Мәдәни җомга

“ШАГЫЙРЬ БИШЕГЕ”НӘ СӘФӘР

Кешенең табигате шундый инде: ул һәрвакыт төрле истәлекле урыннарга барырга, дөнья күрергә ашкынып яши. Шөкер, соңгы елларда Казаныбыз да дөнья күләмендә шактый танылды, республикабыз башкаласын килеп күрергә теләүчеләр отыры ишәя бара. Татарстанга чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән туристлар килүе арту да шушы хакта сөйли. Ә менә республиканың үзендә яшәүчеләр туган...

Кешенең табигате шундый инде: ул һәрвакыт төрле истәлекле урыннарга барырга, дөнья күрергә ашкынып яши. Шөкер, соңгы елларда Казаныбыз да дөнья күләмендә шактый танылды, республикабыз башкаласын килеп күрергә теләүчеләр отыры ишәя бара. Татарстанга чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән туристлар килүе арту да шушы хакта сөйли. Ә менә республиканың үзендә яшәүчеләр туган төбәкләренең истәлекле, әйтик, татар халкының үткәне, бөек кешеләре белән бәйле урыннарга бара, күрәме соң? Ә бездә андый истәлекле урыннар шактый. Барырга, танышырга теләүчеләр дә күптер, дип уйлыйм. Мең мәртәбә ишеткәнче, бер тапкыр үзең барып күрү хәерлерәк, диләр бит. Ләкин кайсыбыз гына берьялгызы, Болгарга, Державин туып-үскән Лаеш якларына, яисә Тукаебыз белән бәйле Арча, Әтнә төбәгенә истәлекле урыннарны күрергә чыгып китәр икән?! Ә менә оештырылган сәяхәтләр - бөтенләй башка. Шуңа күрә Татарстан Милли музее бу җәһәттән туристлык маршрутлары булдыруны, аларны истә калырлык рәвештә оештыруны максат итә. Андый сәяхәтләрне журналистларга да тәкъдим итеп торалар. Күптән түгел ТР Милли музее, Г.Тукайның әдәби музее белән берлектә, Әтнә-Арча якларына - Казан артына - Г.Тукай белән бәйле урыннарга "Шагыйрь бишеге" дигән сәяхәт маршруты эшләгән. Аны журналистларга проект авторы, Г.Тукайның әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина тәкъдим итте.


Сәяхәтнең башы

Ул Казанның Юнысов мәйданыннан башланып, Г.Тукайның әдәби музее, башкаланың шагыйрьгә бәйле биналары, урамнары белән танышудан башланырга тиеш иде. Әмма елга, ким дигәндә, берничә тапкыр Г.Тукайның әдәби музеенда була торган журналистлар өчен ул Кремль, Ф.Әмирхан, Х.Ямашев урамнарыннан башланып китте. Әлбәттә, бу шәхесләрнең дә һәркайсы шагыйрь исеме белән бәйле. Лена Тябинаның үз эшен әйбәт белүе, Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлыннан бик тә мәгълүматлы булуы шундук аңлашылды. Ул Тукаебызның тормыш сәхифәләрен, аңа бәйле вакыйгаларны сәгатьләр буе сөйли ала икән. Аның бу сыйфатына башкалар да игътибар итә, ахры. "Миннән кайвакыт, сине кайсы төймәгә басып туктатасы, дип сорыйлар. Арытсам, әйтерсез", - дип, экскурсоводыбыз алдан ук кисәтеп куйды. Менә автобусыбыз Кырлайга, Г.Тукай музее комплексына юл алды. Без кайчандыр Г.Тукай атка утырып үткән юлдан кайтачакбыз. Әтнә туган якны өйрәнү музее, Кушлавыч авылындагы Тукаевлар гаиләсе музее йортына керәчәкбез.

Табигатьнең саф, нәфис, кышкы йокыдан назланып кына уянган чагы. Юлның ике ягында урмансыман үскән агачлыклар озата бара. Без авыллар аша узабыз. Лена Тябина аларның һәркайсының тарихы белән таныштыра. Экскурсоводыбызны тыңлый-тыңлый, тирә-як, бизәкле тәрәзә йөзлекләре белән балкып утырган йортлар белән хозурланып бара торгач, Әтнә авылына килеп җитүебезне сизми дә калдык.

Гатаулла бай йорты

Әтнә туган якны өйрәнү музее урнашкан бу йорт ихатасында безне милли киемле кызлар бик тә зәвекъле итеп пешерелгән чәк-чәк белән каршы алды. Музей директоры Эльмира Гыйләҗева белән район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов та биредә иде.

Әлбәттә, Әтнә авылында Г.Тукайга бәйле хатирәләр күп. Әйтик, шагыйрьнең "Исемдә калганнар"ында бәян ителгәнчә, аның Сәгъди абзый белән Әтнә базарына баргалавы, анда күмәч алып ашавы мәгълүм. 1907 елның көзендә Әтнәгә солдатка каралырга кайткач та, Г.Тукай Кырлайда, Кушлавычта, Мәңгәрдә һәм әнисе Бибимәмдүдә абыстайның сеңлесе Бибисаҗидә апасы яшәгән Каенсар авылында була. Әтнә туган якны өйрәнү музее Гатаулла бай йортына, 2 катлы, мансардалы, затлы бинага урнашкан. 1995 елда салынган, бизәкләп-сырлап эшләнгән мондый матур йортны, мөгаен, Әтнәдә генә күреп буладыр. Затлы йорт, сарай, келәт, мунча, кибет һәм ике капкадан гыйбарәт комплекс Әтнәнең символы булып тора. Бинаның макеты, татар агач архитектура үрнәге буларак, Милли музейга да куелган. Әмма заманында таза бүрәнәләрдән торгызылган йорт елдан-ел җиргә сеңә бара икән. "Йортның нигезен ныгытырга, зурдан кубып сипләү эшләре үткәрергә кирәк", - диде музей директоры Эльмира Гыйләҗева. Хәзер бинаны төзекләндерү өчен ким дигәндә 4 миллион сумнан артык акча сорала икән. Бу көнне музейны без журналистлар өчен генә ачып күрсәттеләр. Хәтер мәгарәсендә Әтнә төбәгенә генә кагылышлы, кабатланмас экспонатлар тупланган. Әлбәттә, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдиновның да, директор Эльмира Гыйләҗеваның да Татарстанның мәдәни мирас истәлекләре җыелмасына кертелгән бинаны саклап калып, яңартып, ядкәрләрне килүчеләргә күрсәтү теләге көчле. Киләчәктә, иншалла, музей белән журналистлар гына түгел, республикабызга килгән кунаклар да, Татарстан район-шәһәрләрендә яшәүчеләр дә таныша алыр.

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Габдулла Тукай үзенең дөньяга тәүге аваз салган Кушлавыч авылы турында "Туган авыл" дигән шигырендә шулай яза. "Кушлавыч нәни Габдуллага шулай күренгәндер инде. Болай ул бер дә тау башында түгел", - диде Лена Тябина. Әкияттәге кебек матур бу авылга килүчеләргә Тукаевлар гаиләсенең музей-йортын күрсәтәләр. Ул шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт утарында урнашкан, музейның төп экспозициясе урын алган өч залны берләштергән 6 почмаклы һәм Казан арты крәстиәннәренең көнкүрешен күрсәткән 4 почмаклы йортлардан, мунча һәм келәттән тора. Музейның иң кадерле ядкәрләре - Габдулланың туу турында метрикә язуы, кайбер хәбәрләр буенча, әнисе Бибимәмдүдәнеке саналган өч тәлинкәдер, мөгаен. Гомумән, биредә һәр ядкәр тиешенчә урнаштырылган, бу музейны дөньяның теләсә кайсы иленнән килгән кешегә күрсәтергә мөмкин.

Г.Тукайның, туган авылында, Шәрифә карчык тәрбиясендә торганнан соң, Җаек шәһәренә китәр алдыннан, хәлле крәстиән Бәдретдин гаиләсендә, ә Зур Әтнәгә солдатка каралыр өчен комиссия үтәргә кайткач, Ситдыйк йортында яшәп алуы да мәгълүм.

Музей директоры Ләйлә Мөхәммәтшина безне музей ядкәрләре белән тәфсилләп таныштырганнан соң, интерактив уен бүлмәсенә алып керде. Биредә музейга килгән балаларга төрледән-төрле уеннар тәкъдим итәләр икән. Шуларның берсе - гарәп имлясында язарга өйрәнү дәресе. Аннары инде балаларга "Тукай мәктәбе"ндә "Гарәп каллиграфиясенә кереш"нең тизләтелгән курсын тәмамлады" дигән сертификат та бирелә икән.

Шүрәлеләр яшәгән Кырлайда

Кырлайдагы Тукай музее комплексында без иң әүвәл шүрәлеләр белән таныштык. Ия елгасы буенда, хәтер мәгарәсе янындагы агачлыкта урнашкан алагаем зур урман пәриләре сыннары өчен материалны да бөек сынчыбыз Бакый Урманче урманга үзе барып сайлаган икән. Гомумән, ул музей комплексы һәм шагыйрьнең бронза сынының авторы да икән. Безне, гомумән, биредәге табигатьнең гүзәллеге тәэсирләндерде. Шулай да Кырлай музее комплексы директоры Дамир Абдуллинны Г.Тукай әкиятләре буенча гипстан эшләнгән сыннарның вакытлар узган саен яргалануы да борчый. "Бронзадан койдырырга уйлаган идек, бик кыйммәткә төшә икән", - диде ул.

Ике катлы музейның үзендә дә тәртип, барысы да заман таләпләренә туры китереп урнаштырылган. Биредә "Тукайның балачагы", "Тукай тормышының Урал чоры", "Казан чоры" дигән залларда шагыйрьгә бәйле күп кенә фоторәсемнәр, истәлекләр, документлар саклана. Әйтик, "Тукайның Казан чоры" залында "Болгар" кунакханәсе җиһазлары: кәнәфи, өстәл, урындыклар шагыйрьнең 40 нчы бүлмәдәге тормыш-көнкүрешен дә күпмедер дәрәҗәдә күзалларга ярдәм итә.

Билгеле, без биредә Сәгъди абзый йортын да күрдек, шул заманның көнкүреш җиһазлары белән дә таныштык. "Балаларны кечкенә Апушның бәрәңге чүпләгәндә аягын кискән бакча аеруча тәэсирләндерә", - диде директор Дамир Абдуллин. Ә без исә Сәгъди абзыйның Габдулла белән бергә утырткан булуы ихтимал дип исәпләнгән йөзьяшәр юан наратка карап тын калдык. Әлбәттә, шулай булгандыр ул. Ә күңел, биредә сакланган нәни Габдулла рухы белән очрашкангамы, мөлдерәмә тулы иде.

* * *

8 сәгатьлек бу сәфәрдә без 250 чакрым тирәсе юл уздык. Тукай рухын саклаган урыннарда булу, гидыбыз Лена Тябина биргән мәгълүматлар белгәннәребезне кабат хәтердә яңартты. Музейларда, экскурсияләрдә булу, ике тапкыр туклану, юл чыгымнары белән бу сәяхәт маршруты 1000 сумга төшә икән. Ә сәяхәт ул бәягә генә торырлык иде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: