Мәдәни җомга

ШӘРЕКЪ ДӨНЬЯСЫ СЕРЛӘРЕ

"Эрмитаж-Казан" үзәге, исеменнән үк аңлашылганча, гасырлар аша кичеп тә, үз кыйммәтен югалтмаган, киресенчә, елдан-ел югарырак бәяләнгән чын сәнгать әсәрләрен туплау һәм тамашачыга ирештерү белән шөгыльләнә. Борынгы тарихлы Кытай һәм Япония гамәли бизәү сәнгате дә шулар рәтендә. Әлеге үзәктә күптән түгел ачылган күргәзмәдә Кытай һәм Япониянең 150дән артык гамәли бизәү сәнгате...

"Эрмитаж-Казан" үзәге, исеменнән үк аңлашылганча, гасырлар аша кичеп тә, үз кыйммәтен югалтмаган, киресенчә, елдан-ел югарырак бәяләнгән чын сәнгать әсәрләрен туплау һәм тамашачыга ирештерү белән шөгыльләнә. Борынгы тарихлы Кытай һәм Япония гамәли бизәү сәнгате дә шулар рәтендә. Әлеге үзәктә күптән түгел ачылган күргәзмәдә Кытай һәм Япониянең 150дән артык гамәли бизәү сәнгате әйбере, аерым алганда, фарфор, бронза, агач, сөяктән төрледән-төрле эшләнмәләр һ.б. урын алган. Экспонатлар дәүләт Эрмитажыныкы түгел, Мәскәүдәге "Восточная Заграница" исемле галереядән китерелгән. Аның хуҗабикәләре Олеся һәм Галина Сидоренколар күргәзмәне ачу тантанасында үзләре дә катнашты.

Күргәзмәдә Кытай һәм Япония сәнгать әсәрләре бергә үрелеп килә, алар бары тик сәнгать төре буенча бүленгән. Арада Аурупа халыкларына бик үк аңлашылып җитмәгәннәре дә бар. Жу-и жезлы әнә шундыйлардан. Ул борынгы мифологиядәге линчжи гөмбәсе сыман "с" хәрефенә охшатып эшләнгән. Бу гөмбә үлемсезлек билгесе булган, имеш. Серле жезлны да кешегә озын гомер теләп бүләк иткәннәр. Японнарның "инро" дип исемләнгән серле әйберләре янчыкны хәтерләтә. Чыннан да, "инро" бик борынгы чорда барлыкка килгән беренче янчыклар икән. Алар билбауга шнур ярдәмендә бәйләп куела торган булган. Каптырмалары агач, таш яки сөяктән төрле сынчыклар рәвешендә эшләнгән.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәдән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: