирә Булатова да хәзер Чуашстанга кергән Янгилде авылыннан килеп, биредә белем ала.

1934 елда мәктәпнең әллә кайдан күренеп торган 4 катлы мәһабәт бинасы калкып чыга. Бу елны 22 класска 1400 бала килә. Аларга Хәдичә Таһирова, Идия Гомәрова, Мөхәррәмә Хөсәенова, Хәят Мангушева кебек тәҗрибәле мөгаллимнәр белем бирә.

1936-37 уку елында беренче чыгарылышка өлгергәнлек аттестатлары тапшыралар. Г.Камал исемендәге театрда хезмәт куйган Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина, Татарстанның атказанган артисты Рауза Әхмәрова да бу мәктәпнең тәүге укучыларыннан. Монда тагын сынчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рада Нигъмәтуллина, Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Рәйсә Билялова, Татарстан радиосы дикторы Камал Саттарова, Татарстан телевидениесе дикторлары Әминә Сафиуллина, Эльмира Хамматова, педагогика фәннәре докторы Мөхлисә Бакыева, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәйтүнә Ибраһимова, Татарстанның атказанган артисты, күренекле җырчы Таһир Якупов, медицина фәннәре докторы Әлфия Ибраһимова, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева, яшьрәкләрдән Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин, 1 нче телевизион канал журналисты Тимур Сираҗиев, "Бим-радио" директоры Илона Зиннәтова һ.б. танылган шәхесләр белем ала. Редакциябезнең дизайнеры, 15 яшеннән татар матбугатына хезмәт итүче Рәмзия апа Габдуллина, аның кызы, икътисад фәннәре докторы Гүзәл Таишева да шушы мәктәпнең милләт өчен уңдырышлы туфрагында чыныккан.

1964 елга кадәр мәктәптә укулар татар телендә алып барыла. Шуңа күрә биредә белем алган укучыларның милли рухлы булып үсүе табигый. Алар арасында сәнгатьтә дә, фәндә дә зур уңышларга ирешкән галимнәрнең күп булуы да игътибарга лаек.

- Бирегә мин 12 нче мәктәптән күчеп килдем, - дигән иде әле бер ай элек 88 нче яшендә арабыздан киткән Рауза апа Әхмәрова. - Мәктәп ачылган көн бик шатлыклы көн булып истә калган. Әлеге бинаны төзүдә комсомоллар да катнашты бит. 1941 елны 10 классны әле генә тәмамлаган егетләрнең барысының бергә, беренчеләрдән булып фронтка китүе күз алдында тора. Аларның күбесе яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Алар арасында очучы, 75 нче Сталинград һөҗүм авиаполкы лейтенанты, эскадрилья командиры урынбасары, ике Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Госман Бикбулатов (Мөнирә Булатованың бертуган энесе) та бар иде. Мәктәп музеенда аның турында энесе Ренат Бикбулатовның "Шагнувший в бессмертие" дигән китабын алып укырга мөмкин. 21 яшендә һәлак булган бу каһарманның батырлыгы турында "В гвардейской семье" (Я.Недбайло), "Крылатая юность" (А.Иванов), "Люди бессмертного подвига" кебек китапларда да язылган.

Әлеге мәктәптә Ватан сугышы елларында 3992 нче эвакогоспиталь урнаша. Класс бүлмәләрендә йөзләгән яралы солдатка ярдәм күрсәтелә. Яралыларга балалар көче белән концертлар куела, Иске Татар бистәсе халкы, бу тирәдәге завод- фабрикалар кулдан килгәнчә ярдәм итә. Мәктәп музеенда (хәзер аны тарих укытучысы Наилә Мөхәммәтгалиева җитәкли) сугыш еллары истәлекләре, фотолар бик күп. Кыскасы, бу гади генә мәктәп түгел.

1957 елдан мәктәп Казан педагогика институтының база мәктәбе санала башлый. Нәкъ менә биредә яңа укыту программалары, яңа дәреслекләр, татар, урыс телләре, география, математика фәннәрен үзләштерүдәге тәҗрибәләр сынап карала. Шулай итеп, күп кенә мәктәп укытучылары да фәнни эшкә тартыла, яңа программалар, дәреслекләр яза башлый. Мәсәлән, Мөнәвәрә Субаеваның - урыс теле, ә мәктәпнең хәзерге директоры Марс Зиннуров тарафыннан язылган урыс телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслекләре бар.

1981 елны зур вакыйга була - иске мәктәпкә терәтеп, ашханә, спорт залы, актлар залы; яңа класс бүлмәләрен үз эченә алган яңа уку корпуслары төзелә. 1994 елда исә 80 нче мәктәптә Президент Минтимер Шәймиев үзе дә булып китә. Хөкүмәтебез ашханәгә Италия җайланмасы бүләк итә. Бүген монда балалар югары сыйфатлы һәм тәмле хәләл ризык белән туклана.

Бүген мәктәптә аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә. Биредә төрле милләт балалары белем алса да, элекке традицияләр әле дә яши, татар рухы өстенлек итә. Бу - мөгаллимнәрнең һәм укучыларның үзара мөнәсәбәтендә дә, тәртип-тәрбия мәсьәләләрендә дә ачык чагыла.

80 елга якын эшчәнлек дәверендә мәктәпкә Хәмит Гайнуллин, Хәсән Шабанов, Габдрахман Шадрин, Рәүф Дәминов, Разия Сәйдәшева, Мәрьям Зәйнуллина, Зәйнәп Әлмөхәммәтова, Хәбибә Шәрәфетдинова, Римма Каһирова, Фәрит Габдрахманов, Русиянең халык укытучысы Рамил Хәлиуллин, хәзер Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Нагумановалар кебек талантлы директорлар җитәкчелек иткән. 1996 елдан мәктәпнең директоры - күп еллар татар теле һәм әдәбияте укытучысы булып эшләгән, бу өлкәдә фәнни хезмәтләр язган Марс Камил улы Зиннуров.

Әгәр бүген мәктәпкә якын-тирәдә яшәүче балалар гына түгел, ә Казанның башка районнарыннан да балалар килеп укый икән, бу - мәктәпнең абруе турында сөйли. Биредә өлкән буын мөгаллимнәрне һәрвакыт хөрмәт белән искә алып, мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр белән горурланып яшиләр.

"Без ел саен Шәриф Камал һәм Таһир Якупов каберләренә чәчәкләр куярга барабыз", - ди Марс Камил улы.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Директор Марс Зиннуров мәктәп музеенда.

.3992 нче эвакогоспитальнең шәфкать туташлары. 1942 ел.

.Музейдагы экспонат һәм стендлар.

Аида АГЛУЛЛИНА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев