Мәдәни җомга

СУГЫШТА ОТУЧЫЛАР БУЛМЫЙ

Быел Бөек Җиңүгә 67 ел тулды. Шактый еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, бу чорда кичергән авырлыклар халык йөрәгеннән җуелмый. Ул еллар, үлем белән күзгә-күз очрашып, кулларына корал тотып, ил азатлыгын яклаган солдатлар, бүгенге ветераннар, яки үзләре бер сынык икмәк, бәрәңгегә тилмереп тә, ачлы-туклы килеш эшләп булдырган азык-төлекләрен, кирәк-яракларын фронтка...

Быел Бөек Җиңүгә 67 ел тулды. Шактый еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, бу чорда кичергән авырлыклар халык йөрәгеннән җуелмый. Ул еллар, үлем белән күзгә-күз очрашып, кулларына корал тотып, ил азатлыгын яклаган солдатлар, бүгенге ветераннар, яки үзләре бер сынык икмәк, бәрәңгегә тилмереп тә, ачлы-туклы килеш эшләп булдырган азык-төлекләрен, кирәк-яракларын фронтка озаткан хатын-кызлар, балалар күңелендә дә авыр хатирә булып саклана һәм буыннан-буынга күчә бара. Әмма җан яралары җөйләнмәсә дә, ачу-үпкә сакланмый икән.

Нимес халкы күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә дә, 1941 елның 22 июне хәзер моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җинаятьләргә юл ачкан сугыш башланып киткән көн буларак икърар ителә. Әмма Германия җәмәгатьчелегенең бу сугышка мөнәсәбәтен үзгәртер өчен дә озак еллар кирәк була.

Күптән түгел Татарстан Милли музеенда ачылган «1941 елның июне: кискен борылышта» дигән күргәзмә Бөек Ватан сугышына икенче тарафтан - Германия ягыннан карарга мөмкинлек бирә. «Берлин-Карлсхорст» Германия-Русия музее әзерләгән бу күргәзмәдә 12 совет һәм 12 нимес хәрбиенең шәхси тормышы аша сугышның кеше язмышларында чагылышы күрсәтелә.

Күргәзмәне инде Мәскәү, Ярославль, Волгоград шәһәрләрендә караганнар. Казан исә экспозицияне кабул иткән 8 нче шәһәр икән. Аны республикада күрсәтү нияте исә узган ел Мәскәүдә үткән «Интермузей» фестивалендә туган. Биредә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Карлсхорст музее директоры Йорг Морре әфәнде белән танышкан һәм алар үзара хезмәттәшлек итү турында уртак фикергә килгән.

Күргәзмәне ачу тантанасында «Берлин-Карлсхорст» Германия-Русия музее директоры Йорг Морре әлеге хәтер мәгарәсен булдыру тарихы белән таныштырып үтте. Музей үзе Берлинда капитуляция турындагы актка кул куйган бинада урнашкан. Ул 1967 елда Совет хәрби музее буларак ачылган булган. Германия берләшкәннән соң, ул ике ил өчен уртак музейга әверелә. Биредә 9 меңләп экспонат саклана. Килүчеләрне иң нык җәлеп иткәне - Рейхстагны штурмлауны тасвирлаган диорама икән. Музейда экскурсияләр нигездә урыс һәм нимес телләрендә алып барыла.

«Капитуляция турындагы актка кул куелып, уннарча еллар узгач кына, бездә әлеге сугышка тәнкыйди караш барлыкка килде, аның «юк итүгә юнәлтелгән» булуын таныдылар», - диде Карлсхорст музее директоры.

Әйткәнебезчә, сугыш күп миллионнарча кешеләрнең язмышына килеп кагыла. Күргәзмәдә шуларның 24енең генә биографиясе сайлап алынып, аларның фаҗигасе фоторәсемнәр, рәсми документлар, хатлар аша күрсәтелә. Биредә - тарих үзе, анда бернинди бизәү, арттыру юк. «Зур тарих» үзенә тартып керткән кешеләрнең берсе - Эдгар Штойервальд. Мәктәпне тәмамлаган һәм шәһәр хуҗалыгы системасында белем алган, 20 яше дә тулмаган егет вермахтка алына, Австрия һәм Польша җирләрендә сугыша, 1941 елның июлендә Советлар Союзына фронтка җибәрелә. Әмма егеткә бу сугышта озак йөрергә туры килми, ул граната кыйпылчыгы эләгеп яралана һәм Мариуполь шәһәре госпиталендә вафат була. Эдгарның сабый чагында әти-әнисе белән бергә басып төшкән фотосы, рәсми документлар, аның сугышчан иптәшләре янында гармун уйнап торганда алынган рәсемнәре моңсу тәэсир калдыра. Егетнең хатларыннан әле аның бала гына булуы сизелеп тора. 10 яшьлек сеңлесе аңа бәхет теләп, фәрештә сурәте җибәрә, ул сиңа өйгә әйләнеп кайтырга булышыр, ди. Әмма Эдгарга туганнары белән күрешү насыйп булмый инде.

Иван Всеволодов та әти-әниләре эшен дәвам итеп, белем алырга, тормыш корырга, балалар үстерергә ниятли. 1910 елда крәстиән һәм сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән Ваня авыл мәктәбендә белем ала, туган авылы Павшинода (Мәскәү өлкәсе) сатучы, аннары Сокол бистәсендә кибет мөдире булып эшли, Мария исемле кызга өйләнә. Иван Всеволодов Кызыл Армиягә алынганда нәни улы Анатолийга нибары ай ярым гына була. 1941 елның 13 октябрендә сугышка киткән ир-егет 1942 елның язында хәбәрсез югала. Хатыны Мариягә ире Иванның һәлак булуы турындагы хәбәр сугыш беткәч, 1945 елның 18 ноябрендә генә тапшырыла. И.Всеволодовның улы Анатолийга беркайчан да әтисен күрергә насыйп булмый. Үсеп җиткәч, егет әтисенең каберен табарга тырышып карый, әмма тәгаен мәгълүматлар ала алмый. Бары тик Иванның оныгы Владимир гына 2001 елда бабасының Калуга өлкәсенең Дубровка авылында туганнар каберлегендә җирләнүе турында рәсми хәбәр алуга ирешә.

Күргәзмәдә тагын бер төркем кешеләр - үз илләрендә яшәп кала алмаганнар турында да сөйләнә. Андыйлар да аз түгел. Аларга, эмигрант булып, 1941 елдан «дошман» җәмгыятендә эшләргә һәм яшәргә туры килә. Берлин яһүде, музыкант Эдди Рознер үзе белән шундый хәл килеп чыгар дип башына да китермәгәндер. Ул, Гитлердан качып, Советлар Союзына килә һәм гаҗәеп карьера ясый. ГУЛАГта 30 ел джаз уйнаганнан соң, тагын Мәскәүгә әйләнеп кайта. Әмма Эдди Рознер соңгы чиктә барыбер туган шәһәре Берлинга кайтып китәргә мәҗбүр була.

Әйе, миллионнар арасыннан сайлап алынган биографияләр мисалында күпләрнең сугыш бозган язмышы күз алдына килеп баса. Күргәзмәдә урын алган нацизм режимы вәкилләре - азык-төлек министры Герберт Баке, генерал-фельдмаршал Гейнц Гудериан, совет хәрби җитәкчесе, маршал Константин Рокоссовский, ГРУның элекке рәисе Иван Серов, укуларын ташлап, хыялларын калдырып, Ватан азатлыгын якларга фронтка киткән һәм шундук һәлак булган студентлар һ.б. мисалында сугышның зур явызлык булуы күрсәтелә.

Нимес-израиль общинасының хатын-кыз гимназиясе укытучысы Мета Клибански язмышы да нык тетрәндерә. Һамбургта сәүдәгәр гаиләсендә туган кыз педагогик белем ала, кияүгә чыга, бер-бер артлы 3 улы дөньяга килә. Бәхетле гаилә киләчәккә матур хыяллар белән яшәгәндә, барысы да кинәт челпәрәмә килә. Укытучыларга һәм укучыларга Көнчыгышка эвакуацияләнәчәкләре турында хәбәр итәләр. Әмма Терезиенштадтка китәргә тиешле поезд Минскига юнәлә. Мета Клибански, аның әнисе Дженни, ире Эрих, балаларының Мински янындагы Малый Тростенец үлем лагеренда гомерләре киселә һәм алар туганнар каберлегендә җирләнә.

Күргәзмәне ачкан вакытта Ләйлә ханым Кәримованың сөйләгәне стендлардагы язмышлар аша әйтергә теләгән фикерне тагын да көчәйтеп җибәрде. Ләйлә ханым иң әүвәл әтисе - шагыйрь Фатих Кәримнең сугышка китү тарихы белән таныштырды. НКВД төрмәләрендә һәм лагерьларында җәзаланып, тоткынлыкта яткан шагыйрьне, ниһаять, 1941 елның декабрендә азат итәләр. Шагыйрь берничә атнадан хәрби комиссариатка барып, үзен сугышка җибәрүләрен сорый. Ватан ут эчендә, минем урыным фронтта, ди ул. Ф.Кәрим сугышчан юлын Мәскәү янында башлый һәм илне фашистлардан азат итә-итә Көнчыгыш Пруссия җирләренә барып җитә. Шагыйрь шушы вакыт эчендә гел алгы сызыкта була, берничә тапкыр яралана, госпитальдә дәвалана, Ленинградта курсларда укып, лейтенант дәрәҗәсе ала. Ул 1945 елның гыйнвар-февраль айларында Көнчыгыш Пруссиядә була. Бу - иң авыр сугышлар барган җирләр. Шагыйрь 19 февральдә 3 тапкыр яралана, соңгысында күзләрен мәңгелеккә йома. Аның кабере 11 елдан соң гына табыла. Каберне элекке нимес шәһәре Прейсиш-Эйлау, хәзерге Багратионовскига күчерәләр. Хәзер бу шәһәрдә бер урам Фатих Кәрим исемен йөртә.

Ләйлә Фатих кызы Багратионовски шәһәренә 9 Май бәйрәме уңаеннан бер баруында Ф.Кәрим истәлегенә мемориаль такта куелган йорт янында рәсми кешеләр белән бергә чәчәкләр куеп торганда, шул тирәдә әрле-бирле йөрүче бер кешегә игътибар итә. Ләйлә ханым аның белән сөйләшеп китә. Ул шушы йортта туган нимес кешесе булып чыга. Алар 1945 елда гаиләләре белән туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр була. Хәзер Ханс-Петер атлы бу кеше Берлиннан әлләни ерак булмаган Хандеркезее шәһәрендә яши икән. «Без бала булганбыз. Әтиләр кара-каршы сугышкан. Минем әтием һәлак булган, аныкы да фронтта башын салган. Сугыш безне ятим иткән кебек, меңнәрчә, миллионнарча балаларны әтисез калдырган, сыңар канатлы гаиләләр сабыйларны аякка бастырган. Сугыштан соң, әгәр берәр солдат узганын күрсәм, урам аша йөгереп чыгып, әтием түгел микән, - дип, йөзенә карый идем», дип искә алды Ләйлә ханым ул елларны. Һәм Л.Кәримова, әлеге нимес белән очрашып, күпмедер вакыт узганнан соң, аңардан хат ала. «Мин озак яза алмадым. Озак уйладым, очрашуыбызны халыкларыбызның килешүе, дип бәялим», - дип язылган була анда. «Хәзер без Ханс-Петер әфәнде белән хат алышабыз, шылтыратып, бер-беребезне туган көннәр, Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз», - диде Ләйлә ханым. Ул Йорг Морре әфәндегә әтисенең фронтта язган шигырьләре тупланган куен дәфтәренең факсимиль басмасын бүләк итте.

Генераль директор Гөлчәчәк Нәҗипова да күргәзмәнең максаты - яшьләргә сугышның, фашизмның зур явызлык булуын искәртү икәнлеген әйтте. «Җәмәгатьчелек сугышка икенче яктан һөҗүм итүче тарафыннан карап фикер йөртергә өлгереп җитте, дип уйлыйм. Күргәзмә безгә каршы сугышкан халыкның да кайгы-хәсрәтен күрсәтә», - диде ул.

Тарих фәннәре докторы, профессор Анатолий Иванов күргәзмәне карагач, бик тирән хисләр кичергәнен әйтте. Ул үзе дә шушы авыр еллар баласы, озак вакытлар Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнгән кеше буларак, әлеге күргәзмәгә халыкара мөнәсәбәтләрне бөтенләй башка нигездә корырга тиешле хәзерге яшьләр күзлегеннән торып карарга теләвен белдерде. «Сугыш һәм совет, һәм нимес халкына бәхетсезлек кенә китерде. Башта берсе җирен саклады, икенчесе һөҗүм итте. Аннары - киресенчә. Бер сүз белән әйткәндә, бу кешелек тарихында иң зур канкоеш булды. Ә күргәзмә исә безгә боларның барысын да истә тотарга һәм мондый хәлгә башка беркайчан да юл куймаска кирәклеген искәртә», - диде Анатолий Иванов.

Казанда күргәзмә 19 августка кадәр эшләячәк.

. Карлсхорст музее директоры Йорг Морре.

.Күргәзмә Ләйлә ханым Кәримованы да тәэсирләндергән.


Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: