Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ШИШКИН УРМАНЫНА СӘЯХӘТ

Мәшһүр рәссам, табигать җырчысы Иван Шишкинның тууына 180 ел тулу уңаеннан, Татарстан Сынлы сәнгать музеенда аның картиналарыннан юбилей күргәзмәсе ачылды. Музей бу чарага Мәскәүдәге Третьяков галереясе һәм Санкт-Петербургтагы Дәүләт урыс музеен да җәлеп итеп, бик зурлап әзерләнде. Алдан ук әйтеп куярга кирәк, күргәзмәдә "Арыш" һәм аю балалары сурәтләнгән "Нарат урманы"...

Мәшһүр рәссам, табигать җырчысы Иван Шишкинның тууына 180 ел тулу уңаеннан, Татарстан Сынлы сәнгать музеенда аның картиналарыннан юбилей күргәзмәсе ачылды. Музей бу чарага Мәскәүдәге Третьяков галереясе һәм Санкт-Петербургтагы Дәүләт урыс музеен да җәлеп итеп, бик зурлап әзерләнде. Алдан ук әйтеп куярга кирәк, күргәзмәдә "Арыш" һәм аю балалары сурәтләнгән "Нарат урманы" картиналары юк. Оештыручылар үзләре әйтүенчә, алар 1982 елда рәссамның 150 еллыгы уңаеннан эшләнгән экспозицияне кабатламаска, республикабыз сәнгать сөючеләре моңарчы күрмәгән картиналарны тәкъдим итәргә булган.

Бу юлы күргәзмәгә И.Шишкинның график эшләре дә куелган. Бу исә аның кыйммәтен тагын да арттыра, чөнки график сәнгать әсәрләре бик нәзберек булу сәбәпле, аларны бер ел дәвамында 2 генә ай яктыга чыгарып, күргәзмәгә куярга рөхсәт ителгәнгә, элеккеге осталарның рәсем, офорт, литографияләрен бик еш күреп булмый. Шунысы да мөһим, һаман агач та яфрак кына сурәтләгәч, үз заманында И.Шишкин турында,ул кеше сурәте ясый белми икән, дигән сүзләр дә таралган. Ә аның графикасы бу шик-шөбһәләрнең бөтенләй нигезсез икәнен күрсәтә.

Күргәзмәдә бөек останың табигатькә мәхәббәте зурлыгына тагын бер кат инанасың. Бу мәхәббәт һәм табигатьне зурлау киндергә генә сыймый, моны башлары "кисеп" сурәтләнгән агачлардан да абайлап аласың. Чыннан да, рәссамның күпчелек картиналарында агачлар кысаларга сыймаган кебек, шуңа күрәдер, бәлки, сурәтләр шундый зур ышандыру көченә ия, алар тередер сыман, кояш нурлары җылы чәчә, агач яфраклары шыпырт кына серләшәдер кебек.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан мәдәният министры урынбасары И.Әюпова, Третьяков галереясенең генераль директоры урынбасары А.Воробьев, Дәүләт урыс музееның XIX гасыр урыс сәнгате буенча белгече С.Кривонденченков катнашты.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан бер күренеш.

. «Челәннәр белән пейзаж».

. «Урман сукмагы».

.«Урман инеше».

Шамил АБДЮШЕВ фотокүчермәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев